Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бер-беребезгә игътибарлы булыйк һәм бер-беребезне рухландырыйк

Бер-беребезгә игътибарлы булыйк һәм бер-беребезне рухландырыйк

«Бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк» (ЕВР. 10:24).

1, 2. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланып барганда үлем маршын үткән 230 Йәһвә Шаһите ничек исән калган?

ИКЕНЧЕ бөтендөнья сугышы тәмамланып барганда, Гитлер армиясе чигенә башлый. Нацистларга концлагерьларда булган меңләгән тоткыннарны үтерергә боералар. Заксенхаузен концлагерындагы тоткыннарны диңгез портларына кадәр атлатып һәм шунда корабларга утыртып батырырга тиешләр. Боларның барысы бер планга кергән булган, соңрак ул үлем маршы дип аталган.

2 Мәсәлән, 33 000 тоткынны Заксенхаузен концлагерыннан Любек (Германия) шәһәрендәге портка кадәр 250 километр араны үтәргә мәҗбүр иткәннәр. Тоткыннарның барысы да ачлыктан һәм авырулардан хәлсезләнеп беткән. Алар арасында алты илдән 230 Йәһвә Шаһите дә булган. Кардәшләребез бу маршны үтеп ничек исән калган соң?! Аларның берсе әйткәнчә, алар «бер-берсен тукталмаска әйдәп» торган. Алар, Аллаһы үзләренә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» биргәнгә һәм бер-берсен яратканга гына, исән калган (2 Көр. 4:7).

3. Ни өчен безгә бер-беребезне рухландырып торырга кирәк?

3 Тормышыбызны үлем маршын үтү белән чагыштырып булмаса да, авырлыкларыбыз барыбер күп. 1914 елда Аллаһы Патшалыгы идарә итә башлагач, Шайтан күктән җиргә бәреп төшерелгән. «Вакыты аз калганын белеп», ул котырынып ярсый (Ачыл. 12:7—9, 12). Армагеддон якынлашкан саен, Шайтан безне төрлечә сынап Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне бозарга тырыша. Өстәвенә, без көн дә стрессларга дучар булабыз (Әюб 14:1; Вәг. 2:23). Кайчак боларның барысы безне шулкадәр хәлсезләндерә ки, без хәтта, ничек кенә тырышсак та, барыбер төшенкелеккә бирелергә мөмкин. Бер абый-кардәшнең мисалын карап үтик. Дистә еллар ул күп кешеләргә рухи яктан булышкан. Ләкин хатыны белән олы яшькә җиткәч, аларның сәламәтлекләре начарланган, һәм ул боеккан. Бу абый-кардәш кенә түгел, ә безнең барыбыз да Йәһвәнең «кеше көченнән өстенрәк кодрәтенә» һәм башкаларның ярдәмнәренә мохтаҗ.

4. Башкаларны рухландырып торырга теләсәк, безгә нинди киңәшкә колак салырга кирәк?

4 Башкаларны рухландырып торырга теләсәк, безгә рәсүл Паул еврей мәсихчеләренә язган киңәшкә колак салырга кирәк. Ул болай дип әйткән: «Бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Кайберәүләрнең гадәтләренә кереп киткән булса да, бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк, киресенчә, бер-беребезне рухландырып торыйк һәм моның барысын шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарыйк» (Евр. 10:24, 25). Әйдәгез, бу киңәш буенча ничек эш итеп булганын белик.

«БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫЙК»

5. «Бер-беребезгә игътибарлы булу» нәрсәне аңлата, һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

5 «Бер-беребезгә игътибарлы булу» «башкаларны кайгырту» дигәнне аңлата. Патшалык Залында башкалар белән исәнләшеп китеп кенә я буш нәрсәләр турында сөйләшеп кенә, аларның нәрсәгә мохтаҗ булганнарын белеп буламы? Әлбәттә, юк. «Кеше эшенә тыкшыныр» урынына, без «тыныч-тату тормыш» алып барырга тырышабыз (1 Тис. 4:11; 1 Тим. 5:13). Шулай да без аларның хәлләрен, холыкларын, рухи сәламәтлекләрен, көчле һәм йомшак якларын белергә телибез. Алар безнең дуслыгыбызга һәм мәхәббәтебезгә мохтаҗ. Шуның өчен безгә алар белән вакытны авырлыклар кичергәндә һәм хәлсезләнгәндә генә түгел, ә башка вакытларда да үткәрергә кирәк (Рим. 12:13).

