Маттай 24:1—51
Искәрмәләр
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
монда таш өстендә таш калмаячак: Гайсәнең пәйгамбәрлеге б. э. 70 елында, римлылар Иерусалимны һәм аның гыйбадәтханәсен җимергәч, шаккатмалы итеп үтәлгән. Алар бу шәһәрне, аның берничә диварыннан тыш, җир белән тигезләгән.
Зәйтүн тавында: Ул Иерусалимның көнчыгыш ягында урнашкан булган, һәм аны шәһәрдән Кидрон үзәне аерып торган. Шул таудан Гайсә һәм аның шәкертләре «Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри» (Мк 13:3, 4) шәһәрне һәм гыйбадәтханәне бик яхшы күрә алган.
килү чорыңны: Монда кулланылган грек сүзе паруси́а (күп тәрҗемәләрдә «килү» дип бирелгән) сүзгә-сүз «янәшәдә булу» дигәнне аңлата. Ул каядыр килү генә дигәнне түгел, ә анда берникадәр вакыт дәвамында булуны аңлата. Моны Мт 24:37—39 дан күреп була; анда «Нух көннәре... Туфан килер алдыннан» «Адәм Улының килү чоры» белән чагыштырыла. Паул Фп 2:12 дә үзенең филипиялеләр янында «булуын», алар янында «булмавы» белән чагыштыра һәм алар янында булуын сурәтләр өчен бу грек сүзен куллана.
дөнья төзелешенең: Яки «гасырның». Монда айо́н дигән грек сүзе агымдагы хәл-вакыйгаларга я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләренә карый. (Сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)
ахырына якынлашуын: Шулай итеп синте́лейа (мәгънәсе «бер үк вакыттагы ахыр; берләшкән ахыр; бергә тәмамлау») дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән (Мт 13:39, 40, 49; 28:20; Ев 9:26). Ул билгеле бер чорга карый; ул чорда билгеле бер вакыйгалар җыелмасы Мт 24:6, 14 тә искә алынган тулы «ахырга» китерәчәк. Бу шигырьләрдә те́лос дигән башка грек сүзе кулланыла. (Мт 24:6, 14 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)
Мәсих: Монда грек сүзе хо христо́с тора. Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм «майланган зат» дигәнне аңлата. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий әйтүенчә, б. э. беренче гасырында үзләрен пәйгамбәрләр я коткаручылар дип атаган кайбер кешеләр килеп чыккан; алар яһүдләрне Рим җәберләвеннән азат итәргә вәгъдә иткән. Аларны тарафдарлары сәяси мәсихләр дип санагандыр.
ахыр: Яки «тулы ахыр». Монда кулланылган грек сүзе те́лос Мт 24:3 тә «ахырына якынлашуын» дип тәрҗемә ителгән синте́лейа дигән грек сүзеннән аерылып тора. (Мт 24:3 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)
Халык: Грек сүзе э́тнос киң мәгънәгә ия. Ул берәр сәясәт я территория белән берләштерелгән кешеләрне, мәсәлән, берәр ил халкын, һәм шулай ук берәр этник төркемне дә аңлатырга мөмкин. (Мт 24:14 кә аңлатманы кара.)
күтәрелер: Яки «кузгатылыр; күтәртелер». Монда кулланылган грек сүзе «дошманлык белән каршы бару» дигән мәгънә йөртә һәм «сугышка күтәрелү» я «сугышырга бару» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин.
газапларның: Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз бала тудыручы хатын кичергән көчле авыртуны аңлата. Монда бу сүз гомуми мәгънәдә кайгы-хәсрәт, авырту һәм газапларны күрсәтер өчен кулланыла. Шулай да ул шуны да аңлатырга мөмкин: алдан әйтелгән бәла-казалар һәм газаплар, тулгак тоту газаплары кебек, ешлыгы, көче һәм озынлыгы буенча Мт 24:21 дә искә алынган бөек афәт алдыннан арта барачак.
