Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Бриллиантлар контрабандисты булган һәм үз эш хуҗасының әйберләрен урлаган хатын-кызны намуслы эшче булып китәргә нәрсә дәртләндергән? Үз-үзен ике тапкыр үтерергә тырышкан хатын-кызга тормыш максатын табарга нәрсә булышкан? Эчкече һәм наркоман яшь кеше бу бәладән котылыр өчен кайдан көч алган? Моның турында аларның үзләреннән белик.

КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ

ИСЕМ: МАРГАРЕТ ДИБРЕЙН

ЯШЬ: 45

ИЛ: БОТСВАНА

ҮТКӘНДӘ: КОНТРАБАНДИСТ ҺӘМ КАРАК

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Әтием Германиядә туган, әмма Көньяк-Көнбатыш Африканың (хәзер Намибия) гражданины булып киткән. Әнием Ботсвана илендә, манголога кабиләсендә туган, ә мин Гобабис шәһәрендә (Намибия) тудым.

1970 елларда Көньяк Африканың хөкүмәте Намибия илен үз контроле астына алган һәм бар шәһәрләр белән авылларда апартеид законнарын урнаштырган. Әтием белән әниемне төрле расса кешеләре булганга күрә аерым яшәргә мәҗбүр иткәннәр. Әнием бар балаларын, шул исәптән мине дә, алып Ботсванага, Ганзи районына яшәргә күчкән.

1979 елда мин Лобаце шәһәренә (Ботсвана) күчтем һәм мәктәпне тәмамлаганчы мине тәрбиягә алган гаиләдә яшәдем. Аннары мин үземә машиналар ремонтлый торган гаражда бер эш таптым. Балачактан ук мин Аллаһы кешеләр турында кайгыртмый, шуңа күрә һәр кеше үзе турында һәм гаиләсе турында үзе кайгыртырга тиеш, һәм ничек моны эшләргә икәнен кеше үзе сайлый дип уйладым.

Мин җаваплы урында эшләдем һәм үз хуҗамның милкенә еш кына кул суза идем. Шулай ук берәр поезд төнлә шәһәр аша үтсә, дусларым белән аңа утырып күзгә ташланган һәр нәрсәне урлап йөри идек. Моның өстәвенә, мин бриллиант, алтын һәм бронза контрабандисты идем. Мин наркотиклар куллана башладым, бик мәрхәмәтсез булып киттем һәм егетләрне перчаткадай алмаштырып тордым.

1993 елда мине урлаган вакытта тотып алдылар һәм мин эшемне югалттым. Минем «дусларым» үзләре өчен куркып мине ташладылар. Бу мине бик нык рәнҗетте һәм мин башка беркемгә дә ышанмаска булдым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. 1994 елда мин миссионер булып хезмәт иткән ике Йәһвә Шаһитен, Тим белән Вирджинияне, очраттым. Алар минем белән яңа эш урыныма килеп сөйләштеләр һәм обед вакытында миңа Изге Язмалар турында белергә булыштылар. Соңрак, алар ышанычлы кеше икәнен күргәч, мин аларны Изге Язмаларны өйдә өйрәнергә чакырдым.

Тиздән мин шуны аңладым: Аллаһыга яраклы булыр өчен, миңа үз тормышымда кайбер үзгәрешләр ясарга кирәк. Мәсәлән, Инҗилдән, 1 Көринтлеләргә 6:9, 10 нан «зиначылар... караклар, комсызлар, эчкечеләр, яман теллеләр, талаучылар — берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар» икәнен белдем. Әкрен-әкрен генә мин бар булган бу начар гадәтләремнән арындым. Мин урламый башладым, минем белән бергә үскән бандитларны калдырдым. Һәм Йәһвә ярдәме белән бар егетләремне дә ташлый алдым.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Мин үз-үземне кулда тотарга һәм балаларым берәр начарлык эшләсә дә, аларга кычкырмаска өйрәндем (Эфеслеләргә 4:31). Хәзер мин тыныч кына сөйләшергә тырышам. Бу яхшы нәтиҗәләр китерә һәм безне гаилә буларак бер-беребезгә тагы да якынрак итә.

Элекке дусларым, хәтта минем күршеләрем мине хәзер ышанычка лаек кеше дип саныйлар. Мин хәзер намуслы тормыш алып барам һәм эштәге милеккә һәм акчага инде кул сузмыйм. Шуңа күрә мин башкаларга Изге Язмалар турында белергә булышыр өчен күп вакыт сарыф итсәм дә, үз-үзем турында кайгырта алам. Мин Гыйбрәтле сүзләр 10:22 дә әйтелгән белән чын күңелдән ризамын: «Раббының фатихасы — кешене баета һәм кайгы-хәсрәттән коткара».

КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ

ИСЕМ: ГЛОРИЯ ЭЛИСАРРАРАС-ДЕ-ЧОПЕРЕНА

ЯШЬ: 37

ИЛ: МЕКСИКА

ҮТКӘНДӘ: ҮЗ -ҮЗЕН ҮТЕРЕРГӘ ТЫРЫШКАН

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Наукальпан шәһәренең (Мехико штаты) бер бай районында үстем. Яшь чактан ук мин фетнәче идем һәм төрле кичәләргә йөрергә яраттым. 12 яшьтә мин тәмәке тарта башладым, 14 тә — эчә, ә 16 да — наркотиклар куллана башладым. Берничә ел узгач мин өйне ташлап киттем. Дусларымның күпчелеге начар гаиләләрдән иделәр, шуңа күрә аларны я сүккәннәр я кыйнаганнар. Тормышым өметсез булып күренә иде, мин хәтта ике тапкыр үз-үземне үтерергә тырыштым.

Миңа 19 яшь булганда мин модель булып эшли башладым һәм политиклар, шоу-бизнес кешеләре белән аралаштым. Аннан соң мин кияүгә чыктым, балаларым туды, ләкин тормышымда бар карарларымны мин үзем кабул итә идем. Мин тәмәке тарту һәм аракы эчү кебек гадәтләремне ташламадым һәм типтереп яши идем. Сөйләшкәндә мин еш кына әдәпсез сүзләр куллана идем һәм әхлаксыз темаларга шаяртырга ярата идем. Холкым бик начар иде.

Мин моңа охшаш тормыш алып барган кешеләр белән аралаша идем. Алар минем барысы бар дип уйлыйлар иде, әмма минем тормышым буш һәм максатсыз иде.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. 1998 елны мин Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым һәм тормышның максаты бар икәнен аңладым. Мин шулай ук Йәһвә Аллаһы җирдә кабат Оҗмах булдырырга, үлгәннәрне терелтергә тели икәнен һәм минем дә андый киләчәктә яшәргә мөмкинлегем бар икәнен белдем.

Мин шулай ук Аллаһыга үз яратуыңны күрсәтер өчен, аны тыңларга кирәк икәнен аңладым (1 Яхъя 5:3). Башта бу бик авыр иде, чөнки мин беркайчан да беркемнән дә киңәш кабул иткәнем юк иде. Әмма вакыт узу белән мин үз тормышы белән үзем идарә итә алмыйм икәнен аңладым (Иремия 10:23). Мин Йәһвәгә җитәкчелек сорап дога кылдым. Мин аңардан тормышымны аның принциплары буенча алып барырга булышсын дип сорадым һәм балаларымны минем тормышымнан аерылып торган тормыш белән яшәргә өйрәтсен дип үтендем.

Үзгәрешләр ясау бик авыр иде, әмма мин Инҗилдәге Эфеслеләргә 4:22—24 тәге киңәшне куллана башладым: «Элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз... сез Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә тиешсез. Кешенең яңа булуы исә аның хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышында күренә». Минем өчен яңа кеше булып киенү бу тәмәке тарту кебек пычрак гадәтне ташлау дигәнне аңлата иде һәм мин әдәпсез сүзләр кулланмыйча яңа телгә өйрәндем. Моның өчен миңа өч ел диярлек вакыт кирәк булды һәм мин Йәһвә Шаһите булыр өчен суга чумдырылу үтә алдым.

Өстәвенә, мин әни кеше һәм хатын кебек вазифаларым турында җитди уйлана башладым. Мин 1 Петер 3:1, 2 дә язылган киңәшкә игътибар иттем: «Хатыннар, сез дә ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуның белән, ирләрегез арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнең пакь һәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаһы янына алып килерсез».

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Мин хәзер тормышның максатын беләм, моның өчен мин Йәһвәгә рәхмәтле. Мин күпкә яхшырак кеше булып киттем һәм балаларыма иң яхшы тәрбия бирә алам. Кайвакыт йөрәгем үткәндә эшләгән эшләрем өчен мине гаепли, ләкин Йәһвә минем йөрәгемне белә (1 Яхъя 3:19, 20). Һичшиксез, Изге Язмалардагы нормаларны үз тормышымда кулланып яшәү мине яклый һәм җан тынычлыгы китерә.

КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ

ИСЕМ: ЖАЙЛСОН КОРРЕА-ДИ-ОЛИВЕЙРА

ЯШЬ: 33

ИЛ: БРАЗИЛИЯ

ҮТКӘНДӘ: ЭЧКЕЧЕ ҺӘМ НАРКОМАН

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Бразилиядә, Баже шәһәрендә тудым. Бу Уругвай чиге янында урнашкан шәһәрдә якынча 100 000 кеше яши. Бу якларда яшәгән кешеләрнең төп шөгыле: авыл хуҗалыгы һәм мал үстерү. Мин ярлы гына бер районда үстем. Монда бандитлар бандалары, яшьләр арасында аракы эчү һәм наркотик куллану киң таралган иде.

