Гыйбрәтле сүзләр 31:1—31
31 Лемуи́л патшаның сүзләре, аны өйрәтер өчен әнисе әйткән мөһим хәбәр шушы:+
2 Улым, нәрсә әйтим сиңа?
Карыным җимеше, нәрсә диим?
Нәзерләрем улы, нәрсәгә өйрәтим?+
3 Көчеңне хатыннарга сарыф итмә,+Патшаларны һәлак итүче юлга басма.+
4 Шәраб эчү патшалар эше түгел ул, Лемуил,Патшалар эше түгел,Җитәкчеләргә: «Хәмерем кайда?» — дип әйтү килешми.+
5 Юкса эчеп, канунны онытуларыҺәм мескеннәрнең хокукларын бозулары бар.
6 Исерткеч эчемлекне — үлеп баручыларга,+Шәрабны кайгыга батканнарга* бирегез.+
7 Алар эчеп, ярлы булуларын онытсыннар,Газапларын бүтән искә төшермәсеннәр.
8 Өнсез кеше хакына сөйлә,Үлем алдында торучыларның хокукларын якла.+
9 Ачык итеп сөйлә һәм гадел хөкем ит,Мескеннең һәм ярлының хокукларын якла.+
א [әлиф]
10 Берәү яхшы* хатын таба алган икән,+Андый хатын мәрҗәннәрдән* күпкә кыйммәтрәк.
ב [бәт]
11 Аның ире аңа чын күңелдән ышанаҺәм бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел.
ג [гимел]
12 Андый хатын иренә гомере буеНачарлык түгел, ә яхшылык кыла.
ד [дәлит]
13 Ул йон белән җитен эзләп табаҺәм үз куллары белән эшләргә ярата.+
ה [хе]
14 Сәүдә кораблары кебек,+Ул ризыгын ераклардан китерә.
ו [вав]
15 Таң атканчы торып,
Гаиләсе өчен ризык әзерли,Хезмәтче кызларына да өлешләрен бирә.+
ז [зәйин]
16 Кыр турында уйлап, аны сатып ала,Үз тырышлыклары белән* йөзем бакчасы утырта.
ח [хет]
17 Ул авыр эшкә әзерләнә,+Куллары белән тырышып эшли.
ט [тет]
18 Ул сәүдә эшенең табыш китергәнен күрә,Яктырткычы төнлә дә сүнми.
י [йод]
19 Аның куллары кабага тартыла,Ул орчык* ала.+
כ [каф]
20 Ул мескеннәргә булыша,Ярлыларга ярдәм кулы суза.+
ל [ләмид]
21 Кышын ул гаиләсе өчен борчылмый,Чөнки бөтен гаиләсе җылы киемгә киенгән.
מ [мем]
22 Ул ятагына җәймәләр ясый.Киемнәре җитеннән һәм кызгылт-шәмәхә йоннан ясалган.
נ [нун]
23 Ирен шәһәр капкалары янында яхшы беләләр,+Ул анда шул җирнең аксакаллары белән утыра.
ס [сәмих]
24 Андый хатын җитен* киемнәр тегеп сата,Сәүдәгәрләрне билбаулар белән тәэмин итеп тора.
ע [әйин]
25 Ул куәт белән данга киенгән,Киләчәккә ышаныч белән карый.*
פ [пе]
26 Аның авызыннан зирәк сүзләр чыга,+Телендә игелек кануны.*
צ [тсаде]
27 Ул йортындагы эшләрне күзәтә,Ялкаулык икмәге ашамый.+
ק [коф]
28 Балалары торып басып, аны бәхетле дип атый,Ире дә басып, аны мактый:
ר [реш]
29 «Яхшы* хатыннар күп булса да,Син аларның һәммәсеннән өстен».
ש [шин]
30 Ягымлылык алдаучан һәм матурлык вакытлыча гына* булырга мөмкин,+Ә Йәһвәне тирән хөрмәт итүче хатын мактаулы булыр.+
ת [тау]
31 Андый хатынга кылганнары өчен әҗерен бирегез,+Аның эшләре шәһәр капкалары янында аны мактасын.+
Искәрмәләр
^ Яки «җаны ачынганнарга».
^ Яки «булдыклы».
^ Яки «Үз табышыннан». Сүзгә-сүз «Үз куллары җимешеннән».
^ Каба һәм орчык — эрләү һәм җеп ясау өчен кулланылган таяклар.
^ Яки «эчке».
^ Яки «Киләчәк көннән көлә».
^ Яки «яратып әйтелгән күрсәтмә; тугры мәхәббәт кануны».
^ Яки «Булдыклы».
^ Яки «буш».