минем шәкертләрем булганга: Сүзгә-сүз «минем исемем аркасында». Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шул исемне йөрткән кешене, аның дәрәҗәсен һәм аның белән бәйле бар нәрсәне аңлата. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсәнең исеме турында әйткәндә, ул шулай ук аңа Атасы биргән хакимлекне һәм дәрәҗәне белдерә (Мт 28:18; Фп 2:9, 10; Ев 1:3, 4). Гайсә монда аңлатканча, кешеләр аның шәкертләрен аның исеме аркасында нәфрәт итәчәк. Гайсәнең исеме аның Аллаһы билгеләгән Хаким, патшаларның Патшасы буларак дәрәҗәсен аңлата; аңа бөтен кешеләр, мәңгелек тормышны алыр өчен, буйсынуларын күрсәтеп, баш ияргә тиеш. (Ях 15:21 гә аңлатманы кара.)
иманнан ваз кичәр: Мәсихче Грек Язмаларында скандали́зо дигән грек сүзе күчмә мәгънәдә абынуны аңлата. Ә ул гөнаһ кылуны я берәр кешене гөнаһ кылуга этәрүне үз эченә алырга мөмкин. Бу төшенчә Изге Язмаларда кулланылганда, гөнаһ Аллаһы кануннарының берәрсен бозуны, иман югалтуны я ялган тәгълиматларга иярүне аңлатырга мөмкин. Бу контекстта шушы төшенчәне «гөнаһ кылыр; абыныр» дип тә тәрҗемә итеп булыр иде. Бу грек сүзе шулай ук «үпкәләү» мәгънәсендә дә кулланылырга мөмкин. (Мт 13:57; 18:7 гә аңлатмаларны кара.)
Канунсызлыкның: «Канунсызлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кануннарны бозу я хөрмәт итмәүне, кешеләрнең кануннар булмагандай эш итүен аңлата. Изге Язмаларда кулланылганда, ул Аллаһы кануннарын санга сукмауны күздә тота (2Кр 6:14; 2Тс 2:3—7; 1Ях 3:4).
күпләрнең: Бу гомумән «күпләрне» түгел, ә Мт 24:11, 12 дә искә алынган «ялган пәйгамбәрләр» һәм «канунсызлык» тәэсир иткән кешеләрнең «күпчелеген» аңлата.
ахырга: Мт 24:6, 14 кә аңлатмаларны кара.
нык калган: Яки «нык калучы». «Нык калу» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле хипоме́но сүзгә-сүз «астында (тору) калу» дигәнне аңлата. Ул еш кына «качу урынына калу; ныклык белән кичерү; түзә алу; нык тору» мәгънәсендә кулланыла (Мт 10:22; Рм 12:12; Ев 10:32; Яг 5:11). Бу контекстта ул, каршылыкларга һәм сынауларга карамастан, Мәсихнең шәкертләре буларак тормыш юлын дәвам итүне күрсәтә (Мт 24:9—12).
Бар халыкларга... бөтен җиһанда: Бу сүзтезмәләрнең икесе дә вәгазьләү эшенең киң колач алуын ассызыклый. «Бөтен җиһан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ойкуме́не киң мәгънәдә җирне — кешелекнең яшәү урынын аңлата (Лк 4:5; Рс 17:31; Рм 10:18; Ач 12:9; 16:14). Беренче гасырда бу төшенчә шулай ук зур Рим империясенә карата да кулланылган; анда яһүдләр таралып яшәгән булган (Лк 2:1; Рс 24:5). Гомуми мәгънәдә «халык» дип бирелгән грек сүзе э́тнос якын я ерак туганлык мөнәсәбәтендә булган һәм бер телдә сөйләшкән берәр кешеләр төркемен аңлата. Андый милли я этник төркем еш кына билгеле бер территориядә яши.
