Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тол хатыннар һәм тол ирләр алар нәрсәгә мохтаҗ? Аларга ничек ярдәм итеп була?

Тол хатыннар һәм тол ирләр алар нәрсәгә мохтаҗ? Аларга ничек ярдәм итеп була?

Тол хатыннар һәм тол ирләр алар нәрсәгә мохтаҗ? Аларга ничек ярдәм итеп була?

Кечкенә фатирының караңгы гына бер бүлмәсендә Жанна табын әзерләп йөри. Ул ашап алырга җыена. Кинәт кенә аның күзләре үз алдындагы ике тәлинкәгә төшә... һәм ул үксеп елый башлый. Үз гадәте буенча ул табынны ике кешегә җәйгән! Ә бит иренең үлеменә инде ике ел.

ҮЗ ТОРМЫШ иптәшен югалткан кешенең кайгысын, аеруча син үзең моны кичергән булмасаң, аңлау бик авыр. Әйе, кеше туган бәлане тора-бара гына аңлый башлый. Берил, аңа 72 яшь, үз иренең кинәт үлеп киткәнен башта берничек тә аңлап бетерә алмаган. «Бу минем өчен төш кебек иде,— дип әйтә Берил.— Мин иремнең бүтән өйгә кайтмаячагына ышанып бетә алмый идем».

Кеше, аягын кисеп алганнан соң, кайвакыт аны «сизә». Кайгыга баткан кеше дә кайчакта агылып барган халык арасында үз тормыш иптәшен «күрә» яки югалткан якыны белән сөйләшкәнен сизеп ала.

Дуслар белән туганнар еш кына андый авыр чакларда нәрсә эшләргә икәнен белми. Сезнең үз тормыш иптәшен югалткан берәр танышыгыз бармы? Алайса, аңа ничек ярдәм итеп була? Тол ирләргә һәм хатыннарга ярдәм күрсәтер өчен, нәрсә белергә кирәк? Сез кайгыга баткан кешегә яңадан шатланып яши башларга ничек булыша аласыз?

Нинди эшләрдән тыелырга?

Үз тормыш иптәшен югалткан кеше кайгырганга, аның дуслары һәм туганнары борчылырга мөмкин. Алар иң яхшы ниятләрдән чыгып аның кайгылы көннәрен кыскартырга тырышыр. Ләкин бер белгечнең 700 тол хатын белән тол ир арасында үткәргән сораштыруы буенча, «кайгыру вакытына билгеле чикләр юк». Шуңа күрә кеше кайгырса, аңа комачауламагыз һәм аны туктату урынына, аңа үз хисләрен белдерергә мөмкинлек бирегез (Яратылыш 37:34, 35; Әюб 10:1).

Ярдәм күрсәтү урынлы булса да, сез җирләү белән бәйле эшләрдә бар җитәкчелекне үз кулыгызга алырга тиеш дип уйламагыз. Пол исемле 49 яшьлек тол ир болай ди: «Кешеләр миңа гамәли яктан ярдәм күрсәтсәләр дә, минем өчен мөһим булган карарларны үземә кабул итәргә мөмкинлек бирделәр. Мин алар дөрес эшләде дип саныйм. Хатынымның җирләү эшләренең тәртипле үтүе минем өчен мөһим иде. Минемчә, бу аның хөрмәтенә башкарылган соңгы эшем булды».

Әлбәттә, кешеләрнең күбесе үзләренә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтле. Айлин исемле 68 яшьлек тол хатын болай ди: «Зиһенем чуалганга, җирләү эшләрен оештыру һәм кәгазь эшләре белән шөгыльләнү авыр иде. Бәхеткә каршы, улым белән киленем миңа ярдәм кулы сузды».

Шулай ук кешенең үлгән якыны турында сөйләшегез, курыкмагыз. Инде искә алынган Берил болай ди: «Минем дусларым бик ярдәмчел булды. Шулай да алар ирем Джон турында сөйләшмәскә тырыштылар. Әйтерсең, ул һичкайчан булмаган. Бу мине чак кына рәнҗетте». Кайвакыт тол ирләр белән хатыннарның үз тормыш иптәшләре турында ачык сөйләшәсе килә. Сез мәрхүм кешенең берәр яхшы эшен, я аның белән булган берәр кызык очракны хәтерлисезме? Алайса моның турында тол кешегә курыкмыйча сөйләп карагыз. Үлгән кешене сез нәрсә өчен кадерли идегез? Ни өчен сез аны юксынасыз? Әгәр бу урынлы булса, тол кешегә моның хакында да сөйләп бирегез. Бу кайгыга төшкән кешегә башкалар да аның кайгысын уртаклаша икәнен күрергә ярдәм итәчәк (Римлыларга 12:15).

