Зәбур 23:1—6
Давытның җыры.
23 Йәһвә — Көтүчем минем.+
Мин һичнәрсәгә мохтаҗ булмам.+
2 Үләнле көтүлектә ул мине ял иттерә,Күп сулы тыныч урыннарга* алып бара.+
3 Ул минем җанымны яңарта,+
Үзенең исеме хакына мине тәкъвалык юлларыннан йөртә.+
4 Дөм караңгылык каплаган үзәнлектән барсам да,+Мин һичнинди явызлыктан курыкмыйм,+Чөнки син минем белән.+Көтүче таягың миңа ышаныч* бирә.
5 Син дошманнарым алдында миңа табын әзерлисең,+
Башымны май белән майлыйсың,*+Минем касәм мөлдерәмә тулы.+
6 Һичшиксез, яхшылык һәм тугры мәхәббәт гомеремнең бар көннәрендә мине озатып йөриячәк,+Һәм мин бар көннәремдә Йәһвә йортында яшәячәкмен.+