Аллаһы бар диннәрне дә хуплыймы?
Аллаһы бар диннәрне дә хуплыймы?
Бу сорауга киң таралган җаваплар:
▪ «Аллаһы бар диннәрне дә хуплый».
▪ «Дин төре мөһим түгел, иң мөһиме — чын күңелдән ышану».
Гайсә Мәсих нәрсә әйткән?
▪ «Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл җиңел, капкасы да киң, һәм күпләр шул капкадан керәләр. Ә тормышка керә торган капка кысан, юлы тар, һәм аны азлар гына таба» (Маттай 7:13, 14). Гайсә бар юллар да Аллаһыга алып бара дип санамаган.
▪ «Кыямәт көнендә Миңа күпләр: „Раббым, Раббым! Без Синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекмени? Синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмыни? Синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр эшләмәдекмени?“ — дип әйтерләр. Менә шул вакытта Мин аларга: „Сезне, явызлык кылучыларны, Мин һичкайчан белмәдем, китегез янымнан!“ — дип җавап кайтарырмын» (Маттай 7:22, 23). Кешеләр үзләрен Гайсәнең шәкертләре дип атаса да, бу ул аларның барысын да хуплый дигәнне әле аңлатмый.
КҮП кеше үзләре ышанган тәгълиматларны һәм үз йолаларын бик кадерли. Әмма бу тәгълиматлар Аллаһы Сүзенә, Изге Язмаларга каршы килсә, моның нәтиҗәсе нинди булачак? Гайсә кеше уйлап чыгарган йолаларга иярү бик куркыныч дип кисәткән. Ул беренче гасырдагы дини җитәкчеләргә болай дигән: «Моның белән сез үзегезнең йолагыз хакына Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз». Аннары ул Аллаһы сүзләрен китергән: «Бу халык Мине теле белән хөрмәт итә, ә күңелләре исә Миннән еракта. Аларның Миңа табынулары бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр» (Маттай 15:1—9; Ишагыйя 29:13).
Тәгълиматларга ышану гына әз, тәртибебезгә игътибарлы булырга кирәк. Инҗилдә үзләрен диндар дип атаган кайбер кешеләр турында болай дип әйтелә: «Алар Аллаһыны беләбез дип ышандыралар, әмма эшләре белән Аннан ваз кичәләр» (Титуска 1:16). Аллаһы Сүзендә шулай ук безнең көннәрдәге кешеләр хакында болай дип әйтелә: «Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуның көчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор» (2 Тимутегә 3:4, 5).
Чын күңелдән ышану мөһим булса да, бу гына әз. Ни өчен? Чөнки кеше чын күңелдән ышанса да, ялгыш юлдан барырга мөмкин. Шуңа күрә Аллаһы турында төгәл белем булырга тиеш (Римлыларга 10:2, 3). Без андый белем алып Изге Язмалар буенча яшәсәк, Аллаһы безне хуплаячак (Маттай 7:21). Шулай итеп тоткан динебез хак булсын өчен, мотивларыбыз, тәгълиматларыбыз һәм эшләребез Аллаһыга яраклы булырга тиеш. Ә Аллаһыга яраклы эшләр бу һәр көн аның ихтыярын үтәп яшәү дигәнне аңлата (1 Яхъя 2:17).
Изге Язмаларда Аллаһы турында нәрсә әйтелә? Моның турында күбрәк белергә теләсәгез, Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез һәм Изге Язмаларны түләүсез өйдә өйрәнергә телисез дип әйтегез.
[9 биттәге сүзләр]
Тоткан динебез хак булсын өчен, мотивларыбыз, тәгълиматларыбыз һәм эшләребез Аллаһыга яраклы булырга тиеш