Балаларыгызны өйрәтегез
Йошия дөреслек юлын сайлаган
СИҢА дөрес булганны эшләү авырмы? * ~ Әйе, күп кешеләргә авыр. Хәтта олылар да моны авыр дип саный. Ни өчен Йошиягә дөресне эшләү аеруча авыр булган? Ул кем булган? Син моны беләсеңме? ~ Әйдә моны карап чыгыйк.
Йошия аның әтисенә, Яһүдиянең патшасы Амонга нибары 16 яшь булганда туган. Амон, Йошиянең бабасы Манашше патша кебек, бик начар кеше булган. Манашше күп еллар патшалык иткән һәм күп явызлык эшләгән. Ахыр чиктә аны Ассирия гаскәрләре әсирлеккә алган һәм ерак Бабылдагы төрмәгә япканнар. Төрмәдә Манашше Йәһвәдән үзен кичерү турында ялварып сораган, һәм Аллаһы аны кичергән.
Манашше азат ителгәннән соң кире Иерусалимга кайткан һәм кабат патша булып утыртылган. Ул шунда ук үз явыз эшләрен төзәткән һәм халыкка Йәһвәгә хезмәт итәргә ярдәм итә башлаган. Аның улы Амон аңардан үрнәк алмаган. Моны күрү Манашшега кайгы китергәндер. Якынча шул вакытта Йошия туган. Йошия үз бабасы Манашше белән күпме вакыт үткәргән? Моның турында Изге Язмаларда бернәрсә дә әйтелми. Ләкин, синеңчә, Манашше үз оныгына, Йошиягә, Йәһвәгә хезмәт итәргә булышканмы? ~
Манашше Йошиягә алты яшь булганда үлгән, һәм Йошиянең әтисе Амон патша итеп утыртылган. Амонны аның үз хезмәтчеләре үтергән, һәм ул нибары ике ел гына патшалык иткән. Шуннан соң Яһүдиянең патшасы итеп сигез яшьлек Йошия куелган (2 Паралипоменон, 33 нче бүлек). Ул кемнән үрнәк алган: үз әтисе явыз Амоннанмы яки тәүбә иткән бабасы Манашшеданмы? Син ничек уйлыйсың? ~
Йошия яшь булса да, Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгән. Шуңа күрә ул үз әтисенең дусларын түгел, ә Йәһвәне яраткан кешеләрне тыңлаган. Аңа сигез яшь кенә булса да, ул шулай эшләү дөрес икәнен белгән (2 Паралипоменон ). Йошиягә кем киңәшләр биргән һәм кем аңа үрнәк күрсәткән? Син моны белергә телисеңме? ~ 34:1, 2
Софония пәйгамбәр Йошиягә яхшы үрнәк күрсәткән. Ул Йошиянең туганы булган, чөнки Софония, күрәсең, Манашшенең әтисе — яхшы патша Хизәкыйя ягыннан аңа туган булып чыккан. Йошиянең патшалык итүенең беренче елларында Софония пәйгамбәр Изге Язмаларның бер китабын язган һәм бу китап аның исемен йөртә. Софония дөресне эшләми торган кешеләрне кисәткән, һәм, күрәсең, Йошия аның сүзләренә колак салган.
Синең Иремия пәйгамбәр турында ишеткәнен бардыр. Ул да Йошиягә ярдәм иткән. Алар бер-берсенә якын яшәгән һәм балачактан ук Йәһвәгә хезмәт иткәннәр. Йәһвә үз рухы ярдәмендә Иремияне Изге Язмаларның бер китабын язарга рухландырган. Бу китап Иремия исемен йөртә. Йошия сугышта үлгәч, Иремия үзенең тирән көенечен белдереп, аның турында кайгылы җыр язган (2 Паралипоменон 35:25). Аллаһының бу хезмәтчеләре Йәһвәгә тугры булып калыр өчен, бер-берсенә булышкандыр һәм бер-берсен дәртләндереп торгандыр!
Йошиядән нәрсәгә өйрәнеп була? Син ничек уйлыйсың? ~ Синең әтиең, Йошиянең әтисе сыман, Йәһвәгә хезмәт итмәсә, сиңа башка берәрсе Аллаһы хакында белем алырга булыша аламы? Мәсәлән, әниең, әбиең, бабаң яки берәр туганың. Андый кеше булмаса һәм әниең рөхсәт итсә, синең белән Йәһвә хезмәтчеләренең берәрсе Изге Язмалар өйрәнүен алып бара ала.
Йошия яшь булса да, ул Йәһвәнең хезмәтчеләре белән дус булырга кирәк икәнен аңлаган. Син дә шулай эшлә һәм дөреслек юлын сайла!
^ 3 абз. Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.