Мәктәпне тәмамлагач, мин эчә башладым, марихуанага ияләштем. Яраткан музыкам хэви-метал иде. Аллаһының барлыгына мин ышанмый идем һәм дөньядагы бар газаплар һәм тәртипсезлек аның юклыгына дәлил дип саный идем.

Мин гитарада уйнап җырлар яза идем. Инҗилдән Ачылыш китабын уку мине еш кына җырлар язарга рухландыра иде. Мин группабыз уңышлы булыр дип өметләнсәм дә, ул әллә ни зур уңышларга ирешмәде һәм мин көчлерәк наркотикларга тагы да ныграк ияләшә башладым. Берәр көн күбрәк наркотик кулланудан үлеп китү мине куркытмый иде. Мин табынган җырчыларның күпчелеге нәкъ шулай үлгән.

Наркотиклар өчен акчаны мин үземне үстергән әбиемне алдап әҗәткә алып тора идем. Тагын да начаррагы шул: мин сихерчелек белән мавыктым. Миңа кара магия ошый иде: ул миңа яхшырак музыка язарга булышыр дип уйлый идем мин.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Изге Язмаларны өйрәнеп Йәһвә Шаһитләрнең очрашуларына йөри башлагач, минем карашым һәм тәртибем үзгәрә башлады. Әкрен-әкрен генә мин яшәргә һәм бәхетле булырга теләк үстердем. Шушы тормышка карата канәгатьсезлегемне һәм фетнәче рухымны күрсәтер өчен, мин озын чәч үстергән идем. Яңа карашларым аларны кисәргә дәртләндерде. Аннан соң мин Аллаһы яраклы булырга теләсәм, миңа аракы эчүне, наркотиклар куллануны һәм тәмәке тартуны ташларга кирәк икәнен аңладым. Миңа шулай ук музыкага карата карашымны да үзгәртергә кирәк иде.

Йәһвә Шаһитләренең беренче очрашуларына килгәч, мин стенага эленгән Изге Язмалар шигыренә игътибар иттем: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер». Алар Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 дан алынган иде. Бу өзек турында уйлану мине шуңа ышандырды: әгәр мин Йәһвәгә рөхсәт итсәм, ул миңа тормышымны яхшы якка үзгәртергә ярдәм итәчәк.

Шулай да тормышымны үзгәртү һәм тирән тамырлар җибәргән начар гадәтләремне ташлау, кулымны кисеп ташлау кебек, авыр иде (Маттай 18:8, 9). Минем очракта андый үзгәрешләрне әкрен-әкрен генә ясап булмый иде. Шуңа күрә мин начар гадәтләремне барысын бергәләп ташладым. Мин шулай ук мине элекке тормышыма кайтырга котырта алган урыннарга бармый идем һәм бозык кешеләр белән бергә вакыт үткәрми идем.

Мин көндәлек уңышларым белән горурланырга өйрәндем. Кайвакыт уңышсызлыклар булса да, мин аларга әллә ни игътибар итми идем. Йәһвә каршында физик, әхлакый һәм рухи яктан чиста булу бу хөрмәт икәнен мин яхшы аңлый идем. Мин Йәһвәгә дога кылып миңа үткән тормышым турында уйламаска, ә киләчәк турында уйларга ярдәм итсен дип сорадым, һәм ул миңа ярдәм итте. Кайвакыт мин «ычкына» идем һәм похмельга карамастан өйрәнү үткәрүчедән үзем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрүне үтенә идем.

Мин Изге Язмалардан Аллаһы турында хакыйкатьне белдем. Ул безнең һәрберебез турында кайгырта, ялган динне юк итәчәк һәм безнең көннәрдә бөтен дөньяда алып барыла торган вәгазь эшенә булышлык күрсәтә икәнен аңладым һәм бу миңа бик нык тәэсир итте (Маттай 7:21—23; 24:14; 1 Петер 5:6, 7). Алар бер рәсемнең төрле өлешләре кебек иде. Ә хәзер аларны җыйгач, шул рәсемне күреп булды. Ахыр чиктә үз тормышымны Аллаһыга багышларга булдым. Мин аның минем хакка эшләгән бар эшләре өчен рәхмәтемне күрсәтергә тели идем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Хәзер минем тормышым мәгънәле һәм аның максаты бар (Вәгазьче 12:13). Мин гаиләмнән түгел, ә гаиләмә ташыйм. Изге Язмалардан белгәнне мин әбиемә сөйләп бардым, һәм ул үзен Йәһвәгә багышлады. Гаиләмнең берничә кешесе һәм элекке «дусларымның» берсе шундый ук адым ясадылар.

Мин өйләндем, һәм хатыным белән бергә башкаларга Изге Язмалардан белем алырга булышыр өчен күп вакыт багышлыйбыз. Мин «бөтен йөрәгем белән Раббыга сыенырга» өйрәндем, шуңа күрә үземне бай кеше дип саныйм.

[27 биттәге сүзләр]

«Әкрен-әкрен генә мин яшәргә һәм бәхетле булырга теләк үстердем»