Лүк 1:1—80
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Лүк: Бу исемнең грек формасы Лука́с; ул Лукас дигән латин исеменнән килеп чыккан. Шушы Яхшы хәбәрне һәм Рәсүлләр китабын язучы Лүк табиб һәм рәсүл Паулның тугры юлдашы булган. (Кл 4:14; шулай ук «Лүк китабына кереш сүз» кара.) Лүкнең грек исеме һәм язу стиле аркасында кайберәүләр ул яһүд булмаган дип уйлаган. Шулай ук Кл 4:10—14 тә дә Паул беренче итеп «сөннәтлеләрдән» булганнар турында сөйли, ә аннан соң Лүкне искә ала. Әмма андый караш Рм 3:1, 2 дә яһүдләргә «Аллаһының изге сүзләре ышанып тапшырылган булган» дигән сүзләргә каршы килә. Шуңа күрә, күрәсең, Лүк грекча сөйләшкән һәм грек исемен йөрткән яһүд булган.
Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр: Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр үзләрен үз хәбәрләренең язучысы дип күрсәтмәгән, һәм андый исемнәрнең төп нөсхәдә булмаганы ап-ачык. Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрнең кайбер кулъязмаларында Эуанге́лион ката́ Лука́н («Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр [яки «Инҗил»]») дигән исем очрый, ә башкаларында Ката́ Лука́н («Лүк бәян иткән») дигән кыска исем кулланыла. Андый исемнәрнең кайчан өстәлгәнен я кайчан куллана башлаганнарын төгәл әйтеп булмый. Кайберәүләр уйлаганча, бу б. э. икенче гасырында булган, чөнки озын исем кулланылган Яхшы хәбәр кулъязмалары икенче гасырның азагына я өченче гасырның башына карый. Марк китабы «Гайсә Мәсих — Аллаһы Улы турындагы яхшы хәбәрнең башы» дигән сүзләр белән башлана. Кайбер галимнәр әйтүенчә, шушы сүзләр, бәлки, бу хәбәрләрне сурәтләр өчен, ни өчен «инҗил» (сүзгә-сүз «яхшы хәбәр») дигән төшенчә кулланылганына сәбәп булгандыр. Андый исемнәрне язучының исеме белән бергә, бәлки, гамәли сәбәпләр аркасында куллана башлаганнардыр. Шулай итеп китапларны төгәл билгеләп булган.
ышанабыз: Монда кулланылган грек сүзтезмәсе «тулы ышанычка лаек» дип тә бирелергә мөмкин. Ул булган вакыйгаларның җентекләп тикшерелгән икәненә басым ясый. Шулай ук без алмашлыгының кулланылуы шуны күрсәтә: мәсихчеләр Мәсих белән бәйле бар хәбәрләрнең ышанычка лаек икәненә бер дә шикләнмәгән. Башка контекстларда шул ук грек сүзенең бүтән формалары «инанып», «тулысынча инанган» һәм «ышанычыгыз нык» дип тәрҗемә ителә (Рм 4:21; 14:5; Кл 4:12).
Аллаһы хәбәрен игълан итүче хезмәтчеләр: Яки «Аллаһы сүзен игълан итүче хезмәтчеләр». Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә ике тәрҗемәсендә (Б кушымт. Й18, 22 дип атала) монда тетраграмматон кулланыла, һәм бу сүзтезмә «Йәһвә сүзен игълан итүче хезмәтчеләр» дип бирелергә мөмкин.
хөрмәтле: «Хөрмәтле» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кра́тистос түрәләргә мөрәҗәгать ителгәндә кулланылган (Рс 23:26; 24:2; 26:25). Шуңа күрә, кайбер галимнәр уйлаганча, бу төшенчә Тәүфилнең мәсихче булып киткәнче югары урын алганын күрсәтәдер. Башкалар бу грек төшенчәсе дусларча яки әдәпле мөрәҗәгатьне я ихтирам итү сүзен аңлата дип уйлый. Тәүфил, күрәсең, мәсихче булган, чөнки ул Гайсә Мәсих һәм аның хезмәте турында инде «телдән өйрәтелгән» булган (Лк 1:4). Лүк язган хәбәр аны телдән өйрәнгәннәре хак икәненә тагы да ышандырырга тиеш булган. Әмма башка карашлар да бар. Кайберәүләр уйлаганча, Тәүфил башта кызыксынган кеше булган, ә соңыннан мәсихче булып киткән. Башкалар исә «Аллаһы яраткан; Аллаһының дусты» дигәнне аңлаткан бу исем гомумән мәсихчеләргә псевдоним буларак кулланылган дип саный. Рәсүлләр китабының башында Тәүфилгә мөрәҗәгать иткәндә, Лүк «хөрмәтле» дигән төшенчәне кулланмый (Рс 1:1).
