Йәил 3:1—21
3 Мин Яһүд һәм Иерусалим тоткыннарын кире кайтарганда,+Ул көннәрдә һәм ул вакытта
2 Бөтен халыкларны да бергә җыеп,Йәһшәфә́т* үзәненә китерермен.
Халкым һәм мирасым Исраилне яклап,Алар белән шунда судлашырмын,+Чөнки алар аны төрле халыклар арасына тараттыларҺәм җиремне үзара бүлештеләр.+
3 Алар халкымны бүлешер өчен жирәбә салдылар,+Малайны фахишә яллар өчен сата иделәр,Кызны шәрабка алмаштыра иделәр.
4 Тир, Сидо́н һәм бөтен Филисти́ җире,Миңа карата ни дәгъвагыз бар?
Миннән үч аласызмы әллә?
Үч аласыз икән,Мин үчегезне шунда ук, тоткарланмыйча үз башыгызга төшерермен.+
5 Сез бит алтын-көмешемне алдыгыз,+Иң кадерле байлыгымны гыйбадәтханәләрегезгә илттегез.
6 Яһүд һәм Иерусалим халкынҮз җирләреннән еракка сөрер өчен, грекларга саттыгыз.+
7 Менә сез аларны кайда саткан булсагыз, мин аларны шуннан кайтарырмын,+Һәм сезнең үчегез үз башыгызга төшәр.
8 Улларыгызны һәм кызларыгызны Яһүд халкы кулына бирермен,+Алар исә аларны ерак яшәүче халыкка — Шеба́ кешеләренә сатарлар,Чөнки моны Йәһвә үзе әйтте.
9 Милләтләр арасында болай дип игълан итегез:+
„Сугышка әзерләнегез! Гайрәтле сугышчыларны күтәрегез!
Гаскәриләр чыгып һөҗүм итсен!+
10 Төрәннәрдән чүкеп — кылычлар, бакча пычакларыннан сөңгеләр ясагыз.
Көчсез: „Мин көчле“,— дисен.
11 Төрле яклардан халыклар килеп ярдәм итсеннәр, бергә җыелсыннар!“»+
И Йәһвә, шул урынга үз гаскәриләреңне җибәрче.
12 «Халыклар күтәрелеп, Йәһшәфәт үзәненә килсен,Чөнки анда мин тирә-яктагы бар халыкларны хөкем итәр өчен утырырмын.+
13 Уракны алыгыз, чөнки ашлык өлгергән.
Төшегез һәм изегез, чөнки йөзем изгеч тулган.+
Савытлар ташып тора, чөнки явызлыклары арткан.
14 Хөкем үзәнендә бихисап халык җыелган,Чөнки шул үзәндә кешеләр хөкем ителсен өчен, Йәһвә көне якынлашып килә.+
15 Кояш белән ай караңгыланыр,Йолдызларның яктысы сүрелер.
16 Йәһвә Сионнан үкерер,Иерусалимнан көчле тавыш белән кычкырыр.
Күк һәм җир тетрәр,Ә Йәһвә үз халкының сыенычы,+Исраи́л улларының ныгытмасы булыр.
17 Сез минем изге тавым+ Сионда яшәүче Йәһвә Аллаһыгыз булуымны белерсез.
Иерусалим изге урын булыр,+Һәм чит кешеләр аның аша бүтән үтмәс.+
18 Ул көнне таулардан татлы шәраб саркып торыр,+Калкулыклардан сөт агар,Яһүднең бар елгалары ташып торыр.
Йәһвә йортыннан чишмә чыгып,+Сәрви агачлары үзәнен* сугарыр.
19 Мисыр исә коры җиргә әверелер,+Эдо́м чүлгә әйләнер,+
Чөнки алар Яһүд улларын җәберләде,+Аларның җирендә гаепсез кеше канын түкте.+
20 Ә Яһүдтә — мәңге,Иерусалимда буыннан-буынга кешеләр яшәр.+
21 Элек аларны* гаепле дип санаган булсам, хәзер гаепсез дип табармын.+
Мин, Йәһвә, Сионда яшәрмен».+