Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсих кардәшләре белән тугры хезмәттәшлек итү

Мәсих кардәшләре белән тугры хезмәттәшлек итү

«Сез моны иң кече кардәшләремнең берсенә эшләгән булсагыз, миңа эшләгән буласыз» (МАТ. 25:40).

1, 2. а) Гайсә үзенең якын шәкертләренә нинди мисаллар сөйләгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Безгә сарыклар һәм кәҗәләр турындагы гыйбрәтле хикәя хакында нәрсә белергә кирәк?

ГАЙСӘ үзенең якын хезмәттәшләре Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән сөйләшә. Ул аларга әле генә ышанычлы һәм акыллы хезмәтче, ун гыйффәтле кыз һәм талантлар турындагы ачык мисалларны сөйләгән. Гайсә үз сүзләрен тагын бер хикәяне сөйләп тәмамлый. Ул «Кеше Улы» «бар халыкларны» хөкем итәчәк вакыт турында сөйли. Бу мисал аның шәкертләрен таң калдыргандыр! Анда Гайсә ике төркемгә — сарыклар һәм кәҗәләргә игътибар итә. Һәм ул шулай ук Патшаның кардәшләре дигән өченче мөһим төркемгә игътибар итә. (Маттай 25:31—46 укы.)

2 Йәһвә халкын бу мисал инде күптән кызыксындырган, һәм моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки анда Гайсә кешеләрнең киләчәге турында сөйли. Бу мисалда ул ни өчен кайберәүләр мәңгелек тормыш алачак, ә башкалар мәңгегә юк ителәчәк икәнен аңлата. Гайсә сөйләгән хакыйкатьләрне аңлавыбызга һәм алар буенча эш итүебезгә тормышыбыз бәйле. Менә ни өчен безгә үзебезгә мондый сораулар бирергә кирәк: Йәһвә безгә бу мисалны ничек әкрен-әкрен ача барган? Ни өчен без бу мисал вәгазь эшенең мөһимлегенә басым ясый дип әйтә алабыз? Вәгазьләү вазифасы кемгә бирелә? Ни өчен хәзер Патшага һәм «кардәшләрем» дип аталганнарга карата тугры булырга кирәк?

ТӨГӘЛРӘК АҢЛЫЙ БАШЛЫЙБЫЗ?

3, 4. а) Сарыклар һәм кәҗәләр турындагы гыйбрәтле хикәяне аңлар өчен, безгә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? б) 1881 елның «Сион күзәтү манарасы»нда бу мисал ничек аңлатылган булган?

3 Сарыклар һәм кәҗәләр турындагы гыйбрәтле хикәяне дөрес аңлар өчен, безгә бу өзекнең өч төп ягын аңларга кирәк: хикәядә кем турында сүз бара? Хөкем ителү кайчан булачак? Ни өчен кемдер сарыклар, ә кемдер кәҗәләр дип аталачак?

4 1881 елда «Сион күзәтү манарасы»нда Кеше Улы, ягъни Патша — Гайсә дип аңлатылган булган. Беренче Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендәге «кардәшләрем» дигән сүз Мәсих белән идарә итәчәк затларга да, җирдә яшәячәк һәм аннары камил булып китәчәк кешеләргә дә кагыла дип санаганнар. Алар сарыкларны кәҗәләрдән аеру Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында булачак дип уйлаган. Алар шулай ук кешеләр, Аллаһының ярату кануны буенча яшәсә, сарыклар санына керә алачак дип ышанган.

5. Без 1920 елларның башында сарыклар һәм кәҗәләр турындагы гыйбрәтле хикәяне ничек төгәлрәк аңлый башладык?

5 1920 елларның башында Йәһвә үз халкына бу мисалны төгәлрәк аңларга ярдәм иткән. 1923 елның 15 октябрендәге «Күзәтү манарасы»нда тагын бер тапкыр Кеше улы — Гайсә дип әйтелгән булган. Ләкин анда Изге Язмалардагы шигырьләргә нигезләнеп шунысы аңлатылган булган: Мәсих кардәшләре аның белән бергә күктә идарә итәчәк; сарыклар җирдә Мәсихнең идарә итүе астында яшәргә өметләнгән кешеләрне символлаштыра. Сарыкларны кәҗәләрдән аеру кайчан булачак? Ул мәкаләдә Мәсих кардәшләре Меңьеллык идарә итү вакытында аның белән бергә күктә идарә итәчәк, шуңа күрә җирдә яшәгән кешеләр аларга инде ярдәм итә дә алмаячак, булышудан баш тарта да алмаячак дип язылган булган. Шуңа күрә сарыкларны кәҗәләрдән аеру Меңьеллык идарә итү башланыр алдыннан булырга тиеш. Мәкалә мондый сүзләр белән тәмамланган: кешеләр Гайсәне үз Хуҗалары дип таныганга һәм Патшалыкның яхшы шартлар булдырачагына ышанганга сарыклар дип аталачак.

