Лүк 2:1—52

2  Шул көннәрдә кайсар А́вгуст җир йөзендә яшәүче бар кешеләрнең санын алырга дигән боерык чыгарды. 2  (Бу сан алуның+ беренче тапкыр уздырылуы иде. Ул вакытта Су́рия белән Квири́ни идарә итә иде.) 3  Шунда һәр кеше теркәлер өчен үз туган шәһәренә китте. 4  Йосыф+ та Гәлилә́ядәге Насара́ шәһәреннән Яһүдиядәге Бәйтлеһе́м+ дип аталган Давыт шәһәренә китте, чөнки Йосыф Давыт йортыннан һәм нәселеннән иде. 5  Анда ул Мәрьям белән бергә теркәлергә китте. Мәрьям ул вакытта аның хатыны иде инде+ һәм тиздән бала табарга тиеш иде.+ 6  Анда аның бала табу вакыты җитте. 7  Мәрьям үз улын, үзенең беренче баласын тапты.+ Ул аны биләүләргә биләп утлыкка салды,+ чөнки кунак йортында урын юк иде. 8  Бу җирләрдә төне буе кырда сарык көтүләрен саклаган көтүчеләр бар иде. 9  Кинәт алар алдында Йәһвәнең бер фәрештәсе пәйда булды, һәм Йәһвәнең даны аларны яктыртып җибәрде. Көтүчеләр бик нык курыктылар. 10  Шунда фәрештә аларга болай диде: «Курыкмагыз. Менә мин сезгә бөтен кешеләр кичерәчәк зур шатлык турындагы яхшы хәбәрне игълан итәр өчен килдем. 11  Бүген Давыт шәһәрендә+ сезнең коткаручыгыз+ — Мәсих Хуҗа туды.+ 12  Менә сезгә билге: сез биләүләргә биләнгән һәм утлыкта ятучы сабыйны табарсыз». 13  Кинәт фәрештә янында күп санлы күк гаскәре күренде.+ Алар Аллаһыны мактап болай дип әйтә иделәр: 14  «Күктәге Аллаһыга дан, җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын!»+ 15  Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соң, көтүчеләр бер-берсенә: «Әйдәгез, хәзер үк Бәйтлеһемгә барыйк һәм Йәһвә безгә хәбәр иткән нәрсәләрне күрик»,— диештеләр. 16  Алар ашыгып юлга чыктылар һәм килгәч, Мәрьям белән Йосыфны һәм утлыкта яткан сабыйны күрделәр. 17  Шунда алар үзләренә сабый турында хәбәр ителгәнне сөйләп бирделәр. 18  Көтүчеләр сөйләгән сүзләрне ишеткән һәр кеше хәйран калды. 19  Мәрьям исә бөтен бу сүзләрне күңеленә салып, аларның мәгънәсе турында уйлап йөрде.+ 20  Ә көтүчеләр ишеткәннәре һәм күргәннәре өчен Аллаһыны данлап һәм мактап кайтып киттеләр. Барысы нәкъ аларга әйтелгәнчә булды. 21  Сигез көннән соң, сабыйны сөннәткә утырту вакыты җиткәч,+ аңа Гайсә дигән исем куштылар. Анасы Мәрьям балага узганчы, фәрештә аңа шушы исемне кушкан иде.+ 22  Муса кануны буенча пакьләнү вакыты җиткәч,+ алар сабыйны Иерусалимга Йәһвә алдына китерделәр, 23  чөнки Йәһвә Канунында: «Беренче булып туган һәр ир бала Йәһвә өчен изге булачак»,— дип язылган.+ 24  Алар шулай ук, Йәһвә Канунында: «Ике урман күгәрченен я ике күгәрчен баласын китерегез»,— дип әйтелгән сүзләр буенча, корбан китерделәр.+ 25  Иерусалимда исә Шимо́н исемле тәкъва һәм диндар бер кеше бар иде. Ул Исраилгә юаныч килүен көтеп яши иде,+ һәм аңарда изге рух иде. 26  Аллаһы аңа Йәһвәнең Мәсихен+ күрмичә үлмәячәген изге рух аша ачыклаган булган. 27  Рух җитәкчелегендә Шимон гыйбадәтханәгә килде һәм, Гайсәнең ата-анасы Канунны үтәр өчен сабыйны алып килгәч,+ 28  баланы кулына алды да Аллаһыны мактап болай диде: 29  «Аллаһы Тәгалә, син үзең әйткәнчә, синең колың хәзер тынычлыкта үлә ала,+ 30  чөнки күзләрем коткару китерәчәк затны* күрде.+ 31  Син аны бирдең, һәм хәзер аны бар халыклар күреп тора.+ 32  Ул — халыкларны каплап торган караңгылыкны юк итүче яктылык+ һәм Исраи́л халкыңның даны». 33  Ә сабыйның ата-анасы аның турында әйтелгәннәргә гаҗәпләнеп торды. 34  Шимон аларга хәер-фатихасын бирде һәм баланың анасы Мәрьямгә болай диде: «Менә! Бу сабый Исраилдә күпләр егылсын+ һәм яңадан күтәрелсен өчен билгеләнгән.+ Аллаһы үзенең шул сабый белән булуын билгеләр аша күрсәтсә дә, аны нәфрәт итәрләр.+ 35  Моның аркылы күпләрнең күңелләрендәге уйлары ачылыр. Синең җаныңны исә озын кылыч телгәләр».+ 36  Анда шулай ук Ха́нна исемле пәйгамбәр хатын, Әши́р кабиләсеннән булган Фануи́л кызы бар иде. Бу хатын инде олы яшьтә иде. Кияүгә чыккач, ул ире белән җиде ел гомер иткән 37  һәм хәзер 84 яшьлек тол хатын иде. Ул ураза тотып һәм дога кылып, гыйбадәтханәдә көне-төне изге хезмәт итүен беркайчан да калдырмый иде. 38  Нәкъ шул вакыт Ханна алар янына килде һәм, Аллаһыга рәхмәтләр укып, Иерусалимның коткарылуын көтеп торган бар кешеләргә бала хакында сөйләде.+ 39  Бөтен нәрсәне Йәһвә Кануны буенча үтәгәч,+ алар кире Гәлилә́ягә, үз шәһәрләре Насарага кайтып киттеләр.+ 40  Ә бала үскән саен ныгыды һәм зирәклек җыйды. Аллаһы аны хуплап торды.+ 41  Аның әти-әнисе һәр ел Иерусалимга Паса́х бәйрәменә йөри иде.+ 42  Аңа 12 яшь тулгач, алар гадәттәгечә бәйрәмгә киттеләр.+ 43  Бәйрәм көннәре тәмамлангач, алар өйгә юл тоттылар, ә Гайсә Иерусалимда калды, әмма ата-анасы моны белмәде. 44  Ул башка юлчылар белән бергә бара дип уйладылар алар. Бер көнлек юл үткәннән соң, алар аны туганнары һәм танышлары арасыннан эзли башлады. 45  Әмма таба алмагач, алар кире Иерусалимга киттеләр һәм аны анда эзли башладылар. 46  Өч көн үткәч, алар аны гыйбадәтханәдә таптылар. Ул дини укытучылар арасында аларны тыңлап һәм аларга сораулар биреп утыра иде. 47  Аны тыңлаган бар кеше аның төшенүчәнлегенә һәм җавапларына гаҗәпләнеп утыра иде.+ 48  Аны күргәч, ата-анасы хәйран калды, һәм Мәрьям аңа болай диде: «Улым, ник алай эшләдең? Без әтиең белән сине эзли-эзли борчылып беттек». 49  Гайсә исә аларга: «Нигә сез мине эзләдегез? Атам йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?» — дип әйтте.+ 50  Ләкин алар аның әйткән сүзләрен аңламадылар. 51  Ул алар белән бергә китеп, Насарага кайтты һәм аларга буйсынып яшәде.+ Ә аның әнисе бөтен бу сүзләрне күңелендә саклады.+ 52  Гайсә үсә барды, зирәклек җыйды һәм Аллаһы белән кешеләр алдында тагы да күбрәк илтифат казанды.