Кайгырган кешегә булышканда, аңа чиктән тыш күп киңәшләр бирүдән тыелыгыз. Һәм карарлар кабул ителгәндә, аны ашыктырмагыз *. Моның урынына үзегезне акыллы тотыгыз һәм үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин дустыма яки туганыма тормышының иң авыр чакларын кичереп чыгарга ничек ярдәм итә алам?»

Нәрсә эшләп була?

Тормыш иптәше үлгәч, тол хатын яки тол ир гамәли ярдәмне аеруча беренче көннәрдә теләп кабул итәр. Сез аңа ашарга пешереп, туганнарын урнаштырып я аның белән бергә булып, ярдәм итә аласызмы?

Моннан тыш ир-атлар һәм хатын-кызлар кайгы белән ялгызлыкны төрлечә кичерә икәнен тану мөһим. Мәсәлән, кайбер илләрдә тол ирләрнең яртысыннан күбрәк өлеше үз тормыш иптәшенең үлеменнән соң 18 ай эчендә яңадан өйләнә. Мондый хәл тол хатыннар арасында сирәк очрый. Ни өчен?

Күп кеше ир-атлар үз физик яисә җенси теләкләрен канәгатьләндер өчен генә кабат өйләнә дип уйлый. Әмма бу алай түгел. Чынында ирләрнең үз күңелләрен тормыш иптәшенә генә бушату гадәте бар. Нәкъ шул аларны тормыш иптәшләре үлгәннән соң кабат өйләнергә этәрә. Тол хатыннарга исә, иренең дуслары аларны кайчакта онытса да, эмоциональ ярдәм табу еш кына җиңелрәк. Шуңа күрә тол ирләр кыска арада кабат никахлашуны, аның кайбер куркыныч яклары булса да, ялгызлыктан котылуның бердәнбер юлы дип саный. Шулай итеп, тол хатыннарга ялгызлыкны кичерү җиңелрәк.

Сез тол булып калган дустыгызга я туганыгызга ялгызлыктан котылырга ничек ярдәм итә аласыз? Хелен исемле 49 яшьлек тол хатын болай ди: «Күпләрнең ярдәм итәсе килсә дә, чынында алар ярдәм итәр өчен көч куймыйлар. Алар еш кына: „Ярдәм кирәк булса, миңа әйтерсең“,— диләр. Ә менә: „Әйдә, бергә кибеткә барып кайтыйк“,— дисәләр, мин моны шатлык белән кабул итәм». Хатыны рактан үлгән Пол ни өчен ул андый чакыруларны кадерли икәнен болай дип аңлата: «Кайчакта аралашасы я үз хәлләрең турында сөйлисе килми. Ләкин бераз аралашып алгач, үзеңне күпкә яхшырак хис итәсең; андый чакларда ялгызлык чигенә дип әйтеп була. Башка кешеләрнең синең турыда чын кайгыртуын күрү тормышны җиңеләйтә» *.

Кайгыны уртаклашу кайчан аеруча мөһим?

Хелен туганнарының күпчелеге кире үз көндәлек эшләренә кайткач, ул эмоциональ ярдәмгә аеруча мохтаҗ булуын сизгән. «Дуслар белән туганнарың башта гына ярдәм күрсәтәләр,— дип әйтә ул,— әмма соңрак алар гадәттәгечә тормыш итә башлый. Ә син гадәттәге тормышыңа кайта алмыйча яшисең». Чын дуслар тол кешене хәлен аңлар һәм өзлексез ярдәм күрсәтеп торыр.

