Маттай 5:1—48
Искәрмәләр
тауга: Күрәсең, Кәпернаум һәм Гәлиләя диңгезе янында. Гайсә, мөгаен, тауның иң биек урынына менеп, шуннан үзе алдында тигез җирдә урнашкан кешеләрне өйрәтә башлаган (Лк 6:17, 20).
Ул утыргач: Утыру яһүд дине укытучыларының, аеруча халыкны синагогаларда өйрәткәндә, гореф-гадәте булган.
шәкертләре: «Шәкерт» дип тәрҗемә ителгән матете́с дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул укучыны, ягъни өйрәнүчене, белдерә һәм укытучыга шәхси бирелгәнлекне, шәкертнең бар тормышын формалаштыра торган бирелгәнлекне күздә тота. Гайсәне тыңларга дип бихисап күп кеше җыелган булса да, күрәсең, ул башлыча үзенә иң якын утырган шәкертләренә, алар файда алсын өчен, сөйләгән (Мт 7:28, 29; Лк 6:20).
ул аларны... өйрәтә башлады: Сүзгә-сүз «ул авызын ачты һәм өйрәтә башлады». Сүзгә-сүз «ул авызын ачты» дип тәрҗемә ителгән сүзтезмә ул үз сүзен башлады дигән мәгънәле семит идиомасын белдерә (Әп 33:2; Дн 10:16). Шул ук грек сүзтезмәсе Рс 8:35 һәм 10:34 тә дә очрый.
Рухи нәрсәләргә сусаучылар: «Сусаучылар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе, сүзгә-сүз «ярлылар (мохтаҗлар; мескеннәр; фәкыйрьләр)», бу контекстта нәрсәгәдер ихтыяҗы булган һәм моны бик яхшы аңлаган кешеләргә кулланыла. Шул ук сүзтезмә Лк 16:20, 22 дә Лазар исемле «фәкыйрь» турында әйтелгәндә кулланыла. «Рухи нәрсәләргә сусаучылар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе кайбер тәрҗемәләрдә «рух ягыннан фәкыйрьләр» дип бирелгән һәм рухи яктан ярлы һәм Аллаһыга мохтаҗ булуларын бик яхшы аңлаган кешеләр турындагы фикерне белдерә. (Лк 6:20 гә аңлатманы кара.)
бәхетле: Монда кулланылган грек сүзе мака́риос кеше вакытны яхшы үткәргәндә кичергән шат күңеллелек кенә түгел. Кешеләргә кулланылганда, бу Аллаһы тарафыннан фатихаланган һәм аның хуплавыннан шатлык кичергән кешенең хәләтен белдерә. Бу сүз шулай ук Аллаһыны һәм Гайсәне аның күктәге данында сурәтләү өчен кулланыла (1Тм 1:11; 6:15).
аларныкы: Гайсәнең шәкертләре турында әйтелә, чөнки Гайсә башлыча аларга сөйләгән (Мт 5:1, 2).
Кайгы-хәсрәт кичерүчеләр: «Кайгы-хәсрәт кичерү» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе пенте́о гомумән тирән кайгыруны я гөнаһлар аркасында боегуны аңлатырга мөмкин. Бу контекстта «кайгы-хәсрәт кичерүчеләр» — Мт 5:3 тә искә алынган «рухи нәрсәләргә сусаучыларга» охшаш кешеләр. Алар рухи яктан ач, я гөнаһлы булулары аркасында, я кешеләрнең камил булмавы китергән күңелсез шартлар аркасында кайгы-хәсрәт кичерергә мөмкин. Паул бу сүзне Көринт җыелышын шелтәләгәндә кулланган; алар үзләре арасында эшләнгән коточкыч әхлаксызлык аркасында кайгырмаган (1Кр 5:2). 2Кр 12:21 дә Паул Көринт җыелышындагы гөнаһ кылучы һәм тәүбә итмәүче кешеләр аркасында үзенә «көенергә туры килер» дип куркуын белдергән. Шәкерт Ягъкуб кайберәүләрне болай дип өндәгән: «Гөнаһ кылучылар, кулларыгызны сафландырыгыз; икеләнүчеләр, йөрәкләрегезне пакьләндерегез. Көенегез, кайгырыгыз һәм үкереп елагыз» (Яг 4:8—10). Үзләренең гөнаһлы булуы аркасында хафаланган кешеләр гөнаһлары кичерелергә мөмкин икәнен белгәч юату ала. Гөнаһлары кичерелсен өчен, аларга Мәсихнең йолым корбанына иман итәргә һәм эчкерсез тәүбә итеп, Йәһвәнең ихтыярын үтәргә кирәк (Ях 3:16; 2Кр 7:9, 10).
