Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | АХЫР ЯКЫНМЫ?

Күпләр ахырны кичереп чыгачак. Бу сезгә дә мөмкин

Күпләр ахырны кичереп чыгачак. Бу сезгә дә мөмкин

Инҗил буенча, ахыр килгәч күп кеше вафат булыр: «Ул вакытта бөек афәт булачак; андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак. Ул көннәр кыскартылмаса, һичкем исән калмас иде» (Маттай 24:21, 22). Ләкин Аллаһы күп кешенең котылачагын да вәгъдә итә: «Дөнья... үтеп китә, ә Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк» (1 Яхъя 2:17).

Ахырны кичереп чыгып мәңге яшисегез килсә, сезгә нәрсә эшләргә кирәк? Кирәк-яракларны алдан әзерләп куяргамы, әллә берәр аулак урын төзергәме? Тегесе дә, бусы да түгел. Инҗилдә безгә башка нәрсә эшләүнең мөһимлеге турында әйтелә: «Моның барысы да шулай җимереләчәк икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң, шуның турында уйлагыз! Сез изге тәртипле булырга һәм Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр башкарырга тиеш. Моны Йәһвә көненең килү чорын көтеп һәм аны һәрвакыт хәтерегездә саклап эшләгез» (2 Петер 3:10—12). Контексттан күренгәнчә, җимереләчәк нәрсәләр үз эченә бу бозык дөньяның бар хөкүмәтләрен һәм аларны Аллаһының идарәсеннән өстенрәк күргән бар кешеләрне ала. Шик тә юк, бернинди дә матди әйбер безне андый юк ителүдән сакламас.

Без котылырбызмы, юкмы — безнең Йәһвә Аллаһыга тугры булуыбыздан һәм аның күңеленә хуш килгән тәртип белән эшләр турында белем алырга тырышуыбыздан тора (Сафуния 2:3). Күпчелек кешегә иярер һәм тарихтагы хәлиткеч вакытта яшәвебезнең ачык билгеләреннән ваз кичәр урынына, әйдәгез, «Йәһвә көненең килү чорын... хәтеребездә саклап» яшик. Йәһвә Шаһитләре сезгә Изге Язмалар ярдәмендә якынлаша баручы бу көнне ничек кичереп чыгарга икәнен аңлата ала.