Саннар 22:1—41

22  Аннары исраиллеләр юлга чыкты һәм Моа́б даласында тукталып, Үрдүннең бирге ягында Әрихә́ каршысында чатырларын корды.+ 2  Сиппо́р улы Бала́к+ Исраилнең аморлылар белән ни эшләгәнен күрде, 3  һәм моаблылар бу халыктан бик курка башлады, чөнки алар шулкадәр күп иде. Әйе, исраиллеләрдән курыкканга, моаблыларның коты алынды.+ 4  Шунда моаблылар Мидья́н өлкәннәренә:+ «Бу җыелыш, үгез кырдагы чирәмне ашап бетергән кебек, бөтен тирә-якларыбызны йотар»,— диде. Сиппор улы Балак ул вакытта Моабның патшасы иде. 5  Ул үзенең туган җирендә, бөек елга* янында урнашкан Петорда яшәгән Бигу́р улы Бильямга+ хәбәрчеләр җибәрде. Ул аны болай дип чакырды: «Менә, Мисырдан бер халык килде. Алар җир йөзен каплап алды+ һәм нәкъ минем алдымда яши. 6  Хәзер исә, зинһар, килче һәм бу халыкны миңа каһәрләп бир,+ чөнки алар миннән көчлерәк. Бәлки, мин аларны җиңеп, бу җирдән куып чыгара алырмын. Мин яхшы беләм бит, син кемне фатихалыйсың, ул фатихалана һәм кемне каһәрлисең, ул каһәрләнә». 7  Шунда Моабның һәм Мидьянның өлкәннәре кулларына күрәзәлек өчен бирергә дип бүләк алып, Билья́м янына китте+ һәм аңа Балак хәбәрен җиткерде. 8  Ул аларга: «Монда куныгыз, һәм мин сезгә Йәһвә үземә әйткәнне җиткерермен»,— диде. Шулай итеп Моаб мирзалары Бильям янында калды. 9  Аллаһы Бильям янына килеп:+ «Синең яндагы бу кешеләр кемнәр алар?» — дип сорады. 10  Бильям Аллаһыга болай диде: «Моаб патшасы Сиппор улы Балак миңа мондый хәбәр җибәргән: 11  „Менә, Мисырдан чыккан халык җир йөзен каплады. Кил дә аларны миңа каһәрләп бир.+ Бәлки, мин аларга каршы сугышып, аларны куып чыгара алырмын“». 12  Ләкин Аллаһы Бильямга: «Алар белән барма. Ул халыкны каһәрләмә, чөнки ул фатихаланган»+,— диде. 13  Бильям, иртән торып, Балакның мирзаларына: «Үз җирегезгә кайтыгыз, чөнки Йәһвә миңа сезнең белән барырга рөхсәт итмәде»,— дип әйтте. 14  Шунда Моаб мирзалары китте һәм Балак янына кайтып, аңа: «Бильямның безнең белән киләсе килмәде»,— диделәр. 15  Әмма Балак кабат мирзалар җибәрде, болары беренчеләреннән дәрәҗәлерәк һәм күбрәк иде. 16  Алар Бильям янына килеп, аңа болай диде: «Сиппор улы Балак менә нәрсә әйтте: „Зинһар, яныма килергә сиңа бернәрсә дә комачауламасын, 17  мин сине бик олылармын һәм миңа әйткәнеңнең барысын эшләрмен. Килче һәм бу халыкны миңа каһәрләп бирче“». 18  Ләкин Бильям Балак хезмәтчеләренә болай дип җавап бирде: «Балак миңа үзенең көмеш һәм алтын тулы йортын бирергә булса да, мин Аллаһым Йәһвәнең боерыгыннан башка — кечкенә эшме ул, зурмы — бернәрсә эшли алмам.+ 19  Әмма сез дә монда куныгызчы, бәлки, Йәһвә миңа тагын берәр нәрсә әйтер».+ 20  Төнлә Бильям янына Аллаһы килде һәм аңа болай диде: «Бу кешеләр сине чакырырга дип килгән булса, алар белән бар. Ләкин син мин әйткән сүзләрне генә әйтерсең».+ 21  Шуңа күрә Бильям иртән торып, ишәген иярләде дә Моаб мирзалары белән китте.