Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мөмкинлекләргә карап яшәргә ничек өйрәнергә?

Мөмкинлекләргә карап яшәргә ничек өйрәнергә?

ТАТАР халкында: «Юрганыңа карап аяк суз»,— дигән мәкаль бар. Бу сүзләр үз мөмкинлекләреңне исәпкә алып яшә дигәнне аңлата. Бу акчага да кагыла: чыгымнарың керемнән артык булмаска тиеш.

Бу принцип гади булса да, аны гамәлгә ашыру һәм аның буенча яшәү кайвакыт авыр булырга мөмкин. Кешеләр, бу принципны кулланган булса, үзләрен акча ягыннан күп авырлыклардан саклар иде. Акчаны акыллы ничек тотарга? Тормышта кулланырлык киңәшләрне кайдан табып була? Изге Язмаларда моның турында күп файдалы фикерләр бар. Әйдәгез, андагы киңәшләрне кыскача карап чыгыйк.

Изге Язмалардагы гамәли киңәшләр

Изге Язмаларда акчаны тота белү турында күп кенә гамәли киңәшләр бар. Без аларның кайберсен генә карап чыгарбыз. Сез үзегез дә бу киңәшләрнең файдалы булуын күрерсез.

Керем белән чыгымнарыгызны исәпләп барыгыз.

Акчаны акыллы тотар өчен, сезгә керем-чыгымнарыгызны исәпләп торырга кирәк. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Тырыш кешенең уе-нияте — муллык; ә ашык-пошык эшләүче мохтаҗлыкка дучар булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Кайберәүләр акчаны бүлеп конвертларга сала. Акчаны, мәсәлән, «ризык», «кием» я «фатир өчен түләү» дип исемләнгән аерым конвертларга салып була. Сез бу ысулны кулланасызмы я башкарак эш итәсезме, иң мөһиме шул: сез акчаның кайда киткәнен белсәгез һәм, иң беренче чиратта, кирәкле нәрсәләрне генә сатып алсагыз, яхшы булыр иде.

Башкалардан көнләшмәгез.

Артта калган илләрдә яшәүчеләр алга киткән илләрдәге яшәүчеләрдә булган әйберләр турында хыяллана гына. Мәсәлән, кайбер кеше күршесенә карап нәрсәдер сатып алырга омтыла ди. Ләкин бу аның өчен тозак булырга мөмкин. Кем белә, бәлки, күршесе дә, үзенең мөмкинлеге булмаса да, бу әйберне сатып алгандыр. Нигә уйламыйча эш итүчегә ияреп мохтаҗлыкка дучар булырга? Изге Язмаларда мондый кисәтү язылган: «Саран кеше бик тиз баеп калырга омтыла; берзаман мохтаҗлык килеп буасын ул әле уйламый» (Гыйбрәтле сүзләр 28:22).

Гади тормыш алып барыгыз.

Гайсә үз шәкертләренә күзләрен яхшы килеш сакларга кирәк дигән (Маттай 6:22). Сез, ипи белән бәрәңге генә алырга мөмкинлегез булып та, бал белән май алсагыз, бу сезне акча ягыннан авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Азия үсеш банкының отчеты буенча, Филиппинда — якынча һәр өченче кеше, ә Индиядә — бар кешеләрнең яртысыннан артык ярлылыкта яши: бер көненә аларның 1,35 доллар (АКШ) гына бар. Әлбәттә, кешенең акчасы шулкадәр әз булса, аңа иң кирәкле нәрсәләрне генә сатып алу акыллы булыр иде. Ләкин шул ук принципны бай илләрдә дә кулланып була. Аның буенча эш итеп, андагы кешеләр үзләрен акча ягыннан авырлыклардан саклый ала.

Булганыннан канәгать булыгыз.

Бу киңәш гади тормыш алып барырга кирәк дигән киңәш белән бәйле. Инҗилдә моның турында болай дип әйтелә: «Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк» (1 Тимутегә 6:8). Кайбер кеше акчасы әз булуына карамастан бәхетле; алар булганыннан канәгать. Аларга матди әйберләргә караганда гаиләләренең һәм дусларының яратулары күбрәк шатлык китерә (Гыйбрәтле сүзләр 15:17).

Кирәксезгә бурычка кермәгез.

Изге Язмалардагы мондый сүзләр хак: «Бай кеше ярлылар өстеннән хакимлек итәр, ә бурычлы кеше бурычка бирүченең колына әверелер» (Гыйбрәтле сүзләр 22:7). Кайберәүләр вакыт-вакыт бурычка кермичә яшәп булмый дип уйлый. Ләкин берәрсе, теләгән әйберен сатып алыр өчен кирәксезгә бурычка батса, күрәсең, бурыч бирүченең колына әверелер. Бу аеруча кредит карталарның куллануына кагыла. Бер газетта: «Картаның кулыбызга эләгүе белән без уйламыйча эш итә башлыйбыз»,— диелә (Time). Филиппинда яшәүче Эрик болай дип сөйли: «Акча урынына кредит картаны алганда, мин күбрәк акча туздырам. Моның аркасында миңа чыгымнарымны контроль астында тотарга авыр». Шуңа күрә кредит карталарны кулланганда сак булу мөһим! (4 Патшалык 4:1; Маттай 18:25).

