Еврейләргә 11:1—40
11 Иман ул — өметләрнең тормышка ашачагына төпле ышаныч,+ күзгә күренмәгәннәрнең барлыгына ачык дәлил.*
2 Борынгы заманда яшәүчеләр* андый иман ярдәмендә Аллаһының үзләрен хуплавы турында шаһитлек алган.
3 Иман ярдәмендә без дөнья төзелешләренең* Аллаһы сүзе белән урнаштырылганына төшенәбез, шулай итеп, күзгә күренгән нәрсә күзгә күренми торганнан барлыкка килгән.
4 Иман ярдәмендә Һабил Аллаһыга Кабилнекенә караганда кыйммәтлерәк корбан китергән+ һәм шул иманы аркасында тәкъва булуы турында шаһитлек алган, чөнки Аллаһы аның бүләкләрен хуплаган.*+ Һабил, үлгән булса да, иманы аша әле дә сөйли.+
5 Иман ярдәмендә Идрис,+ үлем татымыйча күчерелгән булган, һәм аны беркайдан да таба алмаганнар, чөнки аны Аллаһы күчергән.+ Әмма күчерелгәнче, ул Аллаһының үзен хуплавы турында шаһитлек алган булган.
6 Иман итмичә Аллаһы хуплавын алып булмый, чөнки аңа якынлашучы һәркем аның барлыгына һәм аның үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирүенә ышанырга тиеш.+
7 Иман ярдәмендә Нух+ Аллаһыдан буласы, ләкин әле күзгә күренми торган нәрсәләр турында кисәтү алгач,+ Аллаһыдан куркуын күрсәтеп, гаиләсен коткарыр өчен көймә төзегән.+ Үз иманы белән ул дөньяны хөкем иткән+ һәм иманы аркасында тәкъва дип аталган.
8 Иман ярдәмендә Ибраһим,+ Аллаһы аны чакыргач, буйсынып, үзенә мирас итеп биреләчәк җиргә киткән; кая барасын белмәсә дә, юлга чыккан.+
9 Иман ярдәмендә ул вәгъдә ителгән җирдә, чит җирдә кебек, чит ил кешесе булып яшәгән.+ Ул шул ук вәгъдәнең варисташлары Исхак һәм Ягъкуб белән бергә+ чатырларда гомер иткән,+
10 чөнки төзүчесе һәм булдыручысы Аллаһы булган какшамас нигезле шәһәрне көткән.+
11 Иман ярдәмендә Сара́ да, инде карт* булса да, балага* узар өчен кодрәт алган,+ чөнки ул вәгъдә бирүчене тугры* дип санаган.
12 Шул сәбәпле, бер кешедән, инде карт* Ибраһимнан,+ күктәге йолдызлар кебек күп санлы һәм диңгез ярындагы ком бөртекләре кебек санап бетергесез+ балалар туган.+
13 Барлык бу кешеләр, алар исән чакта вәгъдәләр үтәлмәсә дә, иманнарын саклап үлгәннәр,+ ләкин шул вәгъдәләрне ерактан гына күреп шатлык кичергәннәр.+ Алар үзләренең шул җирдә чит кешеләр һәм вакытлыча яшәүчеләр булуларын ачык белдерткән.
14 Ә моны белдертүчеләр үзләренең булачак яшәү урыннарын ихлас эзләүләрен күрсәтәләр.
15 Алар калдырып киткән җирләрен хәтерләренә төшереп торган булса,+ аларның анда кире кайту мөмкинлекләре дә булыр иде.
16 Ләкин алар яхшыракка — күктәгегә омтылганнар. Шуңа күрә Аллаһыга аларның Аллаһысы дип аталу оят түгел,+ ул хәтта алар өчен шәһәр әзерләп куйган.+
17 Иман ярдәмендә Ибраһим, Аллаһы аны сынаганда,+ Исхакны корбанга инде китергән дип әйтеп була.
