Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ГАЙСӘ ПӘЙГАМБӘР КОТКАРА. НӘРСӘДӘН?

Ни өчен без коткаруга мохтаҗ?

Ни өчен без коткаруга мохтаҗ?

«Хатыннан туган кеше кыска гомерле һәм борчылулардан туеп беткән. Ул чәчәктәй ата һәм шиңә, күләгә кебек кача һәм юк була» (Әюп 14:1, 2).

Борынгы заманнан кешеләр яшь, сәламәт булырга һәм беркайчан да үлмәскә хыяллана. Ләкин, кызганычка каршы, беркем дә үлемнән кача алмый. Әюпнең якынча 3 000 ел элек әйткән югарыдагы сүзләре әле дә хак.

Кешенең мәңге яшәү теләге көчле, ул бар кешегә хас. Изге Язмалар буенча, Аллаһы кеше күңеленә мәңге яшәргә һәм андый яшәү турында уйланырга теләк салган (Вәгазьче 3:11). Ничек уйлыйсыз, кайгыртучан Аллаһы кеше күңеленә тормышка ирешә алмаслык теләк салыр идеме? Җавабыгыз «юк» булса, сез дөрес җавап бирдегез. Аллаһы Сүзендә үлем дошман белән чагыштырыла, анда ул «юкка чыгарылачак» дип вәгъдә ителә (1 Көринтлеләргә 15:26).

Шик тә юк, үлем — дошман. Бер акыллы кешенең дә үләсе килми. Куркыныч янаганда, без үзебезне яклар өчен, ә чирләгәндә терелер өчен тырышлыклар куябыз. Без бар көчебезне куеп үлемгә китерә алган һәр нәрсәдән сакланырга тырышабыз.

Бу борынгы дошманыбызның юкка чыгачагына ышаныр өчен берәр нигезебез бармы? Әйе, бар. Барлыкка Китерүчебез Йәһвә Аллаһы кешеләрне яратканда аларның нибары берничә дистә ел яшәп үлүләрен теләмәгән. Аның башлангыч нияте буенча, кешеләр үләргә тиеш булмаган. Аллаһы кешеләрнең җирдә мәңге яшәүләрен теләгән. Ул үз ниятен, һичшиксез, үтәячәк (Ишагыя 55:11).

Үлем ничек юкка чыгарылачак? Борын заманнан бирле кешеләр үлемне җиңәр өчен юллар эзләгән, әмма барысы да юкка гына булган. Бүген дә кешеләр төрле ысуллар эзли. Галимнәр кайбер чирләргә каршы вакциналар һәм дарулар ясаган. Алар тереклекнең генетик структурасын тикшерә алган. Бүген кешеләр күпчелек илләрдә, уртача алганда, йөз ел элек яшәгән кешеләр белән чагыштырганда озаграк яши. Шулай да үлем әле җиңелмәгән. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «һәммәсе дә кабат туфракка әйләнеп кайта» (Вәгазьче 3:20).

Бәхеткә каршы, яхшы хәбәр бар: озакка сузылган үлем мәсьәләсен чишеп була, ләкин кешеләр ясаган ачышлар ярдәмендә түгел. Йәһвә Аллаһы безне үлемнән коткарыр өчен инде чаралар күргән, аның ниятендә төп рольне Гайсә пәйгамбәр үти.