Берәр нәрсә сатып алыр өчен акча бүлеп куегыз.

Кайберәүләр ата-бабаларыбыз гына берәр нәрсә сатып алыр өчен акча бүлеп куя иде дип уйлый. Ләкин чынында алардан үрнәк алу акыллы булыр, чөнки шулай эшләп кешеләр үзләрен акча ягыннан авырлыклардан саклый ала. Андый кешеләр бурычка керми һәм үзләрен кирәкмәгән борчылулардан саклый: мәсәлән, сатып алынган әйбер хакының югары процентын түләми. Изге Язмаларда кырмыска «зирәк» дип атала, чөнки ул «урак вакыты беткәнче, үзенә ризык әзерли» (Гыйбрәтле сүзләр 6:6—8; 30:24, 25).

«Без барысын планлаштырабыз»

Башкалардан үрнәк алыгыз

Әйе, Изге Язмалардагы бу принциплар акыллы. Әмма алар чыннан да кешеләргә үз мөмкинлекләренә карап яшәргә булышамы? Әйдәгез, кайбер кешеләрнең мисалларын карап чыгыйк. Алар, өстәге киңәшләрне кулланып, акча ягыннан үз авырлыкларын уңышлы гына чишкән.

Дүрт балалы Диосдадо исемле әти-кеше аңа күптән түгел үткән кризис аркасында үз гаиләсен тәэмин итү авыррак булып китте дип әйтә. Моңа карамастан, ул керем-чыгымнарын исәпләп тору никадәр мөһим икәнен аңлый. Ул болай ди: «Мин һәр тәңкәне исәпләп акчаның кая киткәнен язып барам». Данило да шулай эшли. Аларның хатыны белән вак предприятиесе булган, ләкин, ахыр чиктә, алар барысын югалткан. Бәхеткә каршы, алар керем-чыгымнарын исәпләп торып очын очка ялгый алган. Ул болай дип сөйли: «Без айга күпме акча алганыбызны һәм акчаның күпме киткәнен беләбез. Шуны исебездә тотып, без барысын планлаштырабыз».

«Мәсихче очрашуларына без балаларым белән җәяү барабыз»

Кайбер кеше, керем-чыгымнарын контроль астында тотар өчен, берәр яктан үзен чикләргә булган. Өч баланы тәрбияләгән Мирна исемле тол хатын-кыз болай ди: «Мәсихче очрашуларына транспорт белән барыр урынына без балаларым белән җәяү барабыз». Мирна, аның балалары гади тормыш алып баруның мөһимлеген аңласын өчен, күп тырышлыклар куйган. Ул болай ди: «1 Тимутегә 6:8—10 да үзеңдә булганыннан канәгать булырга кирәк дип әйтелә. Шуңа күрә мин андагы сүзләрне кулланып балаларым өчен үрнәк булырга тырышам».

Ике баланы үстергән Джералд исемле ир-кеше турында да шуны әйтеп була. Ул болай дип сөйли: «Гаилә белән Изге Язмаларны өйрәнү вакытында без рухи нәрсәләргә игътибарларын туплаган мәсихчеләрнең тормышлары турында фикер алышабыз. Моның ярдәмендә, балаларыбыз мөһим булмаган әйберләрне сатып алырга сорамый. Әлбәттә, бу безне шатландыра».

«Мин башта уйлыйм, аннары гына сатып алам»

Никахта булмаган Джанет исемле хатын-кыз Филиппинда яши һәм кешеләрне Изге Язмаларга өйрәтеп тулы вакытлы хезмәт итә. Үз эшен күптән түгел генә югалтса да, ул үз мөмкинлекләренә карап яши. Джанет болай ди: «Үз-үземне кулда тотып һәм акчаның нәрсәгә китәчәген алдан билгеләп, мин мөмкинлекләремнән чыгып яшәргә өйрәндем. Сәүдә үзәкләре буйлап йөрер урынына мин очсызрак кибетләр эзлим. Әгәр очсыз әйбер сатып алырга мөмкинлегем бар икән, нигә миңа артык түләргә? Мин башта уйлыйм, аннары гына сатып алам». Джанет акчаны бүлеп кую акыллы дип саный. Ул: «Акчам күбрәк булса, мин аны берәр көтелмәгән хәл туганда тотар өчен саклыйм»,— ди.

Өстә искә алынган Эрик кредит карталар турында болай дип әйтә: «Мин кредит картамны көтелмәгән берәр хәл булганда гына кулланырга булдым». Диосдадо да: «Күп акча туздырмас өчен, мин кредит картамны офисымда калдырам»,— дип әйтә.

Сез дә мөмкинлекләрегезгә карап яши аласыз

Күп кешеләр шуңа инанган: Изге Язмаларда күбесенчә рухи нәрсәләр турында язылса да, анда шулай ук акчаны акыллы тоту турында гамәли киңәшләр дә бар (Гыйбрәтле сүзләр 2:6; Маттай 6:25—34). Бу мәкаләдә каралган Изге Язмалардагы принципларны куллансагыз һәм монда китерелгән кешеләрнең мисалларыннан үрнәк алсагыз, сез дә мөмкинлекләрегезгә карап яши алачаксыз һәм үзегезне миллионлаган кешеләрне борчыган авырлыклардан һәм мәшәкатьләрдән саклаячаксыз.