Хезмәттә ашкынучан булып калыгыз
БҮГЕН җирдә башкарылган иң мөһим эш — яхшы хәбәрне вәгазьләү. Без Йәһвә Шаһитләре буларак шәкертләрне әзерләү эшен бик кадерлибез. Әмма шунысы билгеле: вакыт-вакыт пионерлар белән вәгазьчеләргә авырлыклар аркасында хезмәттә ашкынучан булып калу авыр.
Кайбер вәгазьчеләр өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә сөйләшергә теләгән кешене сирәк очрата. Ә очратсалар да, ул кешеләр Патшалык турындагы хәбәргә кайчакта ваемсыз яисә дошманнарча карый. Башка вәгазьчеләр зур территориядә кешеләр яхшы хәбәрне теләп тыңлаганга, аны үтеп чыга алмыйлар һәм шуңа кайвакыт күңел төшенкелегенә биреләләр. Ә кайберәүләр инде күп еллар хезмәт итеп тә, бозык дөньяның ахыры һаман да килмәгәнен күреп, аптырашта кала.
Йәһвәнең бар хезмәтчеләренең вәгазьдә ашкынучан булуын киметә алган авырлыклар белән очрашуына гаҗәпләнәсе юк. Без «Явызның [Шайтан Иблиснең] хакимлеге астында торган» дөньяда Аллаһыдан килгән коткаручы хәбәрне игълан итү җиңел булыр дип көтмибез (1 Яхъя 5:19).
Хезмәттә нинди генә авырлыклар булмасын, Йәһвә сезгә аларны җиңәргә һичшиксез булышачак. Яхшы хәбәрне ашкыныбрак вәгазьләр өчен һәрберебез нәрсә эшли ала? Берничә гамәли киңәшне карап чыгыйк.
ТӘҖРИБӘЛӘРЕ ӘЗ БУЛГАН КАРДӘШЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ
Ел саен меңләгән кеше суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһитләренә кушыла. Әгәр дә сез күптән түгел генә суга чумдырылу үтеп Аллаһыга үз тормышыгызны багышлаган булсагыз, сез, һичшиксез, тәҗрибәле вәгазьчеләрнең ярдәмен кадерлисез. Күптән вәгазьлисез икән, яңалар белән тәҗрибәгезне уртаклаша аласызмы? Шуңа ышаныгыз: башкаларны өйрәтеп сез шатлык һәм канәгатьлек кичерерсез.
Лүк 8:1). Бүгенге көндә дә кардәшләргә хезмәттә уңышлы булыр өчен өйрәтү кирәк.
Гайсә шуны белгән: кирәкле җитәкчелек булмаса, аның шәкертләре яхшы вәгазьләргә өйрәнмәячәк. Шуңа күрә ул үз мисалы белән моны ничек эшләргә кирәк икәнен күрсәткән (Хезмәттә катнашып кына яңа вәгазьченең өйрәтү осталыклары үзеннән үзе үсәр дип уйламагыз. Әлбәттә, андый кардәшләр игелекле һәм игътибарлы остазның ярдәменә һәм киңәшенә мохтаҗ. Бу өйрәтүнең максаты — тәҗрибәсе әз булган кардәшкә шуны күрсәтү: 1) ничек кереш сүзләрне әзерләргә һәм репетиция ясарга; 2) өйдән-өйгә һәм урамда вәгазьләгәндә сөйләшүне ничек башларга; 3) басмаларны ничек тәкъдим итәргә; 4) кызыксынуны ничек үстерергә һәм 5) Изге Язмаларның өйрәнүен ничек башларга. Тәҗрибәсе аз булган кардәш, тәҗрибәле кардәшнең вәгазьләвенә карап, хезмәттә уңышларга ирешә ала (Лүк 6:40). Кирәк вакытта ярдәм күрсәтергә әзер хезмәттәше булуына яңа вәгазьче шат булыр. Шулай ук тәҗрибәсе аз булган кардәш мактауга һәм файдалы киңәшкә мохтаҗ (Вәг. 4:9, 10).