6. Җыелыштагыларга «игътибарлы булыр» өчен, өлкәннәр нәрсә эшли ала?

6 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, өлкәннәр җыелыштагыларны теләп һәм тырышып кайгыртырга тиеш (1 Пет. 5:1—3). Кардәшләрне яхшы белмәсәләр, алар моны ничек эшли алыр? (Гыйбрәтле сүзләр 27:23 не укы.) Җыелыштагылар үзләренә булышырга әзер һәм үзләре белән теләп вакыт үткәргән өлкәннәргә кирәк чакта тартынмыйча мөрәҗәгать итә. Шулай ук аларга андый өлкәннәр белән хисләрен уртаклашу һәм аларга борчылуларын сөйләү җиңел. Андый өлкәннәр кардәшләргә кирәкле ярдәм күрсәтә.

7. Рух төшенкелегенә бирелгән кешеләргә ярдәм иткәндә, безгә нәрсәне истә тоту мөһим?

Тисалуникәдәге җыелышка хат язганда, Паул «хәлсезләргә ярдәм кулы сузыгыз» дип әйткән. (1 Тисалуникәлеләргә 5:14 не укы.) «Хәлсезләр» санына боеккан һәм төшенкелеккә бирелгән кешеләр керә. Гыйбрәтле сүзләр 24:10 да болай дип әйтелә: «Әгәр син бәла-каза килгәндә хәлсезләнеп каласың икән, димәк, синең көч-кодрәтең аз». Рух төшенкелегенә бирелгән кешеләргә ярдәм иткәндә, безгә шуны истә тоту мөһим: алар кайчак «ахмак сүзләр» әйтергә мөмкин (Әюб 6:2, 3). Алар бер нәрсә әйтергә теләсә дә, икенче нәрсәне әйтә. Раше́ль исемле бер апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Аның әнисе депрессия белән нык авырган. Рашель болай дип әйтә: «Әнием авыр сүзләр әйткәли иде. Андый очракларда мин әнием чынында нинди кеше икәнен исемә төшерергә тырыша идем. Ул бит кайгыртучан, игелекле һәм юмарт. Депрессия белән чирләгән кешеләр начарны сөйләсә дә, асылда алай уйламый икән. Андый кешеләргә яманлыкка яманлык белән җавап кайтару дөрес булмас иде». Гыйбрәтле сүзләр 19:11 дә әйтелгәнчә, «акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер һәм бүтәннәрнең яман эшләренә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәте белән үзенә ихтирам яулар».

8. Без яратуыбызны аеруча кемгә күрсәтергә тиеш, һәм ни өчен?

8 Әйтик, бер кеше кайчандыр гөнаһ эшләгәнгә төшенкелеккә бирелгән ди. Хатасын төзәтер өчен чаралар күрсә дә, ул эшләгәненә әле дә үкенеп җан газабы кичерә. Аңа карата «игътибарлы булыр» өчен, без нәрсә эшли алабыз? Хатасыннан тәүбә иткән Көринттәге бер кардәш турында Паул болай дип әйткән: «Сез аны, ул кайгыга батып йөрмәсен өчен, ихлас күңелдән кичереп, юатыгыз. Үтенәм: аңа аны яратканыгызны күрсәтегез» (2 Көр. 2:7, 8). Без кардәшләргә аларны яратуыбызны һәм кайгыртуыбызны сүз вә эш белән күрсәтмәсәк, алар моны ничек белсен ди?!

«БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ МӘХӘББӘТ һӘМ ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘРГӘ ДӘРТЛӘНДЕРИК»

9. «Бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерү» үз эченә нәрсәне ала?

9 Рәсүл Паул: «Бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк»,— дип язган. Учак ялкынланып торсын өчен, күмерне болгатырга һәм аңа өреп торырга кирәк (2 Тим. 1:6). Кардәшләребезне Йәһвәгә алга таба да ялкынланып хезмәт итәргә дәртләндерер өчен, без дә күп нәрсә эшли алабыз. Кылган яхшылыклары өчен мактау сүзләребез аларга дәрт өстәр.

Башкалар белән вәгазьлик

10, 11. а) Мактау сүзләренә кем мохтаҗ? б) Дәртләндергеч сүзләр ялгыш адым ясаган кешегә нинди файда китерә ала? Мисал китерегез.

