Гаилә бәхетенең серләре
Никахыгызга тугры булыгыз
Мәрьям: «Бер вакыт ирем Михаил миңа ваемсыз булып китте һәм балалар белән кызыксынмый башлады *. Ул вакытта без Интернетка тоташкан идек. Мин ул порнография карамый микән дип шикләнә башладым. Бер тапкыр балаларымны йокларга яткыргач, мин ирем янына барып мәсьәләне кабыргасы белән куйдым һәм ул порнографик веб-сайтлар караганын таныды. Минем күңелем кырылды. Андый хәлгә эләгермен дип бер дә уйламаган идем. Мин аңа ышанмый башладым. Өстәвенә, минем белән бергә эшләүче бер ир-ат миңа аерым игътибар күрсәтә башлады».
Михаил: «Хатыным Мәрьям компьютерда бер фотографияне тапкач, бу фотография кайдан килеп чыкты дип сорады. Мин порносайтларны еш кына караганымны таныгач, ул каты ачуланды. Мин оятка калдым. Мин никахыбыз таркалачак дип уйлаган идем».
СЕЗНЕҢЧӘ, ни өчен алар арасында андый хәл туган? Төп проблема — бу Михаилның порнография каравы булган дисезме? Әмма Михаил соңрак үзе шуны аңлаган: ул порнографияне үз никахына карата тугрылыгын югалта башлаганга күрә караган, шуңа күрә аның бу начар гадәтенең сәбәбе күпкә тирәнрәк булган *. Михаил белән Мәрьям өйләнешкәч, алар бер-берсен яратып, бергә эшләрне башкарып һәм шатланып яшәячәкләр дип өметләнгәннәр. Әмма вакыт узу белән аларның мөнәсәбәтләре, күп гаиләләрнең кебек, суына башлаган һәм алар бер-берсеннән читләшә башлаганнар.
Ә сез үз никахыгыз турында нәрсә әйтерсез? Еллар узу белән бер-берегезне ярату кимемәдеме? Сез гаиләгезне кабат ныгытырга телисезме? Теләсәгез, сезгә өч сорауга җавап алырга кирәк: «Үз никахыңа тугры булу нәрсә ул? Бу тугрылыкны нәрсә какшатырга мөмкин? Моннан ары да тормыш иптәшеңә тугры булыр өчен, нәрсә эшләргә?»
Никахка тугры булу нәрсә ул?
Сезнеңчә, никахка тугры булу нәрсә ул? Күпләр кеше үзенең бурычлы булуын Яратылыш 2:22—24). Бу, әлбәттә, яхшы сәбәпләр, һәм алар никахны авыр вакытларда сакларга булышачак. Әмма никахта бәхетле булыр өчен, ир белән хатынга бер-берсе алдында бурычлы булуларын сизү генә әз.
сизгәнгә тугрылык саклый дип саныйлар. Мәсәлән, ир белән хатын балалары турында уйлап яки гаиләгә нигез салган Аллаһы алдында җаваплы булганга никахларына тугрылык саклап яшәргә мөмкин (Йәһвә Аллаһының нияте буенча, никах ир белән хатынга шатлык һәм тирән канәгатьлек китерергә тиеш. Аллаһы ир-атның үз «хатыны белән күңел ачуын», хатынның үз ирен яратуын, ә ирнең үз хатынын үз тәнен яраткан кебек яратуын тели (Гыйбрәтле сүзләр 5:18; Эфеслеләргә 5:28). Андый тыгыз мөнәсәбәтләр булдырыр өчен, ир белән хатынга бер-берсенә ышанырга өйрәнергә кирәк. Алар шулай ук үз дуслыкларын гомер буе ныгытырга тиеш. Ир белән хатын бер-берсенә ышанырга өйрәнсә һәм якын дуслар булырга тырышса, никахка тугрылыклары ныгый. Алар шулхәтле якын мөнәсәбәтләр булдыралар ки, хәтта Изге Язмаларның сүзләре буенча «бер тән» булып китәләр (Маттай 19:5).
Шуңа күрә тугрылык — бу нык йортның кирпечләрен тоташтырып торучы раствор дип әйтеп була. Растворны, гадәттә, ком, цемент һәм суны бергә кушып ясыйлар. Ә никахта тугрылык булсын өчен, бурыч хисен, бер-береңә ышануны һәм дуслыкны «бергә кушарга» кирәк. Шулай да тугрылыкны какшатучы яклар да бар.
Тугрылыкны нәрсә какшата?