җентекләп тикшереп: Яки «өйрәнеп». Лүк үз хәбәрендә язган вакыйгаларның берсен дә үзе күрмәгән. Шуңа күрә изге рух тарафыннан рухландырылудан тыш ул, күрәсең, үз хәбәрен мондый чыганакларга нигезләнеп язган: 1) Гайсәнең шәҗәрәсен төзегәндә, ул вакытта булган документлар (Лк 3:23—38). 2) Маттайның Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган хәбәре. 3) Ул Гайсә тормышындагы вакыйгаларны үз күзләре белән күргән күп кеше, мәсәлән аның әле исән булган шәкертләре һәм, бәлки, Гайсәнең әнисе Мәрьям белән шәхси сөйләшкән (Лк 1:2). Аның Яхшы хәбәрендәге якынча 60 процент мәгълүмат башка Яхшы хәбәрләрдә юк. («Лүк китабына кереш сүз» кара.)
эзлекле рәвештә: Яки «тиешле тәртиптә». «Эзлекле рәвештә» дип тәрҗемә ителгән катексе́с дигән грек сүзе вакыйгаларның вакыт, тема я логика буенча барганын күрсәтергә мөмкин, ләкин ул вакыйгаларның төгәл хронологик тәртиптә барганын күрсәтмәскә дә мөмкин. Лүкнең вакыйгаларны кайчак хронологик тәртиптә язмаганы Лк 3:18—21 дән күренә. Шуңа күрә, Гайсәнең тормышы һәм хезмәте вакытында вакыйгаларның нинди тәртиптә барганын белер өчен, Яхшы хәбәрләрнең дүртесен дә тикшерергә кирәк. Лүк гадәттә вакыйгаларны хронологик тәртиптә язган, әмма, күрәсең, ниндидер факторлар аның вакыйгаларны һәм темаларны эзлекле тәртиптә бәян итүенә тәэсир иткән.
Һируд: Монда Бөек Һируд турында сүз бара. (Сүзлекне кара.)
Абия: «Минем атам Йәһвә» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан.
Абия төркеменнән: Абия Һарун токымыннан рухани булган. Давыт патша көннәрендә Абия Исраилнең нәсел башлыкларының берсе дип саналган. Давыт руханиларны 24 төркемгә бүлгән, һәм аларның һәрберсе Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә һәр алты ай саен бер атна дәвамында хезмәт иткән. Абиянең нәселе жирәбә буенча сигезенче төркем белән җитәкчелек итәргә сайланган булган (1Ел 24:3—10). Зәкәриянең «Абия төркеменә» керүе аның Абия токымыннан булуын аңлатмаска да мөмкин. Зәкәрия шул төркемгә хезмәт итәргә билгеләнгән генә булган. (Лк 1:9 га аңлатманы кара.)
Зәкәрия: «Йәһвә исенә төшерде» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә Зәкәрия исеменең грек формасы кулланыла.
Илисәбәт: Монда кулланылган Элейса́бет дигән грек исеме Элише́ва (Элишеба) дигән еврей исеменнән килеп чыккан; бу еврей исеменең мәгънәсе «минем Аллаһым муллык; муллык Аллаһысы». Илисәбәт Һарун токымыннан булган, шуңа күрә Яхъяның атасы да, анасы да руханилар токымыннан булган.
Йәһвә: Бу тәрҗемәдә Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә Аллаһының исеме монда беренче тапкыр очрый. Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга җитди сәбәпләр бар. (Б1 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:6 кара.) Контекст күрсәткәнчә, монда Ки́риос Аллаһыга карата кулланыла. Лүк үзе бәян иткән хәбәрнең беренче ике бүлегендә Еврей Язмаларыннан турыдан-туры я читләтеп күп кенә сүзтезмәләр һәм өзекләр китерә. Аларда Аллаһы исеме очрый. Мәсәлән, әмерләр һәм ул кушканнар дигән сүзтезмәне һәм моңа охшаш юридик төшенчәләр тезмәләрен Еврей Язмаларында Аллаһы исеме кулланылган я Йәһвә сөйләгән контекстларда табып була (Яр 26:2, 5; Сн 36:13; Кн 4:40; 27:10; Йз 36:23, 27).
