Патшалыкның үз максатына ирешәчәгенә иманыбыз какшамас булсын
«Иман ул — өметләрнең тормышка ашачагына төпле ышаныч» (ЕВР. 11:1).
1, 2. Патшалык Аллаһының кешеләргә карата ниятен үтәячәгенә ышанычыбызны нәрсә ныгытачак һәм ни өчен? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ буларак, без Аллаһы Патшалыгы — бар проблемаларыбызның бердәнбер чишү юлы дип еш әйтәбез. Без кешеләр белән Изге Язмалардагы бу мөһим хакыйкать белән ашкынып бүлешәбез. Без шулай ук Патшалык биргән өметтән зур юаныч табабыз. Әмма Патшалыкның үз максатына һичшиксез ирешәчәгенә ышанычыбыз никадәр нык? Патшалыкка иманыбыз какшамас булсын өчен, безнең нинди нигезебез бар? (Евр. 11:1)
2 Чиксез Кодрәт Иясе, кешелеккә карата үз ниятен үтәр өчен, Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкны үзе урнаштырган. Аның гына идарә итәргә хакы бар. Бу какшамас нигездә Патшалык тора. Патшалыкның мөһим өлешләре — аның патшасы, аның хакимдәшләре, аларның идарәсе астындагы затлар һәм бөтен җир. Боларның барысы килешүләр нигезендә урнаштырылган. Килешү, ягъни шартнамә еш кына ике як арасында төзелә. Килешүләрдә катнашучыларның берсе я Аллаһы, я аның улы Гайсә Мәсих булып тора. Бу килешүләр турында уйланып, без Аллаһы ниятенең чынында ничек үтәләчәген тагы да яхшырак аңларбыз һәм Патшалыкның какшамас булып торганын күрербез. (Эфеслеләргә 2:12 укы.)
3. Без бу һәм киләсе мәкаләдә нәрсәне карап чыгарбыз?
3 Изге Язмаларда Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкка кагылышлы алты төп килешүгә игътибар итик: 1) Ибраһим белән төзелгән килешү, 2) Канун килешүе, 3) Давыт белән төзелгән килешү, 4) Мәликсадыйк шикелле рухани белән төзелгән килешү, 5) яңа килешү һәм 6) Патшалык турында килешү. Әйдәгез, һәр килешүнең Патшалыкка ничек кагылганын белик һәм алар Аллаһының җиргә һәм кешеләргә карата ниятенә нинди өлеш керткәнен карап чыгыйк. (« Аллаһы үз ниятен ничек үтәячәк?» дигән рамканы карагыз.)
АЛЛАҺЫ НИЯТЕНЕҢ ҮТӘЛЕШЕН АЧЫКЛЫЙ ТОРГАН ВӘГЪДӘ
4. Яратылышта язылганча, Йәһвә кешеләргә кагылышлы нинди карарлар чыгарган?
4 Кешеләр өчен матур җирне әзерләгәч, Йәһвә кешеләргә кагылышлы өч карар чыгарган: 1) Ул кешеләрне үзенә охшаш итеп яратырга булган; 2) алар оҗмахны бөтен җиргә киңәйтергә һәм җирне тәкъва кешеләр белән тутырырга тиеш булган; 3) аларга яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашарга рөхсәт ителмәгән (Ярат. 1:26, 28; 2:16, 17). Аллаһының нияте шул карарлардан гыйбарәт булган. Кешеләрне барлыкка китергәннән соң, Аллаһы нияте үтәлсен өчен кешеләргә калган ике карарны гына үтәргә кирәк булган. Алайса ни өчен килешүләр төзергә кирәк булган?
5, 6. а) Шайтан Аллаһы ниятенә комачаулар өчен, нәрсә эшләргә тырышкан? б) Шайтан фетнәне күтәргәч, Йәһвә нинди чаралар күргән?
5 Аллаһы ниятенә комачауларга тырышып, Шайтан Иблис җирәнгеч эш кылган. Ул фетнә күтәргән. Кешеләрне тыңламаучанлык күрсәтергә этәрү — аның өчен иң җиңел юл булган. Ул беренче хатын-кызны Хауваны Аллаһы карарына каршы чыгарга этәргән (Ярат. 3:1—5; Ачыл. 12:9). Шулай эшләп, Шайтан Аллаһының барлыкка китергән бар нәрсә өстеннән идарә итәргә хокукы булуын шик астына куйган. Моннан тыш, Шайтан Аллаһының тугры хезмәтчеләрен үз файдаларын гына эзләп хезмәт итә дип гаепләгән (Әюб 1:9—11; 2:4, 5).
