Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Җир читенә» сәяхәт

«Җир читенә» сәяхәт

Россиядән хат

«Җир читенә» сәяхәт

БЕЗНЕҢ кечкенә самолетыбыз Туймаада исемле үзәнлек өстеннән әкрен генә югарыга күтәрелә. Без боз белән капланган төрле-төрле күлләр өстеннән очабыз. Верхоянск өстеннән үткәндә артта карга төренгән һәм кояш нурларында күмелеп торган тау очлары кала. 900 километр үткәннән соң, без Депутатский исемле авылга барып җитәбез.

Шулай итеп минем Саха Республикасы (Якутия) буенча сәяхәтем башлана. Көнбатыш Европадан да зуррак бу гаҗәеп, ләкин бик салкын җирдә җәй көннәрендә температура 40 тан артса, кыш көннәрендә 70 тән түбәнрәк төшә. Якутиядә вакыт-вакыт бик борынгы зур хайваннарның калдыкларын табып торалар. Бу сәяхәттән соң берничә ел үтсә дә, куе томан белән капланган шәһәрләр, төрле төсләр белән уйнап торган төньяк балкышы, һәм суык белән чыныккан шат күңелле якутлар әле дә хәтеремә төшеп тора.

Депутатский исемле авылдан соң, без юлдашым белән тагын берничә авылга барырга тиеш идек. Беренче авыл Депутатскийдан якынча 300 километр ераклыкта, төньякта, Лаптевых диңгезе янында урнашкан Хайыр исемле авыл иде. Ни өчен без бу сәяхәткә барырга булдык? Йәһвә Шаһитләренең берсе шул авылларда вәгазьләгәндә, Изге Язмалар белән яхшырак танышырга теләгән күп кенә эчкерсез кешене тапкан. Һәм без — бу авыллардан мең километрдан артык ераклыктагы Якутскта яшәүче Йәһвә Шаһитләре — аларга иң якын булып чыктык! Без анда яшәүче халык рухи дәртләндерүгә һәм ярдәмгә мохтаҗ икәнен аңлый идек.

Депутаскийга килеп җиткәч, без бер машина таптык һәм аның хуҗасы безне Хайырга хәтле алып барырга ризалашты. Ул әле ни күп акча сорамады, әмма аның машинасын күргәч, без аның белән барырга микән дип икеләнә башладык, чөнки машинасы иске, яртылаш эчереп беткән, ә эчендә бензин исе килә иде. Шулай да без барырга булдык һәм шул ук кичне юлга чыктык. Алда безне маҗаралы сәяхәт көтә иде, әмма без моны әле белми идек.

Машинадагы утыргычлар тундра җиредәй каткан иде, һәм эрергә бер дә җыенмыйлар иде! Бу безгә бик тиз «барып җитте», шуңа күрә без машинаны туктатып, бар булган җылы киемнәребезне кидек. Шулай да суык тәнгә үтеп керде һәм тешкә теш тими башлады.

Андый суыкларга ияләшкән машина хуҗасының бер дә исе китми иде. Бер заман ул: «Сезнең кайчан да булса төньяк балкышын күргәнегез бармы?» — дип сорап куйды. Минем күргәнем юк иде, шуңа күрә ул машинаны туктаткач, без тышка чыктык һәм... шаккаттык. Без хәтта өшегәнебезне дә оныттык! Күккә төрле төсләр белән ялтырап, уйнап торган челтәр эленгән иде. Әгәр теләсәң, аңа кул белән кагылып була иде кебек — шул кадәр якын булып күренде ул безгә.

Иртән, әле таң атканчы, машинабыз кар өемнәре арасына кереп батты. Без тышка чыгып аны шул өемнәрдән тартып чыгардык. Кар белән капланган юлда безгә аны әле тагын берничә тапкыр «коткарырга» туры килде. Ниһаять, таң атты. Һәм без юлыбыз — бу каткан елга икәнен аңладык! 16 сәгать юлда үткәргәннән соң, көн уртасында, без Хайырга барып җиттек. Авырып китәрбез дип курыксак та, икенче көнне, иртән, без йокыдан бернәрсә булмагандай тордык. Шулай да аягымдагы бер бармагым чак кына туңган иде. Ләкин авылдагы кешеләр аю маен табып бармагыма сөрткәч, ул тиздән «терелеп» китте.

Гадәттә, без, Йәһвә Шаһитләре, кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерер өчен, аларның өйләренә киләбез. Әмма Хайырда кешеләр безнең килүебез турында белгәч, үзләре килделәр. Ярты ай дәвамында без көннәр буе, кайвакыт иртәдән алып кичкә хәтле, килгән кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәндек. Рухи нәрсәләр белән кызыксынучы, киң күңелле һәм кунакчыл булган шулкадәр күп кешене очрату үзе бер бүләк иде! Берничә якут әби: «Без Аллаһыга ышанабыз. Һәм сезнең монда, җир читенә, килүегез Аллаһының барлыгын күрсәтә»,— диде.

Кызык яши дә инде якут халкы! Мәсәлән, кыш вакытында су кирәк булса, тышка чыгып аласың: ул йорт янында, утын шикелле, каткан килеш саклана. Эчәсең килсә, бер кисәк боз аласың да, өйгә кертеп эретәсең. Шулай ук аларның бер ризыгын татып карадым. Бу сиг гаиләсеннән чир дип аталган тәмле бер балык. Аны тоткач, суыкта катыралар, ә аннары ашар өчен балыктан нечкә кисәкләр юнып алалар. Бу кисәкләр строганина дип атала һәм аны борыч белән буталган тозга манып тәмләп ашыйлар. Өстәвенә, авыл халкы үз кызык табышлары — мамонтның казык тешләре һәм борынгы агачларның таш кисәкләре — турында сөйләде. Дөресен генә әйткәндә моның барысына аларның исләре әллә ни китми.

Хайырдан башка якут авылларына барыр өчен, миңа йөзләгән километр үтәргә туры килде. Бу юлның шактый зур өлешен мин самолетлар белән үттем, һәм авылларда яшәүче Изге Язмалар белән кызыксынучы кешеләр белән очраштым. Алар киң күңелле һәм кунакчыл иделәр! Бер тапкыр мин кечкенә бер малай белән таныштым. Ул минем самолеттан курыкканымны белгәч, үз куллары белән ясап бер открытка бүләк итте. Анда ике кечкенә чыпчык һәм самолет рәсеме ясалган иде. Открыткага ул болай дип язган: «Саша, самолетта очканда җиргә егылып төшәрсең дип курыкма. Маттай 10:29». Бу сүзләрне Инҗилдән ачып карагач, күңелем тулды. Анда «Ике чыпчык бер бакыр тәңкәгә сатыла түгелме соң? Әмма аларның берсе дә Атагызның ихтыярыннан башка җиргә егылып төшмәс»,— дип әйтелгән иде.

Бу Якутия турында нибары берничә хатирәм генә. Минем йөрәгемдә салкын төньяк хакында һәм чыннан да «җир читендә» яшәүче искиткеч кешеләр турында мәңгегә җылы истәлекләр калды.

[27 биттәге иллюстрацияләр]

Якут халкы — киң күңелле һәм кунакчыл кешеләр