Юашлар: Аллаһының ихтыярына һәм җитәкчелегенә теләп буйсынган һәм башкалар белән хакимлек итәргә тырышмаган кешеләрнең эчке сыйфаты. Бу грек төшенчәсе куркак я көчсез булуны аңлатмый. Септуагинтада бу сүз «юаш» я «басынкы» дип тәрҗемә итеп булган еврей сүзенә тиң сүз итеп кулланылган. Ул сүз Муса (Сн 12:3), өйрәнергә әзер кешеләр (Зб 25:9), җирне мирас итеп алачак кешеләр (Зб 37:11) һәм Мәсих (Зк 9:9; Мт 21:5) турында әйтелгәндә кулланылган. Гайсә үзен юаш шәхес итеп сурәтләгән (Мт 11:29).
җирне мирас итеп алачак: Гайсә, күрәсең, Зб 37:11 не өземтә итеп китерә; анда «юашлар җирне мирас итеп алачак» диелә. «Җир» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе (э́рец) һәм грек сүзе (ге) бөтен җирне я аның ниндидер өлешен, мәсәлән, Вәгъдә ителгән җирне, аңлатырга мөмкин. Изге Язмалар буенча, Гайсә юаш булуда иң яхшы үрнәк булып тора (Мт 11:29). Изге Язмаларның төрле шигырьләре күрсәткәнчә, ул, патша буларак, хакимлекне җирнең ниндидер өлеше өстеннән түгел, ә бөтен җир шары өстеннән мирас итеп алачак (Зб 2:8; Ач 11:15) һәм аның майланган шәкертләре бу мирасны уртаклашачак (Ач 5:10). Ә аның җирдә яшәячәк юаш шәкертләре җирне башка мәгънәдә «мирас итеп алачак»: алар җиргә ия булмаячак, алар Патшалык идарәсендә җирдәге оҗмахта рәхәтләнеп яшәү хөрмәтенә ия булачак. (Мт 25:34 кә аңлатманы кара.)
Тәкъвалыкка ачыкканнар һәм сусаганнар: Ягъни бозыклык һәм гаделсезлекнең Аллаһы урнаштырган яхшылык һәм яманлык нормалары белән алмашынуын күрергә теләгән кешеләр; алар бу нормалар буенча яшәргә тырыша.
Шәфкатьлеләр: «Шәфкатьле» һәм «шәфкать» дип тәрҗемә ителгән Изге Язмалардагы төшенчәләрнең мәгънәсе кичерү һәм хөкем иткәндә йомшаклык күрсәтү белән генә чикләнми. Бу сүз күбесенчә кеше хәленә керү һәм кызгану хисләрен сурәтли; бу хисләр кешене ярдәмгә мохтаҗ булганнарга булышырга этәрә.
Саф күңеллеләр: Эчке яктан чисталар; әхлакый һәм рухи чисталыкны, шул исәптән кешенең хис-тойгылары, теләкләре һәм этәргеч теләкләренең чисталыгын белдерә.
Аллаһыны күрәчәк: Сүзгә-сүз аңларга кирәк түгел, чөнки «берәү дә... [Аллаһыны] күреп, исән кала алмый» (Чг 33:20). Монда «күрәчәк» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе шулай ук «акыл күзләре белән күрү, аңлау, белү» дигәнне аңлатырга мөмкин. Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләре аның Сүзен өйрәнү аша һәм үзләре хакына башкарган эшләрен күзәтү аша аның сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен аңлап, «Аллаһыны күрә» (Эф 1:18; Ев 11:27). Майланган мәсихчеләр күктә яшәргә терелтелгәч, Йәһвәне чыннан да, «аның... нинди икәнен» күрәчәк (1Ях 3:2).
