Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әни булу— хөрмәтле вазифа

Әни булу— хөрмәтле вазифа

Әни булу— хөрмәтле вазифа

БҮГЕН күпчелек хатын-кызлар эшли. Зур үсеш алган илләрдә эшләгән хатын-кызларның саны эшләгән ирләр санына тиң. Үсә барган илләрдә хатын-кызга гаиләне ашатыр өчен күп сәгатьләр авыл хуҗалыгы эшләрен башкарырга туры килә.

Күп хатын-кызлар яшәр өчен акча эшләргә дә тиеш, әмма алар гаиләләре турында да кайгыртырга тели. Шуңа күрә алар ризык, кием, яшәргә урын өчен түлиләр һәм үзләре ашарга пешерәләр, юалар һәм җыештыралар.

Өстәвенә, мәсихче әниләргә балаларына рухи тәрбия бирергә кирәк. Ике кечкенә кызы булган Кристина болай ди: «Эшләү дә, гаилә турында кайгырту да, аеруча кечкенә балаларың булса, авыр. Бу вакытта аларга бик игътибарлы булырга кирәк, ә бу җиңел түгел».

Ни өчен әниләр эшкә урнаша? Алар нинди авырлыклар белән очраша? Әниләргә үзләрен хөрмәт итәр өчен, эшкә урнашырга кирәкме?

Ни өчен әниләр эшкә урнаша?

Күп кенә әниләр көненә сигез сәгать эшләргә мәҗбүр. Кайбер әниләрнең ярдәм итәр өчен ирләре юк, кайберләре акча җитмәгәнгә эшли.

Әмма күпчелек әниләр үзләрен кирәкле итеп сизәр өчен эшкә чыга. Икенчеләр акча ягыннан бәйсез яшәргә тели яки күңел ачуларга акча булсын өчен эшли. Күпләр — яхшы белгечләр һәм үз эшләрен яраталар.

Тагын бер сәбәп: кайбер әниләр тирә-яктагы кешеләрнең мөнәсәбәте аркасында эшкә урнаша. Күп кешеләр эшләүче әниләр эмоциональ һәм физик яктан нык арганнары белән ризалашса да, аларның эшләмәгәненә гаҗәпләнәләр һәм хәтта алардан көләләр. «Башкаларга син өйдәге эшләрне генә карап яшисең дип әйтү җиңел түгел,— дип әйтә бер хатын-кыз.— Алар син гомереңне юкка гына уздырасың дип әйтәләр яки моны башка төрле күрсәтәләр». Ике яшьлек кызның әнисе, Ребекка, болай ди: «Җәмгыять хатын-кыз балалар турында кайгыртырга тиеш дип санаса да, эшләмәгән аналарга өстән генә карый».

Уйдырма һәм чынбарлык

Кайбер илләрдә масса-күләм мәгълүмат чаралары «идеаль хатын-кызны» болай итеп сурәтли: ул уңышлы, үзенә ышана торган, югары эш хакы алучы, эшлекле хатын. Аның өйгә кайткач балаларның авырлыкларын хәл итәр өчен, иренең хаталарын төзәтер өчен һәм өйдәге башка кыенлыкларны чишәр өчен көче җитәрлек. Әмма андый хатын-кызлар бармы?

Чынбарлыкта хатын-кызларга еш кына эш хакы түбән, кызыксыз эш тәкъдим итәләр. Эшләгән әниләр үз эшләрендә үз сәләтләрен тулысынча куллана алмаганнарын аңлыйлар, һәм бу аларны күңелсезләндерә. Психология буенча бер китапта болай дип әйтелә: «Ир-ат белән хатын-кызның тигез хокуклары булуы өчен көрәшнең уңышларына карамастан, ир-атлар әле дә югарырак урыннарда утыра һәм зуррак эш хакы алалар. Шуңа күрә хатын-кызларга үз эшләреннән канәгатьлек алу күпкә авыррак» («Social Psychology»). Испаниядә чыга торган «Паис» исемле газетада болай дип әйтелә: «Кайбер тикшерүләр буенча, хатын-кызлар ир-атларга караганда стресс аркасында өч тапкыр күбрәк төрле борчылулар кичерергә мөмкин, чөнки күпчелек хатын-кызлар, асылда, ике сменалап: эштә дә, өйдә дә эшли».

Ирләр ничек булыша ала?

Мәсихче әнигә эшкә урнашырга яки юкмы? Моны һәрбер кеше үзе хәл итә. Әмма ул кияүдә булса, аңа моның турында ире белән киңәшләшергә кирәк. Берәр карарга килер алдыннан алар барсын да җентекләп карап чыгачаклар (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).