Аны... фимиам яндыру өчен сайлаган иделәр: Башта алтын мәзбәхтә фимиамны баш рухани Һарун яндырган (Чг 30:7). Әмма фимиам һәм чатырның башка кирәк-яраклары турында кайгыртырга аның улы Илгазарга кушылган булган (Сн 4:16). Монда фимиамны рухани булып хезмәт иткән Зәкәрия яндырган дип әйтелә. Шуңа күрә, күрәсең, руханилар да фимиам яндыра алган; Йолу көнендә генә моны баш рухани эшләргә тиеш булган. Фимиам яндыру гыйбадәтханәдә көндәлек хезмәтләрнең иң хөрмәтлесе дип саналгандыр. Аны, корбан китерелгәч, яндырганнар, ә ул вакытта кешеләр тышта дога кылыр өчен җыелган. Равиннарның риваяте буенча, бу хезмәтне жирәбә салып билгеләгәннәр. Руханига икенче мәртәбә андый хөрмәт, башка руханилар шул хезмәтне инде үтәгән булсалар гына, бирелгән булган. Әгәр бу шулай икән, руханига гомеренә бер тапкыр гына фимиам яндыру хөрмәте бирелгән булгандыр.
Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә: Лк 1:6 га аңлатмада әйтелгәнчә, Лүк үзе бәян иткән хәбәрнең беренче ике бүлегендә Еврей Язмаларыннан турыдан-туры я читләтеп күп кенә сүзтезмәләр һәм өзекләр китерә. Аларда Аллаһы исеме очрый. Мәсәлән, «Йәһвәнең гыйбадәтханәсе [яки «чатыры»]» дигән сүзтезмәгә туры килгән сүзтезмәләрдә еш кына тетраграмматон кулланыла (Сн 19:20; 2Пат 18:16; 23:4; 24:13; 2Ел 26:16; 27:2; Ир 24:1; Йз 8:16; Һг 2:15). Б1 кушымт. аңлатылганча, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга җитди сәбәпләр бар. Шуңа күрә бу шигырьдә Йәһвә исеме кулланыла. (Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:9 кара.)
гыйбадәтханәсенә: Бу контекстта нао́с дигән грек сүзе гыйбадәтханәнең үзәк бинасын аңлата. Зәкәрия «фимиам яндыру өчен» сайлангач, ул Изге урынга — гыйбадәтханәнең беренче бүлмәсенә керергә тиеш булган. Анда фимиам мәзбәхе урнашкан булган. (Мт 27:5; 27:51 гә аңлатмаларны һәм Ә11 кушымт. кара.)
Йәһвәнең фәрештәсе: Бу сүзтезмә, «фәрештә» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый; аны Яр 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Септуагинтаның борынгы бер кулъязмасында Зк 3:5, 6 да грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Бу кулъязма Израильдә Яһүдия чүлендә Нахаль Хеверда табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Сакланып калган грек кулъязмаларында Лк 1:11 дә «Раббының фәрештәсе» дип әйтелсә дә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен «Йәһвәнең фәрештәсе» дип әйтелгәне Б1 һәм Б3 кушымт. аңлатыла.
мәзбәхенең: Корбан китерү өчен махсус корылма. (Сүзлекне кара.)
Яхъя: Мт 3:1 гә аңлатманы кара.
Йәһвә каршында: Монда кулланылган грек сүзтезмәсе эно́пион Кири́у (сүзгә-сүз «Раббы каршында [алдында]») еврей идиомасын чагылдыра һәм Септуагинтаның сакланып калган кулъязмаларында 100 дән күбрәк тапкыр очрый; ул анда төп нөсхәдә тетраграмматон кулланылган еврей сүзтезмәләренең тәрҗемәсе буларак очрый (Хк 11:11; 1Иш 10:19; 2Иш 5:3; 6:5). Бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы контекстыннан күренгәнчә, Ки́риос сүзе монда Аллаһы исеме урынына кулланылган. (Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:15 кара.)
изге рух: Яки «изге эш итүче көч». (Сүзлектән «Изге рух»; «Рух» кара.)
Йәһвәгә: Фәрештәнең Зәкәриягә әйткән хәбәрендә (13—17 нче шигырьләр) Еврей Язмаларында кулланылган тел чагыла. Мәсәлән, Ки́риос (Раббы) һәм Тео́с (Аллаһы) берәр зат алмашлыгы белән (монда Йәһвәгә, аларның үз Аллаһысына дип бирелгән) Еврей Язмаларыннан китерелгән өземтәләрдә киң кулланыла. (Лк 4:8, 12; 10:27 дәге «Йәһвә[гә үзеңнең] Аллаһыңа», «Йәһвә[не үзеңнең] Аллаһыңны» дигән сүзтезмәләр белән чагыштыр.) Еврей Язмаларында «аларның [үз, үзләренең] Аллаһысы [Аллаһылары] Йәһвә» дигән сүзтезмә 30 дан артык тапкыр очрый, ә «аларның [үз, үзләренең] Аллаһысы [Аллаһылары] Раббы» дигән сүзтезмә бер мәртәбә дә очрамый. Шулай ук Исраил уллары дигән төшенчә дә еврей идиомасын чагылдыра. Еврей Язмаларында ул күп тапкырлар очрый; аның мәгънәсе «Исраил халкы» яки «исраиллеләр». (Яр 32:32; Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:16 кара.)
