Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаилә бәхетенең серләре

Гаиләдә акча тоту

Гаиләдә акча тоту

Лораның ире: «Мин хатыным Лора * кирәкмәгән, дөресрәк әйткәндә, мин кирәкми дип санаган әйберләр алып акча әрәм итә дип саныйм. Ул, күрәсең, акча тота белми! Аеруча көтмәгәндә берәр нәрсәгә күп акча китсә, без бик кыен хәлдә калабыз. Һәм минем инде берничә тапкыр: „Хатыным кесәсенә ачка керсә, шунда ук югала“,— дип әйткәнем бар».

Лора: «Бәлки, мин акча тота белми торганмындыр да, ләкин ирем ризыкка, өйгә, балаларга күпме акча киткәнен хәтта күз алдына да китерә алмый. Ә миңа һәрвакыт өй өчен кирәкле әйберләр алырга туры килә һәм мин безгә нәрсә кирәк икәнен беләм. Мин әйберләрне, хәтта акча турында кабат тавыш кубачак икәнен белсәм дә, алам».

ГАИЛӘДӘ иң авыр хәл ителә торган мәсьәлә — акчадыр. Шуңа күрә ул гаиләләрдә тавыш чыгуның төп сәбәбе булып кала.

Акча тота белмәгән ир белән хатын арасында киеренке хәл туарга, тавыш кубарга мөмкин. Бу шулай ук җан газапларына китерә ала һәм аларның хәтта Йәһвә белән мөнәсәбәтләре бозыла ала (1 Тимутегә 6:9, 10). Акча тоту мәсьәләсен бергәләп хәл итә алмаган әти-әниләргә, бәлки, күбрәк эшләргә туры килә торгандыр. Моның аркасында алар үз балаларына, бер-берсенә игътибарсыз булып китә һәм рухи яктан булыша алмый. Шулай итеп алар үз балаларын да акчаны дөрес тотарга өйрәтми.

«Көмеш кешегә калкан»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Вәгазьче 7:12). Әмма акча никахыгыз өчен «калкан» булсын өчен, аны тотарга өйрәнү генә әз, сезгә, шулай ук, үз тормыш иптәшегез белән акча турында сөйләшә белергә кирәк *. Акча турында бетмәгән бәхәсләр алып бару урынына, алар турында тыныч кына сөйләшеп алу ир белән хатын арасындагы бәйләнешләрне тагы да тыгызрак итә.

Ләкин ни өчен акча аркасында никахта шулкадәр күп кыен хәлләр туа? Акча талашуларга китермичә, туган авырлыкларны чишәргә булышсын өчен, нинди адымнар ясарга?

Ни өчен кыенлыклар туа?

Гаиләдә туган каршылыкларның сәбәбе акча тоту түгел, ә ешрак бер-береңә ышаныч булмау һәм курку. Мәсәлән, ир кеше үз хатыныннан һәр тиен өчен хисап бирүне таләп итә ди. Чынлыкта бу ир хатынының гаилә акчаларын дөрес тота алуына шикләнә дип әйтеп була. Ә иреннән: «Өйдә җыелган акча әз»,— дип зарланган хатын, дөресен генә әйткәндә, киләчәктә акча ягыннан кыен хәлгә эләгүеннән курка.

Туган каршылыкларның тагын бер сәбәбе — ир белән хатынның үз гаиләләрендә алган тәрбиясе. Сигез ел никахта яшәүче Мэтью болай ди: «Хатыным гаиләсендә акчаны тота белгәннәр һәм аңа мин очраткан авырлыклар белән очрашырга туры килмәгән. Минем әтием алкоголик иде һәм һәрвакыт тәмәке тартты. Ул еш кына эшләмичә өйдә ятты, шуңа күрә өйдә кайвакыт ашарга ипи балчыгы да юк иде һәм мин әҗәткә керүдән куркып яшәдем. Шуңа күрә мин, акча турында сүз чыкканда, кайчакта хатыным белән тыныч кына сөйләшә алмыйм». Каршылыклар теләсә кайсы сәбәпләр аркасында туарга мөмкин, шулай да акча гаиләбезне таркатмасын өчен һәм аны ныгытсын өчен нәрсә эшләп була?

Сезнең өчен акча яки никахыгыз мөһимрәкме?

