Саннар 19:1—22

19  Йәһвә Муса белән Һарунга тагын болай диде: 2  «Йәһвә үтәргә боерган канун менә шундый: „Исраиллеләргә камыт кидерелмәгән кимчелексез+ кызыл сыер алып килергә куш. 3  Аны Илгаза́р руханига бир. Ул аны тукталу урыныннан читкә алып чыксын, һәм аны Илгазар алдында чалсыннар. 4  Аннары Илгазар рухани аның берникадәр канын бармагы белән алып, аны очрашу чатырының керү урынына таба җиде мәртәбә бөркесен.+ 5  Аннан соң сыерны аның күз алдында яндырсыннар. Тиресе, ите, каны, тизәге белән бергә яндырылсын.+ 6  Рухани эрбет агачы ботагы, иссоп үсемлеге+ һәм ачык кызыл төстәге җеп алып, аларны сыер янган утка ташласын. 7  Шуннан соң рухани киемнәрен юсын һәм юынсын. Аннары ул тукталу урынына керә ала, ләкин кичкә кадәр нәҗес булыр. 8  Сыерны яндырган кеше үз киемнәрен юсын һәм юынсын, ул кичкә кадәр нәҗес булыр. 9  Чиста бер кеше сыерның көлен җыеп,+ аны тукталу урыныннан читтә чиста урынга салсын. Бу көлне Исраи́л җәмгыятен сафландыру өчен кулланылачак суны әзерләү өчен сакласын.+ Бу — гөнаһ йолу корбаны. 10  Сыерның көлен җыйган кеше үз киемнәрен юсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр. Исраиллеләр өчен һәм араларында яшәүче чит ил кешеләре өчен гасырларга бирелгән кагыйдә менә шундый:+ 11  мәеткә* кагылган кеше җиде көн нәҗес булыр.+ 12  Андый кеше өченче көнне шул су* белән чистарынсын, һәм җиденче көнне ул чиста булыр. Ләкин өченче көнне чистарынмаса, җиденче көнне ул чиста булмас. 13  Үле кешенең мәетенә* кагылган һәм чистарынмаган һәркем Йәһвә чатырын нәҗесли.+ Андый кеше* Исраилдән юк ителергә тиеш.+ Сафландыру суы+ аңа сибелмәгәнгә, ул нәҗес булып кала. Ул һаман да нәҗес. 14  Чатырда кеше үлсә, мондый канун кулланылсын: ул чатырга кергән һәр кеше һәм ул чатырда инде булган һәр кеше җиде көн нәҗес булыр. 15  Бәйләп куелган капкачы белән ябылмаган һәр савыт нәҗес.+ 16  Моннан тыш кырда мәеткә, я кылыч белән үтерелгән кешегә, я кешенең сөягенә, я кабергә кагылган һәркем җиде көн нәҗес булыр.+ 17  Нәҗес кешене чистартыр өчен, яндырылган гөнаһ йолу корбанының бераз көлен берәр савытка салып, анда чишмә суы салырга кирәк. 18  Аннары берәр чиста кеше+ иссоп үсемлеген+ алып, аны шул суга мансын һәм чатырга, анда булган бөтен савытларга һәм кешеләргә,* шулай ук сөяккә, я үтерелгән кешегә, я мәеткә, я кабергә кагылган кешегә сипсен. 19  Бу чиста кеше аны нәҗес кешегә өченче көнне һәм җиденче көнне сипсен һәм аны гөнаһыннан җиденче көнне чистартсын.+ Аннары теге кеше үз киемен юсын, юынсын һәм кич белән чиста булыр. 20  Әмма нәҗес кеше үзен чистартмаса, ул кеше* җыелыштан юк ителсен,+ чөнки ул Йәһвәнең чатырын нәҗесли. Аңа сафландыру суы сибелмәде, шуңа күрә ул нәҗес. 21  Алар өчен гасырларга бирелгән кагыйдә мондый: сафландыру суы сипкән кеше+ дә үз киемен юсын, һәм сафландыру суына кагылган һәр кеше кичкә кадәр нәҗес булыр. 22  Нәҗес кеше кагылган һәрнәрсә нәҗес булыр, һәм андый нәрсәгә кагылган кеше* дә кичкә кадәр нәҗес булыр“».+

Искәрмәләр

Яки «кеше җанының мәетенә». Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «шуның».
Яки «җан».
Яки «Мәеткә, үлгән кешенең җанына». Сүзлекне к.
Яки «җаннарга».
Яки «җан».
Яки «җан».

Искәрмәләр

Медиаматериал