шаһитлек бирелсен өчен: Ягъни бар халыклар яхшы хәбәрне ишетәчәкләр икәненә ышандыру буларак. Грек сүзе марти́рион (шаһитлек) һәм тамырдаш грек сүзләре еш кына берәр нәрсәгә кагылышлы фактларны һәм вакыйгаларны сөйләүне белдерә. (Рс 1:8 гә аңлатманы кара.) Бу очракта Гайсә бөтен җиһанда Аллаһының Патшалыгы башкарачак эшләр турында шаһитлек биреләчәк һәм шул Патшалык белән бәйле вакыйгаларны сөйләячәкләр дип әйтә. Гайсә күрсәткәнчә, Патшалык турындагы дөньякүләм вәгазьләү эше үзенең «килү чорын» күрсәтүче билгенең мөһим үзенчәлеге булачак (Мт 24:3). Әйе, бөтен халыклар бу шаһитлекне алачак, әмма бу бөтен халыклар мәсихчеләр булып китәчәк дигәнне аңлатмый, алар бу шаһитлекне ишетәчәкләр генә.
Патшалык: Ягъни Аллаһы Патшалыгы. Мәсихче Грек Язмаларында «яхшы хәбәр» төшенчәсе (шушы шигырьдәге бу яхшы хәбәр сүзләренә аңлатманы кара) Аллаһы Патшалыгы белән тыгыз бәйле. Аллаһы Патшалыгы Гайсәнең вәгазьләү һәм өйрәтү эшенең төп темасы булган. (Мт 3:2; 4:23; Лк 4:43 кә аңлатмаларны кара.)
бу яхшы хәбәр: Грек сүзе эуанге́лион «яхшы; әйбәт» дигәнне аңлаткан эу һәм «хәбәр китерүче; игълан итүче (белдерүче)» дигән мәгънә йөрткән а́нгелос сүзләреннән барлыкка килгән. (Сүзлекне кара.) Кайбер татар Изге Язмаларында ул «инҗил» дип тәрҗемә ителә. Тамырдаш грек сүзе эуангелисте́с «яхшы хәбәр вәгазьләүче» дип тәрҗемә ителә (Рс 21:8; Эф 4:11; 2Тм 4:5).
вәгазьләнер: Яки «халык алдында игълан ителер». (Мт 3:1 гә аңлатманы кара.)
ахыр: Яки «тулы ахыр». (Мт 24:3, 6 га аңлатмаларны кара.)
һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең: Даниял «чирканыч [ягъни «җирәнгеч»] нәрсә(ләр)» һәлакәт китерү белән бәйле булачак дип алдан әйткән (Дн 9:27; 11:31; 12:11). Гайсә монда күрсәткәнчә, «һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсә» әле хасил булмаган; ул киләчәктә барлыкка килергә тиеш булган. Гайсәнең үлеменнән соң 33 ел үткәч, мәсихчеләр җирәнгеч нәрсәнең изге урында торуын күргән һәм шушы пәйгамбәрлекнең беренче үтәлешенә шаһитләр булган. Лк 21:20 дәге параллель хәбәрдә әйтелә: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч, шуны белегез: аның тар-мар ителү вакыты якынлашты». Б. э. 66 елында мәҗүси Рим гаскәрләре «изге шәһәрне» — Иерусалимны чолгап алган; бу шәһәрне яһүдләр изге дип санаган, һәм анда алар Римга каршы фетнә күтәргән (Мт 4:5; 27:53). Зирәк мәсихчеләр Рим гаскәре һәм аларның пот булып торган байраклары «җирәнгеч нәрсә» булганын аңлаган һәм моны «тауларга качар» өчен соңгы билге итеп кабул иткән (Мт 24:15, 16; Лк 19:43, 44; 21:20—22). Мәсихчеләр качканнан соң римлылар шәһәрне дә, халыкны да һәлак иткән. Иерусалим б. э. 70 елында җимерелгән, ә яһүдләрнең соңгы