Искәрмәләр

Яки «син китерәчәк коткару юлын».

Искәрмәләр

кайсар: Яки «император». Ка́йсар дигән грек сүзе цезар дигән латин сүзенә туры килә. (Сүзлекне кара.) Август исеме — «югарыланган» дигәнне аңлаткан латин сүзе. Рим сенаты аны титул буларак беренче тапкыр Римның беренче императоры Гай Октавианга б. э. к. 27 елда биргән булган. Шулай итеп ул кайсар Август буларак билгеле булып киткән. Аның боерыгы аркасында Гайсә Бәйтлеһемдә туган; шулай итеп Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек үтәлгән (Дн 11:20; Мик 5:2).

җир йөзендә яшәүче: «Җир йөзендә яшәүче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ойкуме́не киң мәгънәдә җирне — кешелекнең яшәү урынын аңлата (Лк 4:5; Рс 17:31; Рм 10:18; Ач 12:9; 16:14). Беренче гасырда бу төшенчә шулай ук зур Рим империясенә карата да кулланылган; анда яһүдләр таралып яшәгән булган (Рс 24:5).

кешеләрнең санын алырга: Кеше санын алу хакимияткә үз гражданнарыннан салым түләтергә һәм ир-атларны хәрби хезмәткә алырга ярдәм иткән. Шуңа күрә Август бу боерыкны чыгаргандыр да. Шулай эшләп Август, күрәсең, Даниял пәйгамбәрлеген үтәгән; анда бер хаким турында әйтелә: «Ул, үзенең шөһрәтле патшалыгы буйлап үтеп чыгарга дип, салым җыючыны җибәрәчәк». Даниял аннан соң пәйгамбәрлек иткәнчә, бу идарәчегә алмашка «кабахәт адәм» киләчәк һәм бу хаким идарә иткән вакытта бик мөһим нәрсә булачак: «килешү Җитәкчесе», ягъни Мәсих, «һәлак ителәчәк» (Дн 11:20—22). Гайсә Августка алмашка килгән шул хаким Тиберий идарә иткән вакытта үтерелгән булган.

