Рәсүлләр 24:1—27
Искәрмәләр
Искәрмәләр
өлкәннәр: Монда яһүд халкының җитәкчеләре турында сүз бара; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. (Мт 16:21 гә аңлатманы кара.)
оста сөйләүче: Яки «юрист; адвокат». Монда кулланылган ре́тор дигән грек сүзенең мәгънәсе башта «оста сөйләүче; оратор» булган, ә соңыннан ул «судта сөйләүче; адвокат» дигәнне дә аңлата башлаган. Тертул Кайсариядә идарәче Феликәс алдында яһүдләрнең Паул өстеннән шикаятьләрен җиткергән.
җәмгыятьнең чире: Яки «тынычлык бозучы». Сүзгә-сүз «үләт». Монда кулланылган грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында тагын бер тапкыр гына, Лк 21:11 дә очрый. Анда ул үләтләрне, ягъни киң таралган чирләрне, күрсәтер өчен кулланыла. Монда Рс 24:5 тә ул образлы кулланыла һәм «җәмгыятьнең чире», ягъни проблемалар тудыручы, тынычлык бозучы я җәмгыять өчен куркыныч булып торучы, дип саналган кешене аңлата.
җиһанда: Лк 2:1 гә аңлатманы кара.
насаралылар: Мк 10:47 гә аңлатманы кара.
сектасының: Монда «секта» дип тәрҗемә ителгән ха́йресис (аннан «ересь» сүзе барлыкка килгән) дигән грек сүзенең мәгънәсе башта, күрәсең, «сайлау» булган. Шул мәгънәдә бу сүз Септуагинтада Лв 22:18 дә кулланыла; анда «үз сайлаулары буенча» бүләкләр китергән исраиллеләр турында әйтелә. Мәсихче Грек Язмаларында кулланылганда, бу төшенчә башкаларныкыннан аерылып торган карашларга я тәгълиматларга ия кешеләр төркемен аңлата. Бу сүз яһүд диненең ике төп агымына — фарисейлар белән саддукейларга карата кулланылган (Рс 5:17; 15:5; 26:5). Мәсихчеләр динен тотмаган кешеләр мәсихчеләрне, күрәсең, яһүд диненнән аерылган төркем итеп санап, «секта» я «насаралылар сектасы» дип атаган (Рс 24:5, 14; 28:22). Грек сүзе ха́йресис шулай ук мәсихче җыелышта барлыкка килгән төркемнәргә карата да кулланылган. Гайсә үз шәкертләре арасында бердәмлек хөкем сөрәчәгенә басым ясаган һәм моның турында дога кылган (Ях 17:21), һәм рәсүлләр мәсихче җыелышта бердәмлек сакларга тырышкан (1Кр 1:10; Яһ 17—19). Җыелыш әгъзалары төркемнәргә бүленсә, бу шул бердәмлекне бозар иде. Шуңа күрә, грек сүзе ха́йресис, андый төркемнәрне сурәтләгәндә, тискәре мәгънәдә — бүленешләр китереп чыгаручы төркем, ягъни секта, мәгънәсендә кулланыла башлаган. Ышануларда бердәмлек булмау кайнар бәхәсләр, фикер каршылыклары һәм хәтта дошманлык тудыра алган. (Рс 23:7—10 белән чагыштыр.) Шуңа күрә сектантлыктан сакланырга кирәк булган, һәм ул «гөнаһлы тәннең эшләре» дип саналган (Гл 5:19—21; 1Кр 11:19; 2Пт 2:1).
Кайбер соңрак язылган грек телендәге кулъязмаларда һәм башка телләргә ясалган борынгы тәрҗемәләрдә 6—8 нче шигырьләрнең өлешләре буларак мондыйрак сүзләр өстәлгән: «һәм үз Кануныбыз буенча хөкем итәргә теләдек. (7) Ләкин гаскәр башлыгы Лисий килеп, аны безнең кулдан көч белән тартып алды. (8) Аны гаепләүчеләргә яныгызга килергә кушты». Әмма бу сүзләр иң борынгы һәм иң ышанычлы кулъязмаларда очрамый һәм, күрәсең, Рәсүлләр китабының төп нөсхәсендә булмаган. (А3 кушымт. кара.)