Дүрт киңәш

Аллаһы Сүзе — ул акча тоту буенча белешмәлек түгел. Әмма анда, акча аркасында кыен хәлгә эләкмәс өчен, яхшы киңәшләр язылган. Аларны карап чыгыгыз һәм аста китерелгән киңәшләрне кулланып карагыз.

1. Акча турында тыныч кына сөйләшергә өйрәнегез.

«Киңәш-табыш итүчеләр акыл җыяр» (Гыйбрәтле сүзләр 13:10). Сезгә алган тәрбиягез аркасында, башкалар белән, хәтта тормыш иптәшегез белән, акча турында киңәшләшү авырдыр. Шулай да мөһим сорауларны бергәләп карап чыгарга өйрәнү акыллы булыр иде. Мәсәлән, тормыш иптәшегезгә әти-әниегезнең акчага карашы сезнең үзегезгә ничек тәэсир иткәне турында сөйләп бирегез. Шулай ук тормыш иптәшегезгә аның алган тәрбиясенең йогынтысын исәпкә алырга тырышыгыз.

Акча турында сөйләшер өчен берәр кыен хәлне көтеп утырасы юк. «Ике кеше сөйләшеп очрашмасалар, бергә барырлармы?» — дип сораган Аллаһының бер пәйгамбәре (Амос 3:3). Бу сүзләрдә нинди принцип язылган? Гаиләнең финанс хәле турында сөйләшер өчен очрашу вакытын билгеләп куйсак, бер-береңне аңламау аркасында туган кыенлыктан кача алырбыз.

КИҢӘШ. Гаиләнең финанс хәле турында сөйләшер өчен регуляр очрашыгыз һәм моның өчен вакыт — я айның, я атнаның берәр көнен — билгеләп куегыз. Сөйләшү 15 минуттан артык булмаса һәм сөйләшү алдыннан икегез дә ял иткән булса, яхшы булыр. Андый сөйләшүләрне, мәсәлән, ашаганда яисә балалар белән ял иткәндә, алып бармаска алдан килешеп куегыз.

2. Гаиләгә кергән акчага дөрес караш үстерегез.

«Бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз» (Римлыларга 12:10). Гаиләдә сез генә акча эшләп алучы булсагыз, бу акчаны үз акчагыз дип түгел, ә гаилә акчасы дип санасагыз, үз тормыш иптәшегезгә ихтирамлы булырсыз (1 Тимутегә 5:8).

Гаиләгездә икегез дә эшләсә, күпме алганыгызны һәм нәрсәгә тотканыгызны тормыш иптәшегездән яшермәгез, шулай итеп сез бер-берегезгә «ихтирамлы булырсыз». Ә яшерсәгез, аның ышанычын югалтырсыз һәм сезнең арагыз бозылыр. Тормыш иптәшегездән һәр тиен өчен хисап таләп итмәгез. Әмма берәр зур нәрсә алыр алдыннан тормыш иптәшегез белән киңәшләшеп, сез аның фикерен хөрмәт итәсез икәнен күрсәтәсез.

КИҢӘШ. Ир белән хатын бер-берсе белән киңәшләшмичә күпме акча тота ала? Моны алар икесе хәл итәргә тиеш. Бу, бәлки, 100, 1 000 сум, яки күбрәк булыр. Күбрәк тотарга булсагыз, тормыш иптәшегез белән киңәшләшеп алыгыз.

3. Гаиләгезнең керем белән чыгымнарын исәпләп барыгыз.

«Тырыш кешенең уе-нияте — муллык» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Киләчәккә планнар төзер өчен һәм тырыш эшегезнең җимешләрен әрәм итмәс өчен, гаиләгезнең керем белән чыгымнарын исәпләп торырга кирәк. Биш ел үз гаиләсе белән торучы Нина болай ди: «Гаиләнең керем белән чыгымнарын язып бару күп нәрсәләргә күзләрне ача. Кара белән акка язылган саннар шунда ук акылга утырта».

Гаиләнең керем-чыгымнарын исәпләп баруны катлауландырмагыз. Ике угыл әтисе, 26 ел никахта торган Даррен болай ди: «Без, акча белән дөрес кулланыр өчен, башта конвертлар кулландык: атналык акчаларны конвертларга сала идек. Безнең, мәсәлән, ризык алыр өчен, ял итү өчен һәм хәтта чәч алдырыр өчен, аерым конвертлар бар иде. Берсендә акча бетсә, икенчесеннән әҗәткә алып, акчаны мөмкин кадәр тизрәк алган конвертка кайтарырга тырыша идек». Салымнарны карта, Интернет аша яки үзегез кассага барып түлисезме, шунсы мөһим: барысын планлаштырыгыз һәм чыгымнарыгызны язып барыгыз.

