Амус 3:1—15
3 «И Исраи́л уллары, Йәһвәнең сезнең турында, үзе Мисыр җиреннән алып чыккан бар халык турында, әйткән сүзен тыңлагыз:
2 „Җир йөзендә халыклар күп булса да, мин сезне генә якыннан беләм.+
Шуңа күрә мин сезне бар гөнаһларыгыз өчен җавапка тартырмын.+
3 Ике кеше очрашырга алдан сөйләшмәсә, юлга бергә чыгармы?
4 Арыслан, берәр хайван тотмаса, үкерерме?
Яшь арыслан, бернәрсә дә тотмаса, үз өненнән ырылдаган тавыш чыгарырмы?
5 Җиргә тозак куелмаса,* кош капкынга эләгерме?
Капкынга бернәрсә дә эләкмәсә, ул җирдән күтәрелерме?
6 Шәһәрдә быргы тавышы яңгыраганда, халык әллә калтыранмыймы?
Шәһәргә берәр бәла төшсә, ул Йәһвәдән түгелме?
7 Аллаһы Тәгалә Йәһвә үзенең серенҮз хезмәтчеләренә — пәйгамбәрләренә ачмыйча, һичнәрсә эшләми.+
8 Арыслан үкерде!+ Кем курыкмас?
Аллаһы Тәгалә Йәһвә әйтте! Кем пәйгамбәрлек итмәс?“+
9 „Ашдодның ныгытылган манараларыннанҺәм Мисыр җирендәге ныгытылган манаралардан игълан итегез.
Болай диегез: „Сама́рия тауларына каршы чыгып бергә җыелыгыз.+
Андагы чуалышка,Алдап алучыларга игътибар итегез.+
10 Чөнки ныгытылган манараларына җәбер-золым белән җимерү җыючылар,— дип әйтә Йәһвә,—Дөрес булганны кыла белми“.
11 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Дошман җирне чолгап алыр,+Сине көчсез калдырыр,Ныгытылган манараларыңны талар“.+
12 Йәһвә болай ди:
„Көтүче сарыкның ике аягын яки аның колагының кисәген арыслан авызыннан тартып алган кебек,Сама́риядә зиннәтле ятакларда һәм уңайлы диваннарда* утыручыИсраиллеләр дә шулай ук тартып алыныр“.+
13 „Тыңлагыз һәм Ягъкуб йортын кисәтегез,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Аллаһы Тәгалә Йәһвә.—
14 Чөнки ул көнне мин Исраилне бар фетнәләре*+ өчен җавапка тартырмын,Мин Бәйте́л мәзбәхләрен+ дә җавапка тартырмын.
Мәзбәхнең мөгезләрен чабып җиргә ташларлар.+
15 Мин кышкы һәм җәйге өйләрне җимерермен“.
„Фил сөяге белән бизәлгән йортлар юкка чыгар,+Һәм бөек* йортлар юк ителер“+,— дип әйтә Йәһвә».
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «Тозакта җим булмаса».
^ Яки «Дәмәшекъ диваннарында».
^ Яки «җинаятьләре».
^ Я, бәлки, «күп».