6. 1990 елларда без сарыклар һәм кәҗәләр турындагы гыйбрәтле хикәяне ничек төгәлрәк аңлый башладык?

6 Бу мисалны төгәлрәк аңлый башлагач, Йәһвә халкы мондый нәтиҗәгә килгән: кешеләрнең Патшалык хакындагы хәбәргә колак салу-салмауларына карап, кем сарык, ә кем кәҗә икәнлеге дөнья төзелешенең ахыры вакытында билгеләнә. Әмма 1990 елларның урталарында без бу хикәяне тагы да ачыграк аңлый башладык. 1995 елның 15 октябрендәге «Күзәтү манарасы»нда Гайсәнең Маттай 24:29—31 дә һәм Маттай 25:31, 32 дә китерелгән сүзләре арасындагы охшаш якларга игътибар ителгән булган *. (Укы.) Моннан нинди нәтиҗәгә килеп була? Беренче мәкаләдә: «Сарыклар белән кәҗәләрне хөкем итү вакыты киләчәктә булачак»,— дип әйтелгән булган. Бу кайчан булачак? «Ул Маттай 24:29, 30 да телгә алынган бөек афәт башлангач һәм Кеше Улы үз данында килгәч булачак. [...] Шунда, бу бөтен бозык дөнья төзелеше тәмамлаганда, Гайсә кешеләрне хөкем итәчәк, аларга хөкем карарын чыгарып үз карары буенча эш итәчәк».

7. Без хәзер бу хикәяне ничек аңлыйбыз?

7 Бүген без сарыклар һәм кәҗәләр турындагы гыйбрәтле хикәяне төгәлрәк аңлыйбыз. Без бу мисалда кем турында сүз бара икәнен беләбез. Гайсә — «Кеше Улы», ягъни Патша. «Кардәшләрем» дигән төркемгә күктә Мәсих белән идарә итәчәк майланган кардәшләр керә (Рим. 8:16, 17). «Сарыклар» белән «кәҗәләр» бар халыклардан булган кешеләрне символлаштыра, алар изге рух белән майланмаган. Ә хөкем ителү кайчан булачак икәне турында нәрсә әйтеп була? Ул бөек афәт үз ахырына җиткәндә булачак. Һәм нәрсә нигезендә кемдер сарыклар, ә кемдер кәҗәләр дип саналачак? Бу аларның Мәсихнең җирдә яшәгән майланган хезмәтчеләр белән ничек мөгамәлә итүләреннән тора. Йәһвә, дөнья төзелешенең ахыры якынлашканда, бу һәм Маттай китабының 24 һәм 25 нче бүлекләрендә китерелгән башка мисалларның мәгънәсен ачыклый бара. Без моның өчен аңа бик рәхмәтле!

БУ ХИКӘЯ ВӘГАЗЬ ЭШЕНЕҢ МӨҺИМЛЕГЕНӘ НИЧЕК БАСЫМ ЯСЫЙ?

8, 9. Ни өчен Гайсә тәкъва кешеләрне сарыклар дип атаган?

8 Сарыклар һәм кәҗәләр турындагы гыйбрәтле хикәядә Гайсә турыдан-туры вәгазьләү эше хакында әйтми. Алайса, ни өчен анда вәгазь эшенең мөһимлегенә басым ясала дип әйтеп була?

9 Беренчедән, Гайсәнең ачык мисал кулланып өйрәткәненә игътибар итегез. Күрәсең, ул туры мәгънәдәге сарыклар белән кәҗәләр турында әйтмәгән. Шулай ук ул сарык дип саналган һәр кеше Мәсих кардәшләрен туры мәгънәдә тукландырырга, киендерергә, карарга я аларның берсе төрмәдә утырса, аңа килеп китәргә тиеш дип әйтмәгән. Киресенчә, ул символик мәгънәдәге сарыкларның үз кардәшләренә карата булган мөнәсәбәтләрен сурәтли. Ул сарыкларны тәкъва дип атый, чөнки алар шуны таный: Мәсихнең җирдә майланган мәсихчеләрдән торган төркеме бар, һәм сарыклар бу авыр соңгы көннәрдә майланганнарга тугрылык күрсәтеп ярдәм итә (Мат. 10:40—42; 25:40, 46; 2 Тим. 3:1—5).

