Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Адәм белән Хаува чыннан да яшәгәнме?

Адәм белән Хаува чыннан да яшәгәнме?

Адәм белән Хаува чыннан да яшәгәнме?

ТӘҮРАТТА, Яратылыш китабында, Адәм белән Хаува турында язылган хәбәр күп кешеләр өчен нибары кызыклы хикәя генә булып кала. «Тайм» журналының редакторына язылган бер хатта болай дип әйтелә: «Христиан динен тотучылар инде ничәме гасырлар Яратылыш китабында язылган Адәм белән Хаува турында хикәя бу — символик хикәя дип саныйлар». Католик, протестант һәм яһүд диннәренең белгечләре дә моның белән ризалаша. Алар Яратылыш китабының зур өлеше тарих яки фән белән туры килми диләр.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Адәм белән Хаува чыннан да яшәгәнме? Моңа дәлилләр бармы? Яратылышта язылган хәбәрне, миф дип санап кире кагу нәрсәгә китерә?

Яратылыштагы хәбәр фәнни яктан ышанычлымы?

Әйдәгез башта беренче кешене барлыкка китерү белән бәйле төп вакыйгаларны карап чыгыйк. Адәм турында Тәүратта: «Раббы Алла адәмне туфрактан яратты һәм аның борын тишекләренә тереклек сулышы өрде. Адәм әнә шулай җан иясе булды»,— дип әйтелә (Яратылыш 2:7). Бу сүзләр фән белән туры киләме?

Бер китапта кеше тәне 41 химик элементтан тора дип әйтелә («Nanomedicine»). Бу элементлар арасында, мәсәлән, углерод, тимер, кислород һәм башка элементлар бар. Аларның барысын да «туфрактан» табып була. Шулай итеп, Тәүратта әйтелгәнчә, кеше тәне чыннан да «туфрактан» яратылган.

Бу тере булмаган элементлардан тере кеше ничек яратылган булган соң? Моны булдыру бик катлаулы мәсьәлә. Моны аңлар өчен, НАСА төзегән космик корабльгә игътибар итик. Ул 2,5 миллион төрле детальдән тора. Инженерларга, аларны уйлап чыгарыр өчен һәм берләштерер өчен, күп еллар кирәк булган. Ә кеше тәне 7 октиллион атомнан, 100 триллион күзәнәктән, дистәләгән орган һәм аларның ким дигәндә 9 төп системасыннан тора *. Бу гаҗәеп төзелгән, шактый катлаулы биологик «машина» ничек барлыкка килгән соң? Үзеннән-үземе яки аны берәрсе яратканмы?

Өстәвенә, нәрсә кешене тере зат итә? Тереклекне кешегә кем яки нәрсә бирә? Галимнәр бу сорауларга җавапны белмәгәннәрен таный. Алар хәтта тере булуга билгеләмә дә бирә алмый. Әмма Барлыкка Китерүченең барлыгына ышанучылар өчен барысы да ачык. Тереклекнең чыганагы, әлбәттә, Аллаһы *.

Тәүратта Хаува Адәм кабыргасыннан ясалган булган дип әйтелә. Сез бу сүзләргә ышанасызмы? (Яратылыш 2:21—23). Бу сүзләрне миф яки уйдырма дип кире какканчы, мондый хәбәргә игътибар итегез: 2008 елның гыйнвар аенда Калифорния (АКШ) галимнәре кешенең тире күзәнәгеннән кеше яралгысы булдырганнар. Бу дөньяда беренче шундый вакыйга булган. Шул ук технология буенча эш итеп, галимнәр ким дигәндә 20 хайван булдырган. Аларның иң атаклысы — Долли исемле сарык. Аны бер сарыкның сөт бизеннән күзәнәк алып булдырганнар *.

Бу эшләр нәрсә белән тәмамланачак икәнен без әле белмибез. Әмма шуны күрәбез: әгәр кешеләр бер тереклектән биологик материал алып башка тереклек булдыра алалар икән, чиксез кодрәтле Барлыкка Китерүче бер кешедән андый материал алып, башкасын әллә булдыра алмасмы? Шунсын да әйтергә кирәк: кабырга үз урынында кабат үсә ала һәм хирурглар, гадәттә, аның андый сәләтен еш кына кулланалар.

