Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен Аллаһы кешеләргә мәңгелек тормыш бүләген тәкъдим итә?

Ни өчен Аллаһы кешеләргә мәңгелек тормыш бүләген тәкъдим итә?

Укычыларның сораулары

Ни өчен Аллаһы кешеләргә мәңгелек тормыш бүләген тәкъдим итә?

▪ Изге Язмаларда Аллаһы кешеләргә «мәңгелек тормыш» алырга мөмкинлек бирә дип әйтелә (Яхъя 6:40). Әмма аны шулай эшләргә нәрсә дәртләндерә? Гаделлек урнаштыру теләге генәме?

Гаделлек бу кешеләр белән үзеңне намуслы һәм дөрес тоту дигәнне аңлата. Без чыннан да яшәүгә лаекмы? Юк. Изге Язмаларда: «Җир йөзендә бер дә гөнаһка кермәгән, гел изгелек юлында булган тәкъва кеше юк»,— диелә (Вәгазьче 7:20). Гөнаһ өчен җәза булырга тиеш. Аллаһы беренче кешене, Адәмне, ул гөнаһ кылган көнне үләчәк дип кисәткән (Яратылыш 2:17). Соңрак Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Паул: «Гөнаһ өчен әҗер — үлем»,— дип язган (Римлыларга 6:23). Адәмнең бар токымнары гаделлек буенча үлемгә лаек булса, ни өчен Аллаһы аларга мәңге яшәргә мөмкинлек бирә?

Мәңгелек тормыш — бу бүләк. Аның аша Аллаһы яратуының һәм мәрхәмәтенең бөеклеге вә чиксезлеге чагыла. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Барысы да гөнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар. Ә алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар» (Римлыларга 3:23, 24).

Без барыбыз да үлемгә лаек булсак та, Аллаһы үзен яратучы кешеләргә мәңгелек тормыш бирергә булган. Бу гаделсезлекме? Инҗилдә болай дип әйтелә: «Моннан нәрсә килеп чыга соң? Әллә Аллаһы гадел түгелме? Һич тә алай түгел! Чөнки Ул Мусага әйтте: „Кемгә телим, шуңа шәфкать күрсәтермен; Кемне кызганырга телим, шуны кызганырмын“. [...] ...Аллаһы белән бәхәсләшергә син кем соң?» (Римлыларга 9:14—20).

Кайбер илләрдә югары хакимнәр яки судьялар каты җәзага лаек җинаятьченең җәзасын йомшартырга мөмкин. Әгәр бу җинаятьче судьяларның таләпләрен теләп үтәсә һәм үз карашында вә тәртибендә үзгәрешләр бар икәнен күрсәтсә, судья яисә президент аның җәзасын йомшартырга яки хәтта җәза да бирмәскә мөмкин. Шулай итеп бу җинаятьче турында аңа мәрхәмәт күрсәтелгән дип әйтеп була.

Йәһвә дә бар гөнаһлы кешеләргә алар лаек булган җәзаны бирмәскә мөмкин. Киресенчә, ул яратуыннан чыгып, үзен яратучы һәм үз таләпләренә туры килгән кешеләргә мәңгелек тормыш бирә ала. Инҗилдә: «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль»,— дип әйтелә (Рәсүлләр 10:34, 35).

Йәһвә Аллаһы үз Угылын газап чигеп безнең өчен үләргә җибәргән һәм шулай итеп безгә карата иң бөек яратуын күрсәткән. Гайсә Мәсих үз Атасы турында болай дигән: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16).

Йәһвә үзен яратучы һәм аның ихтыярын үтәүче бар кешеләрне кабул итә һәм аларның элекке тормышларына карап тормый. Шуңа күрә мәңгелек тормыш өмете — бу, күбесенчә, Аллаһы күрсәткән мәрхәмәтнең чагылышы һәм аның иң зур мәхәббәт дәртләндергән эше.

[15 биттәге өстәмә текст]

Бу, күбесенчә, Аллаһы күрсәткән мәрхәмәтнең чагылышы һәм аның иң зур мәхәббәт дәртләндергән эше