18 Аңа, вәгъдәләрне шатлык белән кабул итүчегә: «Синең токымың* Исхак аша киләчәк»+,— диелсә дә, ул үзенең бердәнбер улын корбан итәргә әзер булган.+
19 Ибраһим, уйланып, Аллаһы Исхакны хәтта үледән терелтә ала дигән нәтиҗәгә килгән. Аның улы аңа кире кайтарылган, һәм бу киләчәк өчен символик образ булган.+
20 Иман ярдәмендә Исхак Ягъкуб белән Исауга+ хәер-фатихасын биреп, киләчәк турында әйткән.+
21 Иман ярдәмендә Ягъкуб үләр алдыннан+ Йосыфның һәрбер улына хәер-фатихасын биргән+ һәм таягына таянып, сәҗдә кылган.+
22 Иман ярдәмендә Йосыф үз гомере ахырында Исраи́л угылларының Мисырдан чыгачагы турында әйткән һәм үзен җирләү турында күрсәтмәләр биргән.+
23 Муса тугач, аның ата-анасы иман ярдәмендә аны өч ай буе яшереп саклаган,+ чөнки аның күркәм бала булуын күргән+ һәм патша боерыгыннан курыкмаган.+
24 Иман ярдәмендә Муса, үсеп җиткәч,+ фиргавен кызының угылы дип аталудан ваз кичкән+
25 һәм гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуны түгел, ә Аллаһы халкы белән бергә газап чигүне сайлаган,
26 чөнки Мисыр хәзинәләренә караганда майланган зат буларак мәсхәрәләнүне зуррак байлык дип санаган. Ул алачак әҗерен күздән ычкындырмаган бит.
27 Муса Мисырны патша ачуыннан курыкканга түгел,+ ә иман ярдәмендә калдырып киткән,+ чөнки күзгә күренми торган Аллаһыны күреп торгандай нык калган.+
28 Иман ярдәмендә ул, һәлак итүче фәрештә исраиллеләрнең беренче угылларына зыян китермәсен өчен, Паса́х бәйрәмен үткәргән һәм ишек яңакларына кан сипкән.+
29 Иман ярдәмендә алар Кызыл диңгезне коры җирдән баргандай үткәннәр,+ ә шуны ук эшләп караган мисырлыларны су йоткан.+
30 Иман ярдәмендә Әрихә́ стеналары, кешеләр аларны җиде көн уратып үткәннән соң, ишелеп төшкән.+
31 Иман ярдәмендә фахишә Рәхә́б буйсынмаучылар һәлак ителгәндә исән калган, чөнки шымчыларны дусларча кабул иткән.+
32 Тагын кемнәрне искә алыйм? Гидео́н,+ Бара́к,+ Шимшо́н,+ Ифта́х,+ Давыт,+ Ишмуи́л+ һәм башка пәйгамбәрләр турында сөйләп торырга вакытым җитмәс.
33 Иман ярдәмендә алар патшалыкларны җиңгән,+ гадел эшләр кылган, вәгъдә ителгәнне алган,+ арысланнарның авызын томалаган,+
34 ялкын көче аларга бернинди дә зыян китермәгән.+ Алар кылычтан котылып калган,+ көчсезләрдән көчле,+ сугышта батыр булып киткән,+ илбасарларны тар-мар иткән.+
35 Терелтү аша хатын-кызларга үлгән якыннары кайтарылган,+ ә бүтәннәрне җәзалаганнар, чөнки алар яхшырак терелтү алыр өчен, азат булу хакына иманнарыннан ваз кичмәгән.
36 Кайберәүләр сынаулар аша үткән, аларны мыскыл иткәннәр, камчылаганнар, хәтта чылбырлаганнар+ һәм төрмәгә утыртканнар.+
37 Аларны ташлар атып үтергәннәр,+ сынауларга дучар иткәннәр, пычкы белән урталай кискәннәр, кылыч белән чабып үтергәннәр.+ Алар сарык һәм кәҗә тиреләренә төренеп йөргән,+ мохтаҗлыкта булган, бәла-каза кичергән,+ аларны эзәрлекләгәннәр.+
38 Дөнья андый кешеләргә лаек түгел иде. Алар чүл-тауларны гизеп, мәгарә-өннәрдә+ сыену урыны эзләп йөргән.
39 Аларның бөтенесе дә иманнары аркасында Аллаһы хуплавына ирешкән, һәм ул аларга моның турында шаһитлек биргән, шулай да алар вәгъдә ителгәнне алмаган.
40 Аллаһы бит безнең өчен әйбәтрәк нәрсә ниятләгән.+ Һәм аның нияте буенча, алар бездән аерым камиллеккә ирешә алмый.
Искәрмәләр
^ Яки «инандыра торган дәлил».
^ Яки «Ата-бабаларыбыз».
^ Яки «кабул итеп шаһитлек биргән».
^ Яки «балага узу вакыты инде үткән».
^ Сүзгә-сүз орлык.
^ Яки «ышанычлы».
^ Сүзгә-сүз «үле». Ягъни нәсел булдырырга сәләтсез.
^ Сүзгә-сүз орлык.