Сурия белән Квирини идарә итә: Римның күренекле сенаторы Публий Сульпиций Квирини бер генә мәртәбә Изге Язмаларда искә алына. Белгечләр башта Квирини Рим провинциясе Сурия белән бер генә тапкыр якынча б. э. 6 елында идарә иткән дип санаган; ул вакытта кеше санын алу аркасында фетнә күтәрелгән булган. Нәтиҗәдә, алар бу өземтәне тәнкыйтьләп, Лүк хәбәрен шик астына алган; алар үз шикләрен Квирини б. э. 6 я 7 елында идарәче булган дип, ә Гайсә алдарак туган дип аңлаткан. Әмма 1764 елда бер язу табылган булган, һәм аның буенча, Квирини Суриядә ике аерым вакыт дәвамында идарәче (яки легат) булып хезмәт иткән. Башка язулар да кайбер тарихчыларны шуны танырга этәргән: Квирини элегрәк тә безнең эрага кадәрге вакыт дәвамында Сурия белән идарә иткән. Һәм, күрәсең, шул вакытта, бу шигырьдә искә алынганча, сан алу беренче тапкыр уздырылган. Өстәвенә, тәнкыйтьчеләр үз аңлатуларында өч төп фактны игътибарсыз калдыра. Беренчедән, Лүк, «сан алуның беренче тапкыр уздырылуы» дип әйтеп, аның бер генә тапкыр булмаганын таный. Ул һичшиксез соңрак якынча б. э. 6 елында үткәрелгән сан алу турында белгән. Ул аның турында Рәсүлләр китабында (5:37) искә алган, һәм Иосиф Флавий да бу сан алуны телгә алган. Икенчедән, Изге Язмалардагы хронология Гайсәнең Квирининең икенче идарәсе вакытында туа алмаганын күрсәтә. Әмма бу хронология Гайсәнең Квирининең беренче идарәсе вакытында тууы белән туры килә; ул Сурия белән б. э. к. 4 һәм 1 еллар арасында идарә иткән. Өченчедән, Лүк төпченүчән тарихчы булуы белән билгеле; ул үзе сурәтләгән күп кенә вакыйгалар дәверендә яшәгән (Лк 1:3). Өстәвенә, ул изге рух тарафыннан рухландырылган булган (2Тм 3:16).

Давыт шәһәренә китте: Сүзгә-сүз «Давыт шәһәренә күтәрелде». Насарадан 11 км ераклыкта гына урнашкан Бәйтлеһем исемле шәһәр булган, ләкин пәйгамбәрлектә ачык итеп Мәсих «Бәйтлеһем Ифрат» шәһәреннән чыгар дип әйтелгән булган (Мик 5:2). Давыт шәһәре дип аталган бу Бәйтлеһем көньякта Яһүдиядә урнашкан булган (1Иш 16:1, 11, 13). Насарадан Бәйтлеһем Ифратка кадәрге ара (турыдан-туры) якынча 110 км тәшкил итә. Чынында бу ара Самария аша (бүгенге юллар буенча) 150 км кадәр җитәргә мөмкин. Бу юл таулы җирләрдән үтә. Андый сәяхәт авыр булган һәм берничә көнгә сузылган.

беренче баласын: Бу сүзтезмә Мәрьямнең соңрак башка балалары булганын күрсәтә (Мт 13:55, 56; Мк 6:3).

утлыкка: «Утлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе фа́тне «ашату урыны» дигәнне аңлата. Ул хайваннарны ашату өчен кулланылган тагаракның бер төре булгандыр. Әмма грек сүзе фа́тне шулай ук хайваннарны тота торган аранны аңлатырга мөмкин. Бу контекстта ул, күрәсең, ашату урынын күрсәтә; ләкин Изге Язмаларда бу утлык тышта я эчтә торган тагарак булганмы яки ул берәр аран белән кушылган булганмы икәне әйтелми.

кунак йортында: Монда кулланылган грек сүзе, Мк 14:14 һәм Лк 22:11 дәге кебек, «кунак бүлмәсе» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин.

кырда: Монда кулланылган грек сүзтезмәсе агро́с («кыр») һәм ауле́ («ачык һавадагы урын») сүзләреннән торган фигыльдән барлыкка килгән, шуңа күрә бу фигыль «кырларда яшәргә, күк астында яшәргә» дигәнне аңлата һәм төнне ачык һавада үткәрүне белдерә. Сарыкларны көндез елның һәр фасылында да көтүлеккә чыгарып булган. Әмма бу көтүчеләр көтүләре белән бергә кырда төн үткәргән. Бу Гайсәнең туу вакытын билгеләргә булыша. Израильдә яңгырлар вакыты якынча октябрь уртасында башланып, берничә айга сузыла. Декабрьдә Бәйтлеһемдә, Иерусалимдагы кебек, төнлә еш кына кырау төшә. Бәйтлеһем көтүчеләренең кырда төн үткәргәннәре яңгырлар вакытының әле башланмаганын күрсәтә. (Ә15 кушымт. кара.)

көтүчеләр: Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә корбаннар китерер өчен, һәрвакыт бик күп сарыклар кирәк булган, шуңа күрә Бәйтлеһем тирәсендә асралган сарыкларның берникадәре бу максат өчен билгеләнгән булгандыр.

Йәһвәнең бер фәрештәсе: Лк 1:11 гә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 2:9 кара.

Йәһвәнең даны: Лүк үзе бәян иткән хәбәрнең беренче ике бүлегендә Еврей Язмаларыннан турыдан-туры я читләтеп күп кенә сүзтезмәләр һәм өзекләр китерә. Аларда Аллаһы исеме очрый. Еврей Язмаларында «дан» сүзенә туры килгән еврей сүзе тетраграмматон белән бергә 30 дан артык тапкыр очрый. Менә кайбер мисаллар: Чг 16:7; 40:34; Лв 9:6, 23; Сн 14:10; 16:19; 20:6; 1Пат 8:11; 2Ел 5:14; 7:1; Зб 104:31; 138:5; Иш 35:2; 40:5; 60:1; Йз 1:28; 3:12; 10:4; 43:4; Хб 2:14. (Лк 1:6; 1:9 га аңлатмаларны һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 2:9 кара.)

Мәсих: Фәрештә бу титулны кулланып, күрәсең, пәйгамбәрлек иткән, чөнки Гайсә чынлыкта, суга чумдырылганда, үзенә изге рух иңгәч кенә Мәсих булып киткән (Мт 3:16, 17; Мк 1:9—11; Лк 3:21, 22).