Ильясның: «Минем Аллаһым — Йәһвә» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан.
аталар йөрәген балаларга таба борыр: Мл 4:6 дагы пәйгамбәрлектән өземтә итеп китерелгән бу сүзтезмә гомумән аталар белән балаларының татулашуы турында алдан әйтми. Яхъяның хәбәре аталарны тәүбә итәргә: үзләренең каты йөрәкләрен тыңлаучан балаларныкы сыман басынкы, өйрәнергә әзер итәргә дәртләндерер иде. Кайберәүләр Аллаһы балалары булып китәр иде. Малахи шулай ук улларның йөрәкләре аталарга таба борылыр дип пәйгамбәрлек иткән. Бу тәүбә иткән кешеләр үзләренең тугры ата-бабалары Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка күбрәк охшый башлаячак дигәнне аңлата.
Йәһвәгә яраклы халык әзерләр: Фәрештәнең Зәкәриягә әйткән сүзләрендә (13—17 нче шигырьләр) Мл 3:1; 4:5, 6 һәм Иш 40:3 тән өземтәләр бар, ә шул шигырьләрдә Аллаһы исеме кулланыла. (Лк 1:15, 16 га аңлатмаларны кара.) Халык әзерләр дигән грек сүзтезмәсенә охшаш сүзтезмә Септуагинтада 2Иш 7:24 тә очрый. Еврей текстында анда болай диелә: «Син Исраилне... үз халкың иттең... и Йәһвә». (Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:17 кара.)
Җәбраил: «Аллаһының куәтле заты» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан (Дн 8:15, 16). Изге Язмаларда Микаилдан тыш Җәбраил фәрештәнең генә исеме искә алына; кеше кыяфәтен алган фәрештәләрдән ул гына исемен ачкан.
бу яхшы хәбәрне игълан итәр: Монда кулланылган эуангели́зомай дигән грек фигыле эуанге́лион (мәгънәсе «яхшы хәбәр») дигән исем белән тамырдаш. Җәбраил фәрештә монда яхшы хәбәрне вәгазьләүче буларак эш итә. (Мт 4:23; 24:14; 26:13 кә аңлатмаларны кара.)
Изге хезмәт: Яки «халык алдында хезмәт итү». Монда грек сүзе литурги́я кулланылган. Аның тамырдаш сүзләре: литурге́о (халык алдында хезмәт башкару) һәм литурго́с (халык алдында хезмәт итүче). Бу сүзләрне борынгы греклар һәм римлылар кулланган. Шушы сүзләр дәүләт я хакимият өчен башкарылган һәм халыкка файда китергән эш я хезмәтне аңлата. Мәсәлән, Рм 13:6 да хакимиятләр «башкаларга хезмәт күрсәтүче Аллаһының хезмәтчеләре» (литурго́с сүзенең күплек формасы) дип атала. Бу аларның халык өчен файдалы хезмәт башкарганын күрсәтә. Лүк монда бу төшенчәне ул Септуагинтада очраган мәгънәдә куллана. Анда бу сүзнең фигыль һәм исем формалары еш кына руханиларның һәм левилеләрнең гыйбадәтханәдәге хезмәтен аңлата (Чг 28:35; Сн 8:22). Гыйбадәтханәдә башкарылган хезмәт халык файдасына башкарылган хезмәтне дә үз эченә ала. Әмма ул шулай ук изгелекне дә аңлата, чөнки левиле руханилар кешеләрне Аллаһының канунына өйрәткән һәм халыкның гөнаһларын каплаган корбаннар китергән (2Ел 15:3; Мл 2:7).
Йәһвә миңа... менә нәрсә эшләдеЯки «Йәһвә минем белән... менә ничек эш итте». Илисәбәтнең монда үз рәхмәтен белдерүе Сараның Яр 21:1 дә искә алынган очрагын искә төшерәдер, ә шул шигырьдә Аллаһының исеме очрый. Илисәбәтнең үзенең баласыз булуы аркасында хурлыгыннан азат ителүе турындагы сүзләре Рәхиләнең Яр 30:23 тә язылган сүзләренә охшаш. (Б1 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:25 кара.)
Илисәбәт балага узып алтынчы ай киткәч: Сүзгә-сүз «Алтынчы айда».
ярәшелгән: Мт 1:18 гә аңлатманы кара.
Мәрьям: «Мириам» дигән еврей исеменә туры килә. Мәсихче Грек Язмаларында Мәрьям исемле алты хатын-кыз искә алына: 1) Гайсәнең әнисе Мәрьям, 2) магдалалы Мәрьям (Мт 27:56; Лк 8:2; 24:10), 3) Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям (Мт 27:56; Лк 24:10), 4) Марта белән Лазарның бертуганы Мәрьям (Лк 10:39; Ях 11:1), 5) Марк дип аталучы Яхъяның анасы Мәрьям (Рс 12:12) һәм 6) Римда яшәгән Мәрьям (Рм 16:6). Гайсә көннәрендә Мәрьям исеме хатын-кызларның иң таралган исемнәренең берсе булган.