ХЕЗМӘТТӘШЕГЕЗ БЕЛӘН СӨЙЛӘШЕГЕЗ
Хезмәттә куйган тырышлыкларыбызга карамастан, кайвакыт сөйләшүне башлау авыр һәм без үз хезмәттәшебез белән генә сөйләшәбез. Белгәнебезчә, Гайсә үз шәкертләрен «икешәр-икешәр итеп» вәгазьләргә җибәргән (Лүк 10:1). Бергә эш итеп алар бер-берсен дәртләндерә һәм рухландыра алган. Шуңа күрә хезмәттәшебез белән вәгазьләгәндә «бер-беребезне дәртләндерер» өчен искитмәле мөмкинлек ачыла (Рим. 1:12).
Нәрсә турында сөйләшеп була? Бәлкем, хезмәттә берәрегез белән дәртләндергеч очрак булгандыр. Яисә шәхси я гаилә өйрәнүе вакытында сез аеруча кызык фикерне тапкансыздыр. Ә бәлки, сезне җыелышта ишеткән фикер ныгыткандыр. Кайвакыт без, безгә әз таныш булган кардәш белән, вәгазьлибез. Шул чакта хезмәттәшегездән хакыйкатькә ничек килгәне турында сораштырып була. Бу Йәһвәнең оешмасы икәненә аны нәрсә ышандырган? Аллаһыга хезмәт итүдә ул нинди вазифалар башкарган? Әзрәк Йәһвәгә хезмәт итүегез турында да сөйләп китә аласыз. Кешеләр яхшы хәбәргә ничек кенә карамасын, хезмәттәшегез белән вәгазьләү — бер-берегезне дәртләндерер өчен һәм ныгытыр өчен яхшы ысул (1 Тис. 5:11).
АЛЛАҺЫ СҮЗЕН ТЫРЫШЫП ӨЙРӘНЕГЕЗ
Хезмәттә ашкынуыбыз сүнмәсен өчен, Аллаһы сүзен тирәнрәк тикшерү гадәтен үстерү Мат. 24:45). Шуңа күрә безнең өйрәнер өчен күп мәгълүмат бар. Мәсәлән, мондый сорауга игътибар итик: «Ни өчен Патшалыкны вәгазьләү эшендә катнашу мөһим?» Кайбер сәбәпләр бу мәкаләдәге рамкаларның берсендә китерелә.
мөһим. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» төрле темаларга рухи ризыкны бирә (Бу рамкадагы фикерләр сезгә хезмәттә ашкынучан булып калырга булышыр. Шәхси өйрәнү вакытында безне вәгазьләргә дәртләндерә торган Изге Язмалардагы сәбәпләр турында уйланып була. Бу, һичшиксез, вәгазьләргә теләгегезне ныгытачак.
КИҢӘШЛӘРГӘ КОЛАК САЛЫГЫЗ
Хезмәтебезне яхшыртыр өчен, без Йәһвә оешмасыннан даими рәвештә гамәли киңәшләр алабыз. Без өйдән-өйгә йөреп кенә түгел, ә шулай ук хатлар язып, урамда, иҗтимагый урыннарда, телефон аша, эш урыннарында һәм очраклы вәгазьләгәндә шаһитлек бирә алабыз. Безнең, бәлки, сирәк вәгазьләнә торган территориядә хезмәт итәргә теләгебез туадыр.
Сез андый киңәшләргә ничек карыйсыз? Сез аларның кайберләрен булса да кулландыгызмы? Аларга колак салган кешеләрнең күбесе, нәтиҗәдә, мул фатихалар алган. Әйдәгез, өч мисал карап чыгыйк.