Тол хатыннар белән тол ирләргә аеруча туй еллыгында яисә якынының үлүе еллыгында аралашыр өчен кешеләр кирәк. Искә алынган Айлин аңа ялгызлык хисе һәм кайгысы белән көрәшергә үсеп җиткән улы булыша дип әйтә. «Һәр ел,— дип сөйли ул,— улым Кевин бу көнне мине үзе белән ала һәм без аның белән бергә берәр җирдә ашап алабыз. Без икәүдән-икәү генә калып бергә вакыт үткәрәбез». Тол булып калган дустыгызның яки туганыгызның бу аеруча авыр көннәрен берәр җиргә билгеләп куйсагыз, яхшы булыр иде. Бу сезгә үзегезгә яки башкаларга бу кеше турында андый авыр вакытларда кайгыртырга булышачак (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

Тормыш иптәшләрен югалткан кешеләр үзләре дә башкаларны юата ала. Инде сигез ел буе тол яшәүче Энни бүтән тол хатын белән аралашканнан соң болай дигән: «Аның тәвәккәллеге миңа зур йогынты ясады һәм мине алда да алга барырга дәртләндерде».

Иң авыр вакытларны ерып чыгып тол хатыннар белән тол ирләр инде үзләре башкаларга көч өстәп һәм өмет биреп тора ала. Изге Язмаларда искә алынган ике тол хатын — Рут һәм аның кайнанасы Нагомия бер-берсенә ярдәм итеп торганнар. Мондый кайгырту аларга кайгыны һәм авыр хәлне җиңеп чыгарга булышкан (Рут 1:15—17; 3:1; 4:14, 15).

Дәвалау вакыты

Тормыш тәртипкә керсен өчен тол булып калган кешеләргә үзләренең якын кешесе турында истәлекләрен дә сакларга һәм шул ук вакыт үз ихтыяҗлары турында да кайгыртырга өйрәнергә кирәк. Акыллы Сөләйман патша «елау вакыты бар» икәнен таныган. Ләкин ул «дәвалау вакыты» да бар дип әйткән (Вәгазьче 3:3, 4).

Инде искә алынган Пол үткәндәгеләрне оныту никадәр авыр икәнен күрсәтеп болай ди: «Без хатыным белән бер-берсенә үрелеп үскән яшь агачлар сыман идек. Агачның берсе корып киселгәч, икенчесе кәкре килеш калды. Шуңа күрә мин ялгыз яшәвемә ияләшә алмый идем». Үлгән тормыш иптәшемә тугры булыйм дип кайберәүләр үткәндәгене онытмаска тырышалар. Башкалар тормыштан шатлык алуны үлгән тормыш иптәшенә хыянәт дип санап, бүтән кешеләр белән очрашмый да, танышмый да. Тол хатыннарны һәм тол ирләрне ничек «дәваларга», башка сүзләр белән әйткәндә, аларга тормышларын дәвам итәргә ничек булышырга?

Башта кешегә үз күңелен бушатырга ярдәм итегез. Инде алты ел буе тол яшәүче Герберт болай ди: «Мин берәр нәрсәне искә төшереп, үткәндәге хәлләр турында сөйләгәндә, кунакка килгән кешеләр сүземне бүлдермичә генә тыңлап утыра иделәр. Бу чакларны мин аеруча кадерлим. Минем белән аралашу әллә ни кызык булмагандыр, әмма кешеләр минем хәлемә керә белде, һәм мин аларга моның өчен рәхмәтле». Полның тәҗрибәле дусты аның хәлләрен һәрвакыт сораштырып торган һәм бу Полга бик нык тәэсир иткән. «Ул минем белән эчкерсез һәм йомшак сөйләшә иде һәм мин аңа үз күңелемне бушатып бирә идем»,— дип сөйли ул (Гыйбрәтле сүзләр 18:24).

Үкенү, гаеп яки ачу шикелле төрле хисләрне белдереп, якынын югалткан кеше тормышның яңа шартларына җиңелрәк күнегә. Давыт патша үз күңелен иң яхшы юатучы, Йәһвә Аллаһы, алдында бушаткан. Бу аңа «күтәрелер» өчен көч биргән һәм үз яшь улының үлеменә күнегергә булышкан (2 Патшалык 12:19—23).