10. Сарыклар Мәсих кардәшләренә ничек игелек күрсәтә ала?

10 Икенчедән, Гайсә сүзләренең контекстын карап чыгыйк. Ул үзенең килүенең билгесе һәм бу дөнья төзелешенең ахыры турында сөйли (Мат. 24:3). Башта Гайсә бу билге бик мөһим нәрсәне — «бөтен җиһанда вәгазьләнәчәк» Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне үз эченә ала дип аңлаткан (Мат. 24:14). Һәм сарыклар белән кәҗәләр турындагы хикәяне сөйләр алдыннан ул талантлар турындагы мисалны сөйләгән. Узган мәкаләдә әйтелгәнчә, Гайсә бу мисалны майланган мәсихчеләр — аның «кардәшләре» — вәгазьләү эшендә ашкынып катнашырга тиеш икәненә басым ясар өчен китергән. Ләкин Гайсәнең килү чорында җирдә яшәгән майланган мәсихчеләрнең кечкенә төркеменә ахыр килгәнче «бар халыкларга» вәгазьләү җиңел булмаган. Сарыклар һәм кәҗәләр турындагы мисалдан күренгәнчә, «сарыклар» Мәсих кардәшләренә ярдәм итәчәк. Сарыклар дип саналган кешеләр Мәсих кардәшләренә ничек игелек күрсәтә? Беренче чиратта, вәгазь эшендә катнашып. Әмма бу эш өчен ирекле иганәләр бирү һәм аларны вәгазь эшендә катнашырга дәртләндерү генә җитәрлекме я тагын нәрсәдер кирәкме?

КЕМ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ ТИЕШ?

11. Нинди сорау туарга мөмкин һәм ни өчен?

11 Бүген Гайсә шәкертләренең саны сигез миллионга якын, һәм аларның күбесе майланган мәсихчеләр түгел. Аларга Гайсә майланган хезмәтчеләренә биргән талантлар тапшырмаган (Мат. 25:14—18). Шуңа күрә мондый сорау туарга мөмкин: изге рух белән майланмаган кешеләр вәгазьләү вазифасын чыннан да үтәргә тиешме? Әйе. Әйдәгез, кайбер сәбәпләрне карап чыгыйк.

12. Гайсәнең Маттай 28:19, 20 дәге сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

12 Гайсә үзенең бар шәкертләренә вәгазьләргә кушкан. Терелтелүеннән соң Гайсә үз шәкертләренә кешеләрне «кушканнарның барын да үтәргә» өйрәтеп, шәкертләр итеп әзерләргә йөкләмә биргән. Бу үз эченә вәгазьләү вазифасын да алган. (Маттай 28:19, 20 укы.) Шуңа күрә Мәсихнең шәкертләре — күктә идарә итәргә я җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр барысы да вәгазьләргә тиеш (Рәс. 10:42).

13. Яхъя күргән күренеш нәрсәне күрсәтә һәм ни өчен?

13 Ачылыш китабы буенча, вәгазьләү эшен майланганнар да, башкалар да үтәргә тиеш. Гайсә рәсүл Яхъяга бер күренеш биргән: «кәләш» — Мәсих белән күктә идарә итәчәк 144 000 майланган мәсихче — кешеләрне «тормыш суын бушлай алырга» чакыра (Ачыл. 14:1, 3; 22:17). Бу символик су Мәсихнең йолым корбаны нигезендә Йәһвәнең кешеләрне гөнаһ белән үлемнән коткарыр өчен күргән чараларны символлаштыра (Мат. 20:28; Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:9, 10). Йолым — без вәгазьләгән хәбәрнең мөһим өлеше. Майланган мәсихчеләр кешеләргә Мәсих корбаны турында белем алырга һәм аннан файда күререгә булыша (1 Көр. 1:23). Ләкин күренештә Яхъя кәләш санына кермәгән кешеләрне дә күрә. Гайсә аларга да кешеләрне: «Кил!» — дип чакырырга кушкан булган. Моңа буйсынып, алар башкаларны тормыш суын алырга чакыра. Бу төркемгә җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр керә. Шуңа күрә бу күренеш ап-ачык итеп шуны күрсәтә: «Кил!» дигән чакыруга колак салган бар кешеләр башкаларга вәгазьләргә тиеш.

14. «Мәсих канунына» буйсыну нәрсәне аңлата?

