Зәбур 143:1—12

Давытның җыры. 143  И Йәһвә, догама колак сал,+Ярдәм сорап ялваруымны ишет. Тугрылыгың һәм тәкъвалыгың буенча миңа җавап бир. 2  Үз хезмәтчең белән судлашма,Чөнки тереләрнең берсе дә синең алдыңда тәкъва була алмый.+ 3  Дошман җанымны эзәрлекли,Гомеремне җиргә салып таптый,Мине, күптән үлгән кешеләргә охшашлы итеп, караңгылыкта яшәтә. 4  Минем рухым төшә,*+Йөрәгем ойый.+ 5  Элеккеге көннәрне искә төшерәм,Бөтен эшләрең турында уйлыйм,+Кулың булдырган нәрсәләр турында бирелеп уйланам.* 6  Кулларымны сиңа таба сузам,Җаным, коры җирдәй, сиңа сусый.+ (Села) 7  И Йәһвә, миңа кичектермичә җавап бир.+ Хәлем* бетеп бара.+ Миннән йөзеңне борма,+Югыйсә мин гүргә иңүчеләрдәй булырмын.+ 8  Иртән тугры мәхәббәтең турында ишеттер,Чөнки сиңа таянам мин. Йөрергә тиешле юлымны күрсәт,+Мин бит сиңа дәшәм.* 9  И Йәһвә, мине дошманнарымнан коткар. Синең яклавыңны эзлим мин.+ 10  Мине үз ихтыярыңны үтәргә өйрәт,+Чөнки син минем Аллаһым. Синең рухың яхшы,Ул мине тигез җирдән* йөртсен иде. 11  И Йәһвә, исемең хакына мине исән килеш сакла. Тәкъвалыгың буенча мине бәладән коткар.+ 12  Тугры мәхәббәтең буенча дошманнарымны кырып ташла,+Мине* газаплаучыларның һәммәсен юк ит,*+Чөнки мин синең хезмәтчең.+

Искәрмәләр

Яки «көчем сүрелә».
Яки «нәрсәләрне тикшереп өйрәнәм».
Сүзгә-сүз «Рухым».
Яки «җанымны сиңа илтәм».
Яки «намуслылар җиреннән».
Яки «Җанымны».
Сүзгә-сүз «тынсыз ит».

Искәрмәләр

Медиаматериал