Мәсих Хуҗа: Монда «Мәсих Хуҗа» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе Мәсихче Грек Язмаларында шушында гына очрый. Фәрештә бу титулларны кулланып, күрәсең, пәйгамбәрлек иткән. Шуңа күрә бу сүзләрне «Мәсих Хуҗа булырга тиешле шәхес» дип тәрҗемә итеп була. (Шушы шигырьдәге Мәсих сүзенә аңлатманы кара.) Аллаһы тарафыннан рухландырылып Петер Рс 2:36 да Аллаһы Гайсәне «Хуҗабыз һәм Мәсих итте» дип әйткән. Әмма «Мәсих Хуҗа» дип бирелгән сүзтезмә башка мәгънәләргә дә ия дип санала. Кайбер белгечләр «майланган Хуҗа» дигән тәрҗемәне тәкъдим итә. Башкалар исә бу титуллар тезмәсе «Раббының Мәсихе» дигәнне аңлата дип уйлый. Андый язылыш Лк 2:11 дә кайбер латин һәм Сурия тәрҗемәләрендә очрый. Шуңа күрә Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә кайбер тәрҗемәләрендә (Б кушымт. Й5—8, 10 дип атала) маши́ах Йехова́, ягъни «Йәһвәнең Мәсихе» дигән тәрҗемә кулланыла. Шушы һәм башка сәбәпләр аркасында кайберәүләр Лк 2:11 дәге бу сүзтезмә Лк 2:26 да кулланылган грек сүзтезмәсе кебек бер мәгънәгә ия дип уйлый; соңгысы «Йәһвәнең Мәсихе» дип бирелгән.

җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын: Кайбер кулъязмаларда икенче төрле укылыш кулланыла. Аны «җир йөзендә иминлек, Аллаһы хуплавы кешеләр өстендә булсын» дип тәрҗемә итеп була, һәм Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә нәкъ шулай язылган да. Әмма «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге укылышны борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмалар раслый. Фәрештәләрнең бу игъланы Аллаһы бар кешеләргә, карашларына һәм эшләренә карамастан, хуплау белдерә дигәнне аңлатмаган. Бу игълан Аллаһыга эчкерсез иман иткәннәре һәм аның Улының шәкертләре булып киткәннәре өчен Аның хуплавына ия булачак кешеләргә күрсәтә. (Шушы шигырьдәге Аллаһы хуплаган кешеләргә дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.)

Аллаһы хуплаган кешеләргә: Монда «хуплаган» дип тәрҗемә ителгән эудоки́а дигән грек сүзен шулай ук «илтифат; хуп күрү; яхшы дип табу» дип тәрҗемә итеп була. Тамырдаш фигыль эудоке́о Мт 3:17, Мк 1:11 һәм Лк 3:22 дә очрый. (Мт 3:17; Мк 1:11 гә аңлатмаларны кара.) Бу шигырьләрдә Аллаһы үз Улына, суга чумдырылганнан соң, мөрәҗәгать итә. Бу фигыльнең төп мәгънәсе «хуплау; канәгать булу; илтифат белән карау; рәхәтлек табу». Шуңа күрә монда кулланылган антро́поис эудоки́ас дигән грек сүзтезмәсен шулай ук «ул яхшы дип тапкан кешеләр; ул канәгать булган кешеләр» дип тә биреп була. Шулай итеп фәрештәләрнең бу сүзләре Аллаһы үз хуплавын гомумән бар кешеләргә күрсәтә дигәнне аңлатмый. Аллаһы үз хуплавын үзенә яраклы кешеләргә: үзенә эчкерсез иман иткән һәм үз Улының шәкертләре булып киткән кешеләргә белдерә. Кайбер контекстларда грек сүзе эудоки́а кешеләрнең хуплавын аңлатса да (Рм 10:1; Фп 1:15), еш кына ул Аллаһының хуплавын, нәрсәнедер яки кемнедер яхшы дип тапканын я хуп күргәнен күрсәтер өчен кулланыла (Мт 11:26; Лк 10:21; Эф 1:5, 9; Фп 2:13; 2Тс 1:11). Септуагинтада Зб 51:18 дә (50:20, LXX) бу сүз Аллаһының «хуплавына» карата кулланыла.

Йәһвә безгә хәбәр иткән: Бу хәбәрне фәрештәләр җиткергән булсалар да, көтүчеләр аның Йәһвә Аллаһыдан булганын аңлаган. Монда «хәбәр иткән» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле Септуагинтада бу фигыльгә туры килгән еврей фигылен тәрҗемә итү өчен кулланыла; андый кулланышны, мәсәлән, Йәһвә кешеләргә үз ихтыярын белдергән я кешеләр аның ихтыярын белергә теләгән контекстларда күреп була. Бу контекстларда төп нөсхәдә еврей текстында еш кына тетраграмматон кулланыла (Зб 25:4; 39:4; 98:2; 103:6, 7). Шуңа күрә яһүди көтүчеләрнең әйткәннәрен Аллаһы исеме белән бәйләү табигый булыр иде. (Лк 1:6 га аңлатманы һәм Б1 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 2:15 кара.)

пакьләнү вакыты җиткәч: Сүзгә-сүз «алар өчен пакьләнү көннәре җиткәч». Ягъни гыйбадәт кылырга яраклы булыр өчен алар пакьләнү йоласын үтәргә тиеш булган. Муса кануны буенча, ир бала тапкан хатын 40 көн чистарынырга тиеш булган (Лв 12:1—4). Бу канун хатын-кызларны һәм бала табуны кимсетер өчен түгел, ә бер мөһим рухи хакыйкатькә өйрәтү өчен бирелгән: Адәмнең гөнаһы бала табу аша бер нәселдән икенче нәселгә күчә. Дини галимнәр башкача әйтсә дә, Мәрьям турында да шуны ук әйтеп була (Рм 5:12). Лүк бу шигырьдә «алар» алмашлыгын кулланса да, ул Гайсәне күздә тотмаган, чөнки ул шуны белгән: изге рух Гайсәне камил булмаган әнисенең гөнаһлы хәленнән каплаган, шуңа күрә аңа чистарынырга кирәк булмаган (Лк 1:34, 35). Йосыф гыйбадәтханәгә бу сәяхәтне оештырганга һәм, гаилә башы буларак, корбан китерүне кайгыртыр өчен җаваплы булганга, Лүк «алар» дип Гайсәнең үги атасын күздә тоткандыр.

