ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Аллаһыга хезмәт итүемдә тарихи вакыйгалар
1947 елда Санта-Ана шәһәрендә (Сальвадор) католик руханилары Йәһвә Шаһитләренә авырлыклар тудырырга тырышты. «Күзәтү манарасы» өйрәнүе вакытында, берничә малай килеп, миссионер йортының ачык ишеге аша зур ташлар ыргытты. Аларны руханилар котырткан булган иде. Соңрак руханилар ярсыган халык төркемен ияртеп килделәр. Аларның кайберләре кулларына — факеллар, башкалары исә сыннар тоткан иде. Ике сәгать буе алар ташлар атып: «Гыйффәтле кыз Мәрьям озак яшәсен!» һәм «Йәһвә үлсен!» — дип кычкырып торды. Алар миссионерларның куркуга төшеп шәһәрдән китүләрен теләде. Мин моны үз күзләрем белән күреп тордым, чөнки мин миссионерларның берсе идем. Бу очрашудан соң, 67 ел үтте *.
ЮГАРЫДА әйтеп кителгән вакыйгага кадәр ике ел алдарак мин Ивлин Траберт белән Итака (Нью-Йорк штаты) шәһәре янында үткәрелгән Галаад мәктәбенең дүртенче классын тәмамладым. Безне Санта-Ана шәһәренә миссионерлар булып хезмәт итәргә билгеләделәр. Әмма 29 ел диярлек миссионер булып хезмәт итүем турында әйтеп китәр алдыннан, бу эшкә ни өчен тотынганымны сөйләп китәсем килә.
РУХИ МИРАСЫМ
Әти-әнием — Джон һәм Эва Олсон — Спокан шәһәрендә (Вашингтон штаты, АКШ) яши иде. Мин 1923 елда тудым. Әти-әнием үзләрен лютераннар дип саный иде, әмма тәмуг турындагы тәгълиматны кабул итмәделәр, чөнки кайгыртучы Аллаһы кешеләрне җәзалый дигән фикер алар өчен акылга сыймаслык иде (1 Яхъя 4:8). Әтием икмәк пешерү йортында эшләде. Бер тапкыр аның хезмәттәше Изге Язмалар буенча, тәмуг — җәзалау урыны түгел, дип аны ышандырды. Берникадәр вакыттан соң әти-әнием Изге Язмаларны өйрәнә башлады, һәм анда тормыш белән үлем турында чынында нәрсә әйтелгәне белән танышты.
Ул вакытта миңа тугыз яшь кенә булса да, әти-әниемнең Изге Язмаларда тапкан хакыйкать турында дәртләнеп сөйләгәннәрен әле дә хәтерлим. Хак Аллаһының исеме Йәһвә икәнен белгәч һәм буталчык Троица тәгълиматыннан арынгач, аларның рухлары тагы да күтәрелеп китте. Мин ирекле иткән хакыйкатьне өйрәнеп, Изге Язмалардагы бу искитмәле тәгълиматларны губка кебек сеңдерә башладым (Яхъя 8:32). Шуңа күрә мин Изге Язмаларны өйрәнү кызык түгел дип беркайчан да санамадым, киресенчә, миңа Аллаһы Сүзен тикшерү һәрвакыт ошый иде. Оялчан булган булсам да, мин әти-әнием белән вәгазьгә бара идем. Алар 1934 елны суга чумдырылу үтте. 1939 елны 16 яшемдә мин дә суга чумдырылдым.
1940 елның җәендә әти-әнием йортларын сатты, һәм өчебез дә Кер-д’Ален (Айдахо штаты) шәһәрендә пионерлар булып хезмәт итә башладык. Без автосервис өстендә урнашкан арендага алган бер бүлмәдә яшәдек. Өебездә без шулай ук җыелыш очрашуларын үткәрә идек. Ул вакытта берничә җыелышның гына Патшалык залы бар иде, шуңа күрә күп кенә җыелышлар өйләрдә я арендага алган бүлмәләрдә үтә иделәр.