Аллаһы Сүзендә Адәм белән Хаува турында нәрсә әйтелә?

Адәм белән Хаува Изге Язмаларда кат-кат искә алына. Һәм моны белгәч, кайбер кешеләр шакката. Бу өзекләр аша Яратылыш китабында язылган хәбәрнең чынлыгы турында нәрсә белеп була?

Беренче Елъязма китабының 1—9 нчы бүлекләрендә һәм Лүк китабында, 3 нче бүлектә язылган яһүдләрнең нәсел шәҗәрәләренә игътибар итик. Аларның берсендә 48, ә икенчесендә 75 буын кешесе искә алына. Лүк китабында Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсе, ә Елъязма китабында Исраил халкының патшалар һәм руханилар шәҗәрәләре китерелгән. Бу шәҗәрәләрнең икесендә дә Сөләйман, Давыт, Ягъкуб, Исхак, Ибраһим, Нух һәм азагында Адәм — бар кешеләргә яхшы билгеле булган кешеләр исемнәре китерелә. Аларның икесендә дә чыннан да яшәгән кешеләрнең исемнәре язылган һәм Адәм исеме дә — чыннан да яшәгән беренче кеше исеме.

Өстәвенә, Изге Язмаларда Адәм белән Хаува мифик түгел, ә кат-кат чын кешеләр итеп күрсәтелә. Мәсәлән мондый өзекләрдә:

• «Ул [Аллаһы] бер кешедән барлык халыкларны бар итте» (РӘСҮЛЛӘР 17:26).

• «Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде... Адәмнән алып Муса пәйгамбәргә кадәр... үлем хакимлек иткән» (РИМЛЫЛАРГА 5:12, 14).

• «Беренче кеше — Адәм — тере җан иясе булды» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 15:45).

• «Башта Адәм, аннан соң Хаува яратылган» (1 ТИМУТЕГӘ 2:13).

• «Ханух, Адәм буыныннан җиденчесе, алар [явызлар] хакында пәйгамбәрлек иткән» (ЯҺҮД 14).

Тагы мөһимрәге шул: Изге Язмалардагы иң ышанычлы шаһит — Гайсә Мәсих Адәм белән Хауваның барлыгын таныган. Аерылышу турында сорау кузгалгач, Гайсә пәйгамбәр болай дигән: «Баштан ук, һәммә нәрсә яратылганда, Аллаһы „аларны ир һәм хатын итеп бар итте. Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр“... Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Марк 10:6—9). Аерылышу — юридик мәгънә йөртүче сорау. Гайсә бу мөһим сорауны аңлатканда, мифик затларны мисал итеп китерер идеме? Әлбәттә, юк! Ул Яратылыш китабыннан өземтәне чын хәбәр итеп китергән.

Бер сүзлектә, Изге Язмалардагы бу сорауга кагылышлы бар дәлилләргә нәтиҗә ясап, болай дип әйтелә: «Инҗил Яратылыш китабының беренче бүлекләрендә язылган хәбәрнең тарихи булуын раслый» («The New Bible Dictionary»).

Домино эффекты

Чиркәүгә йөрүче күп кенә эчкерсез кеше яхшы христиан булыр өчен, Адәм белән Хауваның барлыгына ышану әллә ни мөһим түгел дип уйлый. Бер караганда шулай булып күренергә мөмкин. Әмма андый фикер йөртү нәрсәгә китерә? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Чиркәүгә йөрүче күп кенә кеше Изге Язмалардан йолым турындагы тәгълиматны бик яхшы белә. Бу тәгълимат буенча, Гайсә Мәсих кешеләрне гөнаһтан коткарыр өчен, үз камил тормышын йолым итеп биргән (Маттай 20:28; Яхъя 3:16). Белгәнебезчә, йолым — бу берәр югалган әйберне кире кайтарыр өчен түләнә торган хак. Бу хак әйбер бәясенә туры килә. Менә ни өчен Инҗилдә Гайсә «туры килгән йолым» (ЯД) дип атала (1 Тимутегә 2:5, 6). Нәрсәгә туры килә? Инҗилдә: «Адәм аркасында һәммәсе үлгән кебек, Мәсих бәрабәренә һәммәсе яңадан тереләчәк»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:22). Гайсә үз камил тормышын, тыңлаучан кешелекне йолып алыр өчен, корбан иткән. Һәм аның бу тормышы Адәмнең Гадәндә гөнаһ кылу аркасында югалткан камил тормышына туры килә (Римлыларга 5:12). Адәм яшәмәгән булса, Мәсихнең йолым корбаны мәгънәсез булып чыгар иде.