Тынычлык урнаштыручылар: Яки «Тынычлык сөючеләр». Эйренопойо́с дигән грек сүзе «тынычлык булдыру» дигәнне аңлаткан фигыльдән барлыкка килгән. Ул тынычлыкны саклаучыларны гына түгел, ә тынычлык булмаган җирдә аны булдыручыларны да аңлата.
тоз: Ризык саклау һәм азык тәмләткеч сыйфатында кулланылган ак минерал. Бу контекстта Гайсә, күрәсең, тозның саклау үзлегенә игътибар иткән. Аның шәкертләре башкаларга рухи һәм әхлакый яктан бозылудан сакланырга ярдәм итә алган.
үз тәмен югалтса: Гайсә көннәрендә тозны Үле диңгез тирәсеннән җыйганнар. Ул башка минераллар белән катыш булган. Бу катнашмадан тоз юкка чыкса, тәмсез, файдасыз калдык кына калган.
Тау башындагы шәһәр: Гайсә ниндидер аерым бер шәһәрне күздә тотмаган. Аның көннәрендә күп шәһәрләр тауларда урнашкан булган, шуңа күрә, аларга һөҗүм итү җиңел булмаган. Андый шәһәрләр зур диварлар белән уратып алынган һәм аларны ерактан күреп булган, аларны күрми калу мөмкин булмаган. Хәтта агартылган йортлардан торган кечкенә авыллар турында да шуны ук әйтеп булган.
Яктырткычны: Борынгы заманнарда өйдә кулланылган гади яктырткыч зәйтүн мае тутырылган кечкенә балчык савыт булган.
савыт: Сибелмә әйберләр, мәсәлән, ашлык күләмен үлчәр өчен кулланылган. Монда искә алынган «савытның» (грекча мо́диос) күләме якынча 9 л булган.
Атагызны: Яхшы хәбәрләрдә Гайсә Йәһвә Аллаһыны 160 тапкырдан күбрәк «Ата» дип атый. Бу андый беренче очрак. Гайсәнең бу сүзне куллануы шуны күрсәтә: аны тыңлаган кешеләр, бу сүз Аллаһыга карата кулланылганда, аның мәгънәсен аңлаган, чөнки ул шулай Еврей Язмаларында кулланылган (Кн 32:6; Зб 89:26; Иш 63:16). Аллаһының борынгы заманда яшәгән хезмәтчеләре Йәһвәне сурәтләр өчен һәм аңа мөрәҗәгать итәр өчен күп кенә бөек титуллар кулланган, шул исәптән «Чиксез Кодрәт Иясе», «Аллаһы Тәгалә» һәм «Бөек Барлыкка Китерүче», ләкин Гайсәнең «Ата» дигән гади, гомум кабул ителгән сүзне куллануы Аллаһының үз хезмәтчеләре белән булган якын мөнәсәбәтләренә басым ясый (Яр 28:3; Кн 32:8; Вг 12:1).
Канунны... пәйгамбәрләр язганны: «Канун» бу Изге Язмаларның Яратылыштан алып Канунга кадәрге китаплары. «Пәйгамбәрләр язганы» Еврей Язмаларының пәйгамбәрлек китапларын аңлата. Әмма бу төшенчәләр бергә искә алынганда, бу сүзтезмә бөтен Еврей Язмаларына күрсәтә дигән нәтиҗә ясап була (Мт 7:12; 22:40; Лк 16:16).
хак сүз: Грекча аме́н, еврейчә аме́н сүзенең транслитерациясе; мәгънәсе «шулай булсын» я «һичшиксез». Гайсә бу сүзтезмәне берәр нинди фикер, вәгъдә я пәйгамбәрлек әйтер алдыннан еш кулланган; шулай итеп ул үз сүзләренең тулы ышанычлы һәм дөрес булуына басым ясаган. «Хак сүз», ягъни амин, дигән сүзне Гайсә генә шулай итеп кулланган; Изге Язмаларда я башка дини әдәбиятта андый кулланыш бүтән очрамый дип санала. (Ях 1:51 гә аңлатманы кара.)