1941 елны мин әти-әнием белән Сент-Луис (Миссури штаты) шәһәрендә үткәрелгән конгресска бардым. Якшәмбе көне «Балалар көне» булган иде, һәм 5—18 яшьләр тирәсендәге балалар сәхнә каршында утыра иделәр. Джозеф Рутерфорд кардәш үз нотыгын тәмамлаганда безгә болай дип мөрәҗәгать итте: «Аллаһыга һәм ул билгеләгән Патшага буйсынырга теләгән балалар... барыгыз да торып басыгызчы!» Без барыбыз да торып бастык. Шуннан соң Рутерфорд кардәш рухланып: «Карагыз, менә, Патшалыкның 15 000 нән артык яңа шаһите!» — дип әйтте. Бу мизгелдә мин гомер буе пионер булып хезмәт итәргә карар кылдым.
ГАИЛӘБЕЗ БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
Сент-Луиста үткән конгресстан соң берничә ай үткәч, гаиләбез Калифорниянең көньягына, Окснард шәһәренә күченде. Анда безне җыелыш оештырырга билгеләделәр. Без кечкенә прицеп-йортта яшәдек, һәм безнең бер генә карават бар иде. Һәр кич безгә өстәлебездән минем өчен «карават» ясарга туры килә иде. Минем өчен бу зур үзгәреш булды: элек бит минем үз бүлмәм бар иде!
Калифорниягә күченер алдыннан Япония иле 1941 елның 7 декабрендә Пёрл-Харбор (Гавай штаты) портына һөҗүм итте. Киләсе көннән башлап Кушма Штатлар Икенче бөтендөнья сугышында катнаша башлады. Япон су асты көймәләре Калифорниянең диңгез яр буена һөҗүм итмәсен өчен, хөкүмәт кешеләргә кич белән утны сүндереп торырга кушты. Дөм караңгы булганга, дошманнар ярга һөҗүм итә алмады.
Берничә айдан соң 1942 елның сентябрендә без Кливленд (Огайо штаты) шәһәрендә үткән «Яңа дөнья» дигән теократик конгресска бардык. Анда без Нейтан Норр кардәшнең «Тынычлык. Ул озак булырмы?» дигән нотыгын тыңладык. Нотыгында ул Ачылыш китабының 17 бүлеген карап чыкты. Анда «ерткыч» турында сүз бара. Аның турында анда болай диелә: «Башта бар иде, хәзер инде юк, ләкин тиздән ул упкыннан күтәреләчәк» (Ачыл. 17:8, 11). Норр кардәш «ерткыч»ның Милләтләр Лигасы булуын аңлатты. Ул 1939 елны көчен югалткан. Изге Язмаларда язылганча, Милләтләр Лигасы алмаштырылырга, һәм чагыштырмача тыныч вакыт башланырга тиеш булган. 1945 елны Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланды. Шуннан соң бу «ерткыч» Берләшкән Милләтләр Оешмасы булып барлыкка килде. Шуннан бирле Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча вәгазьли башлады. Ул вакыттан башлап зур үсеш күзәтелә!
Бу пәйгамбәрлек миңа киләчәктә нәрсә буласын аңларга ярдәм итте. Шуннан соң Галаад мәктәбенең киләсе елда оештырылачагы турында ишеткәч, минем миссионер булу теләге туды. 1943 елны мине Портленд (Орегон) шәһәренә пионер булып хезмәт итәргә билгеләделәр. Шул вакытта без патефон кулланып өй хуҗаларына аларның ишек алларында нотыклар уйната идек. Шуннан соң без аларга Аллаһы Патшалыгы хакындагы Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны калдыра идек. Шул елны мин миссионер хезмәте турында уйланып йөрдем.
1944 елны миңа һәм кадерле дустыма Ивлин Трабертка Галаадка чакыру килгәч, мин бик дулкынландым. Биш ай дәвамында нәсыйхәтчеләребез безне Изге Язмалар өйрәнүеннән шатлык табарга өйрәттеләр. Безгә аларның басынкылыгы бик нык тәэсир итте. Без ашаганда, бу абый-кардәшләр кайчак безгә официантлар булып хезмәт иттеләр. 1945 елның 22 гыйнварында укуыбыз тәмамланды.
