Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НИНДИ ХӘБӘР ЯЗЫЛГАН?

Кешеләр башлангыч кемнән алган?

Кешеләр башлангыч кемнән алган?

Кыска гына әйткәндә, Яратылышта — Изге Язмаларның беренче китабында Галәмнең барлыкка килүе турында болай әйтелә: «Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты» (Яратылыш 1:1). Үсемлекләрне һәм хайваннарны яраткач, Аллаһы беренче кешеләр Адәм белән Хауваны барлыкка китергән. Алар хайваннардан аерылып торган, чөнки кешеләрнең Аллаһыга хас сыйфатлары, шул исәптән ихтыяр иреге, булган. Шуңа күрә алар үз эшләре өчен үзләре җаваплы булган. Алар Аллаһының күрсәтмәләренә тыңлаучан булсалар, Аллаһының ниятен үтәүдә катнашкан булырлар иде һәм бөтен кешелекнең ата-анасы булып җирдә камиллектә һәм тынычлыкта бергәләп мәңге яшәрләр иде.

Әмма бер фәрештә, ягъни рухи зат, кешеләрне үз максатларыннан чыгып кулланырга булган. Шулай итеп, ул Шайтан, ягъни «Дошман», булып киткән. Еланны кулланып, Шайтан Хаува белән сөйләшкән һәм аны алдаткан: Йәһвәнең җитәкчелеге буенча эш итмәсә, Хаувага яхшырак булачак дигән. Адәм белән Хаува Шайтанның сүзләре буенча эш иткән һәм үзләрен барлыкка китергән Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен өзгән. Алар дөрес булмаган карар кабул иткән, һәм моның аркасында беренче ата-анабыз мәңге яшәргә мөмкинлекләрен югалткан. Шулай итеп, без алардан гөнаһ, камилсезлек һәм үлем мирас итеп алганбыз.

Аллаһы шунда ук үз нияте турында әйткән: ул бу аяныч хәлне төзәтәчәк һәм Адәм буыннарына мәңгелек тормыш алырга мөмкинлек бирәчәк. «Нәсел», я махсус шәхес, ахыр чиктә Шайтанны юк итәчәк дип әйткән Аллаһы. Шайтан, Адәм һәм Хаува аркасында туган бар газапларны ул юкка чыгарырга тиеш булган (Яратылыш 3:15). Бу «нәсел» кем булачак? Вакыт узгач, билгеле булачак.

Шуннан соң Шайтан, Аллаһының нияте үтәлмәсен өчен, һәрвакыт комачаулап торган. Гөнаһ белән явызлык бөтен җир йөзе буйлап тиз таралган. Шунда Аллаһы явыз кешеләрне туфанда юк итәргә булган. Ул тәкъва Нухка көймә — гаять зур тартмага охшаш көймә төзергә кушкан. Шул көймәдә Нух, аның гаиләсе һәм Аллаһы алырга кушкан хайваннар исән калырга тиеш булган.

Туфан башланганнан соң бер ел үткәч, Нух һәм аның гаиләсе көймәдән чистартылган җиргә чыккан. Ул вакытта «нәсел» әле килмәгән булган.

(Яратылыш 1—11 бүлекләр; Яһүд 6, 14, 15; Ачылыш 12:9 га нигезләнгән.)