җир һәм күк юкка чыгар: «Беркайчан» дигән сүзгә тиң гипербола. Изге Язмалар буенча, күкләр һәм җир мәңге булачак (Зб 78:69; 119:90).
иң кечкенә бер хәреф тә: Ул вакыттагы еврей алфавитында иң кечкенә хәреф йод (י) булган.
берәр хәрефнең бер сызыгы да: Билгеле еврей хәрефләрендә кечкенә бер сызык булган; ул бер хәрефне икенчесеннән аерып торган. Гайсә гипербола кулланып, Аллаһы Сүзенең иң кечкенә нечкәлекләренә кадәр үтәләчәгенә басым ясаган.
суд алдына басачак: Исраилдә урнашкан җирле судларның берсендә хөкемгә тартылу (Мт 10:17; Мк 13:9). Бу җирле судларның кеше үтерүчеләрне хөкем итәргә хакимлеге булган (Кн 16:18; 19:12; 21:1, 2).
дип әйтелгәнне сез беләсез: Бу сүзтезмә Аллаһы рухландырган Еврей Язмаларында язылган нәрсәләрне дә, яһүдләрнең гореф-гадәтләрен дә аңлатырга мөмкин (Мт 5:27, 33, 38, 43).
ачу тотучы: Гайсә андый начар рухны үтерүгә китерә алган нәфрәт белән бәйли (1Ях 3:15). Ахыр чиктә, Аллаһы андый кешене кеше үтерүче итеп хөкем итәргә мөмкин.
яман сүзләр белән кимсетүче: Бу сүзтезмә рака́ (бәлки, еврей я арамей теленнән килеп чыккан) дигән грек сүзен белдерә; мәгънәсе «буш» я «ахмак». Имандашын шундый кимсетүче сүз белән атаган берәү йөрәгендә нәфрәтне саклап кына калмый, ә аны шулай ук кимсетүче сөйләме белән чыгара.
Югары киңәшмә: Тулы Югары киңәшмә — Иерусалимдагы суд — баш руханидан, 70 өлкән һәм канунчыдан торган. Яһүдләр аның хөкем карарларын ахыргы дип санаган. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.)
Син аңгыра: Шулай итеп тәрҗемә ителгән грек сүзе «фетнәчел» я «баш күтәрүче» дигән мәгънә йөрткән еврей сүзенә охшаш яңгыраган. Ул әхлакый яктан бик түбән һәм мөртәт кешене белдерә. Берәр милләттәшне шулай атау ул Аллаһыга каршы фетнә күтәрүчегә тиешле җәза, ягъни мәңгелек юк ителүне, алырга тиеш дип әйтү белән тиң булган.
Гәһәннә: Бу төшенчә ге хинно́м дигән еврей сүзләреннән барлыкка килгән; мәгънәсе «Һинном үзәне». Ул борынгы Иерусалимнан көньякка һәм көньяк-көнбатышка таба сузылган. (Ә12 кушымт., «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.) Гайсә көннәренә бу үзән чүп-чар яндыру урыны булып киткән, шуңа күрә «Гәһәннә» сүзе тулы юк ителүнең яраклы символы булган. (Сүзлекне кара.)
корбан китерү урынына бүләк: Гайсә бу сүзләрне әйткәндә, ниндидер махсус корбан яисә билгеле гөнаһны күздә тотмаган. Бу, Муса канунын үтәр өчен, Йәһвә гыйбадәтханәсендә китерелгән теләсә нинди корбан бүләге була алган. Корбан китерү урыны гыйбадәтханәнең руханилар ишегалдындагы корбан яндыру мәзбәхе булган. Гади исраиллеләргә бу ишегалдына керергә рөхсәт ителмәгән; алар үз бүләкләрен анда керү урынында руханига тапшырган.
кардәшеңнең: Кайбер контекстларда грек сүзе аделфо́с (абый; эне) гаилә бәйләнешләрен күрсәтергә мөмкин. Әмма монда ул рухи бәйләнешләрне белдерә һәм берәр имандашны аңлата, чөнки контекстта Гайсә көннәрендәге Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә башкарылган гыйбадәт турында әйтелә. Ә башка контекстларда бу төшенчә гомумирәк кулланылып, берәр кешене күрсәтергә мөмкин.