МИССИОНЕР БУЛЫП ХЕЗМӘТ ИТҮЕМ
Мине, Ивлинны, Лео һәм Эстер Маханны 1946 елның июнендә Сальвадорга билгеләделәр. Без бу территориядә «игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән» икәнен күрдек (Яхъя 4:35). Мәкалә башында әйтелгән очрак руханиларның никадәр ярсыган булганнарын күрсәтә. Бу вакыйгага кадәр бер атна алдан без Санта-Анада беренче район конгрессы үткәрдек. Без кешеләрне ачык нотыкка ашкынып чакырдык, һәм, конгресста якынча 500 кеше күргәч, бик шатландык. Руханиларның безне шәһәрдән куасы килсә дә, без, киресенчә, калып эчкерсез кешеләргә ярдәм итәргә тагы да тәвәккәлрәк булдык. Алар кешеләргә Изге Язмаларны укымаска куша иде һәм, бик аз кешенең генә аны сатып алу мөмкинлеге бар иде. Шулай да күпләр хакыйкатькә сусаган иде. Алар безнең испан телен өйрәнергә тырышканыбызны бик кадерләде. Бу телне өйрәнеп без алар белән хак Аллаһы Йәһвә турында һәм аның җирдәге оҗмахның яңадан торгызылуы турындагы искиткеч вәгъдәсе белән бүлешә идек.
Өйрәнүчеләремнең берсе Роса Ассенсио иде. Изге Язмалар өйрәнүен башлагач, ул бергә яши торган ир кешедән аерым тора башлады. Шуннан соң шул ир кеше дә өйрәнергә теләген белдерде. Берникадәр вакыт узгач, алар өйләнештеләр, суга чумдырылу үттеләр һәм Йәһвәнең ашкынучан хезмәтчеләре булып киттеләр. Роса Санта-Анада беренче җирле пионер булды *.
Росаның кечкенә кибете бар иде. Вәгазьгә киткәндә, ул кибетен яба иде һәм Йәһвә аның ихтыяҗларын кайгыртыр дип ышана иде. Ә кибетен берничә сәгатьтән соң ачкач, күп кеше кибетенә агыла башлый иде. Ул Маттай 6:33 тәге хакыйкатьне үзе татып карады. Роса үлеменә кадәр тугры булып калды.
Бер тапкыр бер җирле рухани без арендага алып торган йортның хуҗасына килде. Рухани аңа, безгә — алты миссионерга — алга таба да йортны арендага биреп торсаң, сине хатының белән чиркәүдән куып чыгарырбыз, дип кисәтте. Бу хуҗа күренекле эшмәкәр иде, һәм ул моңарчы да руханиларның үз-үзен тотышларына җирәнеп карый иде, шуңа күрә басымга бирешмәде. Ул хәтта, мине чиркәүдән куып чыгарсагыз да, мин каршы түгел, дип җавап кайтарды. Ул безне, йортында теләсә күпме кала алабыз, дип ышандырды.
ХӨРМӘТЛЕ БЕР ИР КЕШЕ ЙӘҺВӘ ШАҺИТЕ БУЛЫП КИТӘ
Башкалада, Сан-Сальвадорда, бер миссионер Балтасар Перла исемле бер инженерның хатыны белән өйрәнә иде. Аның ире эчкерсез кеше иде, ул дин башлыкларының икейөзлелеген күреп Аллаһыга иманын югалткан иде. Филиалны төзергә вакыт җиткәч, Балтасар, хакыйкатьтә әле булмаса да, филиалның проектын тәкъдим итте һәм төзүдә катнашты. Ул ярдәмен бушлай тәкъдим итте.
Төзү проектында катнашканда Йәһвә халкы белән аралашканнан соң, Балтасар чын динне тапканына инанды. 1955 елның 22 июлендә ул суга чумдырылу үтте, соңрак аның хатыны Паулина да Йәһвәгә үз тормышын багышлады. Аларның ике баласы да Йәһвәгә тугры хезмәт итә. Аның Балтасар исемле улы Бруклиндагы Вефильдә инде 49 ел хезмәт итә. Ул Кушма Штатларның Филиал комитетында хезмәт итә һәм бөтен дөнья буенча үсә барган вәгазьләү эшен күзәтергә ярдәм итә *.
Перла абый-кардәш ярдәме белән без Сан-Сальвадорда өлкә конгрессларын зур гимнастика залында үткәрә башладык. Башта без бу залның бер өлешен генә куллана идек, әмма Йәһвә фатихасы белән бу залга ел саен килгән кешеләрнең саны артып киткәнгә, без инде анда сыймый башладык. Бу шатлыклы көннәрдә мин элеккеге өйрәнүчеләремне очраттым. Алар мине «оныкларым» белән, ягъни үз өйрәнүчеләре белән таныштырдылар. Бу яңа гына суга чумдырылган кардәшләрне күрү мине бик сөендерде!
