ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ
Изге Язмалардагы хакыйкать минем сусавымны басты
-
ТУУ ЕЛЫ: 1987
-
ТУГАН ИЛЕ: АЗЕРБАЙҖАН
-
ҮТКӘНДӘ: МӨСЕЛМАН ӘТИСЕ ҺӘМ ЯҺҮД ӘНИСЕ ТӘРБИЯСЕНДӘ ҮСТЕ
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.
Мин Азербайҗан каласында, Баку шәһәрендә тудым. Мин гаиләдә икенче бала булдым. Әтием мөселман, ә әнием яһүд иде. Аларның дини ышанулары аерылып торса да, бу алар өчен киртә булмады, чөнки алар бер-берсен ярата иде. Әтием Рамазан аенда ураза тотканда әнием аңа булышлык күрсәтә иде, ә ул, үз чиратында, әнием Пасахны бәйрәм иткәндә аңа булышлык күрсәтә иде. Өебездә Коръән, Тәүрат, һәм Изге Язмалар бар иде.
Мин үземне мөселман дип саный идем. Аллаһының барлыгына беркайчан да шикләнмәсәм дә, мине күп сораулар борчып торды. Мәсәлән: «Ни өчен Аллаһы кешеләрне барлыкка китергән? Ни өчен кемдер тормыш буе газаплар кичерә, ә аннары мәңге тәмугта җәфалана?» Кешеләр барысы Аллаһы кулында дип әйтсә дә, мин шуны аңламый идем: «Әллә кешеләр Аллаһы өчен курчаклар гынамы һәм аңа кешеләрнең газапларын күрү рәхәтлек китерәме?»
12 яшемдә мөселман йоласы буенча мин көненә биш тапкыр намаз укый башладым. Шул вакытта әтием мине апаем белән яһүд мәктәбенә бирде. Башка дәресләрдән тыш без яһүд канунын һәм еврей телен өйрәнә идек. Һәр көн уку алдыннан без яһүд гореф-гадәте буенча дога кыла идек. Шулай итеп иртә өемдә мин намаз укый идем, ә көндез мәктәптә яһүдләр белән бергә дога кыла идем.
Мин рухи яктан сусаган идем: минем үз сорауларыма акыллы җаваплар табасы килә иде. Мәктәптәге раввиннардан кат-кат сорый идем: «Ни өчен Аллаһы кешеләрне барлыкка китергән? Аллаһы мөселман әтиемә ничек карый? Әтием — яхшы кеше, алайса ни өчен ул нәҗес дип санала? Ни өчен соң Аллаһы аны барлыкка китергән?» Җаваплар еш кына акылсыз һәм ышандырмаслык иде.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.
2002 елны без Германиягә күченгәч, мин Аллаһыга ышанмый башладым. Бер атна үткәч, әтиемә инсульт булды һәм ул аңсыз калды. Еллар буе мин гаиләмнең сәламәтлеге һәм тынычлыгы турында дога кылып тордым. Мин Чиксез Код
рәт Иясенең генә тормыш белән үлем өстеннән хакимлеге бар икәнлегенә ышана идем. Аллаһы әтиемнең тормышын сакласын дип һәр көн ялварып сорадым. Мин болай дип уйладым: «Аллаһыга кечкенә кызның эчкерсез үтенечен үтәү авыр түгел бит». Аның ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнми идем. Ләкин әтием вафат булды.Мин Аллаһыны ваемсыз дип саный башладым һәм бу мине өметсезлеккә китерде. «Я мин начар дога кыла идем, я Аллаһы юк»,— дип уйладым. Мин өметсезлеккә бирелдем һәм бүтән намаз укымадым. Башка диннәр минем өчен әллә ни мөһим булмады, һәм мин Аллаһы юк дигән нәтиҗәгә килдем.