Йәһвә синең белән: Аллаһы исеме кулланылган бу һәм охшаш әйтемнәр еш кына Еврей Язмаларында очрый (Рт 2:4; 2Иш 7:3; 2Ел 15:2; Ир 1:19). Фәрештәнең Мәрьямне сәламләве Йәһвә фәрештәсенең Гидеонга әйткән сүзләренә охшаш. Аның сүзләре Хк 6:12 дә язылган: «Көчле гаскәри, Йәһвә синең белән». (Б1 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:28 кара.)
Гайсә: Мт 1:21 гә аңлатманы кара.
Йәһвә Аллаһы: Лк 1:6 га аңлатмада әйтелгәнчә, Лүк үзе бәян иткән хәбәрнең беренче ике бүлегендә Еврей Язмаларыннан турыдан-туры я читләтеп күп кенә сүзтезмәләр һәм өзекләр китерә. Аларда Аллаһы исеме очрый. Фәрештәнең Давытның тәхете турындагы сүзләре 2Иш 7:12, 13, 16 да китерелгән вәгъдәгә күрсәтә. Шул шигырьләрдә Йәһвәнең Натан пәйгамбәр аша Давытка әйтелгән сүзләре язылган, һәм якындагы шигырьләрдә тетраграмматон берничә мәртәбә очрый (2Иш 7:4—16). Монда «Йәһвә Аллаһы» дип бирелгән сүзтезмә һәм охшаш сүзтезмәләр Мәсихче Грек Язмаларында башлыча Еврей Язмаларыннан өземтәләр китерелгәндә я еврей теленә хас стиль чагылган өзекләрдә очрый. (Лк 1:16 га аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:32 кара.)
Синең туганың: Монда кулланылган грек төшенчәсенең бу формасы (сингени́с дип языла) Мәсихче Грек Язмаларында бер тапкыр гына очрый, ә аның башка язылышы (сингене́с) башка шигырьләрдә кулланыла (Лк 1:58; 21:16; Рс 10:24; Рм 9:3). Бу сүзләрнең икесе дә гомумән берәр туганны — бер үк зур гаиләгә я нәселгә кергән кешене аңлата. Шулай итеп Мәрьям белән Илисәбәт туганнар булган, ләкин аларның нинди туганнар булганы әйтелми. Зәкәрия белән Илисәбәт — Леви кабиләсеннән, ә Йосыф белән Мәрьям Яһүд кабиләсеннән булган, шуңа күрә алар якын туганнар була алмаган.
Аллаһы әйткән бер сүз дә үтәлми калмый: Я, бәлки, «Аллаһы өчен мөмкин булмаган нәрсә юк». «Әйткән... сүз» дип тәрҗемә ителгән ре́ма дигән грек сүзенең мәгънәсе «сүз; әйтем; игълан» булырга мөмкин. Яки ул «берәр нәрсәне; әйтелгән нәрсәне» аңлатырга мөмкин; бу берәр вакыйга я сурәтләнгән берәр эш, ягъни игълан ителгән нәрсәнең нәтиҗәсе була ала. Бу грек текстын төрлечә тәрҗемә итеп булса да, аның гомуми мәгънәсе бер үк кала, ягъни Аллаһы турында я аның вәгъдәләре турында әйткәндә, аның өчен мөмкин булмаган нәрсә юк. Мондагы фикер бирелеше Септуагинтада Яр 18:14 тәге фикер бирелешенә охшаш; анда Йәһвә Ибраһимны аның хатыны Сара олы яшендә Исхакны тудырачак дип ышандырган.
Мин Йәһвәнең колы!: Мәрьямнең бу сүзләре Йәһвәнең Еврей Язмаларында искә алынган башка хезмәтчеләре әйткән сүзләргә охшаш. Мәсәлән, Һанна 1Иш 1:11 дә язылган догасында: «И Гаскәрләр Иясе Йәһвә, хезмәтче кызыңның [яки «колыңның»] кайгысына игътибар ит»,— дип әйтә. 1Иш 1:11 дә Септуагинтада, Лүк хәбәрендәге кебек, «кол; кол кыз» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла. (Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:38 кара.)
таулы җирләргә... китте: Мәрьямгә яшәгән шәһәре Насарадан Яһүдиянең таулы җирләренә барып җитәр өчен өч-дүрт көнлек юл үтәргә кирәк булгандыр; бу Зәкәрия белән Илисәбәт яшәгән шәһәрнең кайда урнашканына бәйле булган. Бу ара 100 км я күбрәк булгандыр.