Иртәме-соңмы тол кешегә үзенең көндәлек эшләренә, бу башта авыр булса да, кире кайтырга кирәк. Сез аны бергәләп берәр эш башкарырга, мәсәлән, кибеткә барып кайтырга я саф һавада йөреп керергә чакыра аласызмы? Бәлкем, ул сезгә берәр яктан ярдәм итәр, сез аңардан моның турында сорый аласызмы? Шулай итеп сез аңа башкалардан читләшмәскә булышырсыз. Мәсәлән, тол хатын балалар белән утыра алмас идеме, ә бәлки ул берәр ризык әзерләү серләрен сөйләп бирер? Ә тол ир йортны төзекләндерергә булыша алмас идеме? Мондый үтенечләр белән мөрәҗәгать итү һәм көч бирүче көндәлек эшләрдә катнашырга чакыру кешене тормышның мәгънәле булуына ышандыра.

Кешеләргә үз күңелен бушатып, якынын югалткан кеше әкрен-әкрен генә яңадан тормыш тәмен таба башлар һәм хәтта яңа максатлар куя алыр. Йонетт исемле 44 яшьлек тол хатын болай дип искә төшерә: «Тормышны гадәттәге тәртипкә кертү шундый авыр булды! Көндәлек вазифалар, акча белән бәйле эшләр һәм өч балам турында кайгырту мине хәлсез калдыра иде». Шулай да Йонетт вакыт узу белән үз эшләрен оештырырга, балалары белән уртак тел табарга һәм шулай ук үз якын дусларының ярдәмен кабул итәргә өйрәнгән.

«Тормыш барыбер кадерле бүләк булып кала»

Ярдәм күрсәткән дуслар белән туганнарга аек карашлы булырга кирәк. Айлар һәм хәтта еллар дәвамында тол кешенең төрле чаклары булыр — ул җан тынычлыгы да сизәр, депрессия белән дә интегер. Әйе, «йөрәк ачысы» авыр булырга мөмкин (3 Патшалык 8:38, 39).

Тормыш иптәшен югалткан кешене, ул андый кыен вакытларда чынбарлыктан качмасын өчен һәм башкалардан читләшеп яшәмәсен өчен, дәртләндереп торырга кирәк булыр. Мондый ярдәм күп кенә тол хатыннарга һәм тол ирләргә яңа шартларга ияләшеп яшәргә булышкан. Африкада яшәүче 60 яшьлек тол ир һәм тулы вакытлы вәгазьче, аның исеме Клод, болай ди: «Иптәшеңне югалту авыр булса да, тормыш барыбер кадерле бүләк булып кала».

Кеше үз иптәшен югалткач, аның тормышы үзгәрә. Әмма аннан соң да ул башкаларга әле күп яклардан булыша ала (Вәгазьче 11:7, 8).

[Искәрмәләр]

^ 11 абз. Уникенче биттәге « Иптәшемнең шәхси әйберләрен сакларгамы?» дигән рамканы карагыз.

^ 16 абз. Якынын югалткан кешегә тагын ничек ярдәм итеп була? Өстәмә киңәшләрне «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә» дигән брошюраның 20—25 нче битләреннән табып була. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[11 биттәге текст]

Чын дуслар өзлексез ярдәм күрсәтеп торыр

[12 биттәге рамка/иллюстрация]

 Иптәшемнең шәхси әйберләрен сакларгамы?

«Мин иремнең күп әйберләрен саклап калдырдым,— дип әйтә берничә ел элек тол булып калган Хелен.— Бу әйберләр вакыт узу белән миндә күбрәк шатлыклы истәлекләр тудыра. Минем бу әйберләрне әле саклыйсым килә, чөнки хисләр кискен үзгәреп куйгалый».

Биш ел элек тол булып калган Клод исә болай ди: «Миңа, хатыным турында истәлекләрне саклар өчен, аның әйберләре кирәк түгел дип саныйм. Бу әйберләрдән арыну аның үлеменә аек караш белән карарга һәм кайгымны кичерергә булышты».

Өстәге мисаллар шуны күрсәтә: бер кеше үлгән иптәшенең әйберләрен сакларга кирәк дип санаса, икенчесе алардан арынырга кирәк дип саный. Шуңа күрә акыллы дуслар һәм туганнар андый кешеләргә бу сорау буенча үз карашларын такмаячак (Гәләтиялеләргә 6:2, 5).

[9 биттәге иллюстрацияләо]

Сезнең ярдәмегез нинди көннәрдә аеруча мөһим булыр?

[9 биттәге иллюстрация]

Тол кеше белән вакыт үткәрегез

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Тол хатыннар белән тол ирләрне бергә көндәлек эшләрдә катнашырга һәм ял итәргә чакырыгыз