КИҢӘШ. Һәр ай бар чыгымнарны язып барыгыз. Керемнәрнең ничә процентын саклап барачаксыз? Моның турында алдан сөйләшеп куегыз. Аннан соң үзгәрә торган чыгымнарны, мәсәлән, ризык, ут, телефон өчен тотылачак акчаны, язып куегыз. Шуннан соң берничә ай өчен тотылган акчаларны язып барыгыз. Кирәк булса, әҗәткә кермәс өчен, үзгәрешләр ясарга әзер булыгыз.

4. Кем нәрсә өчен җаваплы булачак турында сөйләшеп куегыз.

«Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак; чөнки икәүнең бердәм хезмәтендә яхшы әҗер бар» (Вәгазьче 4:9, 10). Кайбер гаиләләрдә акча өчен ир кеше җаваплы. Башкаларында бу эшне хатын остарак башкара (Гыйбрәтле сүзләр 31:10 —28). Башка күп гаиләләрдә ир белән хатын бергәләп бу йөкне йөртә. «Хатыным өйгә килгән төрле кәгазьләр буенча түли һәм кечкенәрәк чыгымнарны каплый.— дип сөйли 21 ел никахтагы Марио.— Мин салымнар, аренда һәм күбрәк акча таләп иткән башка кәгазьләр өчен җаваплы. Без бер-беребез белән һәрвакыт киңәшләшеп торабыз». Сез бу эшләрне, бәлки, башкарак алып барасыздыр, әмма монда иң мөһиме — хезмәттәшлек итү.

КИҢӘШ. Кем нәрсә өчен җаваплы булачак икәнен билгеләгәндә, бер-берегезнең көчле һәм көчсез якларыгызны исәпкә алыгыз. Бер-ике айдан соң кем һәм ничек үз вазифасын үти икәнен карап чыгыгыз. Үзгәрешләр ясарга әзер булыгыз. Вакыт-вакыт рольләрегезне алмаштырып торыгыз. Бу сезгә тормыш иптәшегезнең башкарган эшләрен, мәсәлән, салымнар түләү яки кибеткә бару кебек эшләрен, кадерләргә булышыр.

Акча турында сөйләшүләрдә нәрсә беренче урында торырга тиеш

Акча турында сөйләшүләр аркасында мәхәббәтегез сүрелмәсен. Биш ел никахтагы Лия болай ди: «Без ирем белән акча турында ачык һәм эчкерсез сөйләшергә өйрәндек. Шуңа күрә без эшләрне бердәм алып барабыз һәм мәхәббәтебез көчәя».

Ир белән хатын акча тоту турында сөйләшкәндә, үз өметләре, хыяллары белән уртаклаша һәм никахларына бирелгән булуларын күрсәтәләр. Берәр кыйбат нәрсә алыр алдыннан киңәшләшеп, алар бер-берсенең фикерен һәм хисләрен хөрмәт итә икәнен күрсәтә. Ә тормыш иптәшенә, хисап таләп итмичә, билгеле күләмдә акча сарыф итәргә рөхсәт итеп, ир белән хатын бер-берсенә ышанганнарын күрсәтәләр. Моның барысы чын мәхәббәткә нигезләнгән мөнәсәбәтләргә китерә. Ә андый мөнәсәбәтләр акчага караганда күпкә кадерлерәк. Шуңа күрә нәрсәгә кирәк ул акча турында тавыш куптару?

^ 3 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 7 абз. Инҗилдә «ир... хатынның башы» дип әйтелә, шуңа күрә гаиләдә акча тоту буенча төп җаваплылык ир өстендә һәм ул, шулай ук, үз хатынын яратырга һәм үзе турында гына түгел, ә аның турында да уйлап эш итәргә тиеш (Эфеслеләргә 5:23, 25).

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

  • Тормыш иптәшем белән акча турында соңгы тапкыр тыныч кына кайчан сөйләшкән идем?

  • Тормыш иптәшемнең гаиләгә акча ягыннан булышканы өчен, рәхмәтемне белдереп, нәрсә әйтәм һәм нәрсә эшлим?