Зәбур 126:1—6

Күтәрелү җыры. 126  Йәһвә тоткыннарны кабат Сионга кайтарганда,+Без төш күрәбез дип тордык. 2  Шулчак авызыбыз — көлүләр,Телебез шатлыклы авазлар белән тулды.+ Шунда халыклар үзара: «Йәһвә алар өчен бөек эш кылды»+,— диеште. 3  Әйе, Йәһвә безнең өчен бөек эшләр кылды,+Шунлыктан шатлыгыбыз эчебезгә сыймый. 4  И Йәһвә, су ташкыннары Нәгебтә* җыелган күк,Син дә тоткындагы халкыбызны җый.* 5  Күз яшьләре түгә-түгә чәчкәннәрКуанып урырлар. 6  Орлык капчыгы күтәреп, елый-елыйКырга чыккан кеше,Көлтәләрен тотып,Шатлана-шатлана кайтачак.+

Искәрмәләр

Яки «елга үзәннәре көньякта».
Яки «торгыз».

Искәрмәләр

Медиаматериал