бүләгеңне... калдырып тор... барып: Гайсә сурәтләгән күренештә гыйбадәт кылучы үз бүләген руханига менә-менә бирергә тора. Әмма башта аңа, үз кардәше белән берәр хәл туган булса, аны чишәргә кирәк булган. Үз бүләген Аллаһыга яраклы итеп китерер өчен, ул аны калдырып торып, рәнҗеткән кардәшен табарга тиеш булган; ул кардәш, күрәсең, Иерусалимга бәйрәмгә, гадәттә гыйбадәтханәгә андый корбаннар китерер өчен, килгән күп меңнәр кешеләр арасында булгандыр (Кн 16:16).
татулаш: Грек сүзтезмәсе «дошманлыктан дуслыкка күчү; килешү; гадәттәге бәйләнешләргә я дуслыкка яңадан ия булу» дигәнне аңлата. Димәк, максат — рәнҗетелгән кешенең йөрәгеннән, мөмкин булса, рәнҗүне алып куеп, үзгәреш ясау (Рм 12:18). Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булыр өчен, башкалар белән яхшы бәйләнешләр сакларга кирәк.
актык тиененә: Сүзгә-сүз «соңгы кодрантына»; динарның 1/64 өлеше. Бер динар бер көнлек хезмәт хакына тиң булган. (Ә14 кушымт. кара.)
Зина: Ягъни никахта тугрылыксызлык. Чг 20:14 һәм Кн 5:18 дән алынган бу өзектә грек фигыле мойхе́уо кулланыла; ул шигырьләрдә аңа туры килгән еврей фигыле наа́ф кулланыла. Изге Язмалар буенча, зина бу — никахта булган кешенең үз ирке белән үзенең тормыш иптәше булмаган кеше белән «фахишәлек» кылу. (Мт 5:32 гә аңлатма белән чагыштыр; анда «фахишәлек» сүзе карала, шулай итеп порне́йа дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән.) Муса кануны гамәлдә булганда, үз иркең белән башка кешенең хатыны я кәләше белән якынлык кылу зина кылу дип саналган.
дип әйтелгәнне сез беләсез: Мт 5:21 гә аңлатманы кара.
сине гөнаһка тартса: Сүзгә-сүз «абыну ташы булса». Мәсихче Грек Язмаларында скандали́зо дигән грек сүзе күчмә мәгънәдә абынуны аңлата. Ә ул гөнаһ кылуны я берәр кешене гөнаһ кылуга этәрүне үз эченә алырга мөмкин. Бу контекстта шушы төшенчәне «сине абындырса; сиңа тозак булып китсә» дип тә тәрҗемә итеп булыр иде. Бу төшенчә Изге Язмаларда кулланылганда, гөнаһ Аллаһы кануннарының берәрсен бозуны, иман югалтуны я ялган тәгълиматларга иярүне аңлатырга мөмкин. Бу грек сүзе шулай ук «үпкәләү» мәгънәсендә дә кулланылырга мөмкин. (Мт 13:57; 18:7 гә аңлатмаларны кара.)
Гәһәннәгә: Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.
аерылышу кәгазе: Муса кануны аерылышырга өндәмәгән. Аерылышу кәгазе никахларның уйламыйча өзелүенә юл куймау чарасы итеп һәм хатыннарны яклау өчен билгеләнгән булган (Кн 24:1). Аерылышу кәгазе алырга теләгән берәр ир, күрәсең, хакимлеккә ия ир-атлар белән сөйләшергә тиеш булган; алар аны тормыш иптәше белән татулашырга өндәгәндер.
фахишәлек: Порне́йа дигән грек сүзе — Изге Язмалар буенча тыелган һәркайсы җенси мөнәсәбәтләрне аңлаткан гомуми сүз. Аңа зина, уйнашлык, өйләнешмәгән кешеләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләр, гомосексуализм һәм хайваннар белән якынлык кылу керә. (Сүзлекне кара.)
хатыны белән аерылышучы һәркем: Мк 10:12 гә аңлатманы кара.
