Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул да Исраил кызы кебек шаһитлек биргән

Ул да Исраил кызы кебек шаһитлек биргән

Ул да Исраил кызы кебек шаһитлек биргән

БРАЗИЛИЯДӘ Прая-Гранди шәһәрендә яшәүче Салишлар гаиләсе 2006 елда үткәрелгән Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсенә бергә әзерләнгәннәр. Балалар һәм аларның әти-әнисе, Кичәгә ике атна калганда, бу бәйрәмгә чакырырга теләгән кешеләрнең исемлеген төзегәннәр. Алты яшьлек Абигаиләгә чакыру кәгазе биргәннәр һәм аңардан кемгә аны бирергә телисең дип сораганнар.

«Бер ир кешегә. Ул миңа гел елмаеп карый»,— дип җавап кайтарган ул.

«Кем ул?» — дип сораган аның әти-әнисе.

«Ул инвалидлар коляскасына утырып йөри»,— дип әйткән Абигаилә.

Дүрт көн үткәч, Абигаилә бу кешене әти-әнисенә күрсәткән. Вальтер исемле бу кеше Патшалык Залы янында яшәгән. Унбиш ел элек, аңа 28 яшь булганда, ул авариягә эләккән һәм аякларын паралич суккан. Вальтер бай кеше булган, шуңа күрә аны ике тән сакчысы озатып йөргән. Аның белән сөйләшергә рөхсәт алгач, Абигаиләнең әти-әнисе аларның кызы аңа чакыру кәгазен бирергә тели дип әйткәннәр.

Вальтерны Кичәгә чакыргач, Абигаилә болай дигән: «Патшалык Залындагы башка кешеләрнең күп чакыру кәгазьләре бар, ә минем берәү генә. Шуңа күрә мин бер кешене генә, сезне генә чакыра алам. Сез килмәсәгез, мин чакырган бер кеше дә килмәгән булып чыгачак. Әмма килсәгез, мин бик шат булырмын, ә Йәһвә тагын да күбрәк шатланачак».

Кичә үткән көнне Йәһвә Шаһитләре, шул исәптән Абигаилә дә, Патшалык Залын, бу мөһим вакыйгага әзерләп, җыештыра башлаганнар. Шул көнне Патшалык Залы яныннан машинада үтеп барганда, Вальтер Абигаиләне күреп, машинаны туктатырга кушкан. Тәрәзәне ачып Вальтер Абигаиләдән ул нәрсә эшли дип сораган. Ул бу Залны, Вальтерга анда күңелле булсын өчен, җыештыра дип әйткән.

Кичә алдыннан Абигаилә бик нык дулкынланган. Инде нотык башланган, ә Вальтер һаман күренмәгән. Абигаилә ул килмәсме дип як-ягына каранып утырган. Кинәт Вальтер үз тән сакчылары белән килеп кергән. Абигаилә шатлыктан елмаеп куйган. Нотык тәмамлангач, Вальтер Абигаиләгә: «Мин башта икенче бер шәһәргә киткән идем, әмма аннары кире уйладым һәм сиңа шатлык китерер өчен, Кичәгә килдем»,— дип әйткән. Аннан соң ул болай дип өстәгән: «Нотыктан мин нәкъ минем өчен файдалы фикерләр ишеттем». Ул Изге Язмалар китабын сорап алган һәм аның белән өйрәнү башлаганнар. Ул җыелыш очрашуларына да килгән.

Ә Вальтерның сеңлесе, ул Абигаиләне еш кына искә алганга, аның белән танышырга теләк белдергән. Абигаилә белән очрашкач, бу сөйкемле кечкенә кыз аңа бик ошаган. «Хәзер мин ни өчен абыем шундый бәхетле икәнен аңлыйм»,— дип әйткән ул.

Вальтер Изге Язмаларны өйрәнүен дәвам итә һәм җыелыш очрашуларына йөри. Ул хәтта анда комментарийлар бирә һәм башкаларга белгәннәре турында сөйли. Һичшиксез, кечкенә Абигаилә безгә, Нагаманга хак Аллаһы, Йәһвә турында белергә ярдәм иткән, Исраил кызын хәтерләтә (4 Патшалык 5:2—14).