Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ибраһим нык иманлы кеше

Ибраһим нык иманлы кеше

Ибраһим нык иманлы кеше

Бер тыныч төнне Ибраһим урамга чыга. Якты, йолдызлы күккә карап, ул Аллаһының: «Синең нәсел варисларың менә шул йолдызлар санынча булачак»,— дигән вәгъдәсен искә төшерә (Яратылыш 15:5). Ибраһим өчен йолдызлар Йәһвәнең үз вәгъдәсен үтәячәгенә дәлил булып тора. Чыннан да, Йәһвә, Галәмне һәм бар нәрсәне барлыкка китергән икән, Ибраһим белән Сарага бала әллә бирә алмасмы? Ибраһимның иманы менә шундый булган.

ИМАН НӘРСӘ УЛ? Изге Язмаларда язылганча, «иман» дигән сүз — бу ачык дәлилгә нигезләнгән күзгә күренмәгәннәрнең барлыгына төпле ышаныч. Аллаһыга иман итүче кеше үз игътибарын Йәһвә вәгъдәләренең үтәләчәгенә туплый һәм ул бу вәгъдәләр инде үтәлгән дип саный.

ИБРАҺИМНЫҢ ИМАНЫ НӘРСӘДӘН КҮРЕНГӘН? Ибраһим Аллаһы вәгъдәләренә ышанганын күрсәткән. Иман итеп, Ибраһим туган илен калдырган, чөнки Йәһвәнең үзенә башка җир бирермен дигән вәгъдәсенә ышанган. Шулай ук иман итеп, Ибраһим Кәнган җире буйлап йөргән, чөнки үзенең нәсел варислары бу җирне мирас итәчәгенә ышанган. Моннан тыш, иман итеп һәм Аллаһыга буйсынып, Ибраһим Исхакны корбанга китерергә әзер булган, чөнки Йәһвәнең Исхакны, кирәк булса, терелтә алганына ышанган (Еврейләргә 11:8, 9, 17—19).

Ибраһим үткәннәргә борылып карамаган, ул киләчәккә омтылып яшәгән. Кәнган җирендәге тормышлары белән чагыштырганда, Ибраһим белән Сара Ур шәһәрендә баерак тормыш алып барган булса да, алар «үзләре калдырып киткән җирне хәтерләренә төшереп тормаган» (Еврейләргә 11:15). Моның урынына алар Аллаһы үзләрен һәм үз нәсел варисларын ничек фатихалаячак икәне турында уйлаган (Еврейләргә 11:16).

Ибраһимның Аллаһыга ышаныр өчен сәбәпләре булганмы? Һичшиксез, булган. Йәһвә аңа әйткән бар вәгъдәләрен үтәгән. Ахырда, Ибраһим нәселеннән Исраил халкы туган. Берникадәр вакыт узгач, исраиллеләр Кәнган җирен мирас итеп алган; нәкъ шул җирне Йәһвә Ибраһимга бирергә вәгъдә иткән булган да (Ешуа 11:23).

БЕЗНЕҢ ӨЧЕН САБАКЛАР. Без Йәһвәнең үзенең бар вәгъдәләрен үтәячәгенә ышана алабыз. Аның кайбер вәгъдәләренең үтәлүе башка кешеләргә мөмкин түгел кебек күренсә дә, без «Аллаһыга барысы да мөмкин» икәненә ышанабыз (Маттай 19:26).

Без Ибраһим мисалыннан, шулай ук, үткәннәргә борылып карамаска һәм киләчәккә омтылып яшәргә өйрәнәбез. Джейсон исемле бер ир кеше нәкъ шуңа өйрәнгән. Джейсон нык авырудан газаплана. Бу авыру нәтиҗәсендә, аңа паралич суккан. Джейсон болай ди: «Дөресен генә әйткәндә, кайвакыт мин үткәнемне искә төшерәм». Ул болай дип өсти: «Гадәттә, мин гади нәрсәләрне, мәсәлән, хатыным Аманданы кочаклаган чакларымны сагынам».

Шулай да, Джейсон Йәһвәнең үз вәгъдәләрен үтәячәгенә ышана, мәсәлән, ул җирнең тиздән оҗмахка әйләнәчәгенә, ә тугры кешеләрнең камил сәламәтлек белән бүләкләнеп мәңге яшәячәгенә ышана * (Мәдхия 36:10, 11, 29; Ишагыйя 35:5, 6; Ачылыш 21:3, 4). Джейсон болай дип әйтә: «Мин үземә иң яхшы вакытлар алда әле дип әйтеп торам. Тиздән бу барысы: стресс, борчылу, боегу һәм гаеп хисе — бөтенләй юкка чыгачак». Әйе, бу кардәшнең иманы Ибраһимныкы кебек нык!

[Искәрмә]

^ 9 абз. Җирдә булачак оҗмах турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабының 3, 7 һәм 8 нче бүлекләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.