изге хезмәт башкарам: Яки «гыйбадәт кылам». Монда кулланылган грек фигыле латре́уо башлыча хезмәт итүне күрсәтә, ләкин кайбер контекстларда аны «гыйбадәт кылырга» я «табынырга» дип тәрҗемә итеп була. Изге Язмаларда кулланылганда, грек сүзе латре́уо гадәттә Аллаһыга хезмәт итүне аңлата я аңа гыйбадәт кылу белән бәйле хезмәтне (Мт 4:10; Лк 1:74; 2:37; 4:8; Рм 1:9; Фп 3:3; 2Тм 1:3; Ев 9:14; 12:28; Ач 7:15; 22:3), шул исәптән изге чатырда яки гыйбадәтханәдә хезмәт итүне белдерә (Ев 8:5; 9:9; 10:2; 13:10). Берничә очракта ул ялган табынуны — барлыкка китерелгән нәрсәләргә хезмәт итү я табынуны аңлата (Рс 7:42; Рм 1:25).
үледән тереләчәк: Монда кулланылган грек сүзе ана́стасис сүзгә-сүз «күтәрелү; тору» дигәнне аңлата. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында якынча 40 тапкыр үлеләрнең терелтелүенә карата кулланыла. (Менә кайбер мисаллар: Мт 22:31; Рс 2:31; 4:2; 17:18, 32; 23:6; 1Кр 15:12, 13.) Септуагинтада Иш 26:19 да ана́стасис сүзенең фигыль формасы очрый; ул «Синең үлеләрең яшәр» сүзтезмәсендә «яшәргә» дигән еврей фигылен тәрҗемә итәр өчен кулланыла. (Сүзлекне кара.)
Юл: Ягъни «мәсихче юл».
йөзбашына: Яки «гаскәр башлыгына». Йөзбашы Рим гаскәрендә якынча 100 гаскәри белән җитәкчелек иткән.
Дрөсилә: Бу — Рс 12:1 дә искә алынган Һирудның, ягъни Һируд Әгрип I нең, өченче һәм иң кече кызы. Дрөсилә якынча б. э. 38 елында туган. Ул Әгрип II һәм Бәрникәнең сеңелесе булган. (Рс 25:13 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Һируд (Ирод)» кара.) Аның икенче ире идарәче Феликәс булган. Дрөсилә башта Сурия шәһәре Эмесның патшасы Азизга кияүгә чыккан, әмма соңрак аның белән аерылышкан һәм якынча б. э. 54 елында үзенә якынча 16 яшь булганда Феликәскә кияүгә чыккан. Паул Феликәс алдында «тәкъвалык, тотнаклылык һәм булачак хөкем хакында» сөйләгәндә, Дрөсилә дә, бәлки, шунда булгандыр (Рс 24:25). Феликәс идарә итүне Фистегә тапшырганда, «яһүдләргә ярарга тырышып», Паулны төрмәдә калдырган (Рс 24:27). Кайберәүләр уйлаганча, моны ул үзенең яшь яһүд хатынының күңелен табар өчен эшләгән.
Медиаматериал
Яһүдләрнең 71 әгъзадан торган югары суды Югары киңәшмә дип аталган. Ул Иерусалимда урнашкан булган. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.) Мишна буенча, анда утыру урыннары ярымтүгәрәк рәвешендә өч рәт итеп оештырылган булган, ә ике сәркатип суд карарларын язып барган. Монда күрсәтелгән кайбер архитектура үзенчәлекләре Иерусалимда табылган бер корылмага нигезләнеп төшерелгән; кайбер белгечләр бу корылма беренче гасырдагы Киңәшмә залы булган дип саный. (Ә12 кушымтадагы «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.)
1. Баш рухани
2. Югары киңәшмә әгъзалары
3. Гаепләнүче
4. Сәркатипләр