Карыныңдагы бала: Яки «Карының җимеше». «Җимеш» дигәнне аңлаткан грек сүзе карпо́с монда күчмә мәгънәдә кулланыла һәм «карын» дип тәрҗемә ителгән төшенчә белән бергә тумаган баланы белдерә. Тулаем бу сүзтезмә еврей идиомасын чагылдыра; бу идиома бала табу нәтиҗәсе я «җимеше» буларак токымны аңлата (Яр 30:2; Кн 7:13; 28:4; Зб 127:3; 132:11; Иш 13:18; Ел 2:20).
Йәһвә: Фәрештәнең Мәрьямгә әйткәннәре Йәһвә Аллаһыдан булган. Монда «Йәһвә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе пара́ Кири́у Септуагинтаның сакланып калган кулъязмаларында очрый; шулай итеп гадәттә Аллаһы исеме кулланылган еврей сүзтезмәләре тәрҗемә ителгән. (Яр 24:50; Хк 14:4; 1Иш 1:20; Иш 21:10; Ир 11:1; 18:1; 21:1; Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:45 кара.)
Мәрьям болай диде: Мәрьям үзенең 46—55 нче шигырьләрдә язылган мактау сүзләрендә турыдан-туры я читләтеп Еврей Язмаларыннан 20 дән артык өземтәләр китерә. Аның күп кенә сүзләре Ишмуилның анасы Һаннаның догасындагы сүзләргә охшаш; Һанна да Йәһвәдән фатиха алып, балага узган булган (1Иш 2:1—10). Ул китергән өземтәләрдәге кайбер башка сүзтезмәләрне мондый шигырьләрдә табып була: Зб 35:9; Хб 3:18; Иш 61:10 (47 шиг.); Яр 30:13; Мл 3:12 (48 шиг.); Кн 10:21; Зб 111:9 (49 шиг.); Әп 12:19 (52 шиг.); Зб 107:9 (53 шиг.); Иш 41:8, 9; Зб 98:3 (54 шиг.); Мик 7:20; Иш 41:8; 2Иш 22:51 (55 шиг.). Мәрьямнең сүзләре аның рухи яктан нык булганын һәм Изге Язмаларны белгәнен дәлилли. Алар аның рәхмәтле булганын күрсәтә. Мәрьям Йәһвә турында ул тәкәббер күңелле һәм хакимлеккә ия кешеләрне түбәнсетә дип, ә аңа хезмәт итәргә тырышкан гади һәм ярлы кешеләргә ярдәм итә дип әйтә, һәм бу аның иманының тирәнлеген ачыклый.
Җаным: Яки «Бөтен барлыгым». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда кешенең бөтен барлыгын аңлата. Бу контекстта «җаным» сүзе «мин» дип тә бирелергә мөмкин. (Сүзлектән «Җан» кара.)
Җаным Йәһвәне данлый: Яки «Җаным Йәһвәнең бөеклеген мактый (игълан итә)». Мәрьямнең бу сүзләре Еврей Язмаларындагы мондый өзекләрдәге сүзләргә охшаш: Зб 34:3 һәм 69:30; аларда шул ук шигырьдә яки контекстта Аллаһы исеме кулланыла (Зб 69:31). Бу шигырьләрдә Септуагинтада «данлау; зурлау» дигәнне аңлаткан шул ук грек сүзе мегали́но кулланыла. (Бу шигырьдәге Мәрьям болай диде дигән сүзләргә аңлатманы һәм Лк 1:6, 25, 38 гә аңлатмаларны һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:46 кара.)
Йәһвәнең аңа бөек шәфкать күрсәткәнен: Бу сүзтезмә Еврей Язмаларындагы шигырьләрдә, шул исәптән Яр 19:18—20 дәге фикер бирелешен чагылдыра; бу өзектә Лут Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Йәһвә..! [...] Бөек игелегеңне күрсәтәсең». (Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:58 кара.)
Йәһвәнең кодрәте: Сүзгә-сүз «Йәһвәнең кулы». Бу сүзтезмә еш кына Еврей Язмаларында «кул» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый (Чг 9:3; Сн 11:23; Хк 2:15; Рт 1:13; 1Иш 5:6, 9; 7:13; 12:15; 1Пат 18:46; Ез 7:6; Әп 12:9; Иш 19:16; 40:2; Йз 1:3). «Йәһвәнең кулы» дигәнне аңлаткан грек сүзтезмәсе шулай ук Рс 11:21; 13:11 дә кулланыла. (Лк 1:6, 9; Рс 11:21 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:66 кара.)
кодрәте: Сүзгә-сүз «кулы». Кулның көче булганга, «кул» сүзе, күчмә мәгънәдә кулланылганда, кодрәт куллануны аңлатырга мөмкин.
