Адәм камил булган икән, ничек ул гөнаһ кыла алган?
Укучыларның сораулары
Адәм камил булган икән, ничек ул гөнаһ кыла алган?
Аллаһы Адәмне ихтыяр иреге белән барлыкка китергән, шуңа күрә Адәм гөнаһ кыла алган. Ихтыяр иреге һәм Адәмнең камил булуы бер-берсенә каршы килми. Ләкин Аллаһы гына бар яклардан камил (Канун 32:3, 4; Мәдхия 17:31; Марк 10:18). Һәркемнең һәм һәрнәрсәнең камиллеге чикле. Мәсәлән, ит кисәр өчен иң яхшы корал — бу пычак, әмма аның белән аш ашар идегезме? Һәрбер әйберне берәр эш өчен ясыйлар, һәм ул бу эшне башкарыр өчен генә камил.
Ә Аллаһы Адәмне нинди максат белән барлыкка китергән? Ул аңардан акыллы һәм ихтыяр иреге булган кешеләрне барлыкка китерергә ниятләгән. Адәм буыныннан берәрсе Аллаһыга һәм аның юлларына ярату үстерергә теләсә, моны Аллаһының законнарына үз теләге белән буйсынып күрсәтә алган. Шулай итеп, тыңлаучанлык кеше акылына салынмаган — кешене Аллаһыга тыңлаучан булырга йөрәге дәртләндерергә тиеш (Канун 10:12, 13; 30:19, 20). Димәк, Адәмнең тыңлаучанлык юлын сайларга иреге булмаса, бу ул — ихтыяр иреге бирелгән кеше — кимчелекле, камил түгел икәнен аңлатыр иде. Тәүратта Адәмнең үз ихтыяр иреге белән кулланганы турында болай дип әйтелә: ул үз хатынын тыңлап, Аллаһының «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачы» турындагы законны бозган (Яратылыш 2:17; 3:1—6).
Ә, бәлки, Аллаһы Адәмне әхлак ягыннан кимчелекле итеп барлыкка китергәндер һәм шуңа күрә Адәм дөрес карарлар кабул итә алмаган һәм шуңа күрә вәсвәсәгә каршы тора алмагандыр? Адәм гөнаһ кылганчы, Йәһвә Аллаһы җирдәге үзе барлыкка китергән бар нәрсәне, шул исәптән беренче ир белән хатын-кызны да, күздән кичергән, һәм бар нәрсә «гаять яхшы» дигән нәтиҗә ясаган (Яратылыш 1:31). Шулай итеп, Барлыкка Китерүче Адәмне яратканда бернинди хаталар ясамаган — Адәм гөнаһ кылуда үзе гаепле булган (Яратылыш 3:17—19). Адәмгә Аллаһыга һәм аның принципларына карата ярату җитмәгән, чөнки андый ярату аны Аллаһыны тыңларга дәртләндерер иде.
Гайсә җирдә яшәгәндә, Адәм шикелле, камил кеше булган. Ул, Адәмнең башка токымнарыннан аермалы буларак, изге рухтан туган, шуңа күрә ул кимчелексез булган һәм вәсвәсәләргә каршы тора алган (Лүк 1:30, 31; 2:21; 3:23, 38). Гайсә каты сынауларга карамастан үз Атасына үз теләге белән тугры калган. Адәм үз ихтыяр иреген үзенчә кулланган һәм Йәһвәнең әмеренә тыңламаучанлыгы өчен үзе җаваплы булган.
Ләкин ни өчен Адәм Аллаһыга тыңламаучанлык юлын сайлаган? Ул шулай эшләп үзенә файда китерәчәк дип уйлаганмы? Юк, чөнки рәсүл Паулның сүзләре буенча, «Адәм алданмаган» (1 Тимутегә 2:14). Адәм үз хатынына ияргән, ә аның хатыны инде сайлау ясаган һәм тыелган җимешен ашаган. Аның үз хатынына яраклы булырга теләге Барлыкка Китерүчегә буйсынырга теләгеннән көчлерәк булган. Хаува Адәмгә тыелган җимеш тәкъдим иткәндә Адәм тукталып үзенә шундый сорау бирергә тиеш булган: «Аллаһыны тыңламасам бу минем аның белән мөнәсәбәтләремә ничек тәэсир итәчәк?» Адәмнең Аллаһыга карата тирән, эчкерсез яратуы булмаган, шуңа күрә ул басымга, шул исәптән үз хатынының басымына, каршы тора алмаган.
Адәмнең балалары ул гөнаһ кылганнан соң туган, шуңа күрә аларның берсе дә камил түгел. Әмма безгә, Адәмгә кебек, ихтыяр иреге бирелгән. Әйдәгез, рәхмәтле булып Йәһвәнең игелеге турында уйланыйк һәм Аллаһыга карата нык ярату үстерик. Ул безнең гыйбадәт кылуыбызга һәм тыңлаучан булуыбызга лаек (Мәдхия 62:7; Маттай 22:36, 37)