6 Шайтан фетнә күтәргәч, Йәһвә нинди чаралар күргән? Фетнәчеләрне юк итеп, бу туган хәлдән, әлбәттә, арынып булыр иде. Әмма шулчак Аллаһының җирне Адәм белән Хауваның тыңлаучан токымнары белән тутыру нияте чынга ашмас иде. Фетнәчеләрне шунда ук юк итү урынына зирәк Барлыкка Китерүче тирән мәгънәле пәйгамбәрлек әйткән. Бу Гадән бакчасында бирелгән вәгъдә Аллаһының җиргә һәм кешелеккә кагылышлы ниятенең һәр сүзе нечкәлекләренә кадәр үтәләчәген раслый. (Яратылыш 3:15 укы.)
7. Гадән бакчасында бирелгән вәгъдә безгә елан һәм аның токымына кагылышлы нинди ышаныч бирә?
7 Шул вәгъдәне биреп, Йәһвә еланга, ягъни Шайтан Иблискә, һәм аның токымына хөкем карары чыгарган. Бу карар шулай ук Галәмдә хакимлек итү турындагы сорауда Шайтан ягына басучыларга да кагыла. Хак Аллаһы күктәге үз хатын-кызының нәселенә, ягъни токымына, Шайтанны юк итү хокукын биргән. Шулай итеп, Гадән бакчасында бирелгән вәгъдә фетнә күтәрүчене һәм аның нәтиҗәләрен юк итәчәген ассызыклаган. Өстәвенә, бу вәгъдә моның нәрсә ярдәмендә үтәләчәген күрсәтә.
8. Хатын-кыз һәм аның токымы турында нәрсә әйтеп була?
8 Хатын-кызның токымы кем булырга тиеш булган? Токым еланның башын ярырга, ягъни рухи затны Шайтан Иблисне «юк итәргә» тиеш булганга, ул да рухи зат булырга тиеш (Евр. 2:14). Шуңа күрә токымга тормыш бирүче хатын-кыз шулай ук рухи сферада булырга тиеш булган. Йәһвә Гадәндә вәгъдә биргәннән соң якынча 4 000 ел дәвамында Елан токымы үрчи барган. Ә токым һәм хатын-кызның кем икәнлеге әле дә сер булып калган. Шул арада Йәһвә берничә килешү төзегән. Бу килешүләрдән токымның кем икәнен билгеләп була. Бу токым аша Аллаһы Шайтан фетнәсе китергән зыянны юк итәчәк һәм ул моңа үз хезмәтчеләрен инандыра.
ТОКЫМНЫ БИЛГЕЛӘРГӘ БУЛЫША ТОРГАН КИЛЕШҮ
9. Ибраһим белән төзелгән килешү үз эченә нәрсәне алган, һәм ул кайчан гамәлгә кергән?
9 Шайтанга хөкем карары чыгарганнан соң, якынча 2 000 ел үткәч, Йәһвә ыруг башлыгы Ибраһимга Ур шәһәрендәге өен калдырып Кәнган җиренә барырга кушкан (Рәс. 7:2, 3). Йәһвә аңа болай дигән: «„Торган җиреңне, туганнарыңны, атаң йортын калдыр, Мин күрсәтәчәк җиргә күчеп кит“,— диде. „Синнән Мин бөек халык тудырачакмын, сине мөбарәк кылачакмын, исемеңне шөһрәтле итәчәкмен; син фатиха-бәрәкәт иясе булачаксың. Сиңа изгелек теләгәннәргә Мин изгелек эшләячәкмен, сине каһәрләгәннәргә ләгънәтемне яудырачакмын. Җир йөзендәге кабиләләрнең һәммәсе синең аша Минем фатихамны алырлар“» (Ярат. 12:1—3). Монда Йәһвәнең Ибраһим белән төзегән килешүе беренче тапкыр искә алына. Йәһвәнең Ибраһим белән шул килешүне кайчан төзегәнен без төгәл белмибез. Әмма б. э. к. 1943 елны Ибраһим 75 яшендә Харанны калдырып Евфрат елгасын кичкәч, килешү гамәлгә кергән.
10. а) Ибраһим Аллаһы вәгъдәләренә какшамас иманын ничек күрсәткән? б) Йәһвә хатын-кызның токымына кагылышлы нинди мөһим җентеклелекләрне әкрен-әкрен ачыклап барган?