10 һәрбер кеше, хәле нинди генә булмасын, мактау сүзләренә мохтаҗ. Бер абый-кардәш болай дип әйткән: «Әтиемнең мине мактаганы булмады. Шуңа күрә мин үземнән кеше чыкмас дип ышанып үстем... Дусларым мине син яхшы өлкән дип еш кына мактый. Миңа инде 50 яшь, әмма мин әле дә мактау сүзләренә мохтаҗ... Башкаларны рухландырып торырга кирәклегенә мин үз тәҗрибәмдә инандым. һәм нәкъ шулай эшләргә тырышам да». Дәртләндергеч сүзләр пионерларны да, олыларны да, төшенкелеккә бирелгән кешеләрне дә канатландырып җибәрергә мөмкин (Рим. 12:10).

11 Ялгыш адым ясаган берәр кардәшне төзәткәндә, өлкәннәргә аны моңарчы кылган яхшылыгы өчен мактарга кирәк. Алай эшләсәләр, ул кардәшкә фикер йөртүен үзгәртү һәм яхшылык юлына кире кайту җиңелрәк булыр (Гәл. 6:1). Ми́риам исемле бер апа-кардәш белән нәкъ шулай булган да. Ул болай дип яза: «Бер вакыт мин кайгы өстенә кайгы кичердем: кайбер якын дусларым хакыйкатьне калдырып китте, ә әтиемнең баш миенә кан бәрде. Мин хәсрәткә баттым. Хәлем яхшырып китмәсме дип, мин бер дөньяви егет белән йөрешә башладым». Шунлыктан бу апа-кардәш Йәһвәнең хуплавыннан мәхрүм калдым дип уйлап, хакыйкатьне калдырып китәргә теләгән. Бер өлкән аның белән сөйләшеп, бу апа–кардәшнең моңарчы Йәһвәгә тугры хезмәт иткәнен исенә төшергән һәм аны Йәһвә Аллаһының әле дә яратканына ышандырган. Нәтиҗәдә, аның күңеле эрегән, һәм ул теге егетне ташлап, Йәһвә Аллаһыга яңадан тугры хезмәт итә башлаган.

Бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерик

12. Ни өчен кардәшләрне башкалар белән чагыштырырга, тиргәргә я аларны үз-үзләрен гаепләрлек хәлгә китерергә кирәкми?

12 Кардәшләрне Аллаһыга алга таба да ашкынып хезмәт итәргә дәртләндергәндә, нәрсәдән сакланырга кирәк? Аларны башкалар белән чагыштырсагыз, аларны үзегез куйган таләпләргә буйсынмаганнары өчен тиргәсәгез я хезмәттә аз эшләгәннәрен искә төшереп аны үз-үзен гаепләрлек хәлгә китерсәгез, әллә ни зур файда булмас. Кардәшләрне чыннан да «дәртләндерәсебез» килсә, безгә аларны Йәһвәне яратканга башкарган эшләре өчен мактарга кирәк. (Филипиялеләргә 2:1—4 не укы).

«БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ РУХЛАНДЫРЫП ТОРЫЙК»

13. Башкаларны рухландырып тору үз эченә нәрсәне ала? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

13 Безгә бер-беребезне «шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак» рухландырып торырга кирәк. Моның өчен башкаларны Аллаһыга хезмәт итүләрен дәвам итәргә дәртләндереп тору мөһим. Башкаларны мәхәббәт вә игелекле эшләргә дәртләндергәндә, без, образлы әйткәндә, сүнә барган учакны ялкынландырабыз. Әмма аларны рухландырып торганда, без ут сүнеп китмәсен я яктырак янсын өчен аңа утын өстибез дип әйтеп була. Боеккан кешеләрне рухландырып торып, без аларга дәрт өстибез һәм аларны юатабыз. Андый кешеләргә ярдәм иткәндә, алар белән ипле генә сөйләшик (Гыйб. сүз. 12:18). Моннан тыш, аларны «тыңларга әзер булыйк» һәм «сөйләргә... ашыкмыйк» (Ягък. 1:19). Кардәшләребезне игътибар белән тыңласак һәм аларның хәлләренә керергә тырышсак, безгә аларның рухлары ни өчен төшкәнен аңлау һәм юату сүзләрен эзләп табу җиңелрәк булыр.