Никахта бер-береңә тугры булыр өчен, тырышлыклар куярга һәм фидакарьлек рухы кирәк. Шулай ук тормыш иптәшеңнең ихтыяҗларын беренче урынга куярга кирәк. Шулай да бүген еш кына: «Ә миңа бу нинди файда китерер?» — дигән сүзләр ишетәбез. Берәр кешенең теләген үзеңнекеннән өстенрәк куярга кирәк дигән фикердә бик сирәк кенә кеше тора һәм күпләр хәтта алай эшләп алар үзләрен мыскыллый дип саный. Ләкин үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин үз-үзен яратучы булган һәм шул ук вакыт никахта бәхетле яшәгән берәр кешене беләмме?» Андый кешене хәтергә төшерү авырдыр. Ни өчен? Үз-үзен яратучы кеше аңа берәр нәрсәне корбан итәргә туры килгәндә, аеруча берәр яктан юл куеп үзенә файда күрмәгәндә, никахка тугрылык сакламас. Тугрылык булмаса, бер-береңә гашыйк булып киткән көннәрдә кичергән «баллы» хисләр соңрак гаиләдәге «ачы» мөнәсәбәтләр белән алмашыначак.
Изге Язмаларда ир белән хатын тормышы турында аек караш бирелә. Никах — бу авыр эш, чөнки «өйләнгән кеше хатынына ярарга тырыша, дөньяви эшләр турында кайгырта» һәм кияүгә чыккан хатын да «иренә ярарга тырыша, дөньяви эшләр турында кайгырта» (1 Көринтлеләргә 7:33, 34). Кызганычка каршы, хәтта гадәттә эгоист булмаган кеше дә яраткан кешесенең борчылуларына кайвакыт игътибар итми, яисә аның тырышлыкларына тиешле бәя бирми. Ир белән хатын бер-берсен кадерләмәсә, никахларындагы «тормыш мәшәкатьләрен» тагы да үрчетәчәкләр (1 Көринтлеләргә 7:28).
Никахыгыз авыр вакытта саклансын өчен һәм яхшы вакытта шатлык китерсен өчен, ул гомергә икәнен истә тотарга кирәк. Никахка андый караш ничек үстерергә һәм тормыш иптәшең сиңа тугры булып калсын өчен, нәрсә эшләргә?
Тугрылыкны ничек ныгытырга?
Басынкы булу һәм Аллаһы Сүзе, Изге Язмалардагы киңәшләрне куллану — менә нәрсә тугрылыкны ныгыта. Бу сиңа да, тормыш иптәшеңә дә файда китерәчәк Ишагыйя 48:17). Ике гамәли киңәшне карап чыгыйк.
(Никахыңа җитди кара.
Рәсүл Паул «иң яхшыларны» яки иң мөһим булганны сайларга чакырган (Филиппуйлыларга 1:10). Ә Аллаһы каршында иң мөһиме — ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр. Ир үз хатынын хөрмәт итсә, Аллаһы да ирне хөрмәт итәчәк. Ә үз ирен хөрмәт иткән хатын «Аллаһы каршында... бик кыйммәтле» (1 Петер 3:1—4, 7).
Ә сезнең өчен никахыгыз никадәр мөһим? Гадәттә, мөһим эш үзенә күбрәк вакыт таләп итә. Үзеңә мондый сораулар бир: «Мин үз тормыш иптәшем белән соңгы айда күпме вакыт бергә үткәрдем? Мин аның якын дусты булуын күрсәтер өчен нәрсә эшләдем?» Тормыш иптәшең белән әз вакыт үткәрсәң яки гел дә үткәрмәсәң, ул син никахыңа җитди карамыйсың дип шикләнә башларга мөмкин.
Тормыш иптәшең синең никахыңа тугры булуыңны күрәме? Моны ничек белергә?
КИҢӘШ. Бер бит кәгазьгә акча, эш, гаилә, ял итү һәм дуслар дип язып куй. Синеңчә, тормыш иптәшең нәрсәне мөһимрәк дип саный? Моның өчен һәрбер сүз алдына цифра куй. Аннан соң тормыш иптәшеңә шуны ук эшләргә куш һәм кәгазьләр белән алмашыныгыз. Әгәр тормыш иптәшең син гаиләгезгә җитәрлек вакыт бирмисең дип санаса, тугрылыгыгызны ныгытыр өчен нинди үзгәрешләр ясарга кирәк икәне турында фикер алышыгыз. Үзеңә шулай ук мондый сорау бир: «Мин тормыш иптәшем өчен мөһим булган нәрсәләргә күбрәк игътибар итәр өчен нәрсә эшли алам?»
Тугрылыксызлыкның һәрбер төреннән кач.