хатынына зина кылырга нигез бирә: Ягъни зина кылырга этәрә. Аерылышу аркасында гына берәр хатын зина кылучы булып китми, ләкин моның аркасында аңа зина кылу куркынычы яный. Берәр ир фахишәлек (грекча порне́йа) кылмаган хатыны белән аерылышса, бу хатынның башка ир-ат белән якынлык кылып зина кылучы булып китү ихтималлыгы күбәя. Изге Язмалардагы нормалар буенча, ул кияүгә чыгарга ирекле түгел. Аерылышкан иренең шартлары үзгәрсә генә, мәсәлән, ире үлсә я хатынына тугрылыксыз булып китсә, ул кияүгә чыга ала. Берәр хатын фахишлек кылмаган ире белән аерылышса, иргә карата да шул ук нормалар кулланыла.
аерылышкан хатынга: Ягъни «фахишәлек» (грекча порне́йа; бу шигырьдәге фахишәлек сүзенә аңлатманы кара) аркасында түгел, ә башка сәбәп аркасында аерылышкан хатын. Гайсәнең Мк 10:12 дә язылган сүзләреннән күренгәнчә (аңлатманы кара), бу күрсәтмә аерылышырга теләгән иргә дә, хатынга карата да кулланылган. Гайсә ирле-хатынлы фәхешлек булмый торып аерылса һәм аларның берәрсе яңадан никахка керсә, зина кылачак дип ап-ачык өйрәткән. Андый аерылышкан кеше белән никахлашкан ир-ат я хатын-кыз шулай ук зина кылуда гаепле булыр (Мт 19:9; Лк 16:18; Рм 7:2, 3).
Йәһвә: Бу Еврей Язмаларындагы аерым бер өзектән турыдан-туры өземтә булмаса да, Гайсә әйткән бу ике боерык мондый шигырьләрдә искә алына: Лв 19:12, Сн 30:2 һәм Кн 23:21. Аларда Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
дип әйтелгәнне сез беләсез: Мт 5:21 гә аңлатманы кара.
бөтенләй ант итмә: Гайсәнең монда ант итәргә гел ярамый дип әйтәсе килмәгән. Аллаһы кануны әле дә гамәлдә булган; анда билгеле җитди очракларда нәзер һәм антлар әйтү рөхсәт ителгән (Сн 30:2; Гл 4:4). Гайсә уйламыйча әйтелгән һәм юк-бар антларны хөкем иткән, чөнки алар ант бозуга тиң булган.
Күк белән дә: Кешеләр үз сүзләрен көчәйтер өчен «күк белән», «җир белән», «Иерусалим белән» һәм хәтта «башлары», ягъни тормышлары, белән ант иткән (Мт 5:35, 36). Ләкин яһүдләр Аллаһының исеме белән түгел, ә барлыкка китерелгән нәрсәләр белән ант итүнең дөреслеге турында төрле фикердә булган. Шуңа күрә кайберәүләр, күрәсең, андый антларыннан җәза алмыйча баш тарта алган дип уйлаган.
бөек Патшаның: Ягъни Йәһвә Аллаһы (Мл 1:14).
моннан артык һәммәсе Явыздан була: «Әйе» я «юк» дигәненнән артыгын әйтергә, ягъни әйткәне турында ант итүен дәвам итәргә, мәҗбүр булган һәркем, асылда, үзенең ышанычлы булмавын ачыклый. Алар «ялганның атасы» Шайтанның рухын күрсәтә (Ях 8:44).
Күз өчен күз һәм теш өчен теш: Гайсә көннәрендә Кануннан (Чг 21:24; Лв 24:20) алынган бу сүзләр дөрес кулланылмаган; аны кешенең үч алуын аклар өчен кулланганнар. Әмма бу канун үтәлсен өчен, кешеләр үзләре түгел, ә билгеләнгән хөкемчеләр суд эшләрен судта карап чыгып, тиешле җәза чыгарырга тиеш булган (Кн 19:15—21).
диелгәнне беләсез: Мт 5:21 гә аңлатманы кара.
Уң яңагыңа сугучыга: Бу контекстта «сугу» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле рапи́зо «уч төбе белән сугу» дигәнне аңлата. Моны, күрәсең, кешене җәрәхәтләү өчен түгел, ә мыскыллау я аның ачуын китерү нияте белән эшләгәннәр. Шулай итеп Гайсә үзенең шәкертләре мыскыллауларны үч алмыйча кичерергә әзер булырга тиеш икәнен күрсәткән.
