Еврейләргә 7:1—28

7  Шул Мәликсады́йк, Сали́м патшасы, Аллаһы Тәгаләнең рухание, патшаларны тар-мар итеп кайтып килүче Ибраһимны очраткач, аны фатихалаган,+ 2  ә Ибраһим аңа табышының уннан бер өлешен биргән. Мәликсадыйк исеме «Тәкъвалык патшасы» дип тәрҗемә ителә, шулай ук ул — Салим патшасы, ягъни «Тынычлык патшасы». 3  Аның әти-әнисе дә, шәҗәрәсе дә, туу көне дә, үлгән көне дә билгесез, әмма ул Аллаһы Улына охшаш ителгән һәм мәңгегә рухани булып кала.+ 4  Әйе, ыруг башлыгы Ибраһим сугышта алган иң яхшы табышының уннан бер өлешен Мәликсадыйкка биргән.+ Карагыз, Мәликсадыйк никадәр бөек булган. 5  Дөрестән дә, рухани вазифасын үтәүче Ле́ви угыллары,+ Канун кушуы буенча, халыктан, ягъни үз кардәшләреннән, алар Ибраһим токымыннан булса да, уннан бер өлешне алырга тиеш.+ 6  Әмма Ле́ви токымыннан булмаган Мәликсадыйк Ибраһим биргән уннан бер өлешне алган һәм аңа, вәгъдәләрне кабул иткән кешегә, хәер-фатихасын биргән.+ 7  Һичшиксез, фатиханы бирүче аны кабул итүчедән бөегрәк. 8  Бер очракта уннан бер өлешне үлемле кешеләр алса, икенче очракта Язмаларда тере булуы турында шаһитлек бирелгән зат ала.+ 9  Хәтта уннан бер өлешне алучы Ле́ви дә Ибраһим аша уннан бер өлешне түләгән дип әйтеп була, 10  чөнки Мәликсадыйк Ибраһимны очраткан вакытта+ Ле́ви, Ибраһимның токымы буларак, әле тумаган булган. 11  Шулай итеп, ле́виле руханилар хезмәте (халыкка бирелгән Канунның үзенчәлеге) аша камиллеккә ирешеп булган булса,+ ул чакта Һарунга түгел, ә Мәликсадыйкка охшаш булачак диелгән икенче бер руханиның килүе+ ник кирәк булган? 12  Ә руханилык хезмәтенең үзгәрүе белән Канунны да үзгәртү ихтыяҗы туа.+ 13  Чөнки без сөйләгән кеше башка кабиләдән, һәм ул кабиләдән берәү дә корбан китерү урыны янында хезмәт итмәде.+ 14  Билгеле ки, Хуҗабыз Яһүд токымыннан,+ ә Муса, руханилар турында сөйләгәндә, бу кабилә турында берни дә әйтмәгән. 15  Мәликсадыйк шикелле+ башка рухани+ килгәндә, бу тагы да ачыграк булып китә. 16  Ул кешенең чыгышына кагылышлы канун буенча түгел, ә бетми торган тормыш бирүче кодрәт ярдәмендә рухани булды.+ 17  Чөнки аның хакында мондый шаһитлек бирелгән: «Син — Мәликсадыйк шикелле рухани, син мәңге рухани булачаксың».+ 18  Шуңа күрә элеккеге әмер, зәгыйфь һәм файдасыз булганга күрә, үз көчен югалта.+ 19  Канун бернәрсәне дә камил итмәде,+ моны яхшырак өметне гамәлгә кертү эшләде.+ Бу өмет аша без Аллаһыга якынлашабыз.+ 20  Аллаһы Гайсәне рухани вазифасына антлы вәгъдә биреп билгеләде. 21  (Чөнки антсыз да рухани булып киткән кешеләр булса да, Аллаһының анты аркылы рухани булып китүче дә бар. Аллаһы аның турында болай дигән: «Йәһвә:* „Син мәңге рухани булачаксың“+,— дип ант итте һәм антын бозмас».*) 22  Шуңа күрә Гайсә яхшырак килешүгә кәфил* булды.+ 23  Өстәвенә, руханилар, үлеп, үз хезмәтләрен дәвам итә алмаганга, аларны башкалар алмаштырып рухани хезмәтен дәвам итә иде.+ 24  Ә Гайсә мәңге яши,+ шул сәбәпле аны башка рухани алмаштырмый. 25  Шуңа күрә ул үзе аркылы Аллаһыга якынлашучыларны, чыннан да коткара ала, чөнки ул алар хакына Аллаһыга ялварып торыр өчен мәңге яши.+ 26  Безнең баш руханиебыз тугры, мәкерсез, нәҗесләнмәгән,+ гөнаһ кылучылардан тулысынча аерылып торган һәм күкләрдән югарырак күтәрелгән булырга тиеш тә.+ 27  Аңа, бүтән баш руханиларга сыман, көн саен башта үз гөнаһлары өчен, аннары халык гөнаһлары өчен+ корбан китереп торасы юк,+ чөнки ул моны, үзен корбан итеп, бер тапкыр һәм гомергә эшләде.+ 28  Канун буенча, баш рухани итеп кимчелекле яклары булган кешеләр билгеләнсә,+ Кануннан соң бирелгән антлы вәгъдә буенча,+ мәңгегә камил ителгән Угыл+ билгеләнә.

Искәрмәләр

Яки «бер дә үкенмәс».
Ягъни «гарантия бирүче».

Искәрмәләр

Медиаматериал