Гәләтиялеләргә 5:1—26
5 Без шул иреккә ия булсын өчен, Мәсих безне азат итте дә. Шуңа күрә нык торыгыз+ һәм кабат коллык камытын кимәгез.+
2 Менә! Мин, Пау́л, үзем сезгә әйтәм: сөннәткә утырсагыз, сезгә Мәсихтән һичнинди файда булмас.+
3 Сөннәткә утыручы һәркемнең кабат шуны исенә төшерәм: ул Канунны тулысынча үтәргә тиеш.+
4 Сез, канун ярдәмендә тәкъва дип игълан ителергә тырышучылар,+ сез Мәсихтән аерылдыгыз һәм аның юмарт игелегеннән читләштегез.
5 Ә без тәкъва дип игълан ителүебезне Аллаһының рухы һәм иманыбыз ярдәмендә түземсезлек белән көтәбез һәм шуңа өмет баглыйбыз.
6 Чөнки Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучылар өчен сөннәтнең дә, сөннәтсез булуның да бернинди әһәмияте юк,+ ә мәхәббәттән чыгып эш итүче иман әһәмиятле.
7 Сез әйбәт кенә йөгердегез.+ Сезгә хакыйкатькә буйсынып яшәргә кем комачаулады?
8 Буйсынмаска кем инандырды? Үзегезне Чакыручы түгел бит.
9 Аз гына ачыткы бөтен камырны ачыта.+
10 Мин сезнең, Хуҗабыз белән бердәмлектә торучыларның,+ минем белән бер фикердә булачагыгызга бер дә шикләнмим. Ә сезне котыртучы,+ ул кем генә булмасын, тиешле җәзасын алачак.
11 Ә инде минем турында әйткәндә, кардәшләр, мин әле дә сөннәтләүне вәгазьлим икән, алайса, ни өчен мине һаман да эзәрлеклиләр соң? Әле дә сөннәтләүне вәгазьләсәм, җәфалану баганасы* инде киртә булмас иде.+
12 Ә сезне какшатырга тырышучылар үз-үзләрен имгәтсәләр* дә, сүз юк.
13 Сез иреккә чакырылдыгыз, кардәшләр, ләкин ирегегезне тән нәфесләрен канәгатьләндерер өчен мөмкинлек итеп кулланмагыз,+ ә бер-берегезгә коллар булып яратып хезмәт итегез.+
14 Чөнки бөтен Канун бер әмердә үтәлә:* «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат».+
15 Ә инде бер-берегезгә ташланып, бер-берегезне кимереп яшисез икән,+ сак булыгыз: бер-берегезне һәлак итә күрмәгез.+
16 Сезгә шуны әйтәм: рух буенча яшәгез,+ шунда гөнаһлы тәннең нәфесләрен һич үтәмәссез.+
17 Чөнки гөнаһлы тән үз нәфесләре аркасында — рухка каршы, ә рух — гөнаһлы тәнгә каршы. Алар бер-берсенә каршы торалар, шуңа күрә сез эшләргә теләгәнегезне эшләмисез.+
18 Ә инде сезнең белән рух җитәкчелек итеп тора икән, сез канун хакимлегендә түгел.
19 Гөнаһлы тәннең эшләре ачык билгеле, һәм бу — фәхешлек,*+ нәҗеслек, азгынлык,*+
20 потка табыну, спиритизм,*+ дошманлык, тарткалашу, көнләшү, ачу, бәхәсләр, бүленешләр, сектантлык,
21 көнчелек, эчкечелек,+ тыелгысыз эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаш нәрсәләр.+ Инде элек кисәткәнемчә, сезне кабат шул нәрсәләр турында кисәтәм: андый тормыш алып баручылар Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак.+
22 Ә рух җимеше — мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык,+ иман,
23 юашлык, тотнаклылык.+ Боларга каршы бернинди канун юк.
24 Ә Мәсих Гайсәнекеләр гөнаһлы тәннәрен үз нәфесләре һәм теләкләре белән бергә баганага кадаклап үтерде.+
25 Рух буенча яшибез икән, әйдәгез, рух буенча эш тә итик.+
26 Бер-беребезне ярышуга котыртып+ һәм бер-беребездән көнләшеп,+ дан сөючән булып китмик.
Искәрмәләр
^ Яки «печсәләр». Шулай итеп алар үзләре яклаган канунны башкару өчен яраксыз булып китәрләр иде.
^ Я, бәлки, «бер әмердән гыйбарәт».
^ Яки «наркотиклар куллану».