Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Планнар төзегәндә Аллаһы ниятен исәпкә аласызмы?

Планнар төзегәндә Аллаһы ниятен исәпкә аласызмы?

Планнар төзегәндә Аллаһы ниятен исәпкә аласызмы?

ТӨНЬЯК Американың көнбатыш өлешендәге урманнарда аксыл-соры төстәге чикләвек чыпчыгы яши. Ул кышка әзерләнеп, елына 33 000 чикләвек җыя һәм аларны 2 500 урынга яшерә. Әйе, бу чыпчык киләчәге турында кайгыртып, ризык җыя, һәм моннан аның инстинктив зирәклеге күренә (Гыйбрәтле сүзләр 30:24).

Кешеләрнең тагы да яхшырак сәләтләре бар. Аллаһы җирдә яшәр өчен күп төрле тереклекне барлыкка китергән, әмма кешеләр генә үткән очраклардан сабак ала алалар һәм аларны исәпкә алып киләчәккә планнар төзиләр. «Кеше күңелендә ният-максатлар күп булыр»,— дип язган акыллы патша Сөләйман (Гыйбрәтле сүзләр 19:21).

Кеше үз тәҗрибәсеннән чыгып эш итә алса да, киләчәккә планнарын фаразлап кына төзи. Мәсәлән, сез планны иртәгә кояш торачак һәм мин исән булачакмын дип төзисез. Кояш чыннан да торыр, әмма сезнең исән булуыгыз икеле булыр. Инҗил язуында катнашкан Ягъкуб: «Сез хәтта иртәгә тормышыгызда нәрсә буласын да белмисез»,— дигән (Ягъкуб 4:13, 14).

Ә Йәһвә Аллаһы «иң баштан ук ахырдагыны» белә. Аның алдан әйткән сүзләре һичшиксез үтәлә. «Минем ниятем үтәләчәк,— ди ул,— һәм мин бар теләгәнемне эшләячәкмен» (Ишагыйя 46:10). Әмма кешеләр Аллаһы ниятен исәпкә алмаганда нәрсә була?

Кешеләр Аллаһы ниятен исәпкә алмаганда нәрсә була?

Якынча 4 000 ел элек Бабыл манарасын төзүче кешеләр җир йөзе буйлап таралмаска һәм бер урында гына яшәргә булганнар. «Җир йөзе буйлап сибелеп бетмик һәм исемебезне данга күмик дисәк, үзебезгә бер шәһәр төзеп, башы күкләргә тиярдәй биек манара торгызыйк»,— дигәннәр алар (Яратылыш 11:4).

Әмма Аллаһының җиргә карата нияте башка төрле булган. Ул Нух пәйгамбәр белән аның улларына: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз»,— дигән (Яратылыш 9:1). Аллаһы Бабылның тыңламаучан халкы белән нәрсә эшләгән? Аларның нияте үтәлгәнме? Ул аларның телләрен буташтырган, һәм алар инде бер-берсен аңлый алмаган. Нәтиҗәсе нинди булган? «Раббы адәм балаларын җир йөзе буйлап чәчкән» (Яратылыш 11:5—8). Бабыл төзүчеләренә бик мөһим сабак бирелгән булган: кеше нияте Аллаһы нияте белән туры килмәгәндә, Йәһвә «Үзе ихтыяр иткәннәрен генә гамәлгә ашыра» (Гыйбрәтле сүзләр 19:21). Сез планнар төзегендә моны исәпкә аласызмы?

Бай кешенең акылсызлыгы

Сез манара төзергә җыенмыйсыздыр, әмма бүген күп кешеләр банкка күбрәк акча салырга һәм күбрәк мал-мөлкәт җыярга планлаштыра. Шулай итеп пенсиягә чыккач, рәхәтләнеп яшәргә өметләнә алар. Сүз дә юк, кеше үз эшенең җимешләреннән файдаланырга тиеш. «Әгәр берәү ашап-эчүдән һәм үзенең һәр эшеннән тәм һәм игелек таба икән, бу, димәк, аңа Аллаһы биргән нигъмәттер [«бүләк», ЯД]»,— дип язган Сөләйман пәйгамбәр (Вәгазьче 3:13).

Бу бүләкне без ничек кулланырбыз? Моның өчен без Аллаһыга хисап бирергә тиеш. Ике мең ел элек Гайсә моны үз шәкертләренә бер мисал китереп аңлаткан: «Бер байның кырда ашлыгы бик уңган. Бай эченнән генә болай дип фикер йөрткән: „Инде миңа нәрсә эшләргә? Ашлыгымны салыр урыным юк”. Һәм ул мондый карарга килгән: „Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә, зуррак амбарлар салыйм һәм бөтен ашлыгымны, бөтен малымны шунда җыярмын. Шуннан соң үземә: „Җаным, синең күп елларга җитәрлек малың бар; ял ит, аша, эч, тормышның рәхәтен күр“ — диярмен”» (Лүк 12:16—19). Бу бай кешенең уйлары бер караганда акыллы булып күренә, шулай бит? Мәкалә башында әйтелгән чыпчык кебек, ул да киләчәккә әзерләнә.

Ләкин бай кешенең фикер йөртүендә бер зәгыйфь як булган. Гайсә болай дип дәвам иткән: «Әмма Аллаһы аңа әйткән: „Әй, син, акылсыз! Шушы төндә тормышыңны синнән кире алачаклар. Үзең өчен җыйганнарың кемгә калыр соң?”» (Лүк 12:20). Сөләйман эш белән аның җимешләре — бу Аллаһы бүләге дигән. Гайсәнең сүзләре аның сүзләренә каршы киләме? Юк. Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән соң? «Үзе өчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була»,— дигән Гайсә (Лүк 12:21).