Алты ай үткәч, безгә Йәһвә Шаһитләре килде. Без апаем белән христианнар турында түбән фикердә идек, шуңа күрә аларның хак түгеллеген әдәпле итеп күрсәтергә тырыштык. Без: «Ни өчен христианнар Гайсәгә, Мәрьямгә, хачка һәм төрле потларга табына? Бу бит ун әмергә каршы килә»,— дип сорадык. Шаһитләр безгә Изге Язмалар ярдәмендә чын мәсихчеләр потларга табынмый һәм Аллаһыга гына дога кыла дип аңлаттылар. Бу мине нык гаҗәпләндерде!
Шулчакта без: «Ә Троица? Әгәр Гайсә — Аллаһы икән, ул җирдә ничек яши алган һәм кешеләр аны ничек үтерә алган?» Алар яңадан Изге Язмалар нигезендә җавап бирделәр һәм Гайсә Аллаһы да түгел, һәм аңа тиң дә түгел икәнлеген аңлаттылар. Шуңа күрә Шаһитләр Троицага ышанмый дип әйттеләр. Мин шаккаттым: «Менә сиңа христианнар!»
Мине һаман да ике сорау борчый иде: «Ни өчен кешеләр үлә һәм ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» Шаһитләр миңа «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» * дигән китап күрсәттеләр. Бу китапта минем сорауларыма кагылышлы берничә бүлек бар иде. Алар шунда ук минем белән Изге Язмалар өйрәнүен башладылар.
Һәр өйрәнүдә мин үз сорауларыма акыллы, Изге Язмаларга нигезләнгән җавапларны ала идем. Мин Аллаһының исеме Йәһвә икәнен белдем (Мәдхия 82:19). Аның төп сыйфаты — риясыз мәхәббәт икәнен аңладым (1 Яхъя 4:8). Ул кешеләрне, алар тормышка шатлансын өчен, барлыкка китергән. Мин шуны аңладым: Аллаһы газапларны рөхсәт итсә дә, ул аларны нәфрәт итә һәм тиздән мәңгегә юк итәчәк. Мин кешелек Адәм белән Хауваның фетнәсе аркасында газап чигә икәнен белдем (Римлыларга 5:12). Бу фетнәнең ачы нәтиҗәләре — якын кешеләрнең, шул исәптән әтиемнең үлеме дә. Шулай да Аллаһы яңа дөньяда үлгән кешеләрне терелтеп, бар кайгыны юк итәчәк (Рәсүлләр 24:15).
Изге Язмалардагы хакыйкать минем сусавымны басты. Мин Аллаһыга яңадан ышана башладым. Йәһвә Шаһитләре белән якынрак танышкач, мин алар чыннан да бөтендөнья кардәшлек икәнлеген аңладым. Мине аларның яратулары һәм бердәмлеге гаҗәпләндерде (Яхъя 13:34, 35). Йәһвә турында белү мине аңа хезмәт итәргә дәртләндерде. Һәм минем Йәһвә Шаһите буласы килде. Мин 2005 елның 8 гыйнварында суга чумдырылдым.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.
Изге Язмалардагы хакыйкать тормышка карашымны яхшы якка үзгәртте. Үз сорауларыма җавап алып, мин җан тынычлыгына ия булдым. Изге Язмалардагы терелтүгә өмет — яңадан әтиемне күрергә мөмкинлек — миңа шатлык белән юаныч китерде (Яхъя 5:28, 29).
Минем никахым бәхетле. Мин инде алты ел Аллаһыны яраткан Джонатан исемле ирем белән яшим. Без икебез дә шуңа инандык: Аллаһы турындагы хакыйкать гади, акыллы һәм шул ук вакыт бик кыйммәтле. Шуңа күрә безгә башкаларга бу хакыйкатьне сөйләү һәм аларга Изге Язмалардагы өмет белән уртаклашу шатлык китерә. Хәзер мин шуны беләм: Йәһвә Шаһитләре «сәер» кешеләр түгел, алар чынын да чын мәсихчеләр.
^ 15 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Хәзер бастырылмый.