Беренчесе Изге Язмалар өйрәнүен башлау турында «Безнең патшалык хезмәтебез»дәге киңәш белән бәйле. Эйприл исемле апа-кардәш бу киңәшне кулланып үзе эшләгән урындагы өч кешегә Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим иткән. Аларның моңа ризалашуы һәм соңрак җыелыш очрашуларына йөри башлавы апа-кардәш өчен көтелмәгән сөенеч булган.
Икенчесе брошюраларны тарату белән бәйле. Басмаларыбыздагы мәкаләләр нинди кешеләрне кызыксындыра ала? Моның турында уйланыйк. АКШта бер район күзәтчесе тирә яктагы шина сата торган кибетләрдә «Уяныгыз!» журналыннан автомобиль шиналары турындагы мәкаләне тәкъдим иткән. Шулай ук хатыны белән үз теократик районында табибларга 100 дән артык «Табибларның эшен кадерләгез» дип аталган журналны тараткан. Абый-кардәш болай ди: «Моның ярдәмендә күп кешеләр безнең белән һәм басмаларыбыз белән яхшырак таныша алды. Бу җирләрдә без алар белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырдык һәм безнең мөнәсәбәтләребез ныгайды».
Өченчесе телефон аша вәгазьләү белән бәйле. Джуди исемле апа кардәш, Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенә, телефон аша вәгазьләү турындагы киңәш өчен рәхмәт йөзеннән хат язган. Үз хатында ул 86 яшьлек сәламәтлеге начар булган әнисе изге хезмәтнең бу төрендә регуляр рәвештә катнаша дип әйткән. Аның әнисе 92 яшьлек хатын белән телефон аша Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә алганына шатлана!
Әйе, басмаларыбыздагы киңәшләр хезмәттә кулланырлык. Аларны кулланыгыз! Шулай эшләп, сез хезмәттә шатлык белән ашкынуыгызны сакларсыз.
ИРЕШӘ АЛЫРЛЫК МАКСАТЛАР КУЕГЫЗ
Вәгазьләү эшебезнең уңышы күпме басма таратудан, ничә Изге Язмалар өйрәнүе үткәрүдән һәм күпме кешегә Йәһвә хезмәтчесе булырга ярдәм итүебездән тормый. Уйлап кына карагыз, Нух үз гаиләсеннән тыш кемгә Аллаһының хезмәтчесе булырга булышкан? Моңа карамастан аның вәгазе юкка гына булмаган. Йәһвә өчен иң мөһиме — безнең тугры хезмәтебез (1 Көр. 4:2).
Күп кенә вәгазьчеләр шуңа игътибар итә: күтәренке рух белән вәгазьләр өчен ирешә алырлык максатлар куярга кирәк. Нинди максатлар? Аларның кайберләре бу мәкаләдәге рамкада китерелә.
Йәһвәнең ярдәменә таяныгыз. Хезмәтегез шатлыклы һәм уңышлы булсын өчен, нәрсә эшләп булганы турында уйланыгыз. Үз максатларыгызга ирешеп яхшы хәбәрне таратыр өчен көчегездән килгәнне эшләсәгез, сез шатлык һәм тирән канәгатьлек кичерерсез.
Чыннан да, кайчакта яхшы хәбәрне вәгазьләү авыр булыр. Әмма, кайбер адымнарны ясап, без ашкынучан Патшалык вәгазьчеләре булып кала алырбыз. Хезмәттәшебез белән вәгазьләү бер-берегезне дәртләндерсен. Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнегез һәм бу гадәтне калдырмагыз. Ышанычлы хезмәтченең киңәшләрен кулланыгыз һәм ирешә алырлык максатлар куегыз. Әмма иң мөһиме шул: Аллаһының яхшы хәбәрен игълан итү һәм аның Шаһите булу — бернәрсә белән дә чагыштырмаслык хөрмәт (Ишаг. 43:10). Әйе, хезмәттә ашкынучан булып калсак, без зур шатлык кичерербез!