сабыйны... Йәһвә алдына китерделәр: Киләсе шигырьдән күренгәнчә, Гайсәне гыйбадәтханәгә Йәһвәнең Мусага әйткән сүзләре буенча китергәннәр (Чг 13:1, 2, 12). Бу шигырьләрдә ата-аналарга «беренче булып туган һәр ир баланы... Йәһвәгә багышларга» дигән әмер бирелгән. Өстәвенә, «сабыйны... Йәһвә алдына китерделәр» дигән сүзтезмә 1Иш 1:22—28 дә әйтелгәнгә охшаш: анда кечкенә Ишмуилны «Йәһвә алдына» китерәләр һәм аңа хезмәт итәргә багышлыйлар. (Лк 1:6; 2:23 кә аңлатмаларны һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 2:22 кара.)

Йәһвә Канунында: «Йәһвә Кануны» һәм шулай ук «Йәһвәнең Кануны» сүзтезмәләре күп тапкыр Еврей Язмаларында «канун» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый (Мисаллар: Чг 13:9; 2Пат 10:31; 1Ел 16:40; 22:12; 2Ел 17:9; 31:3; Нк 9:3; Зб 1:2; 119:1; Иш 5:24; Ир 8:8; Ам 2:4). Дип язылган сүзтезмәсе Мәсихче Грек Язмаларында Еврей Язмаларыннан өземтәләр китерелгәндә еш кулланыла. (Мк 1:2; Рс 7:42; 15:15; Рм 1:17; 10:15; Лк 1:6 га аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 2:23 кара.)

Беренче булып туган һәр ир бала: Лк 2:22—24 тәге өзектә Мәрьям пакьләнү йоласын үтәгәндә китерелгән корбан турында гына түгел (Лк 2:22; 2:24 кә аңлатмаларны кара), ә шулай ук Канунда ирле-хатынлыга бирелгән таләп турында да сүз бара; ул таләп буенча, алар беренче ир балалары туганда биш шәкыл көмеш түләргә тиеш булган. Беренче туган угыл буларак, Гайсә Аллаһыга багышланган һәм аныкы булган. Шул сәбәпле, Канун Йосыф белән Мәрьямнең Гайсәне йолып алуларын таләп иткән (Чг 13:1, 2; Сн 18:15, 16). Йолым бәясе бала «бер айлык я олырак булганда» бирелергә тиеш булган. Шуңа күрә Йосыф биш шәкыл көмешне Мәрьям пакьләнү корбанын китергәндә, ягъни Гайсә туганнан соң 40 көн үткәч, түли алган.

Йәһвә: Бу шигырьдәге өзек Чг 13:2, 12 гә нигезләнгән; бу шигырьләрдә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

Алар... корбан китерделәр: Муса кануны буенча, бала тудырган хатын берникадәр вакыт дәвамында нәҗес булган. Ә бу вакыт үткәч, аның өчен яндыру корбаны һәм гөнаһ йолу корбаны китерелгән булган (Лв 12:1—8).

Йәһвә Канунында: Лк 2:23 кә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 2:24 кара.

Ике урман күгәрченен я ике күгәрчен баласын: Канун буенча, бай булмаган хатыннарга корбанга сарык урынына кошлар китерергә рөхсәт ителгән, чөнки сарык күпкә кыйммәтрәк булган (Лв 12:6, 8). Билгеле, Йосыф белән Мәрьям ул вакытта ярлы булган; бу йолдызчыларның Гайсә янына ул яңа туган бала булганда түгел, ә инде олырак булганда килгәнен күрсәтә (Мт 2:9—11). Йосыф белән Мәрьям ул кешеләр китергән кыйммәтле бүләкләрне инде алган булсалар, алар гыйбадәтханәгә барганда корбанга җиңел генә сарык китерә алыр иде.

Шимон: Бу исем «ишетергә; тыңларга» дигәнне аңлаткан еврей фигыленнән барлыкка килгән. Зәкәрия белән Илисәбәт кебек, Шимон тәкъва дип атала (Лк 1:5, 6). Ул диндар дип тә атала. Шулай дип еулабе́с дигән грек сүзе бирелгән. Ул Мәсихче Грек Язмаларында гыйбадәт кылуда тырыш һәм намуслы булуны күрсәтер өчен кулланыла (Рс 2:5; 8:2; 22:12).

Мәсихен: Яки «Майланган затын». Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. (Мт 1:1 гә аңлатманы һәм шушы шигырьдәге Йәһвәнең Мәсихен дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.)

Йәһвәнең Мәсихен: Грек кулъязмаларында монда сүзгә-сүз «Раббының Мәсихен» (тон христо́н Кири́у) диелсә дә, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Септуагинтаның кулъязмаларында бу сүзтезмә маши́ах ЙҺВҺ, ягъни «Йәһвәнең майланган (заты)» дигән еврей төшенчәсенә туры килә; ул Еврей Язмаларында 11 мәртәбә кулланыла. (1Иш 24:6 (ике тапкыр), 10; 26:9, 11, 16, 23; 2Иш 1:14, 16; 19:21; Ел 4:20; Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 2:26 кара.)

