Гыйбрәтле сүзләр 13:1—25
13 Зирәк угыл әтисенең тәрбиясен кабул итә,+Ә мыскыллаучы кеше шелтәгә* колак та салмый.+
2 Кеше үз сүзләренең җимешеннән игелек татыр,+Ә хыянәтчеләрнең теләге* — җәбер-золым.
3 Телен тыючы үз җанын саклар.+
Ә озын телле һәлак булыр.+
4 Ялкау кеше күп нәрсә тели, тик аның* һичнәрсәсе юк.+
Ә тырыш кешенең җаны тук булыр.+
5 Тәкъва кеше ялганны нәфрәт итә,+Ә явызның эшләре үзен хур итә һәм оятка калдыра.
6 Тәкъвалык саф юлдан йөрүчеләрне яклый,+Ә явызлык гөнаһ кылучыны һәлак итә.
7 Берәү бай булып кылана, ә үзенең бер нәрсәсе дә юк,+Икенче берәү хәерче булып кылана, ә үзе зур байлыкка ия.
8 Кеше үз җанын байлыгы белән йолып алыр,+Ә ярлыларга хәтта янамыйлар да.+
9 Тәкъваларның уты балкып яна,+Ә явызларның яктырткычы сүнеп китәр.+
10 Масаю тарткалашуга гына китерә,+Ә киңәш эзләүчеләргә* зирәклек хас.+
11 Тиз* җыелган байлык кимер,+Ә әз-әзләп җыючының милке арта барыр.
12 Озак чынга ашмаган өмет йөрәкне әрнетә,+Ә тормышка ашкан теләк — тормыш агачы.+
13 Нәсыйхәтне* санга сукмаучы җәзага тартылыр,+Ә әмерне хөрмәт итүче әҗерен күрер.+
14 Зирәк кешенең өйрәтүе* — тормыш чишмәсе,+Үлем тозагыннан читкә юнәлтә.
15 Төшенүчән кеше башкаларның илтифатын казаныр,Ә хыянәтчеләрнең юлы сикәлтәле.
16 Алдын-артын уйлаучы кеше белемгә таянып эш итә,+Ә акылсыз кеше үз ахмаклыгын күрсәтә.+
17 Явыз хәбәрче бәлагә юлыга,+Ә тугры илче файда китерә.+
18 Тәрбияне санга сукмаучы бөлгенлеккә һәм хурлыкка төшә,Ә төзәтүне* кабул итүче дан казаныр.+
19 Теләк чынга ашканда җан рәхәтләнә,+Ә ахмаклар өчен яман юлдан читкә борылу — җирәнгеч нәрсә.+
20 Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр,+Ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер.+
21 Бәла-каза гөнаһ кылучылар артыннан куып бара,+Ә тәкъваларга бәрәкәт бирелер.+
22 Яхшы кеше мирасны хәтта оныкларына да калдыра,Ә гөнаһ кылучының байлыгы тәкъваныкы булыр.+
23 Ярлының сөрелгән җире күп уңыш китерә,Тик кайчак гаделсезлек аркасында ул юк ителә.
24 Чыбыгын* кызганган кеше үз улын яратмый,+Ә улын яратучы аны тырышып* тәрбияли.+
25 Тәкъва кеше туйганчы* ашый,+Ә явызларның карыны ач.+
Искәрмәләр
^ Яки «төзәтүгә».
^ Яки «җаны».
^ Яки «җанының».
^ Яки «бергә киңәшләшүчеләргә».
^ Яки «Ыгы-зыгы белән».
^ Яки «Сүзне».
^ Яки «кануны».
^ Яки «шелтәне».
^ Яки «Тәрбиясен; Җәзасын».
^ Я, бәлки, «шунда ук».
^ Яки «кешенең җаны туйганчы».