Левилеләр 21:1—24

21  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Һарун улларына — руханиларга әйт: „Бер рухани да үз халкындагы үлгән кеше* аркасында үзен нәҗесләмәсен.+  Әмма якын кан кардәше: әнисе, әтисе, улы, кызы, абыйсы я энесе аркасында ул моны эшли ала.  Шулай ук ул әле кияүдә булмаган үзенә якын гыйффәтле апасы я сеңелесе аркасында нәҗесләнә ала.  Үз халкыннан берәр ир-атка кияүгә чыккан хатын-кыз аркасында ул үзен нәҗесләмәсен һәм хур итмәсен.  Алар чәчләрен такыр итеп алдырмасын+ һәм сакалларының кырыйларын кырмасын һәм тәннәренә яралар ясамасын.+  Алар үзләренең Аллаһысы өчен изге булсын+ һәм аның исемен хур итмәсен,+ чөнки алар Йәһвәнең утта яндырыла торган корбаннарын — үзләренең Аллаһысының икмәген* китерә. Алар изге булырга тиеш.+  Алар фахишәгә,+ хур ителгән хатынга я ире белән аерылган хатынга өйләнмәсен,+ чөнки рухани үз Аллаһысы өчен изге.  Син аны изгеләндерергә тиеш,+ чөнки ул синең Аллаһыңның икмәген китерә. Ул синең өчен изге булсын, чөнки мин, сезне изгеләндерүче Йәһвә, изге.+  Әгәр руханиның кызы фахишәлек кылып, үзен хур итсә, ул үз атасын хур итә. Аны үтереп, яндырырга кирәк.+ 10  Үз кардәшләре арасыннан алынып, башына изге май агызылган+ һәм рухани киемнәрен кияргә билгеләнгән+ баш рухани чәчләрен тузгыган килеш йөртмәсен һәм киемнәрен ертмасын.+ 11  Ул бернинди үлгән кешегә* якынлашмасын.+ Ул үзен хәтта атасы я анасы аркасында да нәҗесләмәсен. 12  Ул изге урыннан чыкмасын һәм үз Аллаһысының изге урынын хур итмәсен,+ чөнки аның өстендә багышлану билгесе, үз Аллаһысының изге мае.+ Мин — Йәһвә. 13  Ул үзенә хатынлыкка гыйффәтле кыз алырга тиеш.+ 14  Ул тол хатынга, ире аерган хатынга, хур ителгән хатынга я фахишәгә өйләнмәсен, ә хатынлыкка үз халкыннан гыйффәтле кыз алсын. 15  Ул үз халкы арасында үз токымын* хур итмәсен,+ чөнки мин — аны изгеләндерүче Йәһвә“». 16  Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 17  «Һарунга әйт: „Синең токымың* арасыннан берәр нинди җитешсезлеге булган бер кеше дә үз Аллаһысының икмәген китерергә дип якынлашмасын. 18  Әгәр берәр кешенең җитешсезлеге булса, ул сукыр, аксак я ямьсезләнгән битле* булса я аның бер аягы я кулы артык озын, 19  аягы я кулы сынган булса, 20  ул бөкре, кәрлә,* гарип күзле, тимрәүле, тиресендә кырчын авыруы я аның күкәйләре имгәнгән булса, изге урынга якынлашмасын.+ 21  Һарун руханиның токымыннан* җитешсезлеге булган берәү дә Йәһвәнең утта яндырыла торган корбаннарын китермәсен. Җитешсезлеге булганга, ул үз Аллаһысының икмәген китерергә дип мәзбәхкә якынлашмасын. 22  Ул аеруча изге нәрсәләрдән+ һәм изге нәрсәләрдән+ үз Аллаһысының икмәген ашый ала. 23  Әмма чаршау+ янына якын килмәсен һәм мәзбәхкә+ якынлашмасын, чөнки аның җитешсезлеге бар. Ул минем изге урынымны+ хур итмәсен, чөнки мин — аларны изгеләндерүче+ Йәһвә“». 24  Муса боларны Һарунга, аның улларына һәм бөтен исраиллеләргә әйтте.

Искәрмәләр

Яки «җан».
Яки «ризыгын». Корбаннар күздә тотыла.
Яки «җанга». Монда евр. сүзе не́феш «үлгән» дигән мәгънә йөрткән евр. сүзе белән бәйле.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз «я аның борынында ярык».
Я, бәлки, «чирләшкә».
Сүзгә-сүз орлык.

Искәрмәләр

Медиаматериал