Аллаһы Тәгалә: Монда кулланылган деспо́тес дигән грек сүзенең төп мәгънәсе «хуҗа» (1Тм 6:1; Тит 2:9; 1Пт 2:18). Бу сүз Аллаһыга мөрәҗәгать буларак кулланылганда, мәсәлән монда, шулай ук Рс 4:24 һәм Ач 6:10 да, ул, аның идарәсенең өстенлеген күрсәтер өчен, «Аллаһы Тәгалә» дип бирелә. Башка тәрҗемәләрдә «Раббы», «Хөкемдар» һәм «Ходай Тәгалә» дигән титуллар кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп тәрҗемәләре Адона́й (Аллаһы Тәгалә) дигән еврей төшенчәсен куллана, әмма ким дигәндә аларның икесендә (Б кушымт. Й9, 18 дип атала) монда Аллаһының исеме Йәһвә кулланыла.

синең колың... үлә ала: Монда «үлә ала» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «азат итү; чыгару; җибәрү» дигәнне аңлата. Берәр кешенең тынычлыкта үлүе аның озын бәхетле гомер кичереп я күңел түрендәге берәр өмете тормышка ашкач, тыныч кына үлүен аңлатырга мөмкин. (Яр 15:15; 1Пат 2:6 белән чагыштыр.) Аллаһының Шимонга биргән вәгъдәсе хәзер инде үтәлгән: ул «Йәһвәнең Мәсихен» — Аллаһының коткару чарасын күргән. Шимон хәзер эчке тынычлык тоя алган һәм үлем йокысы белән йоклап китеп, терелтелүне көтә алган (Лк 2:26).

халыкларны каплап торган караңгылыкны юк итүче: «Караңгылыкны юк итүче» дип бирелгән грек төшенчәсе апока́липсис «ачу» я «ачыклау» дигәнне аңлата һәм еш кына рухи нәрсәләрнең я Аллаһы ихтыярының һәм ниятләренең ачылуы турында әйтелгәндә кулланыла (Рм 16:25; Эф 3:3; Ач 1:1). Олы яшьтәге Шимон монда сабый Гайсәне яктылык дип атаган һәм рухи белем яһүдләр белән прозелитларга гына түгел, ә шулай ук яһүд булмаган халыкларга да файда китерәчәк икәнен күрсәткән. Шимонның пәйгамбәрлек сүзләре Еврей Язмаларында, мәсәлән, Иш 42:6 һәм 49:6 да язылган пәйгамбәрлекләргә туры килгән.

яңадан күтәрелсен: Монда кулланылган грек сүзе ана́стасис Мәсихче Грек Язмаларында гадәттә «үлеләрнең терелүе» дип бирелә. (Мт 22:23 кә аңлатманы кара.) Шимонның бу шигырьдәге сүзләре күрсәткәнчә, кешеләр Гайсәгә төрле мөнәсәбәт күрсәтеп, үз күңелләрендәге уйларын ачачак (Лк 2:35). Гайсәгә ышанмаган кешеләр аны нәфрәт итәрләр. Андый имансыз кешеләр аны кире кагар, аның аркасында абыныр һәм егылыр. Пәйгамбәрлек ителгәнчә, Гайсә күп яһүдләр өчен абыну ташы булып китәр (Иш 8:14). Әмма башкалар Гайсәгә иман итәр (Иш 28:16). Алар «ялгышлыклары һәм гөнаһлары аркасында үле» халәтләреннән, образлы итеп әйткәндә, терелтелер, ягъни күтәрелер, һәм Аллаһы каршында тәкъва булуларына шатланыр (Эф 2:1).

озын кылыч: Изге Язмаларның бер җирендә дә Мәрьямне букваль кылыч телгәләгән дип әйтелмәгән, шуңа күрә бу сүзтезмә, күрәсең, Мәрьямнең үз улының җәфалану баганасындагы үлеме аркасында әрнү, газап һәм авыр кайгы кичерәчәген аңлата (Ях 19:25).

Синең җаныңны: Яки «Сине; Синең тормышыңны». (Сүзлектән «Җан» кара.)

Ханна: Бу исем Һанна (мәгънәсе «яхшылык теләү; киң күңеллелек») дигән еврей исеменең грек формасы. Ханна, Иерусалимның коткарылуын көтеп торган бар кешеләргә сабый Гайсә хакында сөйләп, пәйгамбәр хатын буларак эш иткән. «Пәйгамбәрлек итү» дигән төшенчәнең төп мәгънәсе — Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәрләрне игълан итү, Аллаһының ихтыярын ачу. (Рс 2:17 гә аңлатманы кара.)

гыйбадәтханәдә... хезмәт итүен беркайчан да калдырмый: Ханна һәрвакыт гыйбадәтханәдә булган. Ул, бәлки, аның капкалары иртән ачылгач килгәндер, ә алар кич белән ябылгач киткәндер. Ул ураза тотып һәм дога кылып изге хезмәтен башкарган; бу аның, Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре кебек, яһүдләрнең хәл-шартлары турында көенгәнен һәм хәлнең үзгәрүен теләгәнен күрсәткән (Ез 10:1; Нк 1:4; Ел 1:16). Чөнки гасырлар дәвамында яһүдләр башка халыкларның хакимлеге астында яшәгән һәм аларның аяныч рухи халәте хәтта гыйбадәтханәгә һәм андагы руханилык хезмәтенә тәэсир иткән. Менә ни өчен Ханна һәм башкалар «Иерусалимның коткарылуын» бик көтеп торган (Лк 2:38).

