Яратылыш 43:1—34

43  Әмма ул җирдә ачлык бик көчле иде.+ 2  Шуңа күрә Мисырдан алып кайтарылган ашлык беткәч,+ аталары аларга: «Кире барыгыз да безгә тагын ризык алып кайтыгыз»,— диде. 3  Әмма Яһүд аңа болай диде: «Теге кеше: „Энегезне алып килмичә, күземә күренәсе булмагыз“+,— диеп, безне ап-ачык кисәтте. 4  Энекәшне безнең белән җибәрсәң, без барып, ризык алып кайтыр идек. 5  Әмма җибәрмәсәң, без Мисырга бармаячакбыз, чөнки теге кеше: „Энегезне алып килмичә, күземә күренәсе булмагыз“+,— дигән иде». 6  Шунда Исраи́л:+ «Ник сез аңа энегез турында әйтеп, башыма бәла китердегез?!» — диде. 7  Алар аңа болай дип җавап бирделәр: «Ул безгә: „Әтиегез исән-саумы? Тагын абый-энеләрегез бармы?“ — диеп, безнең турында һәм туганнарыбыз турында сорашты, ә без аңа бөтенесен сөйләп бирдек.+ Аның: „Энегезне монда китерегез“+,— дип боерасын кем белгән соң?» 8  Шунда Яһүд үз әтисе Исраилгә́ болай диде: «Егетне минем белән җибәр.+ Юлга чыксак, без дә, син дә, балаларыбыз да+ исән калыр, беребез дә үлмәс.+ 9  Мин аның өчен җаваплы булам.+ Берәр бәлагә эләксә, мине җәзага тартырсың. Аны яныңа кайтара алмасам, синең алдыңда гомерем буе гаепле булырмын. 10  Вакытны сузмасак, без инде ике тапкыр анда барып кайткан булыр идек». 11  Шулчак әтиләре Исраил аларга әйтте: «Алайса, менә нәрсә эшләгез: җиребезнең иң яхшы нәрсәләрен — бераз бәлзәм,+ бераз бал, хуш исле сумала, сумалалы агач кайрысы,+ пестә һәм бадәм чикләвекләрен капчыкларыгызга салып, ул кешегә бүләк итеп алып барыгыз.+ 12  Үзегез белән икеләтә күбрәк акча алыгыз, шулай ук капчыкларыгызга салынган акчаны да кире кайтарыгыз.+ Бу хата булгандыр. 13  Энегезне алып, теге кеше янына барыгыз. 14  Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы сезгә теге кешенең шәфкатен казанырга булышсын, һәм ул Шимо́н белән Биньяминны җибәрсен. Ләкин мин балаларымнан мәхрүм булсам, димәк, шулай булырга тиеш».+ 15  Шулай итеп Ягъкубның уллары үзләре белән бүләкләр, икеләтә күбрәк акча һәм Биньяминны алдылар да юлга чыктылар һәм Мисырга җитеп, Йосыф алдына килеп бастылар.+ 16  Биньяминны күрү белән Йосыф үз йортындагы идарәчегә: «Аларны өйгә чакыр, хайваннар чалып, ашарга әзерлә. Төшке ашны алар минем белән ашар»,— дип боерды. 17  Идарәче шунда ук Йосыф әйткәнчә эшләде+ һәм аларны Йосыф йортына алып китте. 18  Шул вакыт алар шомга төштеләр һәм: «Узган тапкыр капчыкларыбызга акча салып җибәргәннәр иде бит, менә шуңа күрә безне монда алып киләләр дә инде. Хәзер алар безгә ташланачак та безне кол итәчәк, ә ишәкләребезне үзләренә алачак!» — диештеләр.+ 19  Алар Йосыф йортындагы идарәчегә ишек алдында 20  болай диделәр: «Хуҗабыз, гафу итче! Узган тапкыр без сезгә ризык сатып алырга дип килгән идек.+ 21  Әмма тукталган җирдә капчыкларыбызны ачкач, һәрберебезнең капчыгында акча табылды. Акчабыз бөтенләе белән кайтарылды.+ Шуңа күрә безнең аны кире бирәсебез килә. 22  Без, ризык сатып алыр өчен, үзебез белән күбрәк акча алдык. Капчыкларыбызга акчаны кем салганын белмибез».+ 23  Тегесе болай диде: «Ярый, курыкмагыз. Мин акчагызны алган идем. Ә капчыкларыгыздагы көмешне сезнең Аллаһыгыз — атагызның Аллаһысы салган». Шуннан соң ул Шимонны азат итте.+ 24  Аннары йорт идарәчесе аларны Йосыфның өенә кертте, аякларын юар өчен су бирде һәм ишәкләрен ашатты. 25  Абый-энеләре Йосыфның килүенә бүләк+ әзерләп куйдылар, чөнки аларга төшке ашны шунда ашаячаклары турында хәбәр иттеләр.+ 26  Йосыф кайткач, алар бүләкләрен өйгә кертеп, аңа бирделәр һәм аның алдында җиргә кадәр баш иделәр.+ 27  Ул аларның хәлләрен белеште һәм: «Карт атагыз турында сөйләгән идегез, ул ничек? Исән-сау гына яшәп ятамы?» — дип сорады.+ 28  Алар аңа: «Атабыз — сезнең хезмәтчегез исән-имин»,— дип җавап бирделәр һәм тезләнеп башларын җиргә кадәр иделәр.+ 29  Үз энесен — әнисенең улы Биньяминны күргәч,+ Йосыф: «Бу сез сөйләгән энекәшегезме, иң кечесеме?»+ — дип сорады һәм: «Ходай сиңа илтифатын күрсәтсен, улым»,— дип өстәп куйды. 30  Үз энесе аркасында Йосыф хисләргә бирелде, шуңа күрә яшьләренә тыгылып чыгып китте дә, аулак бүлмәгә кереп, елый башлады.+ 31  Аннары ул битен юды да, үзен кулга алып, алар янына чыкты һәм хезмәтчеләренә: «Ашарга китерегез»,— дип боерды. 32  Йосыфка аерым, абый-энеләренә аерым, мисырлыларга да аерым табын җәйделәр, чөнки мисырлылар еврейләр белән ашарга җирәнә иде.+ 33  Йосыфның абый-энеләре* аның алдына, беренче угылга тиешле хокуклары+ булган баш угылдан алып кечесенә кадәр, яшьләре буенча утыртылган иде, һәм алар бер-берсенә гаҗәпләнеп карап утырдылар. 34  Йосыф аларга ризык җибәреп торды, Биньяминга җибәрелгән ризык исә башкаларның өлешеннән биш тапкыр күбрәк иде.+ Шулай итеп, алар туйганчы ашап эчтеләр.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Алар».

Искәрмәләр

Медиаматериал