Зәбур 7:1—17
Давытның Йәһвәгә биньяминлы Кушның әйткән сүзләре аркасында җырлаган көенечле җыры.
7 И Раббым Йәһвә, синдә мин сыеныч таптым.+
Эзәрлекләгән кешеләрнең барыннан да коткар мине.+
2 Югыйсә алар, арыслан күк, мине ботарлап ташлар,+Алып китәр һәм мине коткаручы булмас.
3 И Раббым Йәһвә, әгәр дә мин гаеп эш кылган булсам,Әгәр гаделсез эш иткән булсам,
4 Әгәр үземә яхшылык кылган кешегә явызлык эшләгән булсам+Яки дошманымны бер сәбәпсез бөлгенлеккә төшергән булсам,*
5 Дошманым мине эзәрләп, куып җитсен,Гомеремне җиргә салып таптасын,Данымны тузанга күмсен. (Села)
6 И Йәһвә, ачуың белән күтәрел,Дошманнарымның котырынуына каршы чык,+Минем хакка уян һәм гаделлек урнаштырылуын таләп ит.+
7 Синең тирәли милләтләр җыелсын,Һәм син югарыдан аларга каршы эш итәрсең.
8 Йәһвә халыкларга хөкем чыгарыр.+
И Йәһвә, мине тәкъвалыгымаҺәм сафлыгыма карап хөкем ит.+
9 Зинһар, бозыкларның явыз эшләренә чик куй.
Тәкъваны исә ныгыт,+Син бит гадел* Аллаһы,+ йөрәкләрне+ һәм иң тирән хис-тойгыларны+ сыныйсың* син.
10 Аллаһы — калканым минем,+ йөрәкләре намуслы булганнарның Коткаручысы.+
11 Аллаһы — гадел* Хөкемче,+Аллаһы һәр көн үз хөкемнәрен игълан итә.*
12 Әгәр берәр кеше тәүбәгә килмәсә,+ Ул үз кылычын кайрар,+Җәясен бөгеп, аны әзерләп куяр.+
13 Ул үзенең үтергеч коралларын әзерләр,Үзенең утлы укларын әзер итәр.+
14 Менә, кеше үз эчендә явызлык йөртә,Ул яманлыкка узып, ялган тудыра.+
15 Ул чокыр казый, аны тирән итеп казый,Әмма казыган чокырына үзе егылып төшә.+
16 Яманлыгы аның үз башына төшәр,+Җәбере үзенең үк баш түбәсенә килер.
17 Мин Йәһвәне гаделлеге өчен мактармын,+Аллаһы Тәгалә+ Йәһвәнең исеменә мәдхияләр җырлармын.*+
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «Ә миңа бер сәбәпсез каршылык күрсәткән кешене жәлләгән булсам».
^ Яки «йөрәкләрне һәм бөерләрне тикшерәсең».
^ Яки «тәкъва».
^ Яки «тәкъва».
^ Яки «гаепләү карарларын яудыра».
^ Яки «көй уйнармын».