Зәбур 97:1—12
97 Йәһвә Патша булды!+
Җир шатлансын.+
Күп санлы утраулар сөенсен.+
2 Аның тирәли — болытлар һәм куе караңгылык,+Тәкъвалык һәм гаделлек — тәхетенең нигезе.+
3 Аның алдыннан ут килә+Һәм һәр яктан дошманнарын йота бара.+
4 Яшьнәгән яшеннәре җир йөзен яктырта;Җир, моны күреп, тетрәнә.+
5 Таулар балавыздай эреде Йәһвә каршында,+Бөтен җирнең Хуҗасы алдында.
6 Күкләр аның тәкъвалыгын игълан итә,Һәм бар халыклар аның данын күрә.+
7 Потларга табынучыларның һәммәсе,+Файдасыз илаһлары белән мактанучыларның һәммәсе оятка калсын.+
Барлык илаһлар, аңа сәҗдә кылыгыз.*+
8 Сио́н, ишетеп, шатлана;+Синең хөкемнәреңәЯһүднең кечкенә шәһәрләре* сөенә, и Йәһвә.+
9 Чөнки син, и Йәһвә, бөтен җир өстеннән Аллаһы Тәгалә,Син барлык башка илаһлардан күпкә югары.+
10 Әй Йәһвәне яратучылар, яманлыкны нәфрәт итегез.+
Ул үз тугрыларының җаннарын саклый,+Ул аларны явызларның кулыннан* коткара.+
11 Тәкъва кеше өчен яктылык балкып китте,+Йөрәкләре намуслы булганнар өчен шатлык килде.
12 Әй тәкъвалар, Йәһвәдә шатлык табыгыз,Аның изге исеменә* рәхмәтләр белдерегез.
Искәрмәләр
^ Яки «аңа табыныгыз».
^ Сүзгә-сүз «кызлары».
^ Яки «хакимлегеннән».
^ Сүзгә-сүз «истәлегенә; искә алуына».