изге хезмәт итүен: Яки «гыйбадәт кылуын». (Лк 1:74 кә аңлатманы кара.)

Аллаһыга: Иң борынгы грек кулъязмаларында монда Тео́с (Аллаһы) сүзе кулланыла. Әмма башка грек кулъязмалары, латин һәм Сурия тәрҗемәләре «Раббы» дигәнне аңлаткан төшенчәне куллана. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп кенә тәрҗемәләрендә (Б кушымт. Й5, 7—17, 28 дип атала) монда Аллаһы исеме кулланыла, һәм бу шигырьдәге сүзтезмә «Йәһвәгә рәхмәтләр укып» дип тәрҗемә ителергә мөмкин.

Йәһвә Кануны: Бу сүзтезмә, шулай ук «Йәһвәнең Кануны» сүзтезмәсе күп тапкыр Еврей Язмаларында «канун» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый. (Чг 13:9; 2Пат 10:31; 1Ел 16:40; 22:12; 2Ел 17:9; 31:3; Нк 9:3; Зб 1:2; 119:1; Иш 5:24; Ир 8:8; Ам 2:4; Лк 1:6; 2:23 кә аңлатмаларны һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 2:39 кара.)

алар кире Гәлиләягә... кайтып киттеләр: Бу сүзләр буенча, Йосыф белән Мәрьям Гайсәне гыйбадәтханәгә китергәннән соң туп-туры Насарага кайтып киткән кебек тоела. Әмма шуны онытмыйк, Лүкнең хәбәре бик кыскартылган. Маттайның хәбәрендә (2:1—23) йолдызчыларның килүе, Йосыф белән Мәрьямнең, Һируд патшаның балалар үтерү ниятеннән котылыр өчен, Мисырга качуы, Һирудның үлеме һәм Йосыф гаиләсенең Насарага кайтуы турында өстәмә нечкәлекләр китерелә.

Аның әти-әнисе... Пасах бәйрәменә йөри иде: Канун буенча, хатын-кызларга Пасах бәйрәменә бару таләп ителмәгән. Шулай да Мәрьям Йосыф белән Иерусалимга һәр ел шул бәйрәмгә йөргән (Чг 23:17; 34:23). Ел саен алар үзләренең үсә барган гаиләләре белән шул сәяхәткә чыккан. Иерусалимга таулы җирләр аша барып кайтыр өчен, якынча 300 км үтәргә кирәк булгандыр.

киттеләр: Ягъни алар Иерусалимга күтәрелделәр. Аларга калкулыклы һәм таулы җирләр аша күтәрелергә кирәк булган. (Лк 2:4 кә аңлатманы кара.)

аларга сораулар биреп: Гайсәне тыңлаган кешеләрнең гаҗәпләнүе шуны күрсәтә: аның сораулары үз кызыксынуын канәгатьләндерергә генә теләгән малай бирә алган сораулардан аерылып торган (Лк 2:47). Монда «сораулар бирү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кайбер контекстларда судта сорау алуга һәм берничә кешенең бер кешедән сорау алуына карата кулланылырга мөмкин (Мт 27:11; Мк 14:60, 61; 15:2, 4; Рс 5:27). Тарихчылар сүзләре буенча, кайбер күренекле дини җитәкчеләр гадәттә бәйрәмнәрдән соң гыйбадәтханәдә калган һәм киң ишегалларының берсендә халыкны өйрәткән. Кешеләр аларның аяк очына утырып, аларны тыңлый һәм сораулар бирә алган.

гаҗәпләнеп утыра иде: Монда «гаҗәпләнү» дип тәрҗемә ителгән грек фигыленең формасы дәвамлы я кат-кат шаккатуны белдерергә мөмкин.

Гайсә исә аларга... [...] дип әйтте: Гайсәнең мондагы сүзләре — аның Изге Язмаларда язылган беренче сүзләре. Яшүсмер чагында Гайсә, күрәсең, үзенең җиргә килгәнчегә кадәрге тормышы турында белеп бетермәгән. (Мт 3:16; Лк 3:21 гә аңлатмаларны кара.) Шулай да, күрәсең, мондый нәтиҗә ясау акыллы булыр иде: аның анасы һәм үги атасы фәрештәләр күренгән вакытта әйткән сүзләрне, шулай ук Гайсә туганнан соң 40 көн үткәч, Иерусалимга килгән вакытта Шимон белән Ханнаның пәйгамбәрлекләрен аңа сөйләп биргән (Мт 1:20—25; 2:13, 14, 19—21; Лк 1:26—38; 2:8—38). Гайсәнең җавабы шуны күрсәтә: ул үзенең могҗизалы рәвештә туганын һәм күктәге Атасы Йәһвә белән аерым шәхси мөнәсәбәткә ия булганын берникадәр дәрәҗәдә аңлаган.

Атам йортында булырга тиешлегемне: «Атам йортында» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз «Атамның [нәрсәләрендә]» дигәнне аңлата. Контекст күрсәткәнчә, Йосыф белән Мәрьям Гайсәнең кайда булуы турында борчылган, шуңа күрә бу сүзләр берәр урынга, ягъни «Атам йортына [«яшәү урынына; ишегалларына»]» күрсәткән дип аңлау акылга ятышлы (Лк 2:44—46). Соңрак үзенең хезмәте вакытында Гайсә гыйбадәтханәне ачык итеп «Атамның йорты» дип атаган (Ях 2:16). Әмма кайбер белгечләр уйлаганча, бу сүзтезмәне шулай ук киңрәк тә аңлап була: «Мин Атамның нәрсәләре турында уйларга [яки «белән мәшгуль булырга»] тиеш».