ныгытмасын — Масаданы — римлылар б. э. 73 елында яулап алган. (Дн 9:25—27 белән чагыштыр.) Бу пәйгамбәрлекнең нечкәлекләренә кадәр беренче үтәлүе аның зуррак үтәлешенең дә һичшиксез булачагына ышаныч бирә; ул Гайсәнең «кодрәт һәм бөек дан белән күк болытларында килүе» белән тәмамланачак (Мт 24:30). Гайсә Даниял пәйгамбәрлеге киләчәктә үтәләчәк дип әйткән булса да, күпләр моны кире кага. Алар яһүдләрнең ышануларына ияреп, Даниял пәйгамбәрлеген б. э. к. 168 елдагы вакыйгага карата куллана: шул елда Сурия патшасы Антиох IV (Эпифан) Йәһвәнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәсен нәҗесләгән булган. Антиох Йәһвәгә гыйбадәт кылуны юкка чыгарырга тырышкан; ул хәтта Йәһвәнең бөек мәзбәхе өстендә мәзбәх төзегән һәм анда Олимпның мәҗүси илаһы Зевска дуңгызлар корбан иткән. (Ях 10:22 гә аңлатманы кара.) Апокрифик китапта, Маккавейларның беренче китабында (1:54) Даниял китабындагы (һәлакәт белән бәйле җирәнгеч нәрсәләр турында) сүзтезмәгә охшаш сүзтезмә бар һәм ул б. э. к. 168 елдагы вакыйгага карата кулланыла. Әмма яһүдләрнең ышанулары һәм Маккавейларның беренче китабындагы хәбәр Аллаһы тарафыннан рухландырылган ачылышлар түгел, ә кеше аңлатмалары. Һичшиксез, Антиох гыйбадәтханәне нәҗесләп, җирәнү хисләре тудырган, ләкин аның һөҗүме аркасында Иерусалим һәм гыйбадәтханә җимерелмәгән, шулай ук яһүд халкы һәлак ителмәгән.
изге урында: Бу пәйгамбәрлекнең беренче үтәлешендә Иерусалим белән гыйбадәтханәгә күрсәтә. (Мт 4:5 кә аңлатманы кара.)
(укыган кеше зирәк булсын): Укучылар Аллаһы Сүзен өйрәнгәндә һәрвакыт зирәк булырга тиеш, ләкин Даниял пәйгамбәрлегенең бу өлешен куллануга килгәндә, күрәсең, аеруча игътибарлы булырга кирәк. Гайсә үзенең тыңлаучыларын бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше үткәндә түгел, ә киләчәктә булачак дип кисәткән. (Бу шигырьдәге һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең дигән сүзләргә аңлатманы кара.)
яһүдиядәгеләр: Ягъни Римның провинциясе Яһүдиядә яшәүчеләр.
тауларга: IV гасырда яшәгән тарихчы Евсевий әйтүенчә, Яһүдиядә һәм Иерусалимда торган мәсихчеләр Үрдүн елгасын кичеп, Пеллага качкан. Бу шәһәр Декаполисның таулы җирендә урнашкан булган.
Өй түбәсендәге: Йорт түбәләре яссы булган һәм төрле максат белән кулланылган, мәсәлән, анда нәрсәдер саклаганнар (Йш 2:6), ял иткәннәр (2Иш 11:2), йоклаганнар (1Иш 9:26) һәм дини бәйрәмнәр үткәргәннәр (Нк 8:16—18). Шуңа күрә анда култыкса ясарга кирәк булган (Кн 22:8). Түбәгә баскычтан менгәннәр. Гадәттә, баскыч йортның тышкы ягыннан төзелгән булган яисә баскычны сөяп куйганнар. Кеше түбәдән өйгә кермичә төшә алган. Бу Гайсәнең качу турындагы кисәтүенең ашыгыч булганын ассызыклый.