аңа өс киемеңне дә бир: Яһүдләр еш кына ике кием: эчке күлмәк (грекча хито́н; ялан тәнгә киелә торган озын я кыска җиңле тезгә я тубыкка кадәрге күлмәк) һәм өс киеме (грекча хима́тион; иркен чапан я турыпочмаклы тукыма кисәге). Киемне рәһен итеп кулланып булган; ул бурыч түләнәчәк икәненә гарантия булган (Әп 22:6). Гайсә үзенең шәкертләре тынычлык хакына эчке күлмәкләрен генә түгел, ә шулай ук кыйммәтлерәк өс киемнәрен дә бирергә әзер булырга тиеш дип әйтә.
ара: Күрәсең, Рим миле (1479,5 м тиң). (Ә14 кушымт. кара.)
үтәргә мәҗбүр итсә: Рим хакимиятләре берәр кешедән таләп итә алган мәҗбүри эш турында сүз бара. Алар, мәсәлән, үз хезмәтләрен башкарырга кирәкле дип тапкан һәр эшкә кешеләрне я хайваннарны мәҗбүр итә алган, я һәрнәрсәне талап ала алган. Киринидә туган Шимун белән нәкъ шулай булган да: аңа Рим гаскәриләре «Гайсәнең җәфалану баганасын күтәреп барырга» кушканнар (Мт 27:32).
бурычка алырга: Ягъни процентсыз бурычка алу. Канун буенча, исраиллеләр мохтаҗ милләттәшләреннән риба түләтергә тиеш булмаган (Чг 22:25), ә мохтаҗларга юмарт итеп бурычка бирергә дәртләндерелгән (Кн 15:7, 8).
Якыныңны ярат: Муса кануны исраиллеләргә якыннарын яратырга кушкан (Лв 19:18). «Якының» дигән төшенчә башка бер кешене аңлатса да, кайбер яһүдләр аны милләттәшләренә генә, аеруча гореф-гадәтләрне тоткан яһүдләргә, куллана башлаган, ә бөтен башка кешеләр дошманнар дип саналган.
дошманыңны нәфрәт ит: Муса канунында андый әмер булмаган. Кайбер яһүд раввиннары якыныңны ярат дигән әмер дошманнарны нәфрәт итәргә кирәк дигәнне күздә тоткан дип уйлаган.
дип әйтелгәнне беләсез: Мт 5:21 гә аңлатманы кара.
дошманнарыгызны яратып... яшәгез: Гайсәнең киңәше Еврей Язмаларының рухына туры килә (Чг 23:4, 5; Әп 31:29; Гс 24:17, 18; 25:21).
Салым җыючылар: Күп кенә яһүдләр Рим хакимиятләре өчен салым җыйган. Халык андый яһүдләрне нәфрәт иткән, чөнки алар дошман ил белән хезмәттәшлек итеп кенә калмаган, ә шулай ук тиешле салымнан күбрәкне таләп иткән. Яһүдләр, гадәттә, салым җыючылардан читләшкән, чөнки аларны гөнаһ кылучылар һәм фахишәләр белән бер рәткә куйган (Мт 11:19; 21:32).
Кардәшләрегезне: Бөтен Исраил халкын аңлата. Алар кардәшләр, уртак ата Ягъкубның токымы булган, һәм алар берүк Аллаһы Йәһвәгә гыйбадәт кылуда берләштерелгән булган (Чг 2:11; Зб 133:1).
сәламлисез: Башкаларны сәламләү иминлек һәм муллык теләүне үз эченә алган.
Башка халык кешеләре: Яһүд булмаган, Аллаһы белән мөнәсәбәтләре булмаган кешеләр күздә тотыла. Яһүдләр аларны имансыз, нәҗес һәм алардан читләшергә кирәк дип санаган.
камил: Монда кулланылган грек сүзе «тулы», «җитлеккән» дигәнне я берәр хакимият урнаштырган нормалар буенча, «хатасыз» дигәнне аңлатырга мөмкин. Тулы мәгънәдә Йәһвә генә камил, шуңа күрә бу сүз, кешеләргә кулланылганда, чагыштырмача камиллекне сурәтли. Бу контекстта «камил» дигән сүз Йәһвә Аллаһыга һәм кешеләргә карата мәсихче яратуының тулылыгын күрсәтә; бу хәтта кеше гөнаһлы булса да мөмкин.