Йәһвә макталсын: Яки «Йәһвә фатихаланган булсын». Бу мактау сүзләре Еврей Язмаларында киң кулланыла һәм еш кына үз эченә Аллаһы исемен ала. (1Иш 25:32; 1Пат 1:48; 8:15; Зб 41:13; 72:18; 106:48; Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:68 кара.)
куәтле коткаручы: Сүзгә-сүз «коткару мөгезе». Изге Язмаларда хайван мөгезе еш кына көч, яулау һәм җиңүне күрсәтә (1Иш 2:1; Зб 75:4, 5, 10; 148:14; иск.). Шулай ук мөгезләр идарәчеләр һәм идарә итүче династияләрне — тәкъваларын да, явызларын да символлаштыра, һәм аларның җиңүләре мөгезләр белән сөзүгә тиңләштерелә (Кн 33:17; Дн 7:24; 8:2—10, 20—24). Бу контекстта «коткару мөгезе» коткарырга көче булган, куәтле коткаручы Мәсихкә күрсәтә. (Сүзлектән «Мөгез» кара.)
үзенә... изге хезмәт башкарырга: Яки «үзенә... гыйбадәт кылырга». Грек фигыле латре́уо башлыча хезмәт итүне күрсәтә. Изге Язмаларда кулланылганда, ул Аллаһыга хезмәт итүне аңлата я аңа гыйбадәт кылу белән бәйле (Мт 4:10; Лк 2:37; 4:8; Рс 7:7; Рм 1:9; Фп 3:3; 2Тм 1:3; Ев 9:14; 12:28; Ач 7:15; 22:3), я изге чатырда яки гыйбадәтханәдә хезмәт итүне белдерә (Ев 8:5; 9:9; 10:2; 13:10). Шуңа күрә кайбер контекстларда бу сүзтезмә «гыйбадәт кылу; табыну» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Берничә очракта ул ялган табыну: барлыкка китерелгән нәрсәләргә хезмәт итү я табыну белән бәйле кулланыла (Рс 7:42; Рм 1:25).
син Йәһвә алдында... барырсың: Чумдыручы Яхъя Гайсә турында алдан хәбәр бирүче буларак «Йәһвә алдында... барган»; Гайсә үз Атасының вәкиле булып аның исеменнән килергә тиеш булган. (Ях 5:43; 8:29; бу шигырьдәге Йәһвә дигән сүзгә аңлатманы кара.)
Йәһвә: Зәкәриянең бу шигырьнең икенче өлешендәге пәйгамбәрлек сүзләре Иш 40:3 һәм Мл 3:1 дә очраган сүзләргә охшаш; анда Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Лк 1:6, 16, 17; 3:4 кә аңлатмаларны һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:76 кара.)
Исраил халкы янына килгәнче, Яхъя: Монда Чумдыручы Яхъя үзенең халык алдындагы хезмәтен башлаган вакыт, ягъни б. э. 29 елының язы, турында сүз бара. (Мк 1:9; Лк 3:1, 23 кә аңлатмаларны кара.)
Медиаматериал
Вакыйгалар мөмкин кадәр хронологик тәртиптә китерелгән
Һәр Яхшы хәбәр буенча ясалган картада вакыйгалар тезмәсе үзенчә күрсәтелә
1. Гыйбадәтханәдә Зәкәрия алдында Җәбраил фәрештә хасил була һәм Чумдыручы Яхъяның тууы турында алдан әйтә (Лк 1:8, 11—13)
2. Гайсә туганнан соң Бәйтлеһем янындагы кырда көтүчеләр алдында фәрештәләр пәйда була (Лк 2:8—11)
3. 12 яшьлек Гайсә гыйбадәтханәдә дини укытучылар белән сөйләшә (Лк 2:41—43, 46, 47)
4. Иблис Гайсәне «гыйбадәтханә стенасының өстенә» бастырып, аны вәсвәсәли (Мт 4:5—7; Лк 4:9, 12, 13)
5. Насарадагы синагогада Гайсә Ишагыя төргәген укый (Лк 4:16—19)
6. Гайсәне үскән шәһәрендә кире кагалар (Лк 4:28—30)
7. Гайсә Наинга, күрәсең, Кәпернаумнан юл тота (Лк 7:1, 11)
8. Наинда Гайсә бер тол хатынның бердәнбер улын үледән терелтә (Лк 7:12—15)
9. Гайсә Гәлиләя буйлап икенче вәгазь сәяхәтен ясый (Лк 8:1—3)
10. Гайсә, күрәсең, Кәпернаумда Яһирның кызын үледән терелтә (Мт 9:23—25; Мк 5:38, 41, 42; Лк 8:49, 50, 54, 55)
11. Самария аша Иерусалимга барганда, Гайсә: «Адәм Улының баш төртер урыны да юк»,— дип әйтә (Лк 9:57, 58)