Ул... китеп: Сүзгә-сүз «Ул... төшеп китеп». Иерусалим диңгез өсте тигезлегеннән якынча 750 м биегрәк урнашкан булган. «Төшеп китү» төшенчәсе монда Иерусалимнан китүне аңлата. (Лк 10:30; Мт 20:17; Лк 2:4, 42 гә аңлатмалар белән чагыштыр.)

буйсынып яшәде: Яки «буйсынучан булды; тыңлаучан булды». Монда кулланылган грек фигыленең дәвамлы формасы шуны күрсәтә: Гайсә, гыйбадәтханәдә Аллаһы Сүзен яхшы белүе белән укытучыларны гаҗәпләндергәннән соң, өенә кайткан һәм әти-әнисенә басынкы гына буйсынуын дәвам иткән. Аның тыңлаучан булуы башка балаларныкыннан күпкә әһәмиятлерәк булган: бу аның Муса канунын җентекләп үтәвенең өлеше булган (Чг 20:12; Гл 4:4).

сүзләрне: Яки «нәрсәләрне». (Лк 1:37 гә аңлатманы кара.)

Медиаматериал

Кайсар Август
Кайсар Август

Рим империясенең беренче императоры Октавиан булган. Аның тулы исеме Гай Юлий Цезарь Октавиан. Ул б. э. к. 44 елны үтерелгән Рим диктаторы Юлий Цезарьның үги улы булган. Б. э. к. 31 елның сентябрь аенда Октавиан Рим империясенең императоры булып киткән, ә б. э. к. 27 елны, 16 гыйнварда Рим сенаты аңа Август титулы биргән. Б. э. к. 2 елны кайсар Август империядә яшәүче бар кешеләрнең санын алырга, һәр кешегә «үз туган шәһәрендә» теркәлергә дигән боерык чыгарган (Лк 2:1—7). Бу боерык аркасында Гайсә Бәйтлеһемдә туган, һәм шулай итеп Изге Язмалар пәйгамбәрлеге үтәлгән (Дн 11:20; Мик 5:2). Август б. э. 14 елында, 17 августта (Юлиан календаре буенча, 19 августта), үзе хакына атаган август аенда үлгән. Монда күрсәтелгән бронза скульптура б. э. к. 27—25 елларга карый һәм хәзер Британия музеенда саклана.

Бәйтлеһемдәге кыш
Бәйтлеһемдәге кыш

Кайберәүләр Гайсә декабрьдә я гыйнварда туган дип уйлый. Әмма алай була алмаган, чөнки ноябрьдән алып мартка кадәр Бәйтлеһемдә гадәттә яңгырлы һәм суык көннәр тора. Кыш көне бу өлкәдә кар да яварга мөмкин. Андый салкын көннәрдә көтүчеләр үз көтүләре белән төнгелеккә кырда калмас иде (Лк 2:8). Бәйтлеһем Яһүдиянең таулы җирендә диңгез өсте тигезлегеннән якынча 780 м биеклектә урнашкан.

Утлыкка салынган Гайсә
Утлыкка салынган Гайсә

Лк 2:7 дә «утлык» дип грек сүзе фа́тне тәрҗемә ителгән; аның мәгънәсе «ашату урыны». Палестинада археологлар бер бөтен известьташ кисәкләреннән кисеп ясалган зур тагараклар тапканнар; аларның озынлыгы якынча 0,9 м, киңлеге 0,5 м, ә тирәнлеге 0,6 м. Алар утлыклар булып кулланылган дип санала. Шулай ук, күптән түгелге вакытлардагы кебек, утлыкларны, бәлки, хайваннар өчен абзар булып кулланылган мәгарәләрнең таш стеналарында чукып ясаганнар.

Урман күгәрчене һәм күгәрчен баласы
Урман күгәрчене һәм күгәрчен баласы

Муса кануны буенча, бала тапкан хатын яндыру корбаны итеп яшь бәрән тәкәсе һәм гөнаһ йолу корбаны итеп күгәрчен баласы яки урман күгәрчене алып килергә тиеш булган. Әгәр гаилә, күрәсең, Мәрьям белән Йосыф очрагындагы кебек, сарык тәкәсе алып килә алмаса, ике урман күгәрчене я ике күгәрчен баласы алып килә алган (Лв 12:6—8). Монда күрсәтелгән урман күгәрчене (Streptopelia turtur) (1) Израильдә дә һәм шулай ук Европа, Төньяк Африка һәм көнбатыш Азиядә дә очрый. Һәр ел октябрь аенда бу кошлар җылырак көньяк илләргә очып китә, ә язын Израильгә кайта. Монда күрсәтелгән икенче кош (2) — кыя күгәрчене (Columba livia). Андый төр бөтен җирдә очрый. Алар гадәттә бер кая да очып китми.

Йәзриил үзәне
Йәзриил үзәне

Насара янындагы бер кыядан көньякка караганда монда күрсәтелгән күренеш ачыла. Изге Язмаларда еш искә алынган бу уңдырышлы Йәзриил үзәне көнчыгышка һәм көнбатышка таба сузылган (Йш 17:16; Хк 6:33; Һш 1:5). Сул якта еракта Мөре тавы күренеп тора; аның битендә Наин шәһәре урнашкан. Наинда Гайсә бер тол хатынның улын үледән терелткән булган (Хк 7:1; Лк 7:11—15). Офык уртасында Гилбуа тавы күренә (1Иш 31:1, 8). Гайсә якындагы Насарада үскән һәм, бәлки, шушы урынга килеп йөргәндер; бу җирдән Исраил тарихында мөһим роль уйнаган берничә урын күренеп тора (Лк 2:39, 40).