Ишагыя 32:1—20

32  Менә, патша+ тәкъвалык хакына патшалык итәр,+Һәм мирзалар гаделлек хакына идарә итәр. 2  Аларның һәрберсе җилдән яшеренер урын кебек,Давыллы яңгырдан сыеныр урын кебек булыр,Сусыз җирдә су ташкыннарыдай,+Һәм коры җирдә зур кыяташның күләгәседәй булыр. 3  Шунда күргәннәрнең күзләре бүтән ябылмас,Ишеткәннәрнең колаклары игътибарлы булыр. 4  Ашыгып эш итүчән кешеләр күңелләреннән белем турында уйлар,Һәм тотлыгып сөйләүче тел шома һәм ачык итеп сөйләр.+ 5  Акылсыз кеше бүтән юмарт дип,Ә аумакай кеше күренекле дип аталмас. 6  Чөнки акылсыз кеше мәгънәсез сүз сөйләр,Күңелендә зыянлы нәрсәләр уйлап чыгарыр.+ Ул моны мөртәтлек таратыр* өчен һәм Йәһвә турында ялган сөйләр өчен,Ач кешене* ач йөртер өченҺәм сусаган кешене сусыз калдырыр өчен эшләр. 7  Аумакай кеше яман алымнар куллана.+ Мескенне ялган белән һәлак итәр өчен,+Оятсыз тәртипкә этәрә. Ярлы кеше дөрес булганны сөйләсә дә, ул шулай эшли. 8  Ә юмартның ниятләре юмартлык турында,Һәм ул юмарт* булып кала. 9  «Я, үз-үзегездән канәгать хатыннар, мине тыңлагыз! Гамьсез кызлар,+ әйткәннәремә колак салыгыз! 10  Елдан аз гына артыграк вакыт үткәч, сез, гамьсезләр, калтыранырсыз,Чөнки йөзем җыю вакыты бетсә дә, бернинди җимеш җыелмас.+ 11  Үз-үзегездән канәгать хатыннар, дер-дер килегез! Сез, гамьсезләр, калтырагыз! Өстегездән киемегезне салыгыз,Билләрегезгә матәм киеме урагыз.+ 12  Искиткеч кырлар һәм җимеш бирә торган йөзем агачлары турында Сыкрана-сыкрана күкрәгегезгә сугыгыз. 13  Чөнки халкымның җире чәнечкеле үсемлекләр һәм чәнечкеле куаклар белән капланыр. Алар шатлык тулы бөтен йортларны,Әйе, куаныч тулы шәһәрне басып китәр.+ 14  Ныгытылган манараны ташлап киттеләр, Шау-шулы шәһәрне калдырдылар.+ Офи́л*+ һәм күзәтү манарасы буш җиргә,Кыргый ишәкләр өчен иркен җиргә,Мал өчен көтүлеккә әйләнде.+ 15  Югарыдан безгә Аллаһы рухы иңгәнче,+Чүл җимеш бакчасына әверелгәнче,Ә җимеш бакчасы урман итеп саналганчы шулай булыр.+ 16  Шунда чүлдә гаделлек урнашыр,Һәм җимеш бакчасында тәкъвалык торыр.+ 17  Чын тәкъвалыкның нәтиҗәсе тынычлык булыр,+Чын тәкъвалыкның җимеше дәвамлы тынычлык һәм иминлек булыр.+ 18  Минем халкым тынычлык хөкем сөргән урыннарда,Куркынычсыз җирләрдә һәм имин торакларда яшәр.+ 19  Ләкин урманны боз сугар,Һәм шәһәр җир белән тигезләнер. 20  Бөтен су агымнары буйлап орлык чәчүчеләр,Үгез белән ишәкне чыгаручылар* бәхетле».+

Искәрмәләр

Яки «үзен хөрмәтсез тотар».
Яки «Ач кешенең җанын».
Яки «күренекле».
Күрәсең, Иерусалимдагы калкулык.
Яки «ычкындырып җибәрүчеләр».

Искәрмәләр

Медиаматериал