Яратылыштагы Адәм белән Хаува турындагы хәбәрне уйдырма дип кире кагу домино эффектына китерә: Аллаһы Сүзендәге бар мөһим тәгълиматлар диярлек ялган булып чыга! * Һәм бу күп сорауларны җавапсыз, ә иманны нигезсез калдыра (Еврейләргә 11:1).

Яшәүнең мәгънәсе бармы?

Кешеләрнең мәгънәле тормыш алып барасылары килә. Әмма Яратылыш китабындагы хәбәр уйдырма дип ризалашсак, бу теләгебезне канәгатьләндерә алырбызмы? Бу бик мөһим сорау. Төп эволюционист һәм атеист Ричард Докинс сүзләре буенча, Галәм «яратылмаган, ул максатсыз, анда яхшылык та, начарлык та — бернәрсә дә юк; нибары сукыр, шәфкатьсез ваемсызлык кына бар». Әйе, андый өметсез карашлар да бар, һәм алар кеше табигатенә бер дә туры килми!

Изге Язмаларда, Докинс карашыннан аермалы буларак: «Кешене кем барлыкка китергән? Без ни өчен яшибез? Ни өчен дөньяда шулкадәр явызлык белән газаплар күп? Явызлык кайчан да булса юк ителерме?» — дигән сорауларга тулы җавап бирелә. Анда шулай ук башка сорауларга да җавап бар. Өстәвенә, Мәсихнең йолымына иман итү, Аллаһы Адәм белән Хаувага биргән Гадән бакчасындагы кебек, Оҗмахта мәңге яшәргә өмет бирә (Мәдхия 36:29; Ачылыш 21:3—5). Бу чыннан да гаҗәеп өмет! *

Яратылыш китабында Адәм белән Хаува турында әйтелгәннәр эволюция теориясе белән туры килмәсә дә, фәнгә билгеле булганнар белән туры килә. Өстәвенә, ул Йәһвә Аллаһының иңдергән Сүзе, тормышны мәгънәле иткән Изге Язмаларның башка китаплары белән туры килә.

Изге Язмаларны үзегез укып-өйрәнеп чыксагыз, ничек булыр иде? Йәһвә Шаһитләре сезгә ярдәм итәргә әзер.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. 7 октилион — бу 27 нольле 7 цифрасы, ә 100 триллион — 12 нольле 100 цифрасы.

^ 8 абз. Күбрәк белер өчен «Яратучан Барлыкка Китерүче бармы?» (рус) һәм «Яшәү ничек барлыкка килгән? Эволюция яки барлыкка китерү ашамы?» (рус) дигән китапларны карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 9 абз. Әлбәттә, бу галимнәр тереклек булдыручы түгел. Алар инде тере күзәнәк белән эш итә.

^ 25 абз. Бу, мәсәлән, Аллаһы хакимлеге, кешенең сафлыгы, яхшылык һәм начарлык, ихтыяр иреге, үлгән кешеләр, никах, вәгъдә ителгән Мәсих, җирдәге оҗмах, Аллаһы Патшалыгы турында һәм башка күп тәгълиматка кагыла.

^ 28 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның «Җир өчен Аллаһы нәрсә ниятләгән?», 3 нче бүлеген һәм «Йолым — Аллаһының иң бөек бүләге», 5 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[14 биттәге сүзләр]

Адәм чын кеше булмаса, Мәсихнең йолым корбаны мәгънәсез булып чыга

[12, 13 биттәге иллюстрацияләр]

Кеше тәне, космик корабль кебек, уйлап төзелгән

[15 биттәге иллюстрация]

Гайсә Адәм белән Хауваны чыннан да яшәгән кешеләр дип санаган