Бер тапкыр конгресста бер абый-кардәш яныма килеп миннән гафу үтенергә теләгәнен әйтте. Мин аны танымадым, шулай да миңа кызык булып китте. Ул болай диде: «Мин — Санта-Анада сезгә ташлар аткан малайларның берсе». Хәзер ул минем кардәшем! Моны белгәч, күңелем шатлык белән ташыды. Бу сөйләшүдән мин шуны аңладым: тулы вакытлы хезмәт — иң зур канәгатьлек китергән тормыш юлларының берсе.
КАНӘГАТЬЛЕК КИТЕРГӘН САЙЛАУ ЯСАУ
Мин Сальвадорда якынча 29 ел буе миссионер булып хезмәт иттем. Башта Санта-Анада, аннары Сонсонатта, Санта-Теклада һәм ахыр чиктә Сан-Сальвадорда хезмәт иттем. 1975 елны күп дога кылганнан соң мин миссионер хезмәтемне калдырып Споканга кире кайттым. Гомер буе тугры хезмәт иткән олы яшьтәге әти-әнием минем ярдәмемә мохтаҗ булды.
1979 елда әтием үлгәннән соң мин әниемне карадым. Ул көчсезләнгәннән-көчсезләнә барды. Ул тагын сигез ел яшәде һәм 94 яшендә вафат булды. Бу авыр вакыт булды, һәм мин физик яктан да, эмоциональ яктан да бик алҗыдым. Күп стресс кичергәнгә, мин тимрәү белән чирләдем. Ул бик авырттыра иде. Әмма мин дога кылдым һәм үземне Йәһвәнең кочагында кебек сиздем. Моның ярдәмендә мин бу чыдамлылыкны сынаган авырлыкны җиңә алдым. Йәһвә үзе әйткәнчә: «Чәчегез чал булган чакта... Мин сезне күтәреп йөртермен, таяныч булырмын һәм коткарырмын» (Ишаг. 46:4).
1990 елда мин Омак (Вашингтон штаты) шәһәренә күчендем. Анда мин испан территориясендә хезмәт итеп үземне кирәкле кеше итеп сиздем, һәм өйрәнүчеләремнең берничәсе суга чумдырылу үтте. 2007 елның ноябрендә мин Омак шәһәрендәге йортымны инде бүтән карый алмаганга, якындагы Шелон (Вашингтон штаты) шәһәрендәге фатирга күчендем. Шуннан бирле мондагы испан җыелышы мине кайгырта. Моның өчен мин кардәшләргә бик рәхмәтле. Мин монда бердәнбер олы яшьтәге апа-кардәш булганга, кардәшләр мине үз әбиләрен яраткандай ярата.
Игътибарымны «читкә юнәлтмичә», Йәһвәгә тагы да күбрәк бирелеп хезмәт итәр өчен, мин кияүгә чыкмаска һәм гаилә булдырмаска карар иттем. Шулай да минем күп рухи балаларым бар (1 Көр. 7:34, 35). Мин бу дөньяда барысына да өлгерә алмыйм дигән карашта тордым. Шуңа күрә мин иң мөһим нәрсәне — Йәһвәгә бөтен йөрәгем белән багышлануымны — беренче урынга куям. Яңа дөньяда минем теләгән эшләремне башкарырга күп вакытым булачак. Минем яраткан шигырем — Мәдхия 144:16. Анда Йәһвә Аллаһы безне һәр тере җанның теләген үтәячәгенә ышандыра.
91 яшемдә минем сәламәтлегем әле дә яхшы диярлек, шуңа күрә мин пионер хезмәтен дәвам итәм. Пионер хезмәте миңа йөрәгемдә яшь булып калырга булыша һәм тормышымны тагы да мәгънәлерәк итә. Мин беренче тапкыр Сальвадорга килгәч, вәгазьләү эше әле башлана гына иде. Шайтан аяусыз каршы килсә дә, бу илдә хәзер 39 000 нән артык вәгазьче бар. Бу чыннан да минем иманымны ныгыта. Әйе, Йәһвә изге рухы белән үз халкына һичшиксез ярдәм итә!