Марк 5:1—43
Искәрмәләр
гәрәсәлеләр: Бу вакыйга сурәтләнгән параллель хәбәрләрдә (Мт 8:28—34; Мк 5:1—20; Лк 8:26—39) бу исем төрлечә язылган. Бу хәбәрләрнең борынгы кулъязмаларында да төрле язылыш кулланыла. Иң ышанычлы кулъязмалар буенча, Маттай баштан ук «гәдәрәлеләр» дип, ә Марк белән Лүк «гәрәсәлеләр» дип язган. Әмма, бу шигырьдәге гәрәсәлеләр җиренә дигән сүзләргә аңлатмада әйтелгәнчә, бу төшенчәләрнең икесе дә бер үк өлкәне диярлек күрсәтә.
гәрәсәлеләр җиренә: Бу Гәлиләя диңгезенең аръягындагы (көнчыгыш) ярында бер өлкә булган. Бүген бу өлкәнең төгәл чикләре һәм нинди җирләргә туры килгәне билгеле түгел. Кайбер галимнәр «гәрәсәлеләр җире» Курси шәһәре тирәли өлкә булган дип уйлый; ул шәһәр Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш ярындагы текә тау битләре янында урнашкан булган. Башкалары исә бу Гәрәсә (Джераш) шәһәрен үз эченә алган зур өлкә булган дип саный. Ул шәһәр Гәлиләя диңгезеннән көньяк-көньяк-көнчыгышка таба 55 км ераклыкта урнашкан булган. Мт 8:28 дә бу өлкә «гәдәрәлеләр җире» дип атала. (Бу шигырьдәге гәрәсәлеләр сүзенә аңлатманы һәм Мт 8:28 гә аңлатманы кара.) Төрле исемнәр кулланылса да, алар Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш ярындагы бер үк өлкәне диярлек күрсәтә, һәм бу җирләрнең кисешкән территорияләре булгандыр. Шуңа күрә бу хәбәрләр бер-берсенә каршы килми. (А7 кушымт., 3Ә картаны, «Гәлиләя диңгезе тирәсендә кылган эшләре» һәм Ә10 кушымт. кара.)
төрбәләр: Мт 8:28 гә аңлатманы кара.
бер кеше: Яхшы хәбәрне язучы Маттай (8:28) ике кешене, ә Марк белән Лүк (8:27) бер кешене искә ала. Гайсә җенле бер кеше белән генә сөйләшкәнгә һәм бу кешенең очрагы аеруча игътибарга лаек булганга, Марк һәм Лүк, күрәсең, бер кешегә генә игътибар иткән. Бу кеше, бәлки, икенчесенә караганда котырынкырак булгандыр һәм җеннәр хакимлегендә озаграк интеккәндер. Шулай ук мондый да сәбәп булырга мөмкин: бу ике кеше савыккач, аларның берсе генә Гайсә белән барырга теләгән (Мк 5:18—20).
сиңа миннән ни кирәк?: Яки «Минем һәм синең арада нинди уртаклык бар?» Сүзгә-сүз тәрҗемә ителгән бу риторик сорау болай яңгырый: «Миңа ни дә, сиңа ни?» Бу семит идиомасы Еврей Язмаларында очрый (Хк 11:12, иск.; Йш 22:24; 2Иш 16:10; 19:22; 1Пат 17:18; 2Пат 3:13; 2Ел 35:21; Һш 14:8) һәм моңа туры килгән грек сүзтезмәсе Мәсихче Грек Язмаларында кулланыла (Мт 8:29; Мк 1:24; 5:7; Лк 4:34; 8:28; Ях 2:4). Аның төгәл мәгънәсе контекстка карап үзгәрергә мөмкин. Бу шигырьдә (Мк 5:7) ул дошманлык һәм каршы килүне чагылдыра һәм, кайберәүләр әйтүенчә, болай дип тәрҗемә ителә: «Мине борчыма!» я «Калдыр мине!» Башка контекстларда ул җирәнү, һавалык я дошманлыкны күрсәтми, ә фикердә я карашта ниндидер каршылыкны яки тәкъдим ителгән ниндидер эштән баш тартуны белдерер өчен кулланыла. (Ях 2:4 кә аңлатманы кара.)
Мине җәфаламаска: Тамырдаш грек сүзе Мт 18:34 тә «төрмә сакчыларына» карата кулланыла. (аңлатманы кара.) Шуңа күрә бу контекстта «җәфаларга» дигән сүз, күрәсең, «упкынга» ябып кую я анда тотуны аңлата. «Упкын» шул ук вакыйга язылган Лк 8:31 дә искә алынган.
Легион: Бу, күрәсең, җенле кешенең исеме булмаган, ә аның күп җеннәр хакимлегендә булуын күрсәткән. Бәлки, ул кешене исеме Легион дип бу җеннәрнең башлыгы әйтергә мәҗбүр иткәндер. Б. э. беренче гасырында Рим легионы гадәттә якынча 6 000 гаскәридән торган; бу ул кешедә күпсанлы җеннәрнең булуын күрсәтәдер. (Мт 26:53 кә аңлатманы кара.)
дуңгыз: Канун буенча, дуңгызлар нәҗес булган (Лв 11:7), әмма күп кенә башка халык кешеләре яшәгән Декаполис өлкәсендә дуңгыз ите сатылган базар булган. Греклар да, римлылар да дуңгыз итен бик яраткан. Бу хәбәрдә көтүчеләр Канун бозучы яһүдләр булганмы, юкмы икәне әйтелми (Мк 5:14).
Аларга... сөйлә: Гайсә гадәттә үз могҗизалары турында сөйләмәскә кушкан (Мк 1:44; 3:12; 7:36), ләкин бу очракта ул шул кешегә булган хәл турында үз туганнарына сөйләргә күрсәтмә биргән. Гайсә, бәлки, кешеләр үзен ул өлкәдән китәргә сораганга һәм аларга үзе шаһитлек бирмәгәнгә, шулай эш иткәндер; һәм бу шулай ук дуңгыз көтүенең кырылуы аркасында туа алган яман хәбәрләрнең таралуына юл куймас иде.
Йәһвәнең үзең өчен башкарган бар эшләре: Савыктырылган кеше белән сөйләшкәндә, Гайсә могҗизаны үзе түгел, ә күктәге Атасы эшләгән дип әйтә. Лүкнең хәбәре дә моны раслый; ул, шул ук вакыйга турында язганда, Тео́с (Аллаһы) дигән грек сүзен куллана (Лк 8:39). Күпчелек грек кулъязмаларында монда Мк 5:19 да «Раббы» (хо Ки́риос) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга җитди сәбәпләр бар. Шуңа күрә бу шигырьдә Йәһвә исеме кулланыла. (Б1 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Мк 5:19 кара.)
Декаполиста: Яки «Ун шәһәр өлкәсендә». (Сүзлекне һәм Ә10 кушымт. кара.)
синагоганың... башлыгы: Монда кулланылган грек төшенчәсе архисина́гогос сүзгә-сүз «синагога идарәчесе» дигәнне аңлата. (Мт 9:18 гә аңлатманы кара.)
каты авырый: Яки «үлем хәлендә».
кан китүдән: Мт 9:20 гә аңлатманы кара.
каты авырудан: Сүзгә-сүз «камчылаудан». Бу сүзнең туры мәгънәсе кыйнау төрен белдерә; еш кына ул җәза буларак кулланылган (Рс 22:24; Ев 11:36). Монда бу сүз образлы кулланыла һәм хатынның үз авыруы аркасында кичергән газапларын ачык итеп сурәтли.
Кызым: Монда гына Гайсәнең турыдан-туры хатынга «кызым» дип эндәшкәне әйтелә. Ул, күрәсең, четерекле хәл килеп чыкканга һәм ул хатын калтыранганга шулай дигән (Мк 5:33; Лк 8:47). Бу назлы сүзне кулланып, ә бу сүз ул хатынның яше турында бернәрсә белдерми, Гайсә аның турында эчкерсез кайгыртканын күрсәткән.
Имин йөр: Бу идиома еш кына Грек һәм Еврей Язмаларында кулланыла; аның мәгънәсе «Сиңа иминлек булсын». (Лк 7:50; 8:48; Яг 2:16; шулай ук 1Иш 1:17; 20:42; 25:35; 29:7; 2Иш 15:9; 2Пат 5:19 белән чагыштыр.) Еш кына «имин» (шало́м) дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе киң мәгънәле. Ул сугыштан һәм чуалышлардан азат булуны аңлатырга (Хк 4:17; 1Иш 7:14; Вг 3:8) һәм шулай ук сәламәтлек, куркынычсызлыкны (1Иш 25:6; 2Ел 15:5; Әп 5:24), иминлекне (Әс 10:3) һәм дуслыкны белдерергә мөмкин (Зб 41:9). Мәсихче Грек Язмаларында «имин» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе эйре́не еврей сүзе кебек үк киң мәгънәле һәм сугышның юклыгын гына түгел, ә муллык, котылу һәм ризалыкны белдерә.
иман ит: Яки «иман итүеңне дәвам ит». Монда кулланылган грек фигыле дәвамлы эшне белдерергә мөмкин. Яһир башта, Гайсә янына килгәндә, иман иткән булган (Мк 5:22—24), һәм хәзер Гайсә аны, кызы үлгәч тә, иман итүен дәвам итәргә өнди.
үлмәгән... йоклый: Изге Язмаларда үлем еш кына йокы белән чагыштырыла (Зб 13:3; Ях 11:11—14; Рс 7:60; 1Кр 7:39; 15:51; 1Тс 4:13). Гайсә бу кызны үледән терелтергә җыенган. Шуңа күрә ул бу сүзләрне, кешеләрне тирән йокыдан уятып булган кебек аларны үледән дә терелтеп була икәнен күрсәтер өчен, әйткәндер. Гайсәнең бу кызны үледән терелтергә көче Атасыннан булган, ә ул «үлеләрне терелтүче һәм әле үтәлмәгәнне инде үтәлгән дип атаучы» Аллаһы (Рм 4:17).
Талифа куми: Маттай белән Лүк тә Яһир кызының терелтелүе турында язган (Мт 9:23—26; Лк 8:49—56), ләкин Гайсәнең бу сүзләрен Марк кына китергән һәм тәрҗемә иткән. Бу семит сүзтезмә грек телендәге кайбер кулъязмаларда Талифа кум дип яңгырый. Кайбер белгечләр бу сүзләр арамей сүзләре дип әйтсә дә, башкалары алар еврей һәм арамей сүзләре дә булырга мөмкин дип уйлый. (Мк 7:34 кә аңлатманы кара.)
куанып шатланды: Яки «бик нык гаҗәпләнде». Грек сүзе э́кстасис (эк, мәгънәсе «-дан/-дән; эченнән» һәм ста́сис, мәгънәсе «тору») кешенең гаҗәпләнү, таң калу я Аллаһыдан бирелгән күренеш аркасында гадәти халәтеннән чыгуын күрсәтә. Бу грек сүзе Мк 16:8 дә «бик нык гаҗәпләнгән» һәм Лк 5:26 да «хәйран калып» дип тәрҗемә ителгән. Рәсүлләр китабында бу сүз Аллаһының эше белән бәйләнә һәм Рс 10:10; 11:5; 22:17 дә «күренеш күрү» дип бирелгән. (Рс 10:10 га аңлатманы кара.)
Медиаматериал
Гайсә Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш ярында ике кешедән җеннәрне куып чыгарган һәм шул җеннәргә дуңгызларга керергә рөхсәт иткән булган.