Яхшы дуслар белән вакыт үткәрик

14. Бер боеккан абый-кардәшкә элекке хәленә кайтырга нәрсә булышкан?

14 Күпмедер ел актив булмаган бер абый-кардәшнең мисалын карап үтик. Башкаларның хәленә керә белгән бер өлкән аны игътибар белән тыңлап, аңа зур ярдәм күрсәткән. Теге кардәш Йәһвәне әле дә ихлас күңелдән яраткан икән. Мәсәлән, ул ай саен килгән һәр брошюраны җентекләп өйрәнгән һәм җыелыш очрашуларын калдырмаска тырышкан булган. Әмма кайбер кардәшләрнең хаталары аркасында абынып, ул күңелсезләнгән. Өлкән аны тыңлаганда, фикер йөртүен төзәтергә ашыкмаган. Киресенчә, ул аның хәленә керергә тырышкан һәм кардәшләрнең аны яратканнарына ышандырган. Берникадәр вакыттан соң теге абый-кардәш шуны аңлаган: аның яраткан Аллаһысына хезмәт итмәвенең сәбәбе үткәннәрне кат-кат уйлавында булган. Өлкән аны вәгазьгә чакырган. Аның ярдәме белән абый-кардәш актив вәгазьче булып киткән һәм соңрак яңадан өлкән булып хезмәт итә башлаган.

Боеккан кешене игътибар белән тыңлыйк (14, 15 нче абзацларны кара.)

15. Боеккан кешеләрне рухландыру ягыннан Йәһвә безгә нинди үрнәк калдырган?

15 Без күңел төшенкелегенә бирелгән кешегә ярдәм итсәк тә, ул үз хәленә шунда ук кайтмаска я безнең ярдәмебезне кабул итмәскә мөмкин. Безгә аңа күпмедер вакыт ярдәм итеп торырга кирәк. Паул: «Хәлсезләргә ярдәм кулы сузыгыз һәм бар кешеләргә карата түземле булыгыз»,— дип язган (1 Тис. 5:14). Хәлсез кешегә ярдәм итүнең файдасы юк дип уйлар урынына, аңа «ярдәм кулы сузып» торыйк. Йәһвә бу яктан безгә яхшы үрнәк калдырган. Ул боеккан хезмәтчеләренә сабырлык күрсәтеп торган. Мәсәлән, Аллаһы Ильясның хәленә кереп аның белән йомшак кына мөгамәлә иткән. Пәйгамбәр алга таба да хезмәт итсен өчен, Йәһвә аны һәрьяклап кайгырткан (3 Пат. 19:1—18). Чын күңелдән тәүбә иткән Давытны да Йәһвә мәрхәмәтен күрсәтеп кичергән (Мәд. 50:9, 19). Чын гыйбадәт кылудан чак кына тайпылмаган 72 нче мәдхия язучыны да Аллаһы ярдәмсез калдырмаган (Мәд. 72:13, 16, 17). Без боекканда һәм күңел төшенкелегенә бирелгәндә, Йәһвә безнең белән аеруча йомшак мөгамәлә итә һәм безгә мәрхәмәтен күрсәтә (Чыг. 34:6). Аның шәфкате «иртә саен яңара»; ул «беркайчан да бетмәс» (Ирем. елав. 3:22, 23). Йәһвәнең үрнәгенә ияреп, без дә рух төшенкелегенә бирелгән кешеләрне наз белән кайгыртырга тиеш.

ТОРМЫШКА АЛЫП БАРА ТОРГАН ЮЛДАН ТАЙПЫЛМЫЙК

16, 17. Бу дөньяның ахыры якынлашканга, безгә нәрсә эшләргә кирәк, һәм ни өчен?

16 Үлем маршын үтәргә тиеш булган Заксенхаузен концлагерыннан 33 000 тоткыннар арасыннан меңләгән кеше үлгән. Әмма 230 Йәһвә Шаһитенең барысы да исән калган. Бер-берсен рухландырып һәм бер-берсенә ярдәм итеп тормаган булсалар, алар ул маршны үтә алмас иде.

17 Без исә «тормышка алып баручы юлда» барабыз (Мат. 7:14). Озакламый Йәһвәнең бар хезмәтчеләре дә гаделлек хөкем сөргән яңа дөньяга керәчәк (2 Пет. 3:13). Тормышка алып бара торган юлдан тайпылмас өчен, бер-беребезгә ярдәм итеп торыйк!