Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Ни өчен Гайсә пәйгамбәр Аллаһы Улы дип атала?

Аллаһы Тәгалә — бөтен тереклекнең Барлыкка Китерүчесе, шуңа күрә аның балалары булсын өчен аңа хатын кирәкми. Кешеләр Аллаһы сыйфатларын чагылдыру сәләте белән яратылган булган. Менә ни өчен Аллаһы барлыкка китергән беренче кеше, Адәм, «Аллаһының улы» дип атала. Гайсә пәйгамбәр шулай ук «Аллаһы Улы» дип атала, чөнки ул үз Атасы чагылдырган сыйфатлар белән яратылган булган. (Лүк 3:38; Яхъя 1:14, 49 ны укы.)

Гайсә кайчан барлыкка килгән?

Аллаһы Гайсәне Адәмне яратканга кадәр барлыкка китергән. Чынлыкта, Аллаһы иң башта Гайсәне булдырган, ә аннары барысын, шул исәптән фәрештәләрне дә, аның аша яраткан. Менә ни өчен Изге Язмаларда Гайсә Аллаһының «яратылганнарның беренчесе» дип атала. (Көләсәйлеләргә 1:15, 16 ны укыгыз.)

Бәйтлеһем шәһәрендә туганчы Гайсә рухи зат буларак күктә яшәгән. Вакыт җиткәч, Аллаһы Гайсәнең тормышын күктән Мәрьямнең карынына күчергән. Шулай итеп Гайсә кеше булып туган. (Лүк 1:30—32; Яхъя 6:38; 8:23 не укыгыз.)

Ни өчен Аллаһы Гайсәнең кеше булып җирдә тууын теләгән? Гайсә нинди мөһим роль үтәргә тиеш булган? Бу сорауларга җавапларны сез Изге Язмаларда таба аласыз. Аларны белеп, Аллаһы белән Гайсә сезнең өчен нәрсә эшләгәнен яхшырак аңлаячаксыз, һәм рәхмәт хисегез үсәчәк.