14 «Мәсих канунын» үтәп яшәүче һәр кеше вәгазьләргә тиеш (Гәл. 6:2). Йәһвә бар кешеләрнең үзенең бер үк кануннарына буйсынуларын тели. Мәсәлән, ул исраиллеләргә болай дигән: «Җирле кеше өчен дә, арагызда яшәгән килмешәк өчен дә бер үк канун булсын» (Чыг. 12:49; Лев. 24:22). Мәсихчеләр Муса канунына буйсынып яшәми. Ләкин һәрберебез — майланганмы без, юкмы — «Мәсих канунын» үтәргә тиеш. Бу канун Гайсә өйрәткәннәренең барысын үз эченә ала. Гайсә үз шәкертләрен башка кешеләрне яратырга өйрәткән (Яхъя 13:35; Ягък. 2:8). Безнең өчен Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү — Аллаһыга, Мәсихкә һәм якыннарыбызга ярату күрсәтү өчен иң яхшы юлларның берсе (Яхъя 15:10; Рәс. 1:8).

15. Ни өчен Гайсәнең әмере аның бар шәкертләренә кагыла дип әйтеп була?

15 Гайсәнең кечкенә төркемгә әйткән сүзләре зуррак төркемгә дә кагыла. Мәсәлән, Гайсә үзенең 11 шәкерте белән генә Патшалык турында килешү төзегән, әмма бу килешү чынында бар 144 000 майланган мәсихчегә кагыла (Лүк 22:29, 30; Ачыл. 5:10; 7:4—8). Шулай ук Гайсә үледән терелтелгәннән соң күренгән чагыштырмача кечкенә генә төркемгә вәгазьләргә кушкан (Рәс. 10:40—42; 1 Көр. 15:6). Шулай да беренче гасырдагы бар тугры шәкертләр бу йөкләмә, алар Гайсәнең сүзләрен ишетмәгән булса да, үзләренә дә кагыла икәнен аңлаган (Рәс. 8:4; 1 Пет. 1:8). Бүген дә Гайсә сигез миллионга якын Патшалык вәгазьчесенең һәрберсенә йөкләмә бирер өчен аерым мөрәҗәгать итми. Әмма аларның барысы да шаһитлек биреп Мәсихкә иманнарын күрсәтергә тиеш икәнен аңлый (Ягък. 2:18).

ХӘЗЕР ТУГРЫЛЫК КҮРСӘТҮ ВАКЫТЫ

16—18. Киләчәктә сарыклар дип саналырга өметләнгән кешеләр Мәсих кардәшләренә ничек булыша ала, һәм ни өчен алар хәзер шулай эшләргә тиеш?

16 Шайтан Мәсихнең җирдәге майланган шәкертләре белән каты сугыш алып бара, һәм ул үзенең «вакыты аз калганын» белеп тагы да ярсуланып һөҗүм итәчәк (Ачыл. 12:9, 12, 17). Көчәя барган эзәрлекләүләргә карамастан, майланганнар тарихта булмаган иң бөек вәгазьләү кампаниясе белән җитәкчелек итә. Һичшиксез, Гайсә аларга ярдәм итә һәм җитәкчелек биреп тора (Мат. 28:20).

17 Киләчәктә сарыклар санына керәчәк кешеләрнең саны үсә бара. Алар Мәсих кардәшләренә вәгазьләү эшендә генә түгел, ә шулай ук башка якларда да булышлык күрсәтүне хөрмәт дип саный. Мәсәлән, алар ирекле иганәләр бирә һәм Патшалык Залларын, Конгресслар залларын, филиал биналарын төзергә ярдәм итә. Алар шулай ук ышанычлы һәм акыллы хезмәтче билгеләгән җитәкчелекне үз өстенә алган кешеләргә тугрылык күрсәтеп буйсына (Мат. 24:45—47; Евр. 13:17).

Сарыклар белән чагыштырылган кешеләр Мәсих кардәшләренә төрлечә булышлык күрсәтә (17 нче абзацны кара.)

18 Тиздән фәрештәләр бөек афәтнең җимергеч җилләрен җибәрәчәк. Бу Мәсихнең җирдә яшәгән майланган кардәшләренә мәңгегә мөһер сугылганнан соң булачак (Ачыл. 7:1—3). Армагеддон башлангачы, майланганнар күккә алыначак (Мат. 13:41—43). Шуңа күрә хәзер сарыклар дип саналырга өметләнгән кешеләр өчен Мәсих кардәшләренә тугрылык күрсәтеп ярдәм итү бик мөһим.

^ 6 абз. Бу мисал турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) 1995 ел, 15 октябрь, «Син хөкем итү тәхете алдына нинди кеше булып басачаксың?» һәм «Сарыклар белән кәҗәләрне нинди киләчәк көтә?» дигән мәкаләләрне кара.