кышка: Кышкы көннәрдә коеп яуган яңгыр, су басу һәм салкын һава торышы аркасында сәяхәт итү, ризык һәм сыеныр урын табу авыр булыр иде (Ез 10:9, 13).
Шимбә көнгә: Яһүдия кебек җирләрдә Шимбә көне турындагы канун белән бәйле тыюлар аркасында кешегә зур ара үтү һәм йөк күтәреп бару кыен булыр иде. Шулай ук Шимбә көнне шәһәр капкалары ябык булган. (Рс 1:12 һәм Ә12 кушымт. кара.)
ялган Мәсихләр: Грек сүзе псеудо́христос монда һәм Мк 13:22 дәге параллель урында гына очрый. Ул, хокукы булмый торып, үзен Мәсих (сүзгә-сүз «Майланган зат») итеп күрсәткән һәркемне аңлата. (Мт 24:5 кә аңлатманы кара.)
Менә: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.
Адәм Улының: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
килү чоры: Мт 24:3 кә аңлатманы кара.
Адәм Улының билгесе: Бу билге Мт 24:3 тә искә алынган Гайсәнең «килү чорын» күрсәтүче билге түгел. Монда искә алынган билге Адәм Улының бөек афәт вакытында «килүе» белән бәйле; ул Хаким буларак хөкем карарларын игълан итәр өчен һәм үтәр өчен киләчәк. (Бу шигырьдәге килүче сүзенә аңлатманы кара.)
кайгырып күкрәкләренә сугар: Яки «көенер». Кеше бик кайгырганын я гаеп һәм үкенү хисләрен белдерер өчен куллары белән кат-кат күкрәгенә суккан (Иш 32:12; Нм 2:7; Лк 23:48).
күк болытларында: Болытлар берәр нәрсәне яхшырак күрергә булышмый, ә комачаулый гына, әмма күзәтеп торучылар вакыйгаларның мәгънәсен аң күзләре белән «күрә» ала (Рс 1:9).
килүче: Маттай китабының 24 һәм 25 нче бүлекләрендә Гайсәнең килүе турында сигез мәртәбә әйтелә (Мт 24:42, 44, 46; 25:10, 19, 27, 31). Бу — беренчесе. Шушы очракларның һәрберсендә «килергә» дигәнне аңлаткан э́рхомай дигән грек фигыленең берәр формасы кулланыла. Бу сүз монда игътибарны кешелеккә юнәлтү мәгънәсендә, аеруча Гайсәнең килүенә: аның бөек афәт вакытында Хаким буларак хөкем карарларын игълан итәр өчен һәм үтәр өчен килүенә карата кулланыла.
күрерләр: «Күрерләр» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле сүзгә-сүз «берәр нәрсәне күрү; -га/-гә карау; күзәтү» дигәнне аңлатырга, әмма шулай ук күчмә мәгънәдә дә кулланылырга һәм «аңлау; белеп алу» дигәнне аңлатырга мөмкин (Эф 1:18).
бар яклардан: Монда кулланылган грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз «дүрт җил» дигәнне аңлата. Ул компасның дүрт юнәлешен: көнчыгыш, көнбатыш, төньяк һәм көньякны күрсәтә һәм «бар яклар; һәркайда» дигән мәгънә йөртә (Ир 49:36; Йз 37:9; Дн 8:8).
сабак: Яки «гыйбрәтле хикәя; мисал». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)
Күк һәм җир юкка чыгар: Башка шигырьләр күкнең һәм җирнең мәңге булачагын күрсәтә (Яр 9:16; Зб 104:5; Вг 1:4). Шуңа күрә Гайсәнең мондагы сүзләрен гипербола буларак аңлап була. Мәгънәсе: хәтта мөмкин булмаган нәрсә килеп чыкса да, ягъни күк белән җир юкка чыкса да, Гайсәнең сүзләре барыбер үтәлер. (Мт 5:18 белән чагыштыр.) Әмма монда әйтелгән күк белән җир Ач 21:1 дә «элекке күк һәм элекке җир» дип аталган образлы күкләр белән җирне дә аңлатырга мөмкин.
минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас: Яки «минем сүзләрем, һичшиксез, юкка чыкмас». Монда «юк» дигәнне аңлаткан ике грек сүзен фигыль белән куллану ниндидер фикернең, һичшиксез, кире кагылуын ассызыклый һәм Гайсә сүзләренең үзгәрмәс икәненә басым ясый.
Нух көннәрендә: Изге Язмаларда «-нең/-ның көн(нәр)е» дигән төшенчә кайвакыт аерым бер кеше яшәгән вакытка карата кулланыла (Иш 1:1; Ир 1:2, 3; Лк 17:28). Монда Адәм Улының килү чоры «Нух көннәре» белән чагыштырыла. Лк 17:26 да язылган охшаш сүзләрдә «Адәм Улы көннәре» дигән сүзтезмә кулланыла. Гайсә бу чагыштыруны аерым бер көн белән — Нух көннәрендә булган хәлиткеч Туфан көне белән чикләми. «Нух көннәре» чынлыкта күп елларга сузылган, шуңа күрә алдан әйтелгән «Адәм Улының килү чоры [яки «көннәре»]» шулай ук күп елларга сузылырга тиеш дигән нәтиҗә ясарга нигез бар. Нух көннәре Туфан белән тәмамланган кебек «Адәм Улының килү чоры» да котылуны эзләмәгән кешеләрнең юк ителүе белән тәмамланачак. (Мт 24:3 кә аңлатманы кара.)
килү чорында: Мт 24:3 кә аңлатманы кара.
Туфан: Яки «су басу; һәлакәт». Грек сүзе катаклисмо́с җимергеч көче булган зур су басуны белдерә. Изге Язмаларда бу сүз Нух көннәрендәге Туфанны күрсәтер өчен кулланыла (Мт 24:39; Лк 17:27; 2Пт 2:5).
көймәгә: Монда кулланылган грек төшенчәсе «әрҗә; тартма» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Бу әрҗә сыман, бәлки, туры почмаклы һәм яссы төпле көймәне күрсәтә.
алыныр... калдырылыр: Лк 17:34 кә аңлатманы кара.
уяу торыгыз: Монда кулланылган грек төшенчәсенең төп мәгънәсе «йокламау», ләкин күп контекстларда ул «сак булу; игътибарлы булу» дигәнне аңлата. Маттай бу төшенчәне Мт 24:43; 25:13; 26:38, 40, 41 дә куллана. Мт 24:44 тә ул аны «әзер» булырга кирәк икәне белән бәйли. (Мт 26:38 гә аңлатманы кара.)
үз өендәге хезмәтчеләренә: Яки «үз өйдәгеләренә». Монда кулланылган төшенчә хуҗа өендә эшләгән бар кешеләргә карый.
акыллы: Монда кулланылган грек сүзе аң-зиһен, алдан күрүчәнлек, аера белү, уйлап эш итүчәнлек һәм зирәклек кулланып, аңлап эш итүне аңлата. Шул ук грек сүзе Мт 7:24 һәм 25:2, 4, 8, 9 да кулланыла. Септуагинтада бу сүз Яр 41:33, 39 да Йосыфка карата кулланыла.
хезмәтче: Гайсәнең мисалында «хезмәтче» сүзенең берлек формасында кулланылуы бу хезмәтче аерым бер кешене генә күрсәткән дигәнне аңлатмый. Изге Язмаларда берәр исемнең берлек формасы кулланылып, җыелма образны күрсәткән мисаллар аз түгел. Мәсәлән, Йәһвә Исраил халкына мөрәҗәгать итеп, болай дигән: «Сез минем шаһитләрем [күплек сан]... әйе, син минем сайланган хезмәтчем [берлек сан]» (Иш 43:10). Лк 12:42 дә язылган охшаш мисалда бу хезмәтче «ышанычлы һәм акыллы идарәче» дип атала. (Лк 12:42 гә аңлатманы кара.)