Әмма экономик хәл аркасында икесенә дә сигез сәгать эшләргә туры килсә, нәрсә эшләргә? Ул чакта акыллы ирләр Инҗилдәге мондый киңәшкә игътибар итәчәкләр: «Ирләр, сезнең дә хатыннарыгыз белән тормыш итү турында белемегез булырга тиеш. Алар сездән көчсезрәк. Аларны хөрмәт итегез, алар да сезнең кебек үк Аллаһыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар бит» (1 Петер 3:7). Үз хатынын хөрмәт иткән ир аның физик һәм эмоциональ хәлен исәпкә ала. Ул аңа өй эшләрендә һәрчак булышачак. Гайсә үрнәге буенча, ул хәтта әллә ни күңелле булмаган эшне дә башкарачак, һәм моны үзен түбәнсетү дип санамаячак (Яхъя 13:12—15). Киресенчә, ул өйдәге эшне башкару — үзенең тырыш хатынына ярату күрсәтергә мөмкинлек дип санаячак. Хатын андый ярдәмне кадерләячәк (Эфеслеләргә 5:25, 28, 29).

Һичшиксез, ир белән хатынга, алар икесе дә эшләсә, өйдә бер-берсенә ярдәм итү мөһим. Моңа Испаниядә чыга торган «А-Бэ-Сэ» исемле газетада басым ясалган иде. Андагы мәкаләдә Гаилә мөнәсәбәтләре институты үткәргән тикшерүгә аңлатма бирелгән иде, һәм Испаниядәге аерылышулар санының югары булуының «дини һәм әхлакый хәзинәләрне югалтуга» гына түгел, ә тагын ике сәбәпкә — «хатыннарның эшкә урнашуы һәм ир-атларның өйдәге эшләрдә булышмавына» — бәйләнгәне турында әйтелгән иде.

Мәсихче әнинең мөһим роле

Йәһвә балалар тәрбияләү өчен җаваплылыкны әти кешегә йөкләсә дә, мәсихче әниләр үзләренә дә бу эштә, аеруча бала сабый чакта, мөһим рольнең бирелгәнен аңлыйлар (Гыйбрәтле сүзләр 1:8; Эфеслеләргә 6:4). Йәһвә исраиллеләргә Канунны балаларның күңеленә сеңдерергә кушканда, әтиләргә дә, әниләргә дә мөрәҗәгать иткән. Ул баланы тәрбияләр өчен, аеруча бала үсеп-үзгәреп барганда, вакыт һәм сабырлык кирәклеген белгән. Шуңа күрә Аллаһы ата-аналарга балаларын өйдә дә, юлда булганда да, йокларга ятканда һәм йокыдан торганда да өйрәтергә кушкан (Канун 6:4—7).

Әни роленең мөһимлегенә һәм хөрмәтле булуына басым ясап, Аллаһы Сүзендә: «Анаң васыйәтен кире какма»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 6:20). Әлбәттә, әни кеше балаларына берәр күрсәтмәләр, яки васыятьләр, бирер алдыннан ире белән киңәшләшергә тиеш. Шулай да Аллаһы Сүзендәге бу сүзләр буенча, әни кешенең законнар куярга хакы бар. Һәм балалар мәсихче әниләре күңелләренә салган рухи һәм әхлакый законнарга җитди караса, бу аларга, һичшиксез, файда китерәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 6:21, 22). Ике кечкенә угылын тәрбияләгән Тереса эшкә урнашырга теләмәгәнен мондый сүзләр белән аңлата: «Минем өчен иң мөһиме — балаларым күңеленә Аллаһыга хезмәт итү теләген сеңдерү, һәм мин моның өчен бар көчемне куярга телим».

Балалар турында иң яхшы кайгырту

Исраил патшасы Лемуилнең әнисе аны бик тырышып тәрбияләгән, һәм бу аңа файда китергән. «Лемуилнең анасы аңа [әйтеп калдырган]... үгет-нәсыйхәтләре» хәтта Изге Язмаларга кертелгән (Гыйбрәтле сүзләр 31:1; 2 Тимутегә 3:16, 17). Ул игелекле хатын нинди булырга тиеш икәнен сурәтләп биргән, һәм аның сүзләре бүген дә ир-атларга тормыш иптәшен сайларга булыша. Әнисе Лемуилне әхлаксызлыктан һәм эчкечелектән кисәткән. Аның сүзләре бүген дә файдалы (Гыйбрәтле сүзләр 31:3—5, 10—31).

Беренче гасырда рәсүл Паул Әүникәне мактаган: ул үз улы Тимутегә яхшы тәрбия биргән. Аның ире мәсихче булмаган һәм, күрәсең, грек илаһларына табынган, шуңа күрә Әүникәгә Тимуте күңеленә «Изге язмаларга» ышанычны сеңдерергә туры килгән. Ул үз улын кайчан өйрәтә башлаган? Инҗилдә әнисе Тимутегә «балачактан ук», ягъни тугач та, үгет-нәсихәт бирә башлаган дип әйтелә (2 Тимутегә 1:5; 3:14, 15). Аның иманы, үрнәге һәм өйрәткәннәре Тимутене миссионер хезмәтенә әзерләгән (Филиппуйлыларга 2:19—22).

Изге Язмаларда Аллаһының тугры хезмәтчеләренә кунакчыллык күрсәткән әниләр искә алына, шуңа күрә аларның балалары бу гаҗәеп кешеләр белән аралаша алган. Мәсәлән, бер сонам хатыны еш кына Элиша пәйгамбәрне кунак иткән. Соңрак бу пәйгамбәр аның үлгән угылын терелткән (4 Патшалык 4:8—10, 32—37). Я әйтик, Инҗилнең бер китабын язган Маркның әнисе Мәрьям. Ул, күрәсең, Иерусалимдагы йортын мәсихче очрашулар үткәрер өчен тәкъдим иткән (Рәсүлләр 12:12). Әлбәттә, бу өйгә килгән рәсүлләр һәм башка мәсихчеләр белән аралашу Маркка зур фатихалар китергән.

Шуны ачык күрәбез: Йәһвә үз балаларының күңеленә аның принципларын салган тугры хатыннарның эшен югары бәяли. Ул бу хатыннарны тугры булганнары өчен һәм үз өйләрендә рухи нәрсәләр турында аралашу булсын өчен эчкерсез тырышлыклар куйганнары өчен ярата (2 Патшалык 22:26; Гыйбрәтле сүзләр 14:1).

Иң зур канәгатьлек

Изге Язмалардан китерелгән мисаллар шуны күрсәтә: гаиләнең физик, рухи һәм эмоциональ ихтыяҗлары турында кайгырту хатын-кызга гаҗәеп фатихалар китерә. Әмма бу авыр эш. Еш кына әнинең өйдәге эше югары урында утырган кешенең эшенә караганда күбрәк көч таләп итә.

Әйе, хатын-кыз үз ире белән киңәшләшкәннән соң эштә әзрәк вакыт үткәрергә булса, гаиләгә моны исәпкә алып акча тотарга туры киләчәк, ә башкалар бу хатын-кыздан хәтта көләргә дә мөмкин. Әмма бу гаиләгә зур файда китерәчәк. Паки көненә сигез сәгатьтән кимрәк эшли, аның өч баласы бар. Ул болай ди: «Мин балаларым мәктәптән кайткан вакытта өйдә булырга яратам. Алар минем белән сөйләшә ала». Бу балаларга нинди файда китерә? Паки болай ди: «Мин алар белән дәресләрне хәзерлим һәм аларның авырлыклары булса, аларга шунда ук ярдәм итә алам. Алар белән һәр көн сөйләшкәнгә, без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Алар белән бергә аралашкан вакытны мин бик кадерлим, шуңа күрә бар вакытымны урлаган эшне калдырырга булдым».

Күп мәсихче әниләр эштә вакыт әзрәк үткәрү гаиләгә файда гына китерә икәнен аңлаган. Өстәрәк искә алынган Кристина болай ди: «Мин эштән киткәч, гаиләбездә авырлыклар кимегән кебек тоела. Хәзер минем балалар белән аралашыр өчен һәм иремә булышыр өчен вакытым бар. Миңа хәзер кызларымны өйрәтү рәхәтлек китерә, чөнки мин моның җимешләрен күрәм». Кристинаның хәтерендә аеруча бер очрак уелып калган. Ул болай дип сөйли: «Олы кызым яследә йөрергә өйрәнде, ә кечесе өйдә. Үзенең беренче адымын ясагач, ул минем кочагыма ауды. Ул вакытта миннән бәхетлерәк кеше юк иде!»

Шунсын да әйтергә кирәк: әни кеше әзрәк эшләсә, бу гаиләгә акча ягыннан әллә ни зур зыян китермәячәк. «Эш хакымның зур өлеше юлга һәм бала караучыларга китә иде,— дип сөйли Кристина.— Без барысын санап чыккач, мин эшләп алган акчаларымнан чынында бернәрсә дә калмый икәнен күрдек».

Кайбер парлар, барысын карап чыккач, хатын вакытын акча эшләүгә түгел, ә гаиләгә багышласа, күпкә яхшырак булачак дигән карарга килгәннәр. Кристинаның ире, Пол, болай ди: «Хатынымның өйдә балаларны карап утырганына мин шат. Икебез дә эшләгәндә, күпкә авыррак иде». Бу аларның кызларына файда китергәнме? «Алар үзләрен тынычрак хис итә,— ди Пол.— Алар шулай ук бу дөньяның бозык тәэсиреннән яхшырак якланган». Ни өчен Пол белән Кристина үз балалары белән күп вакыт үткәрә? Пол болай ди: «Әти белән әни үз балаларының йөрәгенә һәм акылына тәэсир итмәсә, моны башка кеше эшләячәк».

Әйе, һәр гаилә үзе үз шартларын карап чыга, һәм беркем дә аларны тәнкыйтьләргә тиеш түгел (Римлыларга 14:4; 1 Тессалуникәлеләргә 4:11). Шулай да, әни кеше бар вакытын эшкә багышламаса, бу гаиләгә күпме файда китерәчәге турында җитди уйланырга кирәк. Инде искә алынган Тереса мондый нәтиҗә ясый: «Мин күп вакытымны балаларымны тәрбияләп үткәрәм, бу миңа иң зур шатлык китерә».

[31 биттәге иллюстрация]

Мәсихче әниләр балаларын тәрбияләп, мөһим эш эшли