+ 22  Ләкин ул алар белән киткәнгә, Аллаһының ачуы кабарды, һәм Йәһвәнең фәрештәсе аңа каршы төшү өчен юлга чыгып басты. Бильям исә үз ишәгендә бара иде һәм аның белән ике хезмәтчесе дә бар иде. 23  Ә ишәк, юлда кылыч тотып торган Йәһвә фәрештәсен күргәч, юлдан кырга борылды. Ләкин Бильям үз ишәген юлга кайтарыр өчен, аны кыйнарга тотынды. 24  Шунда Йәһвәнең фәрештәсе ике йөзем бакчасы арасындагы тар сукмакка басты, ә сукмакның ике ягында да таш дивар иде. 25  Ишәк, Йәһвәнең фәрештәсен күргәч, диварга елыша башлады һәм Бильямның аягын диварга кысты, ә Бильям аны кабат кыйный башлады. 26  Йәһвәнең фәрештәсе исә яңадан алга китеп, уңга да, сулга да борылып булмый торган бер тар урынга басты. 27  Ишәк, Йәһвә фәрештәсен күргәч, Бильям астында җиргә ятты. Шунда Бильям бик каты ярсып, таягы белән ишәген кыйнарга тотынды. 28  Ахыр чиктә Йәһвә ишәкнең телен ачты,+ һәм ул Бильямнан: «Мин сиңа нәрсә эшләдем? Ник син мине өч мәртәбә кыйнадың?»+ — дип сорады. 29  Бильям ишәккә: «Мине ахмакка калдырганың өчен. Кулымда кылыч булган булса, мин сине үтерер идем!» — дип җавап бирде. 30  Шунда ишәк Бильямнан: «Мин гомерең буе атланып йөргән ишәгең түгелмени? Минем моңарчы синең белән үземне шулай тотканым бар идеме?» — дип сорады. «Юк!» — дип җавап бирде ул. 31  Шунда Йәһвә Бильямның күзләрен ачты,+ һәм ул юлда Йәһвәнең кылыч тотып торган фәрештәсен күрде. Ул шундук иелде һәм йөзтүбән капланды. 32  Шунда Йәһвәнең фәрештәсе аңа болай диде: «Ник син ишәгеңне өч мәртәбә кыйнадың? Менә, мин сиңа каршы төшәргә дип чыктым, чөнки синең юлың минем ихтыярыма каршы килә.+ 33  Ишәк мине күреп, миннән өч мәртәбә тайпылырга тырышты.+ Ә әгәр ул миннән тайпылмаган булса?! Мин сине инде үтергән булыр идем, ә ишәк исән калыр иде». 34  Бильям Йәһвәнең фәрештәсенә болай диде: «Мин гөнаһ кылдым. Мин бит синең мине каршыларга дип юлда торганыңны белмәдем. Хәзер исә, бу синең алдыңда дөрес булмаса, мин кире кайтырмын». 35  Ләкин Йәһвәнең фәрештәсе Бильямга: «Бу кешеләр белән бар, ләкин мин әйткәнне генә сөйлә»,— диде. Шунда Бильям Балак мирзалары белән юлын дәвам итте. 36  Бильямның килүен ишетү белән, Балак, аны каршы алу өчен, үз җиренең чигендәге Арно́н үзәне кырыенда урнашкан Моаб шәһәренә китте. 37  Балак Бильямга болай диде: «Мин синең артыңнан кешеләр җибәрмәдеммени? Ник син минем яныма килмәдең? Мин сине олылый алмам дип уйладыңмы?»+ 38  Бильям Балакка: «Менә мин килдем. Ләкин миңа берәр нәрсә әйтергә рөхсәт ителерме? Мин Аллаһы кушканны гына әйтә алам»+,— дип җавап бирде. 39  Бильям Балак белән китте, һәм алар Кырья́т-хасутка килде. 40  Балак үгезләр һәм сарыклар корбан итеп китерде һәм итнең бер өлешен Бильямга һәм аның белән булган мирзаларга җибәрде. 41  Иртән Балак Бильямны алып, аны Бамутбагалга алып китте. Аннан ул бөтен халыкны күрә алыр иде.+

Искәрмәләр

Күрәсең, Евфрат.

Искәрмәләр

Медиаматериал