Зәбур 2:1—12
2 Ни өчен милләтләр шаулаша,Халыклар буш нәрсәләр турында пышылдаша?*+
2 Җирдәге патшалар Йәһвәгә һәм аның майланганына* каршы күтәрелә,+Һәм идарәчеләр, бердәй булып,Аларга каршы җыела.*+
3 «Әйдәгез, үзебездән аларның богауларын салып ташлыйкҺәм аларның бауларын өзик!» — ди алар.
4 Күкләрдәге тәхеттә утыручы Аллаһы көләчәк.
Әйе, алар Йәһвә өчен көлке булачак.
5 Шунда ул ачу белән аларга үз сүзен әйтәчәк,Үзенең көчле ярсуы белән аларның котын алачак.
6 Ул аларга: «Мин изге тавым Сионда+Үземнең патшамны куйдым»+,— диячәк.
7 Мин Йәһвәнең карарын игълан итәрмен.
Ул миңа болай диде: «Син — минем улым,+Бүген мин сиңа ата булдым.+
8 Миннән сора, һәм мин сиңа мирас итеп халыкларны,Милек итеп бөтен җирне бирермен.+
9 Син аларны тимер скипетр* белән тар-мар итәрсең,+Чүлмәк савытны ваткандай челпәрәмә китерерсең».+
10 Шуңа күрә хәзер, әй патшалар, төшенегез;Җир хакимнәре, төзәтүне* кабул итегез.
11 Йәһвәгә курку-хөрмәт белән хезмәт итегезҺәм курку катыш ихтирам күрсәтеп сөенегез.
12 Угылны олылагыз,*+ югыйсә Аллаһының* ачуы килер,Һәм сез юлыгызда һәлак булырсыз,+Чөнки аның ярсуы тиз кабыныр.
Аны үзенең сыенычы иткән һәр кеше бәхетле.
Искәрмәләр
^ Яки «уйлана?»
^ Яки «аның Мәсихенә».
^ Яки «киңәш кора».
^ Яки «кисәтүне».
^ Сүзгә-сүз «үбегез».
^ Сүзгә-сүз «аның».