12. Гайсә, бәлки, Яһүдиядә 70 шәкертне җибәрә (Лк 10:1, 2)
13. Әрихәгә алып баручы юлдан төшүче игелекле самарияле турындагы ачык мисалда әйтелгән урын (Лк 10:30, 33, 34, 36, 37)
14. Гайсә Переядәге шәһәрләрдә һәм авылларда өйрәтә һәм Иерусалимга юл тота (Лк 13:22)
15. Самария белән Гәлиләя арасыннан үтеп барганда, Гайсә махау авырулы ун кешене савыктыра (Лк 17:11—14)
16. Әрихәдә Гайсә Заккай исемле салым җыючының йортында туктала (Лк 19:2—5)
17. Гайсә Гитсимән бакчасында дога кыла (Мт 26:36, 39; Мк 14:32, 35, 36; Лк 22:40—43)
18. Петер Каяфәс йорты ишегалдында Гайсәдән өч тапкыр ваз кичә (Мт 26:69—75; Мк 14:66—72; Лк 22:55—62; Ях 18:25—27)
19. Баш сөяге (Голгофа) дип аталган урында Гайсә җинаятьчегә болай ди: «Син минем белән бергә оҗмахта булачаксың» (Лк 23:33, 42, 43)
20. Гайсә Имауска алып баручы юлда ике шәкерткә күренә (Лк 24:13, 15, 16, 30—32)
21. Гайсә шәкертләрне Битаниягә чаклы алып бара; Гайсә Зәйтүн тавы янында күккә күтәрелә (Лк 24:50, 51)
Бу видеороликта Зәкәриянең, гыйбадәтханәгә керү урынына якынлашканда, нәрсәләр күрә алганы сурәтләнә. Кайбер чыганакларда әйтелгәнчә, Һируд төзегән гыйбадәтханәнең биеклеге 15 катлы йортныкы кебек булган. Керү ишекләре урнашкан гыйбадәтханәнең алгы ягы, күрәсең, алтын белән капланган булган. Гыйбадәтханәгә керү урыны көнчыгышка караган, шуңа күрә алгы як иртән күтәрелә барган кояш нурларында ялтырап торгандыр.
1. Хатын-кызлар ишегалды
2. Корбан яндыру мәзбәхе
3. Изге урынга керү урыны
4. «Бакыр диңгез»
Монда б. э. III я IV гасырына караган пергамент кисәгенең бер өлеше күрсәтелгән. Бу — Симмахның Зб 69:30, 31 нең (Септуагинтада Зб 68:31, 32) грек теленә тәрҗемәсенең өзеге. Симмах үз тәрҗемәсен б. э. II гасырында ясаган. Бу пергамент кисәге Виндобоненсис папирусы 39777 (грек телендә) буларак билгеле һәм хәзер Венада Австриянең милли китапханәсендә саклана. Монда күрсәтелгән өлештә грек текстында ике мәртәбә Аллаһының борынгы еврей хәрефләре белән язылган исеме ( һәм ) очрый. Мәрьямнең Лк 1:46 дагы сүзләрендә Зб 69:30, 31 дәге фикер чагыладыр; бу мәдхиядә еврей текстында шулай ук Аллаһы исеме очрый. Мәрьямнең мактау сүзләренең Еврей Язмаларына нигезләнүе һәм шулай ук бу грек телендәге тәрҗемәдә тетраграмматонның кулланылуы Лк 1:46 да Аллаһы исеменең булырга тиешлеген раслый. (Лк 1:46 га аңлатманы һәм Б кушымт. кара.)
Зәкәрия еврей телендә: «Аның исеме Яхъя»,— дигән сүзләрне, бәлки, монда күрсәтелгән такталарга охшаш агач тактага язган булгандыр. Андый такталарны гасырлар буе борынгы Якын Көнчыгышның бар җирләрендә кулланганнар. Тактаның чокырлы өлеше юка катлам балавыз белән тутырылган булган. Кеше тимер, бакыр я фил сөягеннән ясалган каләм белән аның шул йомшак өлешендә язулар ясаган. Каләмнең бер очы гадәттә очланган, икенчесе өтерге формасы итеп ясалган булган. Өтерге сыман очы белән язуларны бетереп, балавызны тигезләгәннәр. Кайчак ике я күбрәк такта күн бау белән бергә беркетелгән булган. Андый такталарны эшмәкәрләр, галимнәр, укучылар һәм салым җыючылар, вакытлыча гына кирәк булган язуларны ясар өчен, кулланган. Фоторәсемдә күрсәтелгән такталар Мисырда табылган; алар б. э. II—III гасырларына карый.