Медиаматериал
1. Генисарет тигезлеге. Бу озынлыгы якынча 5 км, киңлеге якынча 2,5 км өчпочмак формасындагы уңдырышлы җир булган. Бу өлкәдә диңгез ярында Гайсә балыкчыларны: Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъяны үзе белән хезмәт итәргә чакырган (Мт 4:18—22).
2. Яһүдләрнең ышанулары буенча, Гайсә Таудагы вәгазен монда сөйләгән (Мт 5:1; Лк 6:17, 20).
3. Кәпернаум. Хезмәтен башлагач, Гайсәнең тору урыны бу шәһәрдә булган. Маттайны ул Кәпернаумда я аның янында очраткан (Мт 4:13; 9:1, 9).
Бүгенге көндә Үле диңгез (Тозлы диңгез) сулары дөньядагы океаннарның суларыннан якынча тугыз мәртәбә тозлырак (Яр 14:3). Үле диңгез суларының парга әйләнүе исраиллеләр өчен мул итеп тоз булдырган. Бу тоз түбән сыйфатлы булган, чөнки ул башка минераллар белән катыш булган. Исраиллеләр шулай ук финикиялеләрдән тоз сатып алгандыр; финикиялеләр тозны Урта диңгез суыннан тапканнар дип санала. Изге Язмаларда тоз тәмләткеч итеп искә алына (Әп 6:6). Гайсә кешеләрнең көндәлек тормышындагы нәрсәләрне мисалларда кулланырга оста булган, шуңа күрә ул тозны мөһим рухи нәрсәләрне сурәтләр өчен кулланган. Мәсәлән, Таудагы вәгазендә ул үз шәкертләренә: «Сез — җирнең тозы»,— дигән. Шулай итеп ул аларның башкаларга рухи һәм әхлакый яктан бозылудан сакланырга ярдәм итә алганын күрсәткән.
Өйдә һәм башка биналарда гадәттә балчыктан ясалган яктырткычлар кулланылган. Аларның җитен филтәсе булган, һәм алар зәйтүн мае белән тутырылган булган. Өйне яктырту өчен, яктырткычларны еш кына балчык, агач яки металлдан ясалган аслыкларга куйганнар. Аларны шулай ук стенадагы уемга я киштәгә урнаштырганнар яки түшәмгә бау белән асып куйганнар.
Бу өй яктырткычы аслыгының (1) рәсеме Эфестә һәм Италиядә табылган беренче гасыр табылдыкларына нигезләнеп ясалган. Яктырткыч аслыгының бу төре, күрәсең, бай йортларда кулланылган. Ярлырак йортларда яктырткычны түшәмгә асып куйганнар, стенадагы уемга (2) я балчыктан яки агачтан ясалган аслыкка куйганнар.
Грекча Гәһәннә дип аталган Һинном үзәне — борынгы Иерусалимнан көньякка һәм көньяк-көнбатышка таба урнашкан тирән тар үзән. Гайсә көннәрендә ул чүп-чар яндыру урыны булган. Шуңа күрә ул тулы юк ителүнең урынлы символы булып киткән.
Мәсихче Грек Язмаларында Гәһәннә дип аталган Һинном үзәне (1). Гыйбадәтханә тавы (2). Яһүдләрнең беренче гасырдагы гыйбадәтханәсе шул тауда урнашкан булган. Бүген гыйбадәтханә тавында иң билгеле бина — Кыя гөмбәзе мәчете. (Ә12 кушымтадагы картаны кара.)
Б. э. 71 я 72 елына караган бу аерылышу кәгазе арамей телендә язылган булган. Ул Яһүдия чүлендәге корыган елга юлы Вади-Мураббаатның төньяк ягында табылган булган. Анда язылганча, яһүдләр фетнәсенең алтынчы елында, Масада шәһәрендә яшәгән Наксан улы Йосыф Йонафан кызы Мириам белән аерылышкан.