Гайсә Мәсих: «Хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була»,— дигән (Маттай 5:28). Никахтагы кеше зина кылса, ул үз никахына хыянәт итә, ә бу Изге Язмалар буенча аерылышу өчен сәбәп (Маттай 5:32). Гайсәнең сүзләре гөнаһлы теләк кеше зина кылганчы күпкә алдарак туарга мөмкин икәнен күрсәтә. Үзеңдә андый теләк үстерү — бу инде хыянәт итү.
Үз никахыңа тугрылык саклар өчен, үзеңә порнография карамаска вәгъдә бир. Башкалар нәрсә генә әйтмәсен, порнография никахка зыян китерә. Бер хатынның ире порнография караган һәм бу хатын үз хисләрен болай белдерә: «Ирем порнография җенси мөнәсәбәтләребезне кызыграк итә дип әйтә. Әмма аның бу гадәте мине кимсетә! Миңа ул минем белән канәгать түгел кебек күренә. Мин күз яшьләрен түгеп
ятканда ул порнография карап күңел ача». Сезнеңчә, бу ир кеше андый эшләр белән үз никахын ныгытамы яисә аңа зыян китерәме? Ул үз хатынына никахта тугры булырга ярдәм итәме? Ул үз хатыны белән үзен аның иң якын дусты кебек тотамы?Әюб пәйгамбәр үз никахына һәм Аллаһыга тугры булган һәм шуңа күрә ул «үз күзләре белән килешү төзегән». Ул кызларга караудан баш тарткан (Әюб 31:1). Әюб мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
Порнографияне караудан качу гына әз. Үз йөрәгеңне, ул башка кешегә ияләшеп китмәсен өчен, сакларга кирәк. Күпләрнең фикере буенча, флирт никахка зыян китерми. Шулай да Аллаһы Сүзендә мондый кисәтү язылган: «Кеше йөрәге бар нәрсәдән дә мәкерлерәк һәм дуамал. Кем аны белә ала?» (Иремия 17:9). Йөрәгең сине алдамаган микән? Үзеңә мондый сораулар бир: «Мин кемгә күбрәк игътибар итәм: үз хатыныма (иремә) яисә бүтән хатын-кызларгамы (ирләргәме)? Мин сөенечемне беренче итеп кемгә сөйлим: тормыш иптәшемәме яисә башка кешегәме? Хатыным (ирем) берәр хатын-кыз (ир) белән әзрәк аралашырга кушса, мин нинди җавап бирер идем? Минем ачуым чыгар идеме яисә мин аның үтенечен әзерлек белән үтәр идемме?
КИҢӘШ. Сине тормыш иптәшеңнән башка бүтән кешегә тартса, бу кеше белән аралашуыңны кимет һәм аның белән аралашуың эш буенча гына булсын. Бу кеше тормыш иптәшеңнән берәр яктан яхшырак дигән фикер тумасын, моңа юл куйма. Тормыш иптәшеңнең яхшы сыйфатлары турында уйла (Гыйбрәтле сүзләр 31:29). Ни өчен син аны ярата башладың — моны исеңә төшер. Үзеңә мондый сорау бир: «Тормыш иптәшем чыннан да бу сыйфатларны югалтканмы яки мин аларга игътибар итми башладыммы?»
Никахыңны ныгытыр өчен мөмкинлекләр эзлә
Михаил белән Мәрьям мисалына кире кайтыйк. Үз проблемаларын чишәр өчен, алар киңәш сораганнар. Бу, әлбәттә, беренче адым гына. Ләкин аларның проблеманы танырга әзерлеге һәм киңәш сорау инде шуны күрсәтә: Михаил белән Мәрьям үз никахларына тугры калганнар һәм никахны ныгытыр өчен барысын эшләргә әзер.
Никахыгыздагы мөнәсәбәтләр нык яки киеренкеме, шулай да тормыш иптәшегегезнең сез аңа тугры һәм никахны ныгытырга әзер икәненә бер шиге дә булмасын өчен барысын да эшләгез, аны моңа ышандырыгыз. Бу бик мөһим. Сез алай эшләргә әзерме?
^ 3 абз. Исемнәр үзгәртелгән.
^ 5 абз. Порнография карарга гадәт ир-ат мисалы аша күрсәтелгән булса да, андый гадәт хатын-кызда булса, бу шул ук проблемаларга китерергә мөмкин.
ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:
-
Тормыш иптәшем белән күбрәк вакыт үткәрер өчен, мин нәрсәдән баш тартырга әзер?
-
Мин үз тормыш иптәшемне никахыбызга тугры икәнемә ничек ышандыра алам?