10 Йәһвә Ибраһимга күп мәртәбә үз вәгъдәсен кабатлаган һәм күбрәк җентеклелекләр ача барган (Ярат. 13:15—17; 17:1—8, 16). Ибраһимның Аллаһы вәгъдәләренә иманы шулкадәр нык булган ки, ул хәтта үз кадерле улын корбанга китерергә әзер булган. Шуңа күрә Йәһвә, вәгъдә биреп, килешүнең һичшиксез гамәлгә куелганын раслаган. (Яратылыш 22:15—18; Еврейләргә 11:17, 18 укы.) Ибраһим белән төзелгән килешү гамәлгә кертелгәннән соң, Йәһвә хатын-кызның токымына кагылышлы мөһим җентеклелекләрне әкрен-әкрен ачыклап барган. Токым Ибраһимнан чыгарга, ишәергә, патшалар буларак хезмәт итәргә һәм бар дошманнарны юк итәргә тиеш булган. Аның аша күп кеше фатихалар алырга тиеш булган.
11, 12. Изге Язмаларда Ибраһим белән төзелгән килешү тагы да зуррак мәгънәдә үтәлә икәне ничек күрсәтелә, һәм бу безнең өчен нәрсәне аңлата?
11 Ибраһим белән төзелгән килешү башта аның токымы Вәгъдә ителгән җирне мирас итеп алганда үтәлгән. Шулай да Изге Язмаларда бу килешүнең рухи мәгънәдә үтәлгәне күрсәтелә (Гәл. 4:22—25). Рәсүл Паул аңлатканча, бу зур үтәлештә, Ибраһим токымының төп өлеше — Мәсих, ә икенче дәрәҗәдәге өлеше 144 000 майланган мәсихче булып тора (Гәл. 3:16, 29; Ачыл. 5:9, 10; 14:1, 4). Токымны тудырган хатын-кыз — «югарыдагы Иерусалим» — Аллаһы оешмасының тугры рухи затлардан торган күктәге өлеше (Гәл. 4:26, 31). Ибраһим белән төзелгән килешүдән күренгәнчә, хатын-кызның токымы кешелеккә фатихалар китерәчәк.
12 Ибраһим белән төзелгән килешү күктәге Патшалыкның законлы нигезе булып тора һәм патша белән аның хакимдәшләренә аны мирас итеп алыр өчен юл ачканын күрсәтә (Евр. 6:13—18). Бу килешү никадәр озак гамәлдә калачак? Яратылыш 17:7 дә әйтелгәнчә, Аллаһы үз «килешүен... мәңгегә күндерә». Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык Аллаһы дошманнарын юк иткәнче һәм җирдәге бар гаиләләр фатиха алганчы, бу килешү гамәлдә калачак (1 Көр. 15:23—26). Ә җирдә яшәячәк кешеләр мәңге фатихаланачак. Ибраһим белән төзелгән килешү Йәһвәнең тәкъва кешеләр белән «җир йөзен тутыру» ниятен үтәргә тәвәккәл булуын күрсәтә (Ярат. 1:28).
ПАТШАЛЫКНЫҢ МӘҢГЕ ТОРАЧАГЫНА ИНАНДЫРА ТОРГАН КИЛЕШҮ
13, 14. Давыт белән төзелгән килешү безне нәрсәгә ышандыра?
13 Гадән бакчасында бирелгән вәгъдә һәм Ибраһим белән төзелгән килешү шуны раслый: Йәһвәнең хакимлек итүе һәрвакыт тәкъва нормаларга нигезләнә. Шуңа күрә ул урнаштырган Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык та шул ук тәкъва нормаларга нигезләнгән (Мәд. 88:15). Бу Патшалык үз хакимлеген һәрвакыт дөрес кулланырмы? Бу Патшалыкны алмаштырырга кирәк булырмы? Башка бер килешү боларның беркайчан да булмаячагына ышандыра.
14 Әйдәгез, Йәһвәнең борынгы Исраил патшасы Давыт белән төзегән килешүенә игътибар итик. (2 Ишмуил 7:12, 16 укы *.) Йәһвә бу килешүне Давыт Иерусалимда хакимлек иткән чакта төзегән һәм аңа Мәсих аның буыныннан чыгачак дип вәгъдә иткән (Лүк 1:30—33). Шулай итеп, Йәһвә Мәсихнең шәҗәрәсе турында күбрәк җентеклелекләрне ачкан һәм бу токымның Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның Патшасы булырга «законлы хокукы» булыр дип әйткән (Йәз. 21:25—27). Гайсә аша Давытның хакимлеге «мәңгегә нык торыр». Йәһвә Давытның токымы турында болай ди: «[Ул] мәңге торыр, һәм тәхете дә алдымда кояш кебек торыр» (Мәд. 88:35—38). Әйе, Мәсихнең идарә итүе һәрвакыт гадел булачак, һәм ул булдырачак нәрсәләр мәңге торачак!
РУХАНИЛАР БЕЛӘН ТӨЗЕЛГӘН КИЛЕШҮ
15—17. Мәликсадыйк шикелле рухани белән килешүне исәпкә алганда, токымның нинди өстәмә вазифалары булыр һәм ни өчен?
15 Без карап чыккан ике килешү хатын-кыз токымы патша булып хакимлек итәчәк икәнен күрсәтә. Әмма бар кешеләр дә файда алсын өчен, токымга рухани да булырга кирәк. Кешеләр гөнаһтан арына алсын өчен һәм Йәһвәнең күктәге һәм җирдәге хезмәтчеләрдән торган гаиләсенең өлеше булып китә алсын өчен, рухани гына тиешле корбан китерә ала. Токым рухани булып китсен өчен, зирәк Барлыкка Китерүче башка бер килешү — Мәликсадыйк шикелле рухани белән килешү төзегән.
16 Йәһвә Давыт патша аша үзе Гайсә белән килешү төзиячәк икәнен күрсәткән. Бу килешү ярдәмендә ике максат ирешелә. Беренчесе — Гайсә Аллаһының «уң ягында» утырыр һәм үзенең бар дошманнарын юк итәр өчен хакимлеккә ия булыр. Икенчесе — Гайсә «Маликсадыйк кебек» мәңгегә рухани булыр. (Мәдхия 109:1, 2, 4 укы.) Ни өчен «Мәликсадыйк кебек»? Чөнки күп вакыт элек Ибраһим токымы Вәгъдә ителгән җирне мирас итеп алганга хәтле, Салимның патшасы Мәликсадыйк «Аллаһы Тәгаләнең рухание» булып хезмәт иткән (Евр. 7:1—3). Бу хезмәткә Йәһвә аны үзе билгеләгән. Еврей Язмаларында ул гына патша булып та, рухани булып та хезмәт иткән дип әйтелә. Беркайда да аңа кадәр һәм аннан соң берәрсенең патша һәм рухани булып хезмәт иткәне турында әйтелмәгәнгә, аны «мәңге рухани» дип атап була.
17 Бу килешү ярдәмендә Аллаһы үзе Гайсәне рухани булырга билгеләгән, һәм ул «Мәликсадыйк шикелле рухани һәм мәңгегә рухани» булып калыр (Евр. 5:4—6). Бу килешү безне Йәһвәнең кешеләргә һәм җиргә карата үз ниятен үтәр өчен Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкны һичшиксез кулланачагына ышандыра.
ПАТШАЛЫККА ЗАКОНЛЫ НИГЕЗ САЛГАН КИЛЕШҮЛӘР
18, 19. а) Без карап чыккан килешүләр Патшалык белән ничек бәйле? б) Нинди сорау җавапсыз кала?
18 Килешүләрне карап чыкканнан соң, без аларның Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык белән ничек бәйле булуларын һәм аларның Патшалыкның нык нигезе булып тора икәнен күрдек. Гадән бакчасында бирелгән вәгъдә Йәһвә җиргә һәм кешелеккә карата булган ниятен хатын-кызның токымы аша үтәячәген дәлилли. Токым кем булачак, һәм ул нинди роль уйнаячак? Бу сорауларга төп җавапларны Ибраһим белән төзелгән килешүдән табып була.
19 Давыт белән төзелгән килешүдән Мәсихнең шәҗәрәсе турында күбрәк җентеклелекләр табып була. Бу килешү шулай ук Гайсәгә җир өстеннән мәңге идарә итәргә хокук бирә. Мәликсадыйк шикелле рухани белән килешү исә токымга рухани буларак хезмәт итәргә нигез бирә. Әмма Гайсә белән бергә башкалар да кешелекне камиллеккә илтәчәк. Алар да патшалар һәм руханилар булып хезмәт итәр өчен майланган. Алар кайдан алыначак? Моның турында сүз киләсе мәкаләдә барачак.
^ 14 абз. 2 Ишмуил 7:12, 16: «Гомерең ахыры җитеп, син ата-бабаларың янына күмелгәч, мин синнән соң синең токымыңны — синнән туган үз улыңны патша итеп куярмын һәм аның патшалыгын нык урнаштырырмын. Синең йортың һәм патшалыгың синең алдыңда мәңге торачак, тәхетең мәңгегә нык урнаштырылачак».