кайткач: Мт 24:30 га аңлатманы кара.
ул хезмәтче явыз булып: Гайсәнең мондагы сүзләре — чынлыкта Мт 24:45 тә искә алынган ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә әйтелгән кисәтүе. Гайсә явыз хезмәтчене билгеләми һәм аның булачагын алдан әйтми. Ул ышанычлы хезмәтчене, явыз хезмәтченең сыйфатларын күрсәтә башласа, нәрсә булачагы турында кисәтә. Андый тугрылыксыз хезмәтче «каты җәзага тартылыр» иде. (Мт 24:51; Лк 12:45 кә аңлатманы кара.)
аны каты җәзага тартыр: Сүзгә-сүз «аны икегә ярыр». Бу көчле сүзтезмәне туры мәгънәдә аңларга кирәк түгел. Ул каты җәзаны аңлата.
икейөзлеләр: Мт 6:2 гә аңлатманы кара.
тешләрен шыкырдатыр: Мт 8:12 гә аңлатманы кара.
Медиаматериал
Көнбатыш диварның көньяк өлешендә табылган бу ташлар беренче гасырдагы гыйбадәтханә тавында төзелгән корылмаларның өлеше булып торган дип санала. Алар шунда римлыларның Иерусалимны һәм аның гыйбадәтханәсен җимерүе турында дәһшәтле хатирә буларак калдырылган.
Зәйтүн тавы (1) — Иерусалимнан көнчыгышка таба урнашкан һәм шәһәрдән Кидрон үзәне белән аерылган түгәрәк известьташ калкулыклары тезмәсе. Гыйбадәтханә тавы (2) каршысындагы калкулык түбәсенең биеклеге якынча 812 м, һәм гадәттә нәкъ ул Изге Язмаларда Зәйтүн тавы дип атала. Гайсә үз шәкертләренә үзенең килү чоры билгесе турында Зәйтүн тавында сөйләгән.
«Өс киеме» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе хима́тион, күрәсең, симла́ дигән еврей сүзенә туры килә. Кайчак ул иркен япанчаны, ә ешрак турыпочмаклы тукыма кисәген аңлаткан. Аны кияргә дә, салырга да җиңел булган.
Монда яз көне яфраклары һәм беренче җимешләре бергә үсеп чыккан инҗир агачының ботагы күрсәтелгән. Израильдә инҗир агачы җимешләренең беренче бөреләре гадәттә февральдә барлыкка килә, ә яфраклары апрельнең азагында я майда үсеп чыга, һәм шулай итеп җәйнең якынлашуын күрсәтә (Мт 24:32). Инҗир агачлары ел дәвамында ике уңыш бирә: беренче җимешләр июньдә я июльнең башында пешә (Иш 28:4; Ир 24:2; Һш 9:10), ә аннан соңгы җимешләр яшь ботакларда үсеп чыга һәм гадәттә август аенда өлгерә башлый. Алар төп уңыш булып санала.
Мондый кул тегермәнендә гадәттә ике хатын-кыз эшләгән; бу Изге Язмалар язылган чорда кулланылган тегермәннәрнең бер төре булган (Лк 17:35). Алар капма каршы утырып, һәрберсе бер кулы белән өске ташны әйләндерер өчен аның тоткасына тотынган. Бер хатын буш кулы белән өске ташның тишегенә аз-азлап орлык салган, ә икенчесе тегермәннең астына куелган савытка я җәелгән тукымага аның кырыеннан коелган онны җыеп барган. Хатын-кызлар иртән-иртүк торып, көнлек икмәк өчен кирәкле онны әзерләргә дип, һәр көн ашлык тарттырган.