Йәһвә кешеләрнең үз планнарын төзегәндә аның ниятләрен исәпкә алуларын тели — менә нәрсәгә Гайсә үзен тыңлаучы кешеләрне өйрәткән. Бу бай кеше Аллаһыга тугрылыклы булып, яратуда һәм акыллылык ягыннан үсеп, Аллаһы каршында бай була алган. Әмма аның сүзләре аның андый нәрсәләр турында уйламаганын күрсәтә. Ул шулай ук ярлы кешеләргә үз уңышының өлешен басуда калдыру һәм өлешен Йәһвәгә бүләк итеп китерү турында бер сүз әйтми. Андый риясыз эшләр Аллаһы ихтыяры буенча булган, әмма бу бай кеше алар турында уйланмаган. Ул үз теләкләрен канәгатьләндерү һәм үз уңайлыклары турында гына уйлаган.

Бүген күп кешеләр Гайсә сөйләгән мисалдагы бай кеше кебек фикер йөртә. Сезнең дә моңа игътибар иткәнегез бардыр. Безнең көннәрдә көндәлек ихтыяҗларны һәм теләкләрне канәгатьләндерим дип рухи ихтыяҗларны икенче урынга күчерү һәм бар нәрсәгә материалистик караш белән карый башлау бик җиңел. Андый тозакка байлар да, ярлылар да эләгергә мөмкин. Моны ничек булдырмаска?

«Кешеләрчә» яшәү

Сезнең, Гайсә сөйләгән мисалдагы бай кешедән аермалы буларак, акча ягыннан авырлыкларыгыз бардыр. Ә гаиләгез булса, сезгә гаилә өчен кирәк нәрсәләр, балаларның белем алуы турында кайгыртасыз. Ялгыз булсагыз, эш табарга һәм башкалар хисабына яшәмәс өчен, аны югалтмаска тырышасыздыр. Андый тырышлыклар мактауга лаек (2 Тессалуникәлеләргә 3:10—12; 1 Тимутегә 5:8).

Шулай да кеше эшләсә, ашап-эчсә, ягъни «кешеләрчә» дип аталган тормыш белән яшәсә, бу Аллаһы ихтыяры белән туры килмәскә мөмкин. Ни өчен? Гайсә болай дип әйткән: «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да шулай булачак. Чөнки ул көннәрдә кешеләр, туфан килгәнче, ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр. Адәм Улы килгән вакытта да нәкъ шулай булачак» (Маттай 24:37—39).

Туфан алдыннан кешеләр, тулаем алганда, «кешеләрчә» дип саналган тормыш алып барганнар. Әмма алар Аллаһы ниятенә «төшенмәгәннәр», ягъни аның турында уйламаганнар. Ә аның нияте Туфан сулары белән явыз дөньяны юк итү булган. Ул көннәрдәге кешеләр Нух кешеләрчә яшәми дип уйлаганнар. Әмма Туфан Нух һәм аның гаиләсенең акыллы тормыш алып барганын күрсәткән.

Бүгенге дөнья хәле безнең соңгы көннәрдә яшәгәнебезне күрсәтә (Маттай 24:3—12; 2 Тимутегә 3:1—5). Тиздән Аллаһы Патшалыгы бу дөнья төзелешен юк итәчәк (Данил 2:44). Бу Патшалык идарә иткәндә җир оҗмах итеп үзгәртеләчәк һәм авырулар да, үлем дә булмаячак (Ишагыйя 33:24; Ачылыш 21:3—5). Җирдә тату тормыш булачак, ачлык булмаячак (Мәдхия 71:16; Ишагыйя 11:6—9).

Ләкин моның барысы тормышка ашканчы, Йәһвәнең нияте буенча, «барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәр бөтен җиһанда таратылачак» (Маттай 24:14). Аллаһының бу ниятен тормышка ашырып, 7 миллионга якын Йәһвә Шаһите бу яхшы хәбәрне 236 илдә һәм территориядә 400 дән артык телдә вәгазьли.

Дөнья өчен аларның тормыш итү рәвеше кайбер яклардан сәер, хәтта мәгънәсез дә, булып күренергә мөмкин (2 Петер 3:3, 4). Бүгенге кешеләр Туфан алдыннан яшәгән кешеләргә охшаш: алар көндәлек тормыш мәшәкатьләренә чумган. Кеше алар кебек, җәмгыятьтә гадәткә кереп киткәнчә, яшәмәсә, алар аны акылсыз дип санарга мөмкин. Әмма Аллаһы вәгъдәләренә өметләнеп яшәүче кешеләр өчен Аллаһыга хезмәт итү беренче урында торган тормыш иң акыллы.

Шуңа күрә кеше баймы яки ярлымы, аңа үз планнарын вакыт-вакыт карап чыгу файдалы булыр. Һәм үзегездән: «Планнарым Аллаһы ниятенә туры киләме?» — дип сорагыз.

[11 биттәге иллюстрация]

Кешеләрнең планнары Аллаһы нияте белән туры килмәгәндә, Йәһвә нияте гамәлгә ашачак

[12 биттәге иллюстрация]

Гайсә сөйләгән мисалдагы бай кеше Аллаһы нияте турында уйламаган