БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ДОГА КЫЛУ ФАЙДА КИТЕРӘМЕ?
Ни өчен кешеләр дога кыла?
«Мин комарлы уеннар белән бик мавыгып киттем. Җиңәр өчен, дога кыла идем, ләкин мин беркайчан да бернәрсә дә отмадым» (Самьюэл *, Кения).
«Мәктәптә без яттан белгән догаларны кат-кат кабатлый идек» (Тереса, Филиппин утраулары).
«Мин авырлыклар белән очрашканда дога кылам. Мин Аллаһыдан гөнаһларымны кичерсен дип һәм яхшырак мәсихче булырга булышсын дип сорыйм» (Магдалина, Гана).
Самьюэл, Тереса һәм Магдалина сүзләреннән күренгәнчә, кешеләр күп төрле сәбәпләр аркасында дога кыла. Кемнеңдер үтенечләре җитди, башкалар исә үзләренә кирәк булганны гына сорый. Кайбер кешеләр эчкерсез дога кыла, икенчеләре — юк. Кеше экзаменнар уңышлы бирер өченме, яраткан спорт командасы җиңсен өченме, гаилә тормышында Аллаһы җитәкчелек бирсен дипме яки башка берәр сәбәп аркасында дога кыламы, мондый фактны танырга кирәк: йөзләгән миллион кеше дога кылырга кирәклеген аңлый. Бер тикшерүдән күренгәнчә, хәтта дини булмаган кайбер кешеләр регуляр рәвештә дога кыла.
Ә сез дога кыласызмы? Әйе дип җавап кайтарсагыз, Аллаһыдан нәрсә сорыйсыз? Дога кылу гадәтегез бармы, юкмы, бәлки, сез мондый сорау бирәсездер: «Дога кылу берәр файда китерәме? Берәрсе догаларны тыңлыймы?» Бер язучының карашы буенча, дога — «аквариум балыгы белән сөйләшүгә охшаш терапия гына». Кайбер табиблар охшаш фикердә тора: алар доганы «дәвалануның альтернатив ысулы» дип атый. Дога кылу чыннан да мәгънәсезме? Бу кешеләр өчен тик терапия гына булып каламы?
Изге Язмалар буенча, дога кылу — терапиядән әһәмиятлерәк нәрсә. Шул китапта язылганча, без дөрес итеп дога кылсак, безне бер шәхес ишетәчәк. Бу чыннан да шулаймы